- 18.12.2015
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2015, №50 (16 декабрь)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Гадәттән тыш хәл: 5нче декабрь көнне Балтач полиция бүлекчәсендә 30 яшьлек хатын-кыз үз-үзенә кул салган. Ул үзе утырган камерадагы җылылык торбасына асылынган. Римма Закирова исемле әлеге хатын-кыз полиция бүлекчәсенә исерек хәлдә китерелгән булган.
Балтач районыннан шалтыратып, әнә шундый хәбәр җиткерделәр. Хәзер Балтачта әлеге уңайдан төрле сүзләр йөри, берәүләр: «Римма үзе асылынган икән», – дисә, икенчеләр: «Бәлки аңа карата көч кулланганнардыр», – дип шиген белдерә. Бу уңайдан, журналист тикшеренүе уздыру өчен, кабат Балтачка кайттык.
АКЧА СОРАГАН
Римма Закирова үзеннән 5 яшькә өлкәнрәк булган Рөстәм Мөхәммәтҗанов белән озак еллар очрашып йөргән. Танышлары арасында аны соңгы тапкыр исән килеш күрүче дә – Рөстәм, диделәр. Шуңа күрә, Балтачка кайткач та, иң беренче эш итеп егет янына юл тоттык. Ишекне Рөстәмнең әнисе Ләлә Мөхәммәтҗанова ачты. Нинди мәсьәлә буенча килүебезне белгәч, кул гына селтәде ул: «И-и балам, тикшермәгез дә, йөрмәгез дә, юньле хатын түгел иде. Гомер буе канымны эчте, улымны миңа каршы котыртты. Туйган идек инде без аннан!»
– Минем малай белән ун еллап элек танышты ул. Яшьләр җыелышып, төрле авылларга клубка йөри бит – Кече Лызага кайткан булган да Рөстәм, шунда танышканнар. «Син миңа ошадың!» – дип килеп асылынган инде ул минем малайга. Бу үлемдә беркемне дә гаепләмәгез, үзе асылынгандыр. Гомере буена беркайда да эшләмәде инде ул кыз, эчеп кенә йөри белде. Үзенә кирәк булганда, ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен баргалап йөрде инде минем малай аның янына. «Милиция»дән башы чыкмады Римманың. Улымның да башына җитә язды. «Телефонымны, ноутбукны урлаган», – дип, Рөстәм өстеннән полициягә гаризалар язып кына торды инде. «Әгәр дә күп итеп акча бирсәң, гаризамны кире алам, дип әйтә ди әле малайга. Үзе генә эчсә бер хәл, ул Рөстәмне дә эчерә иде бит. Анысы исереп кайткач котыра, мине өйдән куа. Мондый көннәрдә, гадәттә, дус-ишемә чыгып китә идем.
Үлгән кеше турында начар сүз сөйләргә ярамаса да, мактап бер нәрсә дә әйтә алмыйм, аның аркасында бер тыныч көнем булмады. Римма гел минем өйгә төшеп яшәргә кызыкты. «Аларның өйләре бик яхшы бит, яшәр идем мин анда», – дип әйткән дусларына да. Ә мин улыма башта ук, ул – удмурт, өйгә удмуртны кертмибез, абыең да, атаң да риза булмый, дип әйтеп каршы тордым, – дип сөйли Рөстәмнең әнисе.
5нче декабрь көнен Ләлә ханым яхшы хәтерли. Көндезге 12ләрдә Рөстәм өйдән чыгып киткән. Ана кеше улының кайтуын өч сәгать буе көткән, тик ул кайтмаган. «Бу эчкәндер инде, өйдән куып чыгарганын көтеп тормыйм әле», – дип, дус-ишләренә чыгып киткән ул. Кичке 6лар тирәсендә Рөстәм, әнисенә шалтыратып, Римманың исерек булуы, акча сорап төшүе, кул күтәрә башлавы турында хәбәр иткән.
– Ник, әллә биреп куйган акчасы бар идеме Римманың, дидем. Минем пенсиямне өмет итеп төшкәнме әллә ул, синдә нинди акча булсын, дим. Римма өйдән чыгып китмичә бәйләнә башлагач, минем малай участковыйга шалтыраткан. Аннары Римманы полициягә алып киткәннәр. Бик күпне күрсәтте инде ул кыз миңа. Безгә төшкән вакытларында, газ плитәсе янында тәмәке тартып кайтып китә иде. Көлен шунда гына коя. Менә шулай фәләнчә ел безнең йортка тынычлык биргән тилчә түгел ул. Аллаһыдан гел сорадым, Римманы үз хозурыңа алсаң иде, дидем. Теләми кая барыйм. 76нчы яшем белән киттем, мин бит урамда йөрергә тиеш түгел! Кыскасы, Римманың үлгәнен белеп алган да, якшәмбе көнне иртән Рөстәм миңа шалтыратты. Елый үзе. «Әни, әни, каргышларың кабул булды – Римма асылынган. Йөрәгемне кисеп алдың, әни, Римма үлде», – ди. Беткәнмени Риммалар, дим. «Аның кебекләре башка юк инде», – ди. Римма исән вакытта да тынычлыгым юк иде, инде хәзер үзе үлгәч тә, малай каннарымны эчә! «Мин дә Римма артыннан китәм, асылынам. Минем тормышым бетте, үлүең яхшырак»,– ди. Римма үлгәч, икенче көнне үк күсе агуы да эчте. Ашказанын юдырттырмый азаплады. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен дә, участковыйны да төртеп кенә чыгарды өйдән. Бик авыр кичерә инде үлемен. Гел шуның белән генә йөрде бит, башкага өйләнмәде… Римма үлгәч, «Ләлә апа, мәрхүм кешегә ачу сакламыйлар, малаең белән йөргәннәр бит инде, күмү чыгымнарын капларга бераз акча бир», – диделәр. Пенсия алган идем, 5500 сум акча бирдем. Бөтен белгәнем шушы, сеңлем. Римманың ничек кайда асылынуы турында белмим, сөйләүче булмады, – дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәшем.
ЯРАТЫШЫП ЙӨРГӘННӘР
Ләлә Мөхәммәтҗанова вафат булучы турында әнә шулай искә ала. Аның әйтүенчә, Римма элегрәк тә асылынып караган булган һәм хатынның кабат бауга үрелүенә дә исереклеге гаепле. Тик бу фаразларны Рөстәм Мөхәммәтҗанов күрсәтмәләре кире кага. Римма асылынырга тиеш түгел иде, ди ул. Шулай ук полиция бүлекчәсеннән моргка озатылган кызның тәнендә күптөрле гематомалар булганлыгы турында да сөйли. Рөстәм Мөхәммәтҗанов булган хәлләр турында авырлык белән искә ала. 5нче декабрь көнне Римманың полиция бүлекчәсенә барып эләгүе тарихын да кыскача гына аңлатты ул.
– Римма белән без 12 ел таныш идек. Яратышып йөрдек. 26нчы октябрь көнне 30 яшь тулды аңа, туган көнен үткәрдек. 5нче декабрьдә булган хәлләрне яхшы хәтерлим. Ул көнне әнисе пенсия алган иде. Мин Кече Лызага өйләренә мендем, Римма белән икебезгә бер аракы алып эчтек. Аннары Балтачка безгә төштек. Римманың салып алгач тавышлана торган гадәте бар иде. Ул миннән акча сорап сугыша һәм тавыш чыгара башлады. Мин өйгә участок полициясен чакырттым. Кичке 7ләр тирәсе иде бу. Участок полициясе Айдар Сафиуллин килеп, Римманы үзе белән алып китте. Икенче көнне иртәнге сәгать 7 тулганда, шалтыратып, Римманың асылынган булуын хәбәр иттеләр. Кайда асылынган, ничек асылынган, нигә – аңлатучы булмады. «Ничек асылынган ул?» – дип сорадым участковыйдан. Әйтмәде. Полиция хисап биреп тормый бит инде ул гади кешегә. «Төнге 11дә асылынган», – дип кенә әйттеләр. Римманың моңа кадәр, «асылынам» дип сөйләнгәне булмады. Үзе асылындымы икән? Минем белән талашкан өчен генә асылынырга мөмкин түгел ул. Беренче генә талашу түгел бит бу.
Ул ябык пространствода берүзе калырга курка иде. Өендә дә ялгызы гына калганы булмады аның, янында гел әнисе булды. Шуңа күрә дә мин аны, участковыйга биреп чыгарыр алдыннан, берүзен генә калдырмагыз, ябып куймагыз, ул курка, дип әйттем. Бәлки курыкканга асылынгандыр, ә бәлки асылынырга мәҗбүр булгандыр, төгәл генә әйтә алмыйм. Моргтан алып кайткач, аның тәнендә күгәрек эзләре күрдем мин… – дип сөйли Рөстәм Мөхәммәтҗанов.
Әңгәмәдәшем гематомаларның кайсы урыннарда булуын да санады: маңгаенда горизонталь сызык формасындагы ике яра, җилкә өлешендә – кызгылт төстәге күгәргән урыннар…
– Миңа килгәндә, Римманың тәнендә андый күгәрекләр юк иде. Моны ышанып әйтә алам, чөнки ул көнне без аның белән якынлык кылдык, чишендереп карадым – бөтен җире дә чиста, тәнендә бернәрсәсе дә юк иде. Моргтан кайткан гәүдәсен карагач, әллә нинди фикерләр килде башка. Маңгаенда бәргән шикелле күгәрекләр, яралар. Үзе асылынганга бик ышанмыйм да. Кемнәрдер Римманы мин кыйнаган дип тә әйтә икән. Кыйнаган булсам, мине шул ук көнне алып киткән булырлар иде, монда йөрмәс идем инде. Бармагым белән дә чиертмәдем мин аңа. Участковыйга шалтыратканым өчен үкенеп тә куйдым инде, полициягә китмәгән булса, исән булыр иде, бәлки – дип сөйли Рөстәм.
ЗИРАТТА ГЫНА КҮРЕШӘЛӘР
Римма Закированы гел эчеп, трай тибеп йөргән кеше итеп сөйләсәләр дә, мәрхүмәнең әнисе һәм энесе киресен әйтә. «Бер урында гына төпләнеп эшләмәде, гел өйдә дә утырмады. Кайда эш бар, шунда йөрде инде – колхозда төрле эштә булды: бәрәңге аралауда да, көзен ындыр табагында да», – ди алар. Рөстәм белән Римманың бер-берсен яратуын, тик аларның мөнәсәбәтләренә Ләлә ханымның каршы килүен дә әйттеләр.
– Удмурт булганы өчен яратмады ул минем кызны. Имеш, удмурт түгел, татар кирәк. Барыбер йөрделәр инде Рөстәм белән. Ир һәм хатын кебек булдылар. Риммага барырга ярамагач, Рөстәм үзе күбрәк безгә төшеп тора иде. Кунып та кала иде. Сораган саен Риммага акча бирде, алар гел бергә булдылар, – ди мәрхүмәнең әнисе Галина Закирова.
Булган вакыйгаларга әңгәмәдәшем тагын берникадәр өстәмә кертте. Иртәнге якта Римма Балтачка барып, кредит түләгән, аннары Рөстәм белән бергә кире кайтканнар. Чәй эчкәннәр, ашаганнар һәм сөйләшеп утырганнар. Икесе дә салмыш булган. Бераз утыргач, Рөстәм кайтып киткән, аңа Римма да ияргән.
– Дөресен генә әйткәндә, полиция хезмәткәрләренең кызымны нәрсә өчен алып чыгып китүен белмибез. Бернәрсә дә сөйләүче юк безгә. Башта Рөстәм белән талашканнар да соңыннан Римма урамга чыгып киткән, дип сөйлиләр. Полиция аны урамда тотып алган икән дә, диләр. Чын дөресе ничек булгандыр… Асылынуы турында ишеткәч, полициягә барган идек, безне эчкә кертмәделәр. «Хәзер үзебез чыгабыз», – дип кенә әйттеләр. Ике кеше чыкты. Берсе участковый Айдар иде, икенчесен белмибез. «Нәрсә булды соң дип сорадык, без аны эчкәне өчен алып киткән идек, дип кенә әйттеләр. Шуннан киемнәрен чыгарып бирделәр», – дип аңлата Галина Закирова.
Өйалдына чыгып, кызның үлгән вакытта өстендә булган киемнәрен карый башладык. «Өстендә кызыл футболкасы бар иде, ул ертылып беткән, аскы өлешен ертып алып, бау ясаган булган Римма. Бауның озынлыгы бер метр да юк. Аннары кара йон носки кигән иде, берсенең җебен чыгарып, яртылаш сүткән. Аннан соң чалбары да бар. Бу чалбары яңа иде әле аның, киеп чыгып киткәндә дә бер җире дә ертык түгел иде. Карагыз нинди кыяфәттә әйләнеп кайтты», – дип, Галина Закирова кызының киемнәрен күрсәтә башлады.
Римма Закирова турында «чалбарының аскы өлешен кисеп, шуннан бау ясап асылынган» дигән сүзләр йөри. Әлеге хәбәрне Балтач районы прокуроры Зөфәр Абитов та раслады.
ҮЗ ЧАЛБАРЫМНЫ ЕРТЫП КАРАДЫМ
Чалбарны яхшылап карагач, аның аскы өлешенең тип-тигез итеп ертылуына игътибар иттем. Чалбарның аскы якка бөкләп тегелгән урыныннан тар гына бау ясаган дип аңлатканнар иде. Чалбарның ул урынын кул көче белән шундый тигез итеп ерта алу берникадәр шик тудырды. Шуңа да эксперимент өчен, үземнең чалбарымны ертып карадым. Билгеле, бу очракта вафат булган кыз белән минем кул көче, чалбарлар тегелгән материаллар арасындагы аерманы исәпкә алмый мөмкин түгел, шулай да кул ярдәмендә генә ерта алмадым мин чалбарның аскы өлешен. Башта кайчы белән бераз кисеп җибәрергә туры килде, әле алай эшләгәч тә, чалбар буйга түгел, аркылыга ертылды. Әгәр Римма Закированың кулында кайчы яки кисә торган башка предмет булмаган икән, «Чалбарның аскы өлешен генә нәрсә белән кискән ул?» дигән сорау туа. Әле шундый тигез итеп кискән бит! Кызның кулында кайчы булмаган икән, димәк, ул башта аска бөкләп тегелгән урынның җепләрен теше яки тырнагы ярдәмендә тартып чыгарган дигән сүз. Исерек хәлдәге кеше шундый вак эш белән шөгыльләнеп утыра алыр идеме икән?! Билгеле, мин үткәргән бу эксперимент кемнедер гаепләрлек дәлил булып тормый, шулай да, шикләнерлек җирлек тудыра, минемчә.
– Кызымның өстендә курткасы да бар иде, – дип сөйли Галина Закирова, – ләкин аны безгә әле хәзер дә бирмәделәр. Полиция бүлекчәсендә калдырдылар. Рөстәм безгә сөйләде: полиция алып киткәндә, Римма аларга каршылык күрсәткән, бераз «сугышкан» бугай, диде. Бер-бер хәл булгандыр инде, шулай булмаса, кулларында каты иттереп тотып алган кул эзләре калмас иде. Ә Римманың беләгендә бармак эзеннән төшеп калган күгәрекләр күрдек. Аякларында да гематомалар бар иде, шулай ук борын астында да кара көйгән иде. Моны теләсә кайсы туганыбыз сөйләп бирә ала, – ди ул.
Кайгылы ана кызы белән бик дус мөнәсәбәтләрдә булуын сөйли. «Әгәр дә уенда асылыну турында фикере булса, ул моны миңа әйтми калмас иде. Бер мәртәбә дә: «Әни, мин асылынам», – димәде бит. Бер нишләп тә булмый инде. Римма үлгәч, өй эче бушап калды. Зиратта гына күрешәбез хәзер аның белән», – ди ул.
БЕЗНЕ АЛДАДЫЛАР
Балтач полиция бүлекчәсендә Римма Закировага карата көч кулланылмаганмы? Бу сорау мәрхүмәнең туганнарын гына түгел, безне дә кызыксындыра иде. Бигрәк тә «Асылынсам, үлемемдә полицияне гаепләгез » («БГ» №43, 28 октябрь, №49, 9 декабрь, 2015 саннары), – дип сөйләгән Айрат Газимҗанов вакыйгасыннан соң.
Беренче эш итеп Римма Закированы бүлекчәгә алып киткән участок инспекторы Айдар Сафиуллин белән күрештем. Тик ул әлеге уңайдан бернинди дә комментарий бирмәячәге турында әйтте. Шуңа күрә, рәсми мәгълүмат алу өчен, Балтач полиция бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Усмановка мөрәҗәгать иттем. Җитәкче белән әңгәмәбез кыска булды. «Сезнең белән сөйләшергә мөмкинме?» дигән сорауга ул: «Юк, мөмкин түгел, сорауларыгызны хатта язып җибәрегез, җавап бирербез», – дип белдерде. «Димәк, сорауларны иртәгә хат итеп җибәрсәк, безгә җавап бирәчәксез?» дигән соравымны, тыныч һәм әдәпле итеп сөйләшсәм дә, «Тавышыңны алай итеп калынайтмагыз!» – дип бүлдерде. Шулай да ахырдан җитәкче белән килештек, «Өч көн эчендә бөтен сорауларыгызга да җавапны бирермен», – дип вәгъдә итте ул. Икенче көнне Усманов Илдар Котдус улы исеменә хат юлладык. Әлеге хатта мондый сораулар бар иде: Римма Закирова полиция бүлекчәсенә ни сәбәпле китерелгән, кыз кайдан бау алган һәм кайда асылынган, бүлек буенча оператив дежурный Фәрит Гарипов бу вакытта кайда булган, ни өчен кызның асылынганын беркем дә күрмәгән, Римма Закированың тәнендәге гематомалар һәм маңгаендагы яра полиция бүлекчәсенә китерелгәндә үк бар идеме һ.б.
Дүшәмбе көнне полиция җитәкчесе Илдар Усмановтан шушы сорауларга җавап хаты килер дип ышанып көтсәм дә һәм хокук сагындагы җитәкчеләрнең әйткән вәгъдәләрендә торуларына ышансам да, бик ялгышканмын икән. Илдар Усманов мине алдаган булып чыкты. «Бөтен соравыгызга да җавап бирермен», – дип юмалап кайтарып җибәргән җитәкчедән менә мондый хат алдык, аны газетада үзгәрешсез килеш бастырабыз.
«Уважаемая Айгуль Закирова! Ваше обращение, которое отправили на электронную почту mvdbaltasi@mail.ru 10.12.2015 года мы получили, и сообщаем следующее, что ответ отделом МВД России по Балтасинскому району предоставляться не будет, а по всем интересующимся Вами вопросам можете обратиться в Отдел информации и общественных связей МВД по Республике Татарстан». Әлеге хат астында Илдар Усмановның имзасы тора.
Бик начар, Илдар Котдусович. Безгә алдашуыгыз гына түгел, ә без юллаган сорауларга җавап бирә алмавыгыз. Әгәр бу сорауларга җаваплар булса һәм ул җаваплар бернинди шикләргә дә урын калдырмаслык булса, сез безне ТР Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм җәмәгать элемтәләре бүлегенә юлламас идегез. Әллә инде сез идарә иткән полиция бүлекчәсендәге хәлләрне мәгълүмат бүлегендә сезгә караганда да күбрәк беләләр дип уйладыгызмы?
Билгеле, сорауларны ТР Эчке эшләр министрлыгына юллаячакбыз. Илдар Усмановтан әлеге тема буенча бернинди шәрехләмә алып булмаса да, Римма Закирова үлгән көнне кизү торган оператив дежурный Фәрит Гариповтан берникадәр аңлатма алдык. Ул кызның, чынлап та, бүлекчәдә асылынуын раслады.
– Мин аны видеокамера аша карап торырга тиеш идем. Әлегә нинди дә булса комментарий бирә алмыйм. Исерек иде ул. Үзе утырган камерада җылылык торбасына асылынган. Бүлекчәдә аңа карата бернинди дә көч куллану булмады, ни өчен мондый эшкә барганын белмим. Ә тәнендәге күгәрекләргә килгәндә, бүлекчәдәге видеокамераларда бик яхшы күренеп тора: ул кыз берничә мәртәбә йөгереп барып, маңгае белән пыяла ишеккә бәрелде. Бу хәл, кимендә, ике мәртәбә булды. Мин моны үзем күрдем. Кимендә ике тапкыр. Ну, исерек хатын инде нишләсен… – дип шундый кыска гына аңлатма бирде оператив дежурный.
ҖИНАЯТЬ ЭШЕ АЧЫЛГАН
Илдар Усманов безнең сорауларга җавап бирмәде бирүен, ләкин шулай да җибәргән хатыбыз турында полиция бүлекчәсендә генә түгел, Балтач районы прокуратурасында беләләр булып чыкты. Илдар Котдусович сорауларыбызга җаваплар таба алмаган булса, бу җавапларны район прокуроры Зөфәр Абитов табарга ярдәм итте.
– 5нче декабрь көнне Римма Закированы исерек килеш урамда даулашканы өчен полиция бүлекчәсенә алып киткән булганнар. Римма ул безнең районда «общеизвестный» кеше. Прокурор буларак, мин райондагы андый кешеләрнең һәрберсе турында сөйли алам. Ул – исерек хатын, ана хокукыннан мәхрүм ителгән, эчсә, холкы бик «непредсказуемый», ике сүзнең берсендә «асылынам» ди ул. Өендә берничә тапкыр, туганнарына: «үз-үземә кул салачакмын» дип янаган булган, – дип сөйләде прокурор.
Кызык, мәрхүмнең якыннары кемгә алдашты икән соң, прокуроргамы миңамы? Миңа сөйләгәндә, һәммәсе беравыздан «Римманың асылынам дип сөйләгәне булмады» дигән иде. Хәтта кызның асылынуы алар өчен көтелмәгән хәл булуын да әйттеләр, ә прокурор боларның киресен әйтә.
– Римманы алып киткәнче, Рөстәм ике мәртәбә полициягә шалтыраткан, Беренчесендә: «Килегез, Римма миннән акча сорый», – дип, икенчесендә «өйдә тавыш чыгарды», – дип. Кызның асылынуы – район өчен зур ЧП. Шуңа күрә, без тикшереп, материаллар тупладык. Әлеге материаллар буенча оператив дежурныйга җинаять эше кузгатылды. Оператив дежурный үз эшенә салкын караган. Административ тоткарланучылар өчен полиция бүлекчәсендә аерым бүлмә була. Аның ишеге үтә күренмәле, бөтен нәрсә күренеп тора. Шулай ук, анда видеокамералар куелган, бөтен нәрсә дә бар. Дежурный шушында китерелгән кешеләрне видеокамера аша карап торырга тиеш, ә бу көнне кизү торучы якынча 20 минутлап «упустил» – урынында утырса да, күзәтеп тормаган. Шушы вакыт эчендә Римма Закирова үзенә кул салган. Ул чалбарын аергалап, аннан «полоска»лар ертып, шулардан бау ясап, җылылык торбасына бәйләгән. Аннары шунда асылынган. Тикшерү вакытында без камераларны да карадык. Кыз үзен «неадекватно» тота, бүлекчәгә китерелүенә канәгать түгеллеге сизелә. Ә аның тәнендәге күгәрекләргә килгәндә, исерек хатынның тәнендә күгәрекләр кайдан барлыкка килә ала соң? Күз алдына китерәсезме сез исерек кешене? .Егылырга да мөмкин бит ул. Суд-мед экспертиза тикшеренүеннән соң аның тәнендә нәрсәләр булганы да, ул күгәрекләрне кайчан алынганлыгы турында да мәгълүмат бирелер. Әлегә тикшерү эшләре бара. Ә кызның курткасына килгәндә, хәзерге вакытта ул тикшерү комитеты хезмәткәрләрендә. Тикшерү тәмамлангач, туганнарына аны кире кайтарырлар, – дип калган сорауларга да ачыклык кертте прокурор.
Зөфәр Абитовка әлеге мәсьәләне тикшергәндә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт әйтәбез. Полиция җитәкчесе Илдар Усманов та бу җавапларны укыр, дип өметләнәбез. Без биргән сорауларның куркыныч булмавын, һәм аларга җаваплар табу да булдыралмаслык эш түгеллеген күрер иде ул.
Римма Закированың полиция бүлекчәсендәге үлеме әле дә сер булып кала. Ниндидер сорауларга төгәл җавап табарга иртәрәк – тикшерү эшләре бара. Ә инде алар төгәлләнгәч, бу темага тагын бер әйләнеп кайтырбыз дип уйлыйм.
Айгөл ЗАКИРОВА,
Казан – Балтач – Казан.

Комментарии