- 20.05.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №20 (18 май)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Бу язмада сөйләнеләчәк вакыйганы гади генә итеп «Кукмара Санта-Барбарасы» дип атап булыр иде. Гомере буе Туембаш авылында яшәгән 86 яшьлек Нурулла Галиуллинны, акылы зәгыйфьләнә башлагач, балалары чиратлап караган. Тик бер көнне олы улы Әлфрит, мондый чиратлашуларга нокта куеп, ата кешене опекунлыкка алган. Һәм туган нигез булып саналган яхшы йортны саткан да әтисенә бер барактан фатир алып биргән. Үзе тирәсендә нинди хәлләр майтарылганны аңларлык хәлдә булса, ул фатирның «матурлыгын» күреп, ата кеше, мөгаен, тагын бер мәртәбә акылдан язар иде.
«БУ ХӘЛЛӘР ӘНИ ҮЛГӘЧ БАШЛАНДЫ»
«Өч ел суд юлында йөрибез бит инде!», – дип каршы алды мине гаиләдәге төпчек кыз Гөлсинә апа Фәләхова. Аннары өстәл өстенә «шап» итеп бер кочак документ китереп салды.
– Менә, сеңлем, аңлый алсагыз, бөтенесе шушында язылган…
Мин документлар актарган арада, әңгәмәдәшем үзләре турында сөйләргә кереште. Әти һәм әниләренең бик кадерлеләре булып дүрт бала тәрбияләнгән алар: ике кыз һәм ике малай. Башлы-күзле булганнан соң, балалар кайсы кая таралышкан. Төп нигездә ата-ананы тәрбияләп төпчек энеләре калган.
– Бик матур яшәдек, ярдәмчел булдык. Гел шулай матур гына яшәрбез кебек иде дә бит, бервакыт әти сәерләнә башлады. Кибеткә төшереп җибәрәсең – нәрсә алырга тиешлеген онытып кайта, чишмәгә җибәрсәң – елга суы китерә иде. Аннары чыгып югала башлады, сигез ел буе иртә һәм кичен капкаларны бикләп кенә яшәде әни. Моннан өч ел элек, бер үк көнне, үпкә яман шешеннән әниебез һәм автоһәлакәткә очрап, төп йортта калган энебез үлде. Әти, акылы булмагач, аларның үлгәнен дә, үзенең караучысыз калганын да белмәде. Психик авыру булгач, аның үзен генә калдырырга ярамый, Күкшел дигән авылдан апабыз Миңлегөлне чакырттык. Ул әтине өрмәгән урынга да утыртмады, һәм моны бөтен авыл халкы күреп торды, – дип сөйли кече кыз Гөлсинә апа.
– Аны опекунлыкка алмадым мин, болай гына карадым, – дип сүзгә кушыла өлкән кыз Миңлегөл апа Абдуллина үзе дә. Авыру карт өчен, иң беренче чиратта, уңайлыклар тудырган ул. Йортка яхшы ремонт та ясаган – асылмалы түшәмнәр, яңа идәннәр дисеңме… Тик озак вакыт та узмаган, аңа кабат Күкшелгә кайтып китәргә туры килгән. Берүзенә генә түгел, акылга зәгыйфь әтисен дә ияртеп… – Безнең төп йорт төпчек энебез исемендә иде. Бик күп еллар элек бер хатынга өйләнгән иде, мәрхүм. Ул хатын ике малай тапты да яши алмады – аерылып китте. Энебез үлеменнән соң өй аның менә шушы ике баласына күчте. «Сез монда нишләп ятасыз!» – дип, килен безне полиция белән куып чыгарды аннан. Бик күп судлашып йөри торгач, әтигә гомер буе яшәгән өенең бер өлешен даулый алдык. Шуңа да сөендек, әлбәттә, бөтенләй үк урамда калмый икән әле, дидек.
Үткән эшкә салават, ди – язмада суд матавыклары турында ук язып тормыйбыз. Хәер, казынсаң, актарып табардай сәерлекләр күп булган ул суд утырышларында да. Бертуганнар әнә шулай булганына шөкер итеп яши генә башлаган да бит – тыныч суларга иртәрәк булган, күрәсең. «Кукмара Санта-Барбарасы»ның икенче сезонында баш рольне гаиләдәге өлкән малай Әлфрит Галиуллин уйнарга тотынган.
ИСКЕ ЙОРТ АЛЫП БИРГӘН
Әкиятләрдә «җир астыннан пәйда булды» дип язалар бит әле, Әлфрит абый да әнә шулай бер көтмәгән җирдән әтисе турында кайгыртучанлык күрсәтә башлаган: бервакыт Нурулла картны үзенә кунакка – Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәренә китерергә кушкан.
– Чакыргач, алып бардык инде – дип сөйли Миңлегөл Абдуллина. – Миндә калсын, дигәч, калдырып киттек. Берзаман, әтинең хәлен белергә килгәндә, өенә кертми башлады бу безне. Полиция чакыртып кына кергән чаклар да булды. Нигә болай кылана икән бу, дибез, белмибез бит әле. Бер төшүебездә абыйның хатыны үз-үзе белән сөйләшеп йөри: «Бабайны алып китсәләр, Әлфрит үтерә мине!» – ди бу. Сере ачылды шулай. Болар безнең әтине опекунлыкка алуыбыздан курыккан икән. Шушы хәл булып, озак вакыт та үтмәде, абый опека бүлегенә барган да: «Әтине миңа китереп аттылар, урамда ташлап киттеләр, аягында галошы да, оегы да юк иде, ярый хатыным кибеткә чыккан вакытта күреп өйгә алып керде», – дип сөйләгән. Шуннан суд аша «недееспособный» дип таныттырды да, Кукмараның опека бүлегенә әтине опекунлыкка алырга рөхсәт бирүләрен сорап, гариза калдырды. Мин дә шундый ук гаризаны яздым. Карар чыгара торган көнне билгеләделәр – бардык. Мин чыгып торган арада, Әлфрит мине хурлаган, хурлаган, хурлаган да, миңа бирмәделәр, моңа бирделәр әтине…
Шулай итеп, 84 яшьлек Нурулла карт Нократ Аланында яши башлаган. Әлфрит әфәнде, әтисенең пенсиясен алу өчен Туембашка килгән саен, авыл халкына гел берәр төрле яңалык сөйләп калдырган: «Әтигә яңа өй карыйм әле»… «Бер барактан әтигә өй сатып алдым»… «Әти үлсә, сеңелкәшләр миннән бүтән әйбер өмет итмәсеннәр – әнә шул барактагы иске өй була аларга!»
– Бу хәбәрләрне ишеткәч, бер караганда ышанмадык та инде. Әтинең Туембашта бөтен шартлары туры килгән 93 квадрат метрлы йортында өлеше бар, нигә өй кирәк булсын аңа, дибез. Шулай да, район регпалатасына гариза кертеп бирдек – әтинең пропискасы кайда икән, әллә инде күптән урамда калдымы икән, дибез. Карап әйттеләр – үзебезнең районның Әсән-Елга дигән авылындагы бер йортка пропискага кертелгән бу. Барып карыйк әле, нинди өй алып бирде икән дип киткән идек – артыбызга утыра яздык! Терлек асрый торган абзар бу йорттан яхшырак халәттәдер әле, – дип сөйли Гөлсинә апа. Һәм үзе күргәннәр белән уртаклашып, тел шартлата: тәрәзә пыялалары ватылып, коелып төшкән, түбәдән су үтеп утыра – шиферлар юк, фундамент бер якка таба киткән, электр чыбыклары изолента белән чорналып кына куелган… Мунчасы череп җиргә сеңеп ята, ишегалды тулы чүп. «Әстәгъфирулла!» – дим, үз колакларыма үзем ышанмыйча. Мине җөпләгәндәй, Миңлегөл апа да «Әстәгъфирулла!», – дип кабатлап куйды.
Әтиләренә яңа йорт алынуы турындагы хәбәр белән бергә, тагын бер яңалык ишетелә – опекун буларак, Әлфрит әфәнде әтисенең төп йорттагы өлешен саткан.
Бу йортның мәрхүм энекәш балаларына тигән калган өлешләре дә сатылган да, төп йорт хәзер җылы яклардан күчеп кайткан кешеләр кулына күчкән.
– Күршеләр шалтыратып, Әлфрит сезнең өегезне алты балалы бер гаиләгә саткан, дип әйттеләр. Без өйгә килеп, әнинең әйберләрен җыештыра гына башлаган идек, бер ир чыкты да: «Тимәгез, мин бу өйне бөтен әйберләре белән сатып алдым!» – диде. Буш кулымны болгап чыгып киттем. Түзмәдем, абыйга әйттем – әтине мендәр-юрганы, ыштаны белән саттыңмыни, дидем. Әйе, бөтен нәрсәсе белән саттым, анда эшең булмасын, диде, – дип сөйли Гөлсинә Фәләхова.
Менә шуннан соң бертуганнар опека органнары һәм прокуратура юлын таптый башлаган да инде. Акылга зәгыйфь булган беренче төркем инвалидның өен сатып, аңа иске өй алырга ярый микәнни? Опекунга нишләсә дә рөхсәтме? Шушы сорауга җавап табарга теләгән алар. Тик ни бер оешма, ни икенчесе – юньләп беркем бернәрсә аңлатмаган. Опека органнары, өйне сатарга рөхсәт сорап гариза керткәндә, без каршы килә алмыйбыз, дип җавап биргән, ә прокуратурада прокурорлар алмашу сәбәпле, эшне бөтенләй карамаганнар.
«ӘТИНЕ КИТЕРЕП АТТЫЛАР»
Вакыйгага ачыклык кертүне Әлфрит Галиуллин белән очрашудан башладым. Без киләсен алдан белмәде ул. Шуңа күрә алар йортына кергәндә үк бу гаиләдә акылга зәгыйфь картны тиешенчә карыйлармы, әллә опекунлык бабай кешенең йортын сатып, акча үзләштерү өчен генә эшләнгән эш булдымы икән дигән сорауга җавап табарга тырыштым.
Нурулла карт аерым бүлмәдә чиксезлеккә таба карап, авызыннан телен чыгарып, шуны төрле якларга болгап утыра иде. Аның акылга җиңеләюен әнә шул хәрәкәтләре, карашы һәм минем белән бергә ияреп килгән кызларын танымавы гына күрсәтеп тора. Ә өсте-башы чиста, бүлмәсендә чүп бөртеге дә юк. Димәк, яхшы тәрбиялиләр.
Ул арада, уйларымны бүлеп, Әлфрит абый әтисен ни өчен опекунлыкка алуы турында үз версиясен сөйли башлады. Картны кызлары капка төбенә китереп ыргыткан, «әтине үзегез карагыз» дигәннәр дә үзләре чыгып чапканнар икән. Шуннан Әлфрит абый: «Ул сезгә футбол тубы түгел, үзем карыйм әтине!» – дип, опека хокукы рәсмиләштергән.
– Су эчәсе килгәнен белми ул – телен чыгарып болгап тора. Йокларга кирәклекне дә белми, яткырып, өсләрен юрган белән ябып куясы. Йомышын да кайчан тели шунда йомышлый. Аны карау бер дә җиңел түгел, сеңлем – ата-ана алдындагы бурычны үтәргә кирәк булганга алдык без аны опекага, өенә кызыкмадык, – дип аңлатты Әлфрит Галиуллин. – Теге ике кызга әти кирәк түгел, байлык кирәк. Әтинең өендәге кер юу машиналарын, телевизор, суыткычларын ташып бетерделәр бит инде. Ташыр әйбер калмагач, әтине миңа китереп аттылар.
– Сез дә бит Туембаштагы йортны саткансыз? Ник саттыгыз аны?
– Йортның яртысы – әтинеке, яртысы энемнең балаларыныкы иде. Бер ел буена ул йорт буш торды. Көн саен шунда барып, җылылык торбаларын карап йөрдем, коммуналь түләүләр килгәч тә, мин генә түләдем. Ахыр чиктә туйдым! Ник әле мин «племянниклар» өчен дә түләргә тиеш ди? Шуңа әтинең өлешен 400 мең сумга саттым да әтигә яңа өй алып бирдем! Әле менә җәй көне аны шунда алып менеп торырмын дим…
– Шул өйне барып карыйк әле, – дип әйткән сүземнән Әлфрит абый каушап китте.
– Нәрсәгә дип барабыз анда?
– Күрәсем килә, ниндирәк йорт алдыгыз икән?
Үгетли торгач, Әсән-Елгадагы могҗиза-йортны күрсәтергә риза булды тагын үзе әңгәмәдәшем.
КЕМ ГАЕПЛЕ?
Койма ролен – сугыш елларында ук кагылган такта кисәкләре, ә аның келәсе ролен гади кип бавы үти. Өйгә керә торган ишекнең кыяфәтен күрүгә, эчтә нәрсә көтәчәген чамаладым. Беренче эш итеп верандага кердек. Бер башында аның түшәме асылынып тора. «Эченә үк кереп тормыйк инде, күз әйбәт күрә минем», – дигән булам, түбә астында калмасам ярар иде дип шикләнеп. Йорт диварларында ярыкларны күргәч, шушы фатирга терәлеп үк яшәгән ханымның «кыш көне монда бик салкын була, стеналар юка» дигән сүзләрен искә алдым.
Идәндәге линолеумның совет заманнарыннан ук калган булуы сизелә. Үз кыяфәтеннән оялганга күрә, идәннән кубарылып чыгып чабарга әзерләнгән кебек, урыны-урыны белән бүртеп тора әле үзе. Стенадагы обойлар купкан дисәм, аз булыр, йолкышланып беткән дисәм, күп булыр. Менә шуннан чамалагыз. Йортка пар булсын дип, Әлфрит абый иске җиһазлар да кертеп тутырган. Ә бит бу йортка килер алдыннан гына Нурулла абыйның элек яшәгән йортында булган идем. Җир белән күк арасы. Кем ничектер, мин мондый йортта үз әниемнең картлыгын үткәрүен теләмәс идем!
– Әле ишегалдында мунчасы да бар, – дип, фикерләремне бүлдерде Әлфрит абый. – Тәртипме соң инде монда? Тәртип бит инде? – дип куйды аннары, үзен-үзе юаткан сыман.
– Бәдрәф бармы монда, Әлфрит абый? Ишегалдында да күренмәде, әтиегез кайда йомышлаячак?
– Бәдрәф бар бугай ул, әле үзем дә белмим кайда икәнен…
…Кыскасы, йортның бәдрәфе дә юк булып чыкты.
– Әлфрит абый, сез өйне 400 меңгә сатып алдым дисез, ә менә сеңелләрегез, мондый өйнең бәясе 70 мең генә, ди…
– Кая алай гына булсын! Бу йортны алырга болай гына рөхсәт бирмиләр – опека органы килеп карады, бөтен шартлар да бармы, дип тикшерде. Әтинең үз өе булырга тиеш иде, шуңа күрә алдым бу өйне!
– Сеңелләрегез, өй белән бергә әтинең ыштаннарын да сатты, ди…
– Бөтен Кукмара буенча әтинең иске трусигын сорап йөрисе юк – алар үзләре дә өй эчендәге 3-4 миллионлык әйберне алып чыгып китте!
Күргән һәм чагыштырганнан соң, опека органнарына карата сораулар туа. Акылга зәгыйфь кешегә, кайда яшәсә дә, барыбердер ул анысы. Тик мондый ук начар йортка күчерүләренә күз йомулары барыбер аңлашылмый. Шуңа күрә, беренче эш итеп, Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева белән сөйләштем. Картны яхшы өйдән начар йортка күчерү өчен нинди ихтыяҗлар булган?
– Мин нинди ихтыяҗы бар, нинди юк, дип, бабайларны «изучать» итеп йөри алмыйм, вакытым юк. Мөрәҗәгать кергән – без кул куйдык. Ике елдан артык эшләре судта аларның. Әле берсе җиңә, әле икенчесе. Мин, аптырагач: «53 мең халкы булган шушы Кукмара районында төп йортны бүлешеп йөри торган бердәнбер гаилә – сез», – дип әйттем. Туганнар бит сез, минәйтәм. Аллаһы Тәгаләдән булса да куркыгыз, дим. Әтиләренең үзен түгел, малын бүлешәләр ике яклап! Мин аларның берсен дә хупламыйм. Туктарга вакыт бит инде сезгә, дидем.
– Бабайга иске өй алырга рөхсәтне опекунга башкарма комитет биргән. Бу рөхсәт кәгазендә мондый сүзләр бар: «Недееспособный подопечный» саналган кешенең өен сатарга ризалык шул очракта бирелә, әгәр дә аның хокуклары кысылмаган булса. Хокуклары кысылмаган дигән әйберне кайдан чыгып билгеләделәр? Юынырга мунчасы, йомышларга бәдрәфе булмаган йорт алып бирү дөресме? Газлары да өзелгән, ут чыбыклары да авария хәлендә бит анда.
– Хокуклар кысылу-кысылмау дигәндә, алыначак фатир белән элеккеге торакның мәйданнары чагыштырыла. Моның белән безнең юристлар шөгыльләнде. Мондый кәгазьгә башкарма комитет җитәкчесе юристка ышанып кул куя инде. Газ юк дисез – менә минем авылда өем бар, җәйгә утны ялгатабыз, кышка өздереп китәбез. Кеше тормаган өйдә газны да, утны да аерып куеш инде ул!
Опека бүлеге җитәкчесе Нурзидә Гаптелганиева да бу очракта ни опекун, ни опека бүлеге – беркем дә закон бозмады дип ышандыра. Бабайга йорт алынганда да, опека бүлеге ул йортка барып, аның нинди булуын күреп кайткан, бәйләнерлек җирлек күрмәгән икән. «Ремонт ясасаң, менә дигән яшәрлек өй бит ул!» – дип, шәрехләмә бирде җитәкче. Ремонт ясасаң, ат абзарында да яшәп була инде ул. Ремонт булсамы! Тик аның буласына гына ышануы бик авыр – әле хәзер дә йорт тәрәзәләре кешечә алыштырылмаган бит. Ә инде өй эче турында сөйләп тә тормыйм.
Кукмара районының яңа прокуроры Ришат Шакиров әйтүенчә, әлегә тикшерү эшләре бара һәм кем гаепле булуын әйтүе авыр. Тик бу сорауга җавапны апалы-сеңелле Миңлегөл һәм Гөлсинә ханымнар яхшы белә. «Без әтинең хокуклары кысылган дип саныйбыз, һәм бу опека бүлегенең үз эшен тиешенчә башкармавы аркасында гына», – ди алар. Бертуганнарның бөтен әйбергә дә үз аңлатмасы бар. Тик «Кукмара Санта-Барбарасы»ның ни рәвешле тәмамланачагын гына әйтә алмый алар.
Айгөл ЗАКИРОВА,
Казан – Кукмара – Казан

Комментарии