«Инвесторга җиребезне бирмибез!»

«Инвесторга җиребезне бирмибез!»

Чәчү инде төгәлләнеп бара. Тик Буа районы, Янтуган авылындагы басуларның бер өлешендә язгы кыр эшләре әле башланмаган да. Бу басулар – пай җире, ә авыл халкы аларга иген чәчәргә тиешле «Дружба» агрофирмасына (элеккеге «Ак Барс Буа» – А.З. иск.), кишәрлекләрне кулланылышка бирергә риза түгел. «Чәчтермибез, җир – безнеке!» – дип шаулый янтуганлылар.Чәчүгә комачаулау өчен, басуга менеп, инвесторның тракторларын да чолгап алганнар.

Юридик яктан карасаң, авыл халкының болай эшләргә хакы юк: агрофирма белән 49 елга төзелгән килешү бар: пайлар арендага бирелгән һәм халык үзе риза булып биргән. Тик бу – документ буенча гына шулай. Ә чынлыкта янтуганлылар, «безне алдадылар», дип сөйли.

«ҮЛГӘННӘР ДӘ КАЙТЫП КУЛ КУЙГАН»

Янтуган авылындагы бу бәхәс узган ел башланган. Нәрсә аркасында? Ачык җавап юк. Башлангыч чорда бар да яхшы булган. Авыл халкы ун ел элек пай җирләрен «Ак Барс Буа» агрофирмасына кулланышка биргән. «Ак Барс» исә шуның өчен елга бер мәртәбә халыкка икмәк тараткан. Гадәти схема. Тик менә быел янтуганлылар инвесторга җирне бирмәскә карар кылган, хәтта басуга менеп, чәчү эшләрен туктаттырган.

– Агрофирма безгә аренда өчен түләп тордык, ди. Менә мин санап чыгардым. Бер пайдан 11 тонна икмәк алалар. Моның өчен инвесторга кимендә 100 мең сум табыш керә. Ә безгә 500 сум гына бирәләр. Җир салымнары түләгәч, күпме акча кала безгә? Калмый диярлек. Җиребездән 11 тонна икмәк җыеп алалар да, безгә ике центнер гына бирәләр. Кайда монда дөреслек? Безгә моннан нинди файда? Ул икмәк белән тавыкны да кышлатып булмый! – дип сөйли Илсур Гиниятуллов. Аның математик исәпләүләренә башкалар да кушыла:

– Сыерларыбызны бетердек инде! Ике центнер бодай белән сыер асрап булмый. Калган икмәкне үзебез сатып алырлык булгач, пай җирләрен кемгәдер арендага бирү нәрсәмә хаҗәт? «Лучше» үзебез чәчәбез! Агрофирма бит безгә печән дә, салам да бирми, ул җитәр-җитмәс ашлык белән терлек асрап буламы?

Янтуганлылар бирелгән икмәкнең сыйфаты белән дә канәгать түгел. Гел ташлы була, аны хәтта тегермән дә тарттыра алмый, дип зарланалар. Халыкның таләбе мондый: әгәр агрофирма алга таба да пай җирләреннән файдаланырга тели икән, елына бер тонна икмәк өләшсен! Теләми икән – үзенә үпкәли, халыкның җиренә ихтыяҗ башка җирдән дә бар. Мәсәлән, күрше Таш Кичү авылындагы фермер Фәрит Ибәтов пай җирләрен чәчәргә алынырга бүген үк әзер. Һәм түләвен дә күбрәк бирергә вәгъдә итә: бер тонна икмәк! Тик, пай җирләренең чын хуҗалары булса да, авыл халкы җирләрен агрофирмадан тартып ала алмый. Чөнки инвестор белән 49 елга төзегән килешүе бар. Ә килешү үзе 2006нчы елда, апрель аенда төзелгән. Башта халык белән җыелыш җыйганнар. Утырыш ахырында пай хуҗалары авыл җирлеге башлыгы Рамил Җамалетдиновны вәкаләтле зат итеп билгеләгән. Бу нәрсә дигән сүз? Димәк, Рамил Җамалетдинов киләчәктә халыкның пай җирләрен кемгәдер арендага бирә алачак. Димәк, халык аңа үзенең җирләрен ышанып тапшырган! Әлеге карар юридик көчкә ия булсын дип, җыелышта катнашкан халыктан имзалар да җыеп алганнар икән. Ә инде имзалар җыелып беткәннән соң, җирлек башлыгы тоткан да, халыкның пай җирләрен 49 елга «Ак Барс Буа»га арендага биргән. Чөнки хакы бар – халык бит үзе аны вәкаләтле зат итеп билгеләп, кул куйган! Тик менә нәрсә. Янтуганлылар бөтенесе беравыздан кабатлый: «Без бернинди дә имза куймадык! Һәм инвесторга 49 елга дип, җиребезне дә бирмәдек!».

– Җүләр мәллә мин 49 елга кемгәдер җир бирергә? 60 яшемдә?! – дип сөйли Гөлнур Алиуллова. Безнең имзалар – «фальшивый». Дәлилләребез дә бар. Менә минем сеңлемнең кызы тумыштан ДЦП белән авырый торган инвалид. Ул яза да, укый да белми. Ә имзасы тора! Чөнки аның өчен кемдер кул куйган!

– Үлгән кешеләр дә, теге дөньядан кайтып, кул куеп киткән. Менә минем әни 2002нче елда мәрхүм булган иде, 2006нчы елда, пай җиремне бирим әле дип, теге дөньядан кайтып, имза куйган, бичара. Өйгә генә кереп тормаган түлке. Имза куйган да, кире киткән, – ди Илсур Гиниятуллов. Аның бу сүзләрен ишетеп, башкалар да кушылды: «Ә минем кайнанам кайткан». «Ә минем апа кайткан».

Имзаларының ялган булуын аңлатып, янтуганлылар узган ел полициягә гариза язган. Җинаять эше ачтырырга теләгәннәр. Тик эш кузгалып та китәргә өлгермәгән, шундук ябылып та куйган. Чөнки ялган имзалар ун ел элек эшләнгән, димәк, срок үткән инде.

«ЫЗБАНЫ ДА САТСЫННАР!»

Җинаять эше ачылмау турындагы карарда барысы да тәфсилләп аңлатылган. Халык, чынлап та, имза куймаган. Алар өчен бу эшне Таһир Рәхимов эшләгән. Ул колхозлар таркалган чорда җир пайларын халыкка өләшү белән шөгыльләнгән кеше, дип аңлаттылар. Үзенең күрсәтмәләрендә ул ышаныч кәгазендә кешеләр өчен үзе ялган имза куюын таныган. Рәхимовка, фантазиясен дә эшкә җигәргә туры килгән билгеле, дистәләгән кеше өчен имза да уйлап табарга кирәк бит әле! Ә ни өчен шулай эшләдең дигән сорауга, «тиз арада ышаныч кәгазен тапшырырга кирәк иде», дип аңлаткан. Менә сиңа мә!

Җинаять эше ачылмагач, халык прокуратурага барган. Тик анда, бу мәсьәләне суд аша гына хәл итеп була, аренда килешүе әгәр дә агрофирма үзенең бурычларын тиешенчә башкармаса гына өзелә ала дип аңлатканнар. Имзалар ялган булса да, закон нигезендә килешү үз көчен югалтмый икән.

Халык чигенмәгән. Узган ел чәчү башлангач, басуга тезелеп баскан. Буадан полиция җитәкчесе, район башлыгы, агрофирма җитәкчесе килеп: «Быелга гына рөхсәт бирегез, без җирне ашламаладык, эшкәрттек, чыгымнар тоттык бит инде. Киләсе елга үзегез чәчәрсез», – дип ышандыргач кына, кайтып киткәннәр. Бер ел узган. Тик бу вакыт эчендә халык та йоклап ятмаган. Күрше авылдагы фермер Фәрит Ибәтовка 11 айга җирләрен арендага биргән. Закон буенча, 11 айга арендага бирү рәсми яктан теркәлмәсә дә, рөхсәт ителә торган әйбер икән. Моны фермер үзе шулай дип аңлатты. Кыш узуга Фәрит әфәнде чәчәргә чыккан. Тик кайчандыр «икенче елга үзегез чәчәрсез», дип вәгъдә бирүчеләр үз сүзләрен оныткан. Фермер кырга якынаю белән, инвестор үзенең куркынычсызлык хезмәткәрләрен җибәргән. Җирләрнең өчтән берен генә чәчәргә өлгергән ул.

Шушы уңайдан сорау туа. Әгәр халык җирләрен Ибәтовка бирергә карар кылган, һәм хәтта ике арада дөрес имзалар белән килешү төзелгән икән, ни өчен фермерга рөхсәт бирмиләр? Бу сорауга җавапны район прокуроры Марс Фаткутдинов гади телдә аңлатып бирде:

– Кияүдәге хатын-кыз аерылышмаган килеш башка иргә тормышка чыга алмый. Мондый никахлар теркәлми. Аерылышмаган килеш башка ирдән тапкан баласы да, законсыз, җилдән туган булып саналачак. Шуның кебек үк, Ибәтовның басуда эшләве дә закон бозу.

Ягъни прокурор, инвестор белән килешү өзелмәгән килеш, халык башка кеше белән аренда килешүе төзи алмый дигәнне аңлатты. Бары тик суд аша гына, бу килешүне өзәргә мөмкин. Тик халык район судына ышанычы аз булуы турында сөйли. «Ялган имзалар торуы дәлилләнгән килеш тә, утырышларны һаман сузалар. Имзаларга экспертиза уздыруны таләп иттеләр», – ди алар.

– Сеңлем, үзең уйлап кара! Өеңдә утырганда имза җыеп киләләр дә: «Апа, синең имзаң куелган, ызбаң сатылган», – диләр дә, куалап чыгаралар, ди. Шуның кебек булып чыга бит инде бу. Бездән сорап тормый җиребезне сатканнар! Авыл башлыгы, оялмыйча да, безнең җирләрне сатып җибәргән. Җыен җыеп, эшеннән чыгарырга аны, «немедленно»! Ызбабызны да сатсыннар инде! Нәчәлство алып бетерә хәзер җирне. Күрше авылда халыкта җир калмады, фермер тартып алды. Хәзер ул авыл кешеләре, «җиребез калмады», дип, елап йөри. Без дә шул көнгә төшмәбезме? Дөреслек бит безнең якта! Фермерлар ассоциациясе башлыгы Камияр Байтимеров та килгән иде безгә. «Җирләр – сезнеке, салымын да сез түләгәнсез, сез хаклы бу очракта», – дип китте. Ә инвестор аңламый шуны!

ХАЛЫК ӨЧЕН ТЫРЫШАЛАР

«Дружба» агрофирмасының Янтуганнан берничә чакрым гына ераклыкта урнашкан Мөкерле Савалеевка авылындагы идарәсенә бардым. Агрофирманың җитәкчесе Радик Гисматов әлеге низагның нәрсә аркасында килеп чыгуын үзенчә аңлатты:

– 10 ел буе агрофирма вәгъдә иткән түләүләрен халыкка түләп барган. Бар да яхшы булган. Ә хәзер бер фермер килеп чыгып, күбрәк иген вәгъдә итә дә, әбиләрең тавыш чыгара. Инвестор белән халык арасында килешү төзелгән, ул бар. Имзалар ялганмы-юкмы, суд хәл итсен. Былтыр халыкка килешүне өзәсегез килсә, судка бирегез дидек. Тик алар яз көне чәчү вакытында гына тавышландылар да, тындылар. Быел менә яз җиткән иде, хәзер тагын тавышлана башладылар. Килешүне өзәргә сәбәп юк дип саныйм, безнең яктан кимчелек юк. Без документта ни язылган, шуларны биреп барабыз. Низагның асылы шунда: авыл кешеләрен фермер Ибәтов котырткан да шуңа гына йөриләр. Тик чынлыкта бит күпчелек безгә ышана. Фәрит күрше авылда халыктан җирләр алган булган, ул аларны чәчмәгән, түләмәгән. Шул сәбәпле, кешеләр җирләрен Ибәтовтан кире алган да, икенче кешегә биргән.

Шушы ук хәл янтуганлылар белән дә кабатланмас дип әйтеп булмый дигән фикер белдерде Радик әфәнде. Шулай ук җитәкче янтуганлылар өчен агрофирманың файдасы зур булуын да телгә алды:

– «Чиста су» программасы буенча авылга су кертеләчәк – аны безнең оешма финанслый. Кыш көне урамнарны даими рәвештә чистартып торабыз. Әгәр җирләрен Ибәтовка бирсәләр, урамнар чистартылырмы? Фермер кышын көн саен трактор кабызып урам чистартмый бит инде. Ә безгә ферма эчләрен барыбер көн дә чистартырга кирәк, шунда авыл эчен дә чистартып чыгабыз. Шулай ук соңгы вакытта санап утырдым – 600 мең сумлык кына акбур (известь) алып, авыл эченә керә торган өлештәге баганаларны агарттырдык. Ул акчалар барысы да агрофирмадан чыга бит! Без кешеләргә эш урыны да бирәбез, ферманы тотып торабыз. Мәктәпләргә атна саен 30 литр сөт бирәбез. Шушы җирле халык өчен тырышабыз бит!

Таш Кичү авылында яшәүче фермер Ибәтовны хакимияттәгеләр дә әлеге гаугада төп сәбәпче итеп саный. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, әйтик, бу уңайдан: «Әгәр дә фермерның кулында законлы, рәсмиләштерелгән килешүе бар икән, керә дә, чәчә. Ә халыкны ияртеп, басуга менеп, быел мин чәчәм әле монда дип, законсыз рәвештә керергә тиеш түгел бит инде ул? Бу закон бозу була», – дип белдерде.

– Моңа кадәр агрофирма белән халык арасындагы мөнәсәбәтләр менә дигән иде. Тик күрше авылдагы фермер Фәрит Ибәтов: «Мин сезгә күбрәк бирәм, инвестор аз бирә», – дип, халыкны кызыктырган. Нишләргә икәнен үзләре хәл итсеннәр инде…

…Фәрит Ибәтовны халык башын бутауда гаепләсәләр дә, фермер үзе моны кире кага. Пайчылар аңа «җирләребезне аласыңмы?» дип үзләре килгән. Ул алар белән 11 айга килешү төзегән.

– Мин пайчыларга бер тонна икмәк вәгъдә иткән идем, бәлки, шуңа риза булганнардыр. Бу пайчыларны эзләп йөрмәдем, үзләре килделәр. Агрофирмага 49 елга җиребезне бирмәдек без, диделәр. Чынлап та, кем шул кадәр вакытка җирен арендага бирсен инде? 49 елдан авылда кеше калмый монда. Быел язгы чәчү башлангач, минем эшемә комачауладылар. 30 гектар тирәсе җирне чәчкән идем дә, чәчкечләремне агрофирма машиналары уратып алды, һаман да басуда шул килеш торалар, эшләргә ирек бирмиләр. Ул җирләргә башта бодай чәчәрмен дигән идем, ләкин хәзер вакыт узып бара инде. Соңга калынгач, карабодай чәчәсе генә булыр мөгаен…

Янтугандагы пай җирләре белән бәйле бу бәхәстә кем гаепле дигән сорауга җитәкчеләр фермер Ибәтов исемен атаса, халык «ялган имза куйдырылган документ белән эш итүчеләр», ди. Хәер, кемнедер гаепле дип, бармак төртеп күрсәтү хокукы мәхкәмәдә генә бар. Шуңа күрә, авыл халкы хәзер андагы утырышларның тәмамланып, берәр нинди карар чыгуын көтә.

Бу вакыйгалар ничек тәмамланыр иде, билгесез, берничә көн элек кенә, агрофирма җитәкчелеге кабат халык белән очрашкан. Бөтенесен уртага салып сөйләшкәннәр, һәм, ниһаять, уртак фикергә килгәннәр. Авыл халкы җирләрен инвесторга калдырган. Тик бер шарт белән: агрофирма халык сораган күләмдә икмәк бирергә тиеш. Ике як та канәгать булып, өенә таралышкан.

Мондый хәлләр Буада гынадыр дип уйламыйм. Халыкка әйтми-нитми җирләрне инвесторга тапшырган җирлек башлыклары һәр районда бар. Ләкин шул ук вакытта инвесторның халыкка юл куюы һәм уртак тел табарга омтылуы – юк дәрәҗәсендәдер, мөгаен. Бу яктан Буа инвесторлары үрнәк була ала, дигән нәтиҗәгә килдек.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Буа – Казан

Комментарии