«Нәрсәләр булып бетте?»

«Нәрсәләр булып бетте?»

«Безнең гәҗит»не алдыручы укучыларыбызның иң еш бирә торган сорауларыннан берсе бу. Газетабызда ел дәверендә республикада барган шау-шулы вакыйгалар буенча үз тикшерүебезне уздырып, язмалар әзерлибез. Язма басылып чыкканнан соң да тормыш дәвам итә. Безнең геройларыбызның вакыйгасы нәрсәләр белән тәмамланганын белергә теләп шалтыратучылар шактый. Бүген аларның иң зур резонанс тудырганнарына күзәтү ясап, вакыйгаларның дәвамы белән таныштырырга булдык.

БАЛА ГАЕПЛЕ?

Хәтерегездәдер, газетабызда «Балтачтагы теш табибы 13 яшьлек баланы мәсхәрәләүдә шикләнелә» (Б.Г., №27, 5 июль, 2017) дигән язма басылган иде. Тешен дәвалатырга барган 13 яшьлек кыз, стоматологиядә булып кайтканнан соң: «Табиб минем оят җирләремне тотты», – дип, әтисенә сөйли. Бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатканнар иде. Теш табибының абыйсы Балтач прокуратурасында эшләгәнлеге билгеле булды, кызның туганнары: «Абыйсы шундый урында утырганга күрә, табибны төрмәгә җибәрмиләр дә инде. Югыйсә, педофилиядә шикләнелгән очракта, кешене шундук утырталар», – дип сөйләгән иде. Вакыйганың азагы ни белән беткән соң? Бу хакта кыз баланың туганнан туган апасы Дидария Гафурова белән сөйләштек.

– Башта җинаять эшен Балтачта алып бардылар. Табибны утыртырга теләсәләр дә, республика прокуратурасы фәрманы белән, утыртмаска дигән карар чыгарылды. Бу фәрман чыгуга, икенче көнне үк безнең җинаять эше Казанга җибәрелде. Тикшерү эшләре шуның кадәр сәер алып барылды, сөйләсәң – кеше ышанмаячак. Беренчедән, кызның әнисен дә, үзен дә беркем чакыртмады, бернәрсә сораштырмадылар, безгә әйтми-нитми генә эшне яптылар да, куйдылар. Без әле бу хакта белмәгән дә булыр идек. Тикшерүче егеткә шалтыратып: «Нишләп сез эшнең барышы белән безне таныштырмыйсыз, нишләп бездән сорау алмыйсыз?» – дип сораган идек, «Эш ябылды бит инде, мин сезгә бу хактагы документны почта аша җибәргән идем», – ди. Без шаккаттык. Гаҗәпләнүебезнең чиге булмады. Сентябрь аенда Казанда республика прокурорының урынбасары гражданнарны кабул иткән иде. Шунда барып, безне алдан кисәтмичә эшне ябулары, бернинди тикшерү эшләре алып бармаулары турында сөйләдек. Прокурор урынбасарында булып киткәннән соң, эшне кабат торгыздылар. Психологик экспертиза булды, сеңлебезне шунда чакыртып тикшерделәр. Янәсе, чынлап та теш табибы аның оят җирләрен тотканмы, юкмы? Бу экспертизаның нәтиҗәсе көтелмәгәнчә булды. Сеңлебезне ялганчы итеп калдырдылар, имеш, ул фантазияләргә бай һәм алдашырга сәләтле бала икән. Ә бит шушы экспертиза алдыннан гына баланың сыйныф җитәкчесе аның турында язган характеристикасында бөтенләй башкача мәгълүмат биргән иде: сеңлебез ялганлаша белми, бу аның холкына туры килми, дип… Менә шушындый каршылык килеп чыккач, сыйныф җитәкчесеннән сораулар алганнар, безне кабат чакыртучы булмады. Шулай да теш табибы белән баланы «очная ставка»да очраштырырга дип карар чыгардылар. Ә бала ул кешенең исемен дә ишетергә теләми. Бу хәлләрдән соң ул бик нык үзгәрде. «Минем кыз кеше буласым килми, мин күкрәкләремне кистерәм, чөнки аны теге табиб тотты», – дигән сүзләр сөйли башлады. Моннан тыш, шикләнелүченең туганнары районда шундый сүз чыгарган, имеш, без бу вакыйганы алардан акча «савар» өчен махсус уйлап чыгарганбыз икән. Ниндидер пычрак акчалар өчен баланы түбәнсетергә безнең башка тай типмәгән бит! Бу тикшерүләр бөтенесе дә күз буяу гына булды. Әгәр дә тикшерүне чынлап торып алып барган булсалар, теш табибын шунда ук төрмәгә җибәргән булырлар иде. Әнә күптән түгел безнең райондагы Карадуган авылында шушыңа охшаш хәл килеп чыкты.

90 яшьлек әнисен караган олы гына яшьтәге ир-ат бар иде. Аның бераз акылы җиңелрәк булган инде, ул гел ертык чалбардан йөргән, эчке кием, трусик кимәгән. Һәм урамда кемне күрсә дә, авыл кешесе шундый бит инде – кочаклап ала торган булган, хәлләрен сорашкан. Шулай беркөнне тукталышта шушы авылда яшәүче бер кыз басып тора икән. Кибеттән кайтып килгән чагында бу ир кыз янына барып хәлләрен сорашкан, иңеннән кочаклаган. Эчке киеме булмаган, дигән идем бит, ертык чалбары аша бу кыз моның җенес әгъзасын күреп ала һәм бу хакта үги әтисенә кайтып сөйли. Үги ата шунда ук полициягә гариза язган. Ул ирне гариза кабул ителгән көнне үк төрмәгә җибәрделәр. Ә безнең очракта – ничек булганын үзегез беләсез. Менә шулай булгач, дөреслек кайда соң? Без аны табачагыбызга өметләнмибез дә инде…

Дидария Гафурова әйтүенчә, Балтачта булган бу хәл һәм тикшерү нәтиҗәләре федераль каналларның берсен бик кызыксындырган. Тиздән анда эшләүче журналистлар үз тикшеренүләрен башларга һәм бу хакта тапшыру төшерергә җыеналар. Без дә вакыйганы күз уңыннан төшермәбез.

ЗӘЙДӘГЕ ЫГЫ-ЗЫГЫ

Тагын бер шау-шу тудырган язмаларның берсе – «Зәй больницасында «БГ» тапшырган чәйдән бәвел анализы ясадылар» дип атала иде. (Б.Г., №26, 28 июнь, 2017). Сүз Зәй районының Аксар авылында яшәүче Тәзкирә апа Шәвәлиеваның табибларның вакытында ярдәм күрсәтмәве аркасында, кандагы шикәре күтәрелеп, комага китүе һәм вафат булуы турында иде. Дөреслек эзләп йөрүчеләр арасында бәйге уздырсаң, мөгаен, бу ярышта Тәзкирә апаның ире – даими укучыбыз Тәлгать абый Шәвәлиев беренчелекне алган булыр иде. Нинди генә инстанцияләргә барып җитмәде инде ул! Нинди генә җитәкчеләр белән очрашмады! Хәзер үзен «боевой бабай» дип тә йөртәләр икән. Үзе үҗәт булганга гына бу факт буенча ачылган җинаять эшен ябып куярга җөрьәт итмиләр. Хәер, талпынып караганнар…

– 23нче майда тикшерү комитетына гариза илтеп бирдем. Анда Зәй больницасында тиешле ярдәмне күрсәтмәүләре һәм лабораторияләрнең эшләмәве турында яздым. Җинаять эше ачтылар. Дүрт ай буе тикшерү барды. Әмма ул күз буяу өчен генә алып барылды кебек. Табиблар матур итеп сөйли беләләр, терминнарны әйтә беләләр, тикшерүче аларны тыңлап язып бара, имеш, аларныкы дөрес, ә мин китергән фактларның берсе дә дәлилләп булмый торган имеш. Лабораториядәге сез тапшырган чәйдән сидек анализы ясау дөрес түгел имеш. Янәсе, дәлилләп булмый моны. Ә бит сезнең бу хактагы видеоязмагыз бар. Аны караучы да, сездән сорау алучы да булмады (Әгәр гаепләре булмаса, табиблар да әллә кайчан безне яла ягуда гаепләп, шикаять иткән булырлар иде инде. Авт.иск). Табибларның тикшерүчегә сөйләгән сүзләренең 75 проценты ялган иде. Имеш, әбинең шикәре нормада булган, бар да тәртиптә булган. Ә ник үлгән ул алай булгач – анысын аңлатучы юк. Җинаять эше ябылганнан соң, Республика прокуратурасына барып, бу эшне кабат ачтыруларына ирештем. Республиканың тикшерү комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Циома һәм республиканың кеше хокукларын яклау буенча вәкиле Сәрия Сабурская белән булган очрашуга бардым. Беләсезме, мин генә түгел икән ул дөреслек эзләп йөрүче. Кабул итү бүлмәсенә кадәр озын чират сузылган иде. Әллә нинди проблемалар белән килгәннәр! Кемнеңдер малаен үтергәннәр һәм тикшермәгәннәр, тикшерүчеләр зур суммада акча сораганнар… Бер ир кеше үзен ничек кыйнаганнарын һәм, корал тотып кешеләргә янап йөрдем, дигән гаепне үз өстенә мәҗбүри алдырттыруларын сөйләде. «Апрельдән бирле судлашам, һаман гаеплиләр, мине урманнарга алып чыгып кыйнадылар инде, – ди.

Кыскасы, йөргән таш шомара – Тәлгать абый дөреслек табу өчен Мәскәүгә үк барырга әзер. Бүгенге көндә аның беренче җиңүе дә бар инде: мәрхүмәнең тәнен казытып алып, экспертизага җибәрттерүгә ирешкән. Шунысын да әйтик, бу җинаять эшен тикшерүне хәзер башка тикшерүчегә йөкләгәннәр. Бу уңайдан, Зәй больницасы лабораториясендә без тапшырган чәйне ничек тикшерүләре турында миннән дә сорау алырга җыеналар. Бу юлы тикшерү тиешле дәрәҗәдә узар дип ышанабыз.

КЫЗЫК ТА, КЫЗГАНЫЧ ТА

Ә хәзер гаделлек эзләп йөрүче өченче героебыз – Әлмәттә яшәүче Рәхилә апа Шаһапова язмышына күчик. Сентябрь аенда «Чупайда ай саен бер янгын: очраклылыкмы, үч алумы?» исемле язма бастырып, Әлмәттәге бер хуҗалыкны өч мәртәбә яндырулары турында язган идек. (Б.Г., №37, 13 сентябрь, 2017) Ут белән кем уйнаганын ул чакта белмиләр иде әле, шуңа күрә язмабызның ахырын да, бу темага кабат әйләнеп кайтырбыз, дип бетергән идек. Нәрсәләр булганын укыр алдыннан тотыныбрак утырыгыз. Егылып китә күрмәгез, диюем. Монда җинаятьчене әллә кайдан эзләп азапланмаганнар, йортыгызга утны үзегез төрткәнсез, дигәнрәк версияне күтәреп чыкканнар!

– Тикшерү эшләре тәмамланмады безнең. Гаеплене әле дә эзлиләр. Әмма бер нәрсәгә исем-акылым китте минем. Күптән түгел яныма бер тикшерүче килеп сөйләште. Сорый бу миннән: «Сез ул янган йортыгызны иминиятләштергән идегезмени?» – ди. «Исәнме, кодагый! – минәйтәм. – Агач ызба, авылда сәрхушләр буа буарлык, без бит анда әллә нигә бер генә кайтабыз, без югында нишләтмәсләр? Шуларны уйлап, иминиятләштердем!» – дим. Моның тел төбе шундый, имеш, иминиятләштерү акчаларын алу өчен, бу ызбаны мин үзем ут төртеп яндырган. Вәт кәмит! Ызбаның бәясе янмаган чагында 700 мең сумлык иде. Ә иминиятләштерү акчалары 350 мең сум гына. Ике тапкыр азрак акча алыр өчен төрткәнмени мин аңа ут? «Эзләгез гаеплене, табыгыз – сезнең эшегез шул!» – дидем.

Бу хәлләрне сюжет итеп алсаң, трагикомедия төшерерлек, билләһи!

Бу язмабызда гаделлек эзләүчеләр турында гына язарбыз дигән идек. Әмма тагын бер язмабызга әйләнеп кайтмый булдыра алмадым. Хәтерлисезме, март аенда «Күп ашаганга симермәдек» дигән язма бастырган идек. (Б.Г., №13, 29 март, 2017) Ул Балтач районының Кенәбаш авылына Казаннан күченеп кайткан әниле-уллы икәү турында булды. Симерүдән интеккәнгә күрә, бөтен эшләрне диярлек ятып эшләүләрен, авырлык белән генә хәрәкәтләнүләрен бәян иткән идек. Бик кызганыч, әмма без кайтып киткәннән соң, монда хәлләр коточкыч борылыш алган. Бу хакта Казанкиннарның күршеләре, Кенәбашта яшәүче Эльвира ханым Закирова менә нәрсәләр сөйли:

– Язмагыз чыгып озак та үтмәде, Андрейның әнисе Розалия апа мунчага барган җиреннән егылып, аягын сындырды. Аяк сындырганнан соң йөри алмас булды. Казанда операция ясатты, «кишечная недостаточность» дигән авыруы килеп чыкты. Шуның аркасында кабат ике мәртәбә пычак астына ятарга туры килде аңа. Шулардан соң, озак тормады, үлеп китте. Алар бит Розалия апаның пенсиясенә генә яшиләр иде. Андрей бер тиенсез калды. Ул үлгәч, күрше-тирә акча җыешып, өчесен, җидесен уздырдык, Кырыгына сәдакалар гына бирдек инде. Андрейны ташламадык, гел ярдәм итеп тордык. Декабрьнең алтысында янгын чыгып өйләре янып бетте һәм Андрей урамда калды. Кичке алтылар тирәсендә булган бу хәл, ярый әле шул вакытта урамнан кайтып килүчеләр булган. Андрейның өй эченнән үзәк өзгеч тавыш белән: «Коткарыгыз!» – дип кычкыруын ишетеп, килеп керсәләр, ут эчендә калган икән. Көчкә алып чыктылар. Бер нәрсәсе дә калмады, янып бетте. Утны электр җайланмасыннан чыккан диделәр. Шуннан соң ашыгыч ярдәм чакыртып, Андрейны больницага биреп җибәрдек. Кая куясың аны – торыр урыны юк бит. Аны ун көннән артык хирургия бүлегендә яткырдылар, аннан соң инвалидлык эшләп бирделәр. Хәзерге вакытта элек бергә яшәгән хатыны үзе белән Казанга алып китте, инвалидлык өчен килә торган пенсиясе булгач, ипотекага бүлмә алырга йөриләр дип ишеттем, – дип сөйли ул.

Кайбер язмаларыбыз геройларының вакыйгалары ничек булып беткән, дигән соравыгызга җаваплар әлегә менә шундый. Әйе, без дөреслек табарга авыр булган илдә яшибез. Әйе, бездә тикшерү эшләре шундый кызык һәм кызганыч бара ки – сөйләсәң, адәм ышанмаслык. Әмма Яңа елга кергән чагында, шундый теләк телисе килә: эзләгән кеше тапсын иде ул дөреслек дигәннәрен! Чөнки Кыш бабай кебек, тора-бара безнең илдә бу төшенчә дә бер мифик образга гына әверелеп калмагае…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии