«Җимерек тә түгел, җимерек тә – менә шундый йортта яшибез»

«Җимерек тә түгел, җимерек тә – менә шундый йортта яшибез»

Искене яңага алмаштыру бик күңелле шәйдер! Искергән ипи катысын ашаганчы, яңа пешкән күмәчтән авыз итү рәхәтрәк бит инде ул. Шуңа күрә, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә дәүләт «почти бушлай» фатир өләшә башлагач та, рәхмәт әйтүчеләр күп булды. Тик тузган торактан күчерү буенча программа халыкка файда гына түгел, зыян да сала ала икән. Нурлат районының Куйбышев урамында урнашкан 28нче йорт хуҗалары, мәсәлән, җирле җитәкчелеккә бик үпкәле. «Торган урыныбыз менә дигән булса да, безне хәзер урамга куалар», – дип зарлана алар.

БЕР ЕЛ ЭЧЕНДӘ «ҖИМЕРЕЛГӘН»

1935нче елда ук төзелгән бер катлы әлеге йорт заманында элиталы саналган, чөнки Нурлатта бу чорларда уты, суы кертелгән, канализация системасы булган бердәнбер йорт булган ул. Моннан фатирларны бары тик җитәкчеләргә яки зур дәрәҗәгә ирешкән кешеләргә генә биргәннәр. Уңайлыклары булганга күрә, йорттан күченеп китәргә ашыкмаганнар, фатирлар мирас булып буыннан-буынга күчеп калган. 71 яшьлек Лидия Хохловага, мәсәлән, фатир Бөек Ватан сугышы ветераннары булган әти-әнисеннән калган. Хәзерге вакытта биредә ул ире Владимир белән яши.

Картлыгың бәхетле узсын өчен нәрсә кирәк инде? Уңайлыклары булган йорт, өстәл тулы ризык һәм сәламәтлек. Тик гөнаһ шомлыгы – тузган торактан күчерү программасы Хохловларны бу өч әйбердән дә мәхрүм итәргә мөмкин бит әле!

– Әти-әни авырып китте дә, аларны карау өчен бу йортка ирем белән 2006нчы елда күченеп килдек. Әти параличланган, әни өлешчә сукырайган иде. Алар йортны миңа мирас итте. Без күчеп килгәч тә, фатирга бераз ремонт кирәклеген күреп алдык, – дип сөйли Лидия Хохлова.

Әти-әнисе сугыш ветераны булгач, йортны ремонтларга акча бирмәсләрме дип, хакимияткә дә барып караганнар, тик матди ярдәм күрсәтелмәгән. Шуннан соң Хохловлар фатирларын үз көчләре белән төзәтә башлаган.

– Үз акчабызга түшәмне агарттык, линолеум җәйдек, тәрәзәләрне алмаштырдык – алар череп килә иде, – дип сөйли Лидия Федоровна. – Безнең фатирда ванна юк, шуңа күрә фатирга янкорма төзеп куйдык та аны мунча итү турында уйлана башладык. Бу вакытта «ветераннарга миллион сум бирәләр» дигән сүз ишетеп, тагын бер тапкыр Нурлат хакимиятенә бардык. Әти дә, әни дә ветеран бит, безгә фатир тиеш булгандыр инде. Ә хакимияттәгеләр безнең ремонт ясалган фатирыбызны килеп карады да: «Менә дигән фатир, монда искиткеч яхшы шартлар, фатирыгыз – во! Бу тузган торакка керми, шулай булгач, сезгә фатир тиеш түгел», – дип китеп бардылар.

Инде дәүләт ярдәменнән өмет өзеп, тыныч кына яши башлый Хохловлар. Ветераннар үлә, йортта ирле-хатынлы икәү генә яшәп калалар. 2013нче елда исә, телефоннан шалтыратып, йорт хуҗаларын хакимияткә җыелышка чакыртканнар.

– Нәрсә булганын да белми бардык инде без. 2009нчы елда ук сезнең йортыгыз авария хәлендә дип табылды, шуңа күрә килешүгә кул куеп, торагыгызның квадрат метрын 11 мең сумга дәүләткә сатыгыз. Аннан соң ипотека аласыз да, сезгә яңа фатирлар бирәбез, диделәр… Безгә күченергә куштылар. Нәрсә дигән сүз була инде бу! Фатирга чыгымлы ремонтлар ясадык, шуннан соң аны җимерттереп, яңа фатир алыйк та кредитка батыйкмы! Ипотека алсам, ачтан үләм бит мин. «Күченүдән баш тартам» дип гариза калдырдым. Шуннан соң берникадәр вакыт килеп борчыган кеше булмады, – ди әңгәмәдәшем.

Нурлат хакимияте бик кызык нәтиҗәләр ясый белә икән. 2008нче елда, ветераннарга фатир сорап килгәч, Хохловларны «Йортыгыз яхшы, сезгә фатир тиеш түгел», – дип борып чыгарганнар. Ә 2009нчы елда шушы ук хакимият шул ук йортны авария хәлендә дип тапкан. Бер ел эчендә Нурлаттагы йортлар шулай тузып бетә микәнни? «Менә дигән» йортны бер ел эчендә җимерелерлек хәлгә җиткерү өчен нәрсә эшләргә кирәк булуын да күз алдына китерүе авыр.

ЙОРТ БИТ ЯШӘРЛЕК!

Йорт үз эченә дүрт фатирны алып тора. Алар бер-бер артлы тезелеп киткән. Хакимият йортыннан җибәрелгән комиссия йортны 71 процентка таушалган дип тапса да, Хохловлар яшәгән беренче фатирны караганда, күзгә бәрелеп торган бер генә кимчелек тә күрмәдем. Һәр нәрсә чагыштыруда яхшы күренә бит. Авария хәлендәге дип саналган Казандагы йортлар яртылаш җиргә сеңгән, ишекләре череп, стеналары кул сыярлык ярыклар белән чуарланган. Ә бу йорт 71 яшьлек Хохловларны гына түгел, аларның оныкларын да яшәтеп чыгарырлык әле. Ишек яңаклары, бусагалар нык, түшәм менә дигән, йорт хуҗаларына: «Хет бер кимчелек булса да күрсәтегез инде!» – дип ялындым хәтта. Тик алар, җавап итеп, «юк бит» дигән сыман җилкә генә сикертте.

Инде кабат проблемага әйләнеп кайтыйк. 2014нче елның декабрь аенда Хохловларга район башкарма комитетыннан хат килгән. Хаттан күренгәнчә, Хохловлар һәм аларның күршеләре әле июнь аенда ук үз көче белән йортны яки җимерергә, яки анда реконструкция ясарга тиеш булган икән. Чөнки йорт бит авария хәлендә дип табылган! Ә хәзер дәүләтнең кечкенә генә бер хәйләсен ачып салыйк. Әгәр фатирын, һәм гомумән, аңа булган хокукларын саклап каласы килә икән, кеше үз кесәсендәге акчасын тотып, реконструкция ясатырга тиеш булып чыга. Реконструкция гади ремонт кына түгел, обой ябыштырып, идән буяп котылып булмый. Канализация торбаларын башка урынга күчерттерергә яки йортның фундаментын ныгытырга кушулары бар. Ә бу эшләр, билгеле, бик кыйммәткә чыга һәм авария хәлендәге йорт хуҗалары моның кадәр чыгымнарны күтәрә алмый. Менә шуңа да алар фатирларының квадрат метрын 11 мең сумга дәүләткә сатарга мәҗбүр була.

Бу очракта да, «кушканны эшләмәгәнгә күрә», дүрт гаиләне берләштереп торган йорт астындагы җирләрне хакимият үзенә алган һәм, биредә яшәүчеләрне башка йортка күчерү турындагы карар чыгаруын сорап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

– Мәхкәмә утырышы булыр алдыннан гына, судья янына бардым. Аңа фотографияләр күрсәттем. Ул аларны карады да: «Мин эксперт түгел, әлбәттә, ләкин йортыгыз чынлап та начар күренми. Әгәр күченәсегез килми икән, бөтенегез бергә җыелып, өйгә экспертиза уздырыгыз, аның авария хәлендә булмавын документлар белән раслагыз», – диде. Казаннан белгечләр чакырттык. Башкарма комитет йортны 71 процентка таушалган дигән иде, экспертлар «48 процент кына» дип нәтиҗә ясады, – дип сөйли Лидия Федоровна.

Бу экспертиза узган ел эшләнгән. Күп фатирлы өйнең техник халәтен тикшереп, эшкә яраклы дип нәтиҗә ясаган белгечләр. Казаннан килгән белгечләр экспертизасына таянып, Нурлат район суды да, халыкны йорттан күчермәскә, дигән карар чыгарган.

– Шушы карардан соң тынычлап калган идек, быел 15нче гыйнварда башкарма комитеттан тагын бер хат килде. Безне кабат өйдән куып чыгарырга телиләр. Үзебез дә гаепле инде. Суд безне яклап хөкем чыгаргач та, «йортны авария хәлендә дип тапкан карарны юк итүегезне сорыйбыз» дип, үзебезгә судка мөрәҗәгать итәсе калган! Хәзер менә нишләргә инде. Киләсе суд 20нче февральдә булачак, диделәр. Әгәр бу юлы башкарма комитетны яклап карар чыгарсалар, без, теләсәк-теләмәсәк тә, ипотекага басарга тиеш булабыз дигән сүз. Менә бабай белән мин икебезгә 16 мең сум пенсия алабыз. Икебездә дә астма, йөрәгебез зәгыйфь. Аена 3 мең сум даруга, 3 мең сум коммуналь чыгымнарга китә. Ашарга гына җитеп бара пенсиябез болай да. Ә әгәр ипотекага бастырсалар, кайлардан гына акча алырбыз икән соң, теләнергә чыгарбызмы? Безнең фатирны дәүләт сатып алганда да 500 мең сум гына бирәчәк, ә бу акчага фатир түгел, тавык кетәклеге дә сатып алып булмый Нурлатта, – ди Хохловлар.

Суд матавыкларында катнашасы килмичәме, йортның 4нче фатирында яшәүче ханым фатирының квадрат метрын 11 мең сумга дәүләткә тапшырып, 500 мең сумнан артык акча алып, башка җиргә күченеп киткән инде. Ә бәлки, узган ел Югары Ослан районында булган хәлне ишетеп, куркып калгандыр. Бу районның авария хәлендә дип табылган йортында яшәүчеләре дәүләтнең иске торак өчен тәкъдим иткән 11 мең 22 сумын аз дип табып, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Ә суд, беләсезме, нинди карар чыгарды? Мөрәҗәгать итүчеләрнең иске фатирларын сатып алганда, дәүләт нибары 4 мең сум акча гына бирергә тиеш, дип! Менә шулай була ул, дәүләткә каршы барсаң! Мондый хәл кабатланмасын дип күченеп киткәндер, бәлки, 4нче фатирда яшәүче. Кыскасы, хәзер бу йортта өч кенә гаилә яшәп калганнар.

– Безгә хакимияттә, өегезне авария хәлендә дип тапкан карарны юкка чыгарырбыз, ләкин теге күченеп киткән күршегезнең фатирын сатып алыгыз, безгә акчаларны кире кайтарыгыз, дип әйттеләр. Менә хәзер күршеләр белән акча эзлибез. Ничек тә сатып алырга иде шул фатирны, – ди Хохловлар.

ЭКСПЕРТИЗАГА ЫШАНМЫЙ

Авария хәлендәге йорт ул – тиздән ишелеп төшәчәк, көле күккә очачак, һәм вакытында чаралар күрелмәгәндә, хәрабәләре астында шушында яшәүчеләрне дә калдырачак корылма дигән сүз. Хөкүмәтнең бурычы шул – үзләре каршы килгән очракта да, ул биредә яшәүчеләрне коткарырга тиеш. Ә Нурлатта авария хәлендәге йорт дип нинди йортны атыйдыр хакимият, аңламадым мин. Күчеп киткән күршегезнең фатирын сатып алсагыз, йортыгыз авария хәлендә булмаячак дип сөйләшә икән биредәге җитәкчеләр, димәк, Казаннан килгән экспертлар хаклы булган. Димәк, чынлап та, йорт җимерек түгел, ул яшәрлек һәм андагы кешеләргә ипотекалы фатирлар таратуның бернинди мәҗбүрияте дә юк. Монда авария хәлендәге йортларны яшәрлек халәткә китерү өчен төзелеш эшләре алып бару да кирәкми икән – йорттагы буш торган фатирларны гына сатып аласың да, шунда ук үзеннән-үзе төзекләнә икән өй. Ә чынлап әйткәндә, кайдадыр хата җибәргән хакимият. Мөгаен, 2009нчы елда йортны авария хәлендә дип табуы беләндер. Шуңа күрә дә Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллиннан: «Йорт чынлап та авария хәлендәме?» – дип сорамый булдыра алмадым.

– Йорт 2009нчы елда ук авария хәлендә дип табылды, район җитәкчеләре катнашындагы комиссия чыгып, бу хакта акт төзеде. Карап торышка әйбәт кебек ул үзе, чөнки биредә яшәүче ике гаилә ремонт ясаган, фатирларын яхшырткан. Ләкин бит өйнең түбәсенә йә тәрәзәсенә карап кына нәтиҗә ясамыйлар, бик күп факторлар тикшерелә – шул ук фундамент, стеналар… Йортның түбәсе беткән булган инде аның. Әйтәм бит, фатир хуҗалары үзләре генә яхшыртканнар. Бу йорттагы бер гаилә дәүләт тәкъдим иткән акчага риза булып, күченеп китте инде. Алар өч гаилә генә калды хәзер – күченергә теләмәсәләр дә, аларны суд аша чыгартырга туры киләчәк, – диде җитәкче.

Әсгать Габдуллин әйтүенчә, таушалу 60-65 процентка кадәр булган очракта, йорт авария хәлендә дип табыла. Куйбышев урамындагы 28нче йорт исә 71 процентка «тузган». Җавап буларак, җитәкчене Казаннан килгән белгечләрнең экспертиза нәтиҗәләре белән таныштырдым – анда язылганча, йорт бит 48 процентка гына иске?!

– Бу экспертизаны суд эксперты ясамаган бит, шуңа 100 процент ышаныч белән төгәл бәя бирелгән дия алмыйм, ялгышлар киткән булырга да мөмкин.

– Ләкин шуңа да карамастан, суд кешеләрне башка йортларга күчермәскә дигән карарын нәкъ шушы экспертизага таянып чыгарган бит?

– Әле безнең суд утырышлары тәмамланмады, вакытлыча күчерелеп кенә торды. Бу юлы безнең теләк канәгатьләндерелер, дип уйлыйм. Гомумән, сез әйткән экспертизаны кирәкле әйбер дип санамыйм. Мин аның нәтиҗәләренә ышанып бетмим.

Нәрсә диим – йортның тузганлыгын тикшереп йөрергә алынган бу оешманың лицензиясе бар, шуңа күрә аңа ышанмаска хакыбыз юк, Әсгать Касыймович. Аннан соң, суд карарына йогынты ясарлык нәтиҗәләр ясалган икән, димәк, чынлап та без кайтып күргән йортны авария хәлендә дип санарга иртәрәк әле. Хәер, Әсгать Габдуллин үзе дә бит, йортның авария хәлендәге дигән статусына «корректировка» кертеп була, диде. Күршеләр, җыелышып, буш торган фатирны сатып алса гына, әлбәттә. Мин югарыда телгә алганнар рас булып чыга, димәк. Бу йортның чынлап та авария хәлендә булуы бик шикле әле.

Пенсионерларның яшь аралаш «ипотека түли алмыйбыз, ә дәүләт биргән тиеннәргә генә фатир алып булмый» дигән сүзләрен исемә төшереп, Әсгать Касыймовичтан сорадым:

– 500 мең сумга Нурлатта нәрсә сатып алып була?

– Булмаса да, хәзер бөтен кешегә «бесплат квартир» өләшеп булмый бит инде…

Соң алай булгач, яшәрлек хәлдәге йортны да җимерек дип танымау хәерлерәктер. Нигә кешенең авыртмаган башына тимер тарак булып төшәргә?

Җитәкче, йортның төзекләндерелмәгән яртысында ярыклар күп, бөтен җире черек, дип сөйләгән иде. Йортның ул ягында да булдым, билгеле. Валентина Рябова, һәр бүлмәсенә алып кереп, «менә монда саргайды, менә монда ярылды», дип зарланды, ләкин «ипотекага фатир алырлык акчам юк, мин иремнән аерылган, ялгызым гына өч баламны тәрбиялим», дип белдерде. Түбәсе 1935нче елдан бирле алыштырылмаган булгач, билгеле, түшәмнән су үтеп, акшарны саргайткан, тәрәзә яңаклары да өр-яңа түгел анысы, ләкин аларны төзәтеп була бит. Төзәтү өчен ипотекага сарыф иткән кадәр акча да кирәк булмаячак. Йортны сүттерсәләр, аның астындагы җир Дәүләт торак фондына биреләчәк һәм бирегә күп катлы йорт төзеләчәк, дип аңлаттылар миңа хакимияттә. Үз чиратында фонд халыкка башка урындагы яңа йортлардан 15 елга елына 7 процентлы ипотека белән фатирлар бирәчәк. 71 яшьлек Лидия Хохлова гына моның кадәр яшәячәгенә ышанып бетми. Һәм гомумән, бу сумманы түли алачагына бу өйдә яшәүчеләрнең берсе дә ышанмый. Хәзер алар бу атнада булачак суд утырышын көтә. «Әгәр безне куып чыгарсалар, ничек тә акча табарга кирәк булачак. Әмма кайдан?» дигән сорау белән озатты безне алар.

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан–Нурлат–Казан

Комментарии