Чүпрәле «Татавтодор»ы белән көрәш – инвалид җиңәрме, оешма җитәкчелегеме?

Чүпрәле «Татавтодор»ы белән көрәш – инвалид җиңәрме, оешма җитәкчелегеме?

Чүпрәледә яшәүче Илмир Якуповны якыннары, күлмәкчән туган, диләр. Моннан дүрт ел элек туфрак ишелеп, борынына кадәр күмелсә дә, исән кала ул. Бу хәл эш урынында була. Өзелер дәрәҗәдә тешләнгән теле, чәрдәкләнеп беткән аяк йөзе, ничә ел узуга карамастан, әле дә төзәлеп җитмәгән. Туфрак астында гына түгел, бераз вакыттан соң Илмир эшсез дә кала. Дөресрәге аны куып чыгаралар.

ИКЕ КӨНДӘ ИКЕ КОРБАН

Илмирның кайбер төннәрдә эпилепсия өянәге була: бу авыруы кечкенә чагында хоккей уйнап башы бозга бәрелгәннән соң башланган, өченче төркем инвалидлыгы да бар. Шуңа карамастан, 2004нче елда ул «Татавтодор»ның Чүпрәледәге филиалына эшкә урнаша. Инвалидларны, гадәттә, мондый урыннарга эшкә алмыйлар, әмма оешманың җирле җитәкчесе әнисе ягыннан туганы булгач, бернинди киртәләр дә булмый. Ләкин шул ук вакытта җитәкчелек иргә җиңелрәк эш бирми – гади эшче вазыйфасын гына тәкъдим итә. Юл төзү оешмасындагы гади эшченең хезмәте никадәр авыр булуы аңлашыладыр. Кул көче кирәк, яңгырда, буранда, зәмһәрир салкында да урамда эшлисе. Шулай булса да, сынатмый, үз эшен яратып башкара ир.

2013нче елның 20нче сентябрендә Илмирның эш урынында гадәттән тыш хәл килеп чыга. Бу хакта ул үзе менә ниләр сөйли:

– Нәрәт (наряд) буенча бу көнне безне Хорновар–Шигали авылына, җир астындагы су ага торган торбаларның авызына порталь тимер-бетон плитәләр куярга җибәрделәр. Ул елны көз бик яңгырлы килгән иде, көн юеш булды. Без – дүрт эшче, торба авызын әзерләп, вак таш җәеп куйдык. Стандартлар буенча, торбаның авызы, ян-ягы туфрактан арындырылып казылырга тиеш иде. Мастер алай итеп эшләтмәде, тизрәк булсын дипме, торбаның авыз өлешен генә экскаватор белән казытты. Без казып бетереп чыккач, чокырга 4 тонналы бетон плитә төшерелергә тиеш иде. Чокыр эченнән иптәшләрем чыгып җитеште, ә мин чыгарга маташканда, тиеш булып та казылмаган туфрак, таудан кар шуып төшкән кебек, өстемә ишелә башлады. Ике метр диярлек тирәнлектәге туфрак эчендә күмелеп калдым. Чокыр өстендә генә, экскаваторда плитә эленеп тора, аны төшерергә тиешләр иде. Иптәшләрем чыгып, экскаваторчыны кисәтмәгән булса, минем өскә төшерәләр иде шуны. Туфрак арасында ятканда, кулымда лом бар иде, шуны каты итеп кысып тоттым, плитәне генә төшерә күрмәсеннәр, ә болай ничек тә исән калам, дим. Башның түбәсеннән үк күмелмәвем белән генә исән калдым. Борыным күмелер-күмелмәс калган иде. Башымдагы каскамның козырегын күтәрдем дә: «Мин исән!» – дип кычкырдым. Егетләр чокырга төшеп, көрәкләре белән мине казып чыгардылар.

Ул көнне юньләп эшли алмаса да, ирне өйгә кайтарып җибәрмиләр. Бөтен кеше шок хәлендә була, эшчеләр исә мастер, экскаваторчы белән берлектә Чүпрәледәге оешманың бинасына кайта. Әмма Илмирга ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга уйлап та карамыйлар. Ир үзен начар хис итә, бер аягына баса алмый, аны шул халәтендә, медицина булышлыгы күрсәтмичә, өенә кайтарып җибәрәләр. Кичкә таба имгәнгән аяк, ирнең әнисе Шамилә апа әйтмешли, самавыр зурлыгында шешкән, зәңгәрләнеп чыккан. Икенче көнне больницага бармый чарасы калмый. Иргә гипс куеп кайтаралар.

– Минем туфрак астында калуымны мастер җитәкчелеккә хәбәр итмәгән, үземә әйтергә калды. Җитәкчелек белгәч тә, миңа бернинди ярдәм дә, җылы сүз дә булмады. Тиешле саклану чараларын күрмичә эшләтүләре нәтиҗәсендә имгәнеп калдым, – дип сөйли Илмир Якупов.

Шулай да ул бәхетле әле. Ә бит икенче көнне нәкъ шушы ук объектта эшләгәндә аның икенче бер хезмәттәше, өстенә бетон плитә төшеп, һәлак була.

– 21нче сентябрь көнне бергә эшләгән иптәшем шул ук урында чокырга төшкән. Экскаваторның чүмеченә генә тоташтырып, берничә тонналы плитә эләләр. Чүмеч аны күтәреп тора алмый, плитәнең бер як колагы өзелә, плитә төшеп китә дә иптәшемнән «кәтлит» ясый. Бергә эшләгән егетләрдән сораштырдым: алар ул вакытта өчәү булган. Ике кеше читкә сикереп өлгергәнгә генә исән калган. Эшләү тәртибе буенча, плитәне экскаваторга элмиләр, ул кранга эленергә тиеш. Объектта кран бар иде, янәшәдә генә торган, әмма аннан файдаланмаганнар. 34 яшендә иде, ике баласы калды, хезмәттәшебез шулай һәлак булды. Суд утырышлары булып, бу хәлне тикшереп, оешма директорына һәм мастерга җәза бирделәр – шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итәргә. Ә мине туфрак күмү турында бу судларда – ләм-мим. Минем белән булган очракны яшереп калдырдылар. Өйгә килеп, мастер белән баш инженер миннән расписка алдылар – янәсе, аягым өйдә сынган. Әгәр туфракка күмелеп калуым да фаш ителсә, директорларны төрмәгә утыртачаклар бит, дип ялындылар. Ризалаштым инде. Яздым расписканы. Кызгандым бит…

Әмма ирнең үзен кызганучы күренми. Имгәнгәч, башта «больничный» бирми азаплыйлар, ә соңыннан эш урыны белән проблемалар килеп туа. Җиде ай буе урын өстендә ятып чыкканнан соң баштарак ирне үз вазыйфасына кире кабул итеп алырга теләмиләр. Соңыннан оешмадагы җитәкчене эш урыныннан җибәрәләр, аңа алмашка яңа кеше – Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинның энесен Ранис Фәйзуллинны куялар. Яңа җитәкче Илмирны озак эшләтми. Ирнең инвалид булуы турындагы документын борын төбенә китереп селкеп күрсәтә дә, сиңа монда җиңел эш юк, дип, эшеннән чыгара.

– Мин белмәдем аны – бер ай узганчы судка биреп, кире эшкә алуларын таләп итәсе булган, ә мин судка ике айдан соң гына бардым. Прокуратурага кергәч, әйттеләр, син эшләмичә дә өеңдә акча алып ята аласың, имгәнүең эш урыныңда булганга, бу оешма сиңа компенсация түләргә тиеш, диделәр. Судлар булды, адвокатларга күпме акчалар түктек, әмма компенсация алган юк әле. Суд алар яклы булып карар чыгарды. 12 елдан артык шул оешмада эшләдем, бөтен саулыгымны бетердем, ә мине ахырдан имгәтеп чыгарып ташладылар, – ди ир.

«НИЧЕГО СТРАШНОГО»

«Минем имгәнүем, иптәшемнең үлүе җитәкчелекнең кеше гомеренә битарафлыгы аркасында килеп чыкты», – дип уфтана Илмир Якупов. Хезмәттәшен соңгы юлга озаткан, дүрт ел вакыт узса да, аягы һаман төзәлеп бетмичә, сызлап, авыртып, шешеп һәм зәңгәрләнеп интектергән ирнең болай әйтергә җирлеге дә бар. Кул көче таләп итә торган мондый оешмаларның күбесендә хезмәтне саклау инженеры дигән вазыйфа бар. Бу вазыйфадагы кеше куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлү-үтәлмәүне карарга тиешле. «Татавтадор»ның да мондый хезмәткәре булган. Булган дип, хәзер дә эшли әле ул. Нургалиев Нияз Нурислам улы – 2013нче елда экскаваторга плитә такканнарын карап торучы, туфракны казымагыз, дип әйткән мастерның авызын япмаучы. Һәм ике хезмәткәр белән килеп чыккан фаҗигадә беренче чиратта аның да гаебе бар. Нияз әфәнденең үзенә шалтыратып сораштырырга булдык: Якуповның өстенә туфрак коелуга ни сәбәпче булган икән? Әмма инженерның бу хакта сөйләшү түгел, Илмир Якупов дигән исемне дә ишетәсе килми булып чыкты.

– Минем ул кешене беләсем дә килми, аннан соң, суд утырышлары үтте, мин мәхкәмә эшенә катнашмыйм.

– Суд карары буенча шалтыратмыйм, бу кешенең туфрак астында калуы сезнең күзәтүегез җитеп бетмәү аркасында булдымы?

– Бәлки, аны бөтенләй туфрак күммәгәндер дә?

Нияз Нурислам улына Илмир Якуповның ялган сөйләмәвен дәлилләргә туры килде. Һәлакәт килеп чыккан көнне аның янында булган, көрәкләре белән туфрактан казып алган иптәшләре белән дә аралашкан идем, алар да торба янындагы туфрак тиешенчә алынып бетмәү сәбәпле шундый вакыйга килеп чыгуын дәлилли. Инженерга плитә астында калып үлгән ир-ат турында соравымны бирәм, анысы ни сәбәпле килеп чыккан?

– Бу мәсьәләдә дә суд карары чыкты инде. Монда «ничего страшного»!

– «Татавтодор»да кешеләрнең зыян күрүе сезнең гаеп белән түгел, димәк?

– Минеке түгел, мин саклык кагыйдәләре белән таныштырып, алардан инструкциягә кул куйдыртам да, минем эшем шуның белән бетә. Бер гаебем дә юк.

Ләкин шулай да эш барышында саклык кагыйдәләренең үтәлешен урынга барып тикшерергә тиешлеген яшермәде Нияз әфәнде.

– Нияз Нурисламович, сезнең оешмада экскаватор чүмеченә плитә эләләр, торбаның да авызын гына казыйлар икән. киләчәктә боларны карап тикшереп йөрегез инде, яме. Тагын кешеләр үлә күрмәсен диюем. Аннары йә тагын, «ничего страшного», диярсез…

– Булды, рәхмәт киңәшегез өчен! Яхшы!

ПРОКУРОР КИҢӘШЕ

Илмир Якуповның «Татавтодор»га булган төп таләбе – аңа эш урыны булдыру яки компенсация түләүләре. Икесенең берсенә булса да өметләнә аламы ир? Бу сорауга җавап табу өчен Чүпрәле районы прокуратурасына бардык. Биредә Якупов мәсьәләсе белән яхшы таныш булып чыктылар. Язма героеның үзенең дә мөрәҗәгать иткәне булган икән.

Прокурор Якупов гаризасы буенча башкарылган эш-гамәлләрнең тәртибе белән таныштырды: менә ирне эштән куулары турындагы уведомление. Ә монысы – табиблар рекомендациясе.

Аларны карап чыккач, Илмирны ни өчен эштән җибәрүләре аңлашыла – табиблар күрсәтмәсе нигезендә, аңа хәрәкәт итеп торган механизмнар, ут, су янында, биек урыннарда эшләргә ярамый. Ә юл төзүчегә болар белән көн саен очрашасы бит инде. Кайнар асфальт белән эшләү, төрле чокырларга төшү һәм башкалар… Халыкка аңлаешлы тел белән әйткәндә, «Татавтодор» ирне ни өчен эштән чыгаруларын болай аңлата: «Бездә инвалидлар юл төзүче булып эшли алмый, ә сез эшләрдәй башка эш урыны юк». Бетте-китте.

Бу хәлләргә Чүпрәле районы прокуроры Илдар Маликов үз шәрехләмәсен бирде:

– Илмир Якупов туфрак астында 2013нче елда калган. Әмма бу хакта ул баштагы чорларда беркемгә берни әйтмәгән. Туфрак астында калу гына түгел, ул шушы оешмада эшләгән вакытында чүп контейнерларын тазартканда башына лом белән дә суккан, ике-өч ел буе берни дә әйтмичә яшәгән-яшәгән дә инде компенсация сорарга булган. Хәзер без эш урынындагы бу имгәнүләре аның сәламәтлегенә нинди зыян салуын ничек билгеләргә тиеш? Ул туфрак астында калганнан аның сәламәтлегенә зур зыян килгән, дип, коры фактка гына таянып әйтүе бик авыр. Әгәр бу хәл килеп чыккач та безгә килеп, тикшерүләрен, компенсация мәсьәләсен хәл итүләрен сораган булса – безгә җиңелрәк булыр иде. Әгәр дә Якупов әйткәннәрне генә күз уңында тотып, бернинди тикшеренүләрсез коры фактлар белән генә кемнедер гаепли башлаячакбыз икән, безгә әйтәчәкләр, ә сез дәлилләгез, дип. Якупов бит бу мәсьәләләрне эшеннән куылгач кына күтәрә башлады, аңарчы дәшмәде. Хәзер дә юньләп берни әйтми. Аның күмелүен, туфрак астында калуын кем күреп торган, кемнән сораштыра алабыз без – анысын да дәшми. Сезнең мөрәҗәгатегездән соң, мин кабат Буа районара тикшерү комитетына экспертиза билгеләүләрен сорап, мөрәҗәгать итәрмен.

Прокурор, биргән аңлатмасына өстәп, шуңа да басым ясады – әгәр дә кеше эш урынында имгәнү алган булса, закон буенча аңа компенсация каралган, әмма травма алуыңны раслардай дәлилләрең булу шарт. Алга таба бу эштә гаепле кешеләр ачыклана һәм җәзага тартыла. Акча түләү турындагы карар да шушылардан соң гына чыгарыла.

Без «Татавтодор»ның Чүпрәледәге филиалына барып карадык, әмма монда хәзер министрның икенче бер туганы, Фәйзуллиннарның Марат исемлесе җитәкче икән. Марат әфәнде үзенең Илмир Якупов вакыйгасына гына түгел, аны эштән чыгаруларына да, компенсация түләүгә дә катнашы булмавын әйтте, һәм бу вакыйганы башкача берничек тә шәрехләп тормады.

Илмир Якупов оешма белән кабат судлашып карарга тели. Бу юлы башка адвокатлар, шаһитлар һәм саллы дәлилләр белән. Эш урыны юк икән – рәхим итеп, акчаларын түләсеннәр, ди ир.

Оешмага, аерым алганда, анда эшләүче җавапсыз кайбер бәндәләргә үпкәсе зур булса да, Илмир үзенең тир түгеп эшләп йөргән урынын сагынуын яшерми. Компьютеры каршысына килеп утыргач та, юлчылар турында видеороликлар карый, шулай юана. Гади халык, эшче куллар – әнә шундый була шул. Үз эшенә, җитәкчесенә тугры. Тик ул тугрылык күп очракта берьяклы була. Оешма банкротлыкка чыкса да кеше эшләп йөри әле шунда. Ә эшче имгәнсә, оешмада аңа инде урын юк.

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Чүпрәле – Казан

Чүпрәле «Татавтодор»ы белән көрәш – инвалид җиңәрме, оешма җитәкчелегеме?, 3.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии