Чүп яндыру заводына каршы көрәш ничек бара?

Чүп яндыру заводына каршы көрәш ничек бара?

Яшел Үзән районының Казанга терәлеп диярлек торган Усаклык (Осиново) бистәсендә чүп яндыру заводы төзергә уйлыйлар. Беренче мәртәбә бу хактагы сүзләр ел ярым элек үк ишетелә башлаган иде. Билгеле, татар тотмый ышанмый – ул вакытта моны тузга язмаган бер сүз итеп кенә кабул иттек. Әмма узган елның ахырында, чүп яндыру заводының чынлап торып төзелү мөмкинлеге турында җитәкчелек тә телгә алды. Татарстанда чүп яндыру заводын төзү быелның октябрь аенда башланып, 2022нче елда корылма кулланылышка тапшырылырга тиеш.

МЭР УЛЫН ЧҮП ЗАВОДЫ ЯНЫНА «КУАЧАК»?

Ни өчен кирәк булды соң бу завод? Белгечләр әйтүенчә, Казан халкы көн саен 1,6 тонна чүп ташлый һәм эшләр болай барса, без Волоколамск шәһәре кебек, чүп эчендә калачакбыз. Әгәр завод салынса – ул елга 550 мең тонна чүпне яндырачак, шул рәвешле, проблема бетәчәк, имеш.

Тик бу заводның экологияне яхшыртачагына ышанмый Усаклык халкы… Тәрәз каршыларында гына шушындый корылма калкып чыгачагын ишетеп: «Онкология чирләреннән кырылыр хәлебез юк!» – дип, моңа каршы чыкты.

– Безнең бистә халкы артезиан суларын эчә. Завод төзелеп, ярты ел узуга ук бу сулар агуланып бетәчәк. Балалар авырый башлаячак, үлүчеләр артачак. Мондый завод безнең илдә, гомумән, булырга тиеш түгел, ул – искелек калдыгы. Безгә заманча завод кирәк. Заманча завод – чүпне яндырмый, ә аралап, кәгазьне – кәгазьгә, пыяланы пыялага аера. Завод төзелсә, батарейкалар да, терекөмешле градусниклар да барысы бер мичтә яначак. Аларның янганнан соң калган агулы калдыклары – диоксиннары куркыныч. Ул калдыклар рак авырулары китереп чыгара, бөтен җиргә тарала. Болай да безнең больницаларда рак белән авыручы балалар тулып ята. Бистәбездә безне агулап торучы корылмалар да муеннан. «Оргсинтез» бар, силикат заводы, кошчылык фабрикасы – шулар пычраткан һаваны сулап яшибез. Җитәкчелек безгә битараф – сүзләребезне ишетмиләр, – дип сөйли активистка Фәридә Гыйльметдинова.

7нче апрельдә Осиново бистәсендә бу уңайдан халык җыены узды. Көн яңгырлы һәм салкын булуга ишарәләп: «Безне кызганып табигать тә елый бит!» – дип сөйләшә-сөйләшә Сабантуй мәйданына ашыкты халык. Юньле хуҗа урамга этен дә чыгармый торган шушы көндә 400дән артык кеше хокукларын бозмауларын, заводны төземәүләрен таләп итте. Таләп итте, дип, журналистлар аша мөрәҗәгатьләрен юлладылар. Ә башкача фикерләрен ничек ирештерсеннәр?! Казан шәһәре мэры Илсур Метшин белән бер сөйләшеп карадылар. Фельетон язарлык хәлләр булды.

«Халык белән очраш», – дип, мэрга Президент Рөстәм Миңнеханов кушкан иде. Алай үзе белеп бармады Метшин анда. Очрашу вакытында исә халыкка яхшы хәбәрләр генә җиткерергә тырышты. Мәсәлән, Вена шәһәре үзәгендәге чүп яндыру заводы турында сөйли башлады. Янәсе, андагы завод түбәсендә затлы ресторан урнашкан, 400 метр читтәрәк кенә балалар бакчасы төзелгән. Авыз тутырып әйтмәсә дә, түрәнең тел төбе аңлашыла – «Үлмисез инде, иптәшләр, әнә бит – Вена халкы үлми, чүп заводы өстендә ашап утырса да – яши. Сез нәрсә!»

Әмма шул ук вакытта халыкның биргән бер соравына җавап ачыктан-ачык яңгырамады. Әгәр дә бу чүп яндыру заводы шул кадәр зарарсыз һәм күркәм корылма икән, ник аны Осиново бистәсендә төзиләр соң? Төзесеннәр, әйтик, республика җитәкчелеге, эреле-ваклы түрәләрнең коттеджлары салынган Боровое Матюшинода!

Казан мэры моның өчен Боровое Матюшинода кирәкле шартларның, заманча сүз белән әйткәндә, инфраструктураның булмавы белән аңлатты:

– Мондый завод төзү өчен зур күләмдә электроэнергия, газ, су, канализацияләр кирәк. Юк мондый шартлар. Аны төзергә дигән 10 гектар буш җир дә юк. Шуңа күрә башка мәйдан (Осиново бистәсе – А.З.) сайланды, – дип аңлатырга тырышты ул.

Метшинга кызыклы тәкъдим ясадылар. Бөтен гаиләсен җыйнасын да завод янында йорт сатып алсын һәм шунда яшәсен! Моңа җавап итеп, түрә Яшел Үзәннең Осиноводан 3-4 чакрым гына ераклыкта урнашкан Яңа Николаевка авылында җир сатып алып, анда йорт төзергә һәм берәр баласын шунда яшәргә күчерергә әзер булуын җиткерде.

– Ә үзем мин аңа һәр якшәмбедә кунакка килеп йөриячәкмен, – диде Метшин. – Сезне шундый вариант канәгатьләндерәме?

Метшинның бу сүзләрен җыелган халык арасында ирония белән кабул итүчеләр шактый булды. Мәсәлән, активист Антон Голубков мэрның рәсми хезмәт хакы аңа бистәдән хәтта иң җимерек йортны сатып алырга да мөмкинлек бирмәячәген белдерде.

– Метшинның рәсми хезмәт хакы – 42 мең сум. Мондагы иң арзан йортлар да 2 миллион сум тора. Аңа бу ике миллионлык йортны алу өчен 16 ел хезмәт хакын җыеп барырга кирәк булыр иде. Ә менә чүп яндыру заводы өчен бирелгән миллиардлар булса, күрәсең, нәрсәдер эшләргә дә мөмкиндер, – ди ул.

Кыскасы, ике сәгатькә сузылган шушындый гаять эчтәлекле утырыштан соң, завод төзеләме-юкмы дигән сорауга рәтле җавап ала алмыйча, халыкка таралышырга туры килде.

ТҮРӘ БАРДА ТЕЛЕҢ ТЫЙ!

…Узган көнне генә Илсур Метшин белән күзгә-күз карашып, чүп яндыру заводы төзүләренә каршы булуларын белдергән активистлар икенче көнне полиция бүлекчәсенә чакыртылачакларын уйлап та карамаганнардыр. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре заводка каршы оешкан иҗтимагый хәрәкәтнең активистлары Гүзәл Хәлилова һәм Гөлназ Смирнованы, шулай ук, Ирина Никифорованы үзләре янына чакырткан. Өч активистка да башта полиция хезмәткәрләре белән әңгәмә корган. Соңрак исә, кызларны мәхкәмәгә озатканнар. Нәрсә өченме?

Әйтик, Гүзәл Хәлилованы хокук сагындагылар сорау алуга шушы темага кагылышлы бер халык җыенында чыгыш ясаганы өчен чакырткан. Янәсе, бу халык җыены килештерелмичә оештырылган булган, һәм бу җыенны Гөлназ үзе оештырган. Ярамый иптәш, закон бозгансың!

Гөлназ Смирновага булган дәгъвалар тагын да шәбрәк – «Вктонтакте», социаль челтәрендә халыкны 7нче апрель көнне булачак митингка чакырган язу булган. Гөлназ бу постны үз битенә күчергән. Һәм – ул да җинаятьчеләр исемлегендә.

– Чүп яндыру заводына каршы хәрәкәт оешканга бер ел үтте инде, ләкин халык һәм җитәкчелек арасында бернинди диалогның да булганы юк. Безнең җыелышлар, пикетлар, чаралар берсе дә без теләгән урыннарда уздырылмады. Әгәр дә берәр мәйданны сайласак – шунда ук: «Бу мәйдан буш түгел, анда бүтән чара уздырылачак, башка урын сайлагыз», – дип хат җибәрәләр. Һәм шәһәр читендәге уңайсыз бер җиргә барырга рөхсәт итәләр. Без махсус тикшердек – «ул урын буш түгел» дип язган мәйданнарда бернинди чаралар да уздырылмады, алар буш булды, – дип сөйли ул.

Тагын бер җаваплылыкка тартылган активистка – Ирина Никифорова, баласын калдырыр кешесе булмагач, хокук сакчылары янына 4 яшьлек кызы белән барган. Полиция бүлекчәсендә җавап тотканнан соң, кызын җитәкләп, мәхкәмәгә киткән. Анда ике сәгать буе утырыш башланганын көтеп утырган. Билгеле, сабый арган, көйсезләнгән, әмма «18 яше тулмаган», дип, баланы утырышлар залына кертмәгәннәр – коридорда берүзен калдырганнар.

– Мин бу тоткарлауларны Метшин белән сөйләшүдән соң башланды, дип саныйм, – ди Ирина үзе. Ул гына түгел, башка активистлар да бу хәлләрдән соң шундый нәтиҗәгә килгәндер. Кыскасы, бер халык мәкален үзгәртеп әйткәндә, оста барда – кулың тый, түрә барда телең тый.

Активисткаларның һәммәсенә унар мең сум штраф «чәпәделәр». Тик аңа карап кына, уздырылырга тиешле җыеннарга чыгудан туктамады кызлар.

«ФАТИРЛАРЫБЫЗНЫ САТЫП БУЛМЫЙ»

7нче апрельдә бу темага уздырылган халык «җыены»нда башкаларның да фикерен тыңлап кайтырга булдык. Гадәттә, мондый каршылык чараларына күпчелек өлкән яшьтәгеләр чыга иде, чөнки «яшьләрнең әле бөтен гомере алда, аларга артык проблема кирәкми». Әмма чүп яндыру заводына каршы булуларын белдерүчеләр арасында, ни гаҗәп, яшьләр күбрәк тә иде бугай. Нигә шулай булуы аңлашыла да. Монда өр яңа «Салават күпере» һәм «Радужный» торак комплекслары төзелде. Шәһәр үзәгендәгеләре белән чагыштырганда фатирларның бик күпкә арзанрак булуны исәпкә алып, бу яңа йортларга яшәргә күченүчеләрнең күбесе дә яшьләр иде. Биредән фатир сатып алганда «арзан сыр»ның тәме нинди булачагын башларына да китереп карамаган алар. Шуңа, күбесе үз сүзен күз яшьләре аша сөйли.

– 20 ел буена Усаклык бистәсен кечкенә генә авылдан зур бер шәһәргә әйләндерделәр. Кеше тутырдылар: 15әр катлы йортлар салдырып, тузган торакларда яшәүчеләрне монда күчерделәр. Хәзер исә, үлеп бетсеннәр, дигән шикелле, шушындый завод салалар. Ничә еллар буе шушы якты фатирларны көттек, бөтен кешенең балалары яшь, әниләр коляскалар белән урамда йөри. Беребезнең дә агулы һава сулыйсыбыз килми. Казан зур, урын табылыр иде бу заводка. Халык яшәгән урынга саласы түгел бит инде аны, – дип сөйли Зөһрә Мифтахова. Аның сүзләренә үзен Гүзәл дип таныштырган туташ та кушыла:

– Хәзер кая булса да китү өчен, безнең мондагы фатирларыбызны сатып та булмый. Беркем алмый, без монда тоткыннар кебек. Алар барыбер ул заводны төзеячәк, ләкин без бирешергә уйламыйбыз. Теләсә кемнән сорагыз, бер үк сүзне әйтәчәкләр: завод төзелә башлауга ук, эшләп торган техника астына сикерәбез! – дип сөйли ул.

– Экспертлар бу заводны Чернобыльдәге АЭСка тиңләштерә. Куркыныч объект итеп күрсәтәләр, санитар зона кимендә 30 километр булырга тиеш, диләр. Без бу фатирларга әле күптән түгел генә күчендек һәм күченгәннән бирле бернинди тынычлык та күргәнебез юк. Балаларны карарга да вакытыбыз юк, һаман шушы проблема белән генә яшибез. Тынычлык бетте. Нишләп ул заводны кешеләр өстендә төзиләр соң? Кем безгә бу заводта авария булмас, дип гарантия бирә?!

Халыкның зарлары шушындый булды, әмма бу зарларны тыңларга бер генә җитәкче дә килмәгән иде. Һич югы шушындый ризасызлык булуын журналистларның язганнарын укып аңласыннар, дип куйды катнашучылар.

«ОШАМАСА, КОЛАГЫҢНЫ КАПЛА!»

14нче апрельдә халык чүп яндыру заводының инвесторлары белән очрашты. Усаклык мәдәният сараенда бер генә буш урын да юк иде бу көнне. Утырырга җитешмәгәннәр басып торды, шул рәвешле рәт аралары, баскычлар да кеше белән тулы иде. Чарага килгән Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, Кемероводагы янгынны телгә алып, рәт араларын, баскыч тирәләрен «бушатырга» өндәде. Ләкин халык ачуы – яман. Үтеп йөрү юлларыннан китәсе урынга, халык Тыгинга «үз урынын күрсәтте»: «Сине беркем сайламады, ычкын моннан!» – дип кычкыручылар да булды башлыкка.

Халыкның ачу капчыгы тулганнан-тула барса да, ничектер шартламый торган иде әле. Тыгин залдагылар белән сөйләшәсе урында, аларга «Чүпнең серле тормышы» («Тайная жизнь мусора») дип аталган 45 минутлык фильмны карарга тәкъдим иткәч, шул җитә калды. «Без монда кинотеатрга килмәдек!» «Безнең вакытны юкка әрәм итмәгез!» – дип кычкырыша башладылар. Шулай да, бу сүзләрне ишетмәмешкә салышып, фильм кабыздылар. «Карыйсыгыз килмәсә, күзләрегезне һәм колакларыгызны томалагыз» – диде Тыгин.

Халык утырган урыныннан торып, тавышын көчәйтте: «Сүндерегез! Без монда аны карар өчен килмәдек!» – дип шаулаштылар. Ахыр чиктә, кино карап булмасына төшенеп, күрәсең, фильмны сүндерделәр.

Түрәләр халыкны адекват булмауда гаепләгәндер, бәлки, ләкин бу очракта аларның үз-үзен тотышы аңлашыла. Киноны дус вакытта карыйлар бит ул. Ни өчен шушы көнгә кадәр җитәкчелек ләм-мим бер сүз эндәшми йөргән дә, хәзер халыкны кинога чакыра? Тәрәз каршыңда чүп яндырырга җыенсыннар, ә син кино карап утыр имеш. Мантыйк кайда, Тыгин әфәнде?

…Кыскасы, бу җыеннар вакытында халык үзенең бик актив булуын, үз сүзен әйтергә курыкмавын күрсәтте. Ләкин сүз иреге бар дип саналса да, җитәкчелекнең күңелен авыр сүзләр әйтеп яралаган очракларда җавап бирергә туры килгәли шул бездә. Активистларның берсе – пенсионер Фәридә Гыйльметдинованы шундый корбаннарның берсе булды, дип исәплиләр.

14нче апрельдә фильмны күрсәтмәүләрен сорап бойкот оештырган кешеләр арасында ул активлык күрсәткән. Икенче көнне төнлә белән активистканың гаражына кереп, билгесез затлар иренең машинасы тәрәзәләрен ватып чыгып киткән.

Чүп яндыру заводына каршы булганнар, җилнең кай яктан исүен чамалап, Фәридә ханымга машинасын төзәтү өчен акча җыеша башлады. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик, бу кешеләр штрафка тартылучыларга да бергәләп акча җыйган иде.

Менә тагын бер гаҗәп хәл – Фәридә ханым полициягә бу «разбой» турында гариза язган булган. Һәм беләсезме, полиция шул кадәр оператив эшли ки, инде беренче шикләнелүче дә табылган. Ул – Фәридә ханым үзе. Бу уңайдан, пенсионерны ялган детекторында тикшерәчәкләр.

Күрәсең, элек укытучы булган, бистәсендә хөрмәтле кешеләрдән саналган ханым машинасының тәрәзәләрен үзе ватып чыккан, гараж капкасына да кирпеч белән үзе тондыргандыр!

…Тагын нинди галәмәтләр булыр – билгесез. Вакыйгаларны күзәтеп барабыз. Әмма заводның төзелмәячәгенә халыкның ышанычы кимегәннән кими. Корылма салыначак мәйданны инде чистарта һәм төзелешкә хәзерли башлаганнар, диләр.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии