Актанышта сәер аукцион. Әллә «сәяси уен»мы?

Актанышта сәер аукцион. Әллә «сәяси уен»мы?

Актаныштан ике хәбәребез бар – берсе яхшы, икенчесе начар. Яхшысыннан башлыйк.

Актанышның байыйсылары бар икән әле. Район бюджетына ел саен 60 млн (!) сумга якын өстәмә акча керә башлавы ихтимал. Узган атнада анда дәүләт җирләрен арендага бирү буенча аукцион узды. Ике мең гектар тирәсе җирне чүкечтән 60 млн сумга «озаттылар». Нефть катламнары яткан җир дә, алтын табыла торган урын да түгел, авыл хуҗалыгы җирләре бу! Болай булгач, Актанышның бөтен авылларына, бөтен тыкрыкларына, хәтта кешеләрнең ишегалларына да асфальт салып булачак. Тагын нинди социаль проблемаларыгыз бар, актанышлылар? Тагын нәрсәгә район җитәкчелеге «акча җитми» дип җавап бирә иде? Казнага 60 млн килеп керсә, алай дип котыла алмаслар инде. Ул гына да түгел: бу яхшы хәбәрдән Удмуртия казнасына да «тамарга» тиеш булып чыга әле. Ни өчен икәнен бераздан аңлатырбыз.

Шушы урында, акча бүлүдән туктап торып, начар хәбәрне җиткерик. Бу аукцион законга каршы килә торган итеп оештырылган, эчендә дә бик күп хилафлыклар булган, ди бит әле. Гомумән, ул җирләрне аукционга кую законга төреп бирелгән рейдерлык яулап алуына охшап тора. Шуңа күрә теге 60 млн һавада гына эленеп калмагае…

«ЯҢА КИЛЕШҮ ТӨЗИБЕЗ, ДИГӘННӘР ИДЕ»

«Алтын бәясенә торырдай» бу җирләр Актаныш районының Югары Яхшый һәм Табанлы Күл авылларын берләштергән «Эконом» хуҗалыгыныкы. Дөресрәге, җир дәүләтнеке. Аны «Эконом» хуҗалыгы арендага алып торган. Бу хуҗалыкның исеме «Безнең гәҗит» укучыларына яхшы таныш. Җитәкчесе Алмаз Кәримовның Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов белән «сугышы» турында шактый яздык. Бу юлы яңа серия. «Сәер аукцион» дип атала.

«Эконом» хуҗалыгының 4 мең гектар тирәсе җире бар. Яртысы – халыкның пай җирләре, яртысы – дәүләттән арендага алган җирләр. 2008нче елда хуҗалык 2 мең гектар тирәсе җирне 10 елга арендага алу турында килешү төзегән булган. 2018дә бу килешүнең вакыты чыккан. Ләкин Алмаз Кәримов килешүне өзәргә ашыкмаган. Тагын бер ел дәвамында аренда хакын түләп килгән. Гражданлык кодексы буенча, әгәр яклар килешүне өзми икән, ул дәвам итә булып санала. Өстәвенә, әле быел гыйнварда гына җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Наира Баһаветдинова Кәримовка хат юллаган: анда арендадагы җирнең кадастр буенча исәпләнгән бәясе һәм аренда акчасын күчерү өчен реквизитлар күрсәтелгән (юридик телдә бу оферта була инде). Димәк, палата да килешүнең озынаюын кабул иткән булып чыга бит.

Ләкин быел Алмаз Кәримов килешүне өзү турында гариза язган. «Аренда килешүен өзмәгәнсең, җиреңдә чүп үсми, салымыңны түләп барасың икән, ул аренда «бессрочный» була. Мин шуңа күрә аренданы өзмәдем. Пролонгация (килешүне озайту) ясагыз, безгә эшләргә мөмкинлек бирегез, дигән хатларым да бар. Бер ел шулай түләп торганнан соң, палатадан «әйдәгез, килешүне формаль рәвештә өзәбез һәм шушы җиргә яңа килешү төзибез» дигән эчтәлектәге хат алдым. Моңа ышандым һәм килешүне өзү турында гариза яздым. Ә алар әнә ничек китереп чыгардылар: минем белән килешүне озайтмадылар, җирне аукционга куйдылар», – дип аңлата Алмаз Кәримов үзе.

Беренче карашка, әгәр Кәримов килешүне өзү турында гариза язган икән (алдап яздырганнармы-юкмы – анысы башка мәсьәлә), килешү өзелгән булып чыга бит инде. 2015нче елның 1нче мартында Җир кодексына үзгәрешләр керде һәм җир фәкать аукционда гына бирелә башлады (аңарчы конкурс нигезендә бирелә иде. – Авт.). Ләкин… Шушы урында сүзне адвокат Альберт Сафинга бирик. «Алмаз Зәкиянович гариза язган, ләкин килешү (соглашение) кәгазе юк бит. Җирне тапшыру-алу турында акт та төзелмәгән. Бу документлар булса һәм алар имзаланса, аукцион законлы булыр иде. Тик бу документлар юк. Димәк, «Эконом» хуҗалыгының бу җирләрне арендалавы дәвам иткән. Димәк, башкарма комитетның ул җирләрне аукционга кую карары – законсыз», – дип аңлатты ул. Аукцион уздыруны законсыз дип тануны һәм башка кимчелекләрне төзәтүне сорап, Арбитраж судка, район прокуратурасына һәм монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә мөрәҗәгать иткәннәр. Хәзер җавап көтәләр.

60 МИЛЛИОНЛЫК ҖИР

Шулай итеп, 7-10нчы сентябрьдә Актанышта аукцион узды. Аукцион өзлексез дәвам итәргә тиеш, дигән кагыйдәне челпәрәмә китереп, дүрт көн дәвам итте ул. Ике мең гектар тирәсе җир ни сәбәпледер 11 кисәккә – 11 лотка бүленгән иде. Адвокат Альберт Сафин «аукцион уздыру карары үзе үк законсыз» дип торса да, аукцион беркетмәсен алдык әле. Андагы рекордлы саннарны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Барлыгы 6 катнашучы булган. Кагыйдә буенча, катнашучылар аукцион вакытында бер-берсе белән аралашмаска тиеш. «Коридорда да аралашып басып тордылар, аукцион барышында да сөйләштеләр», – ди Алмаз Кәримов. Үзебез күрмәгәч, анысын ышандырып әйтергә алынмыйбыз. Ләкин аралашсалар да гаҗәп түгел. Ник дигәндә, 6 катнашучының өчесе туганнар икән бит! Бер катнашучы – ҖЧҖ «Геосервис» җитәкчесе Булат Әхмәдуллин. Ул Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллинаның бертуган абыйсы булып чыкты. Тагын бер катнашучы – Таһир Зиннәтуллин – Җәүһәрия ханымның ире. Тагын бер катнашучы Мөнир Заһитов – Җәүһәрия ханымның туганнан туган абыйсы икән. «Көндәшлекне саклау турында»гы Федераль законны санламаган булып чыга түгелме соң инде бу катнашучылар?

Моңарчы «Эконом» арендалап торган җиргә дәгъва кылучылар ул җирләрне ни өчен алырга тели? Бу сорауга җавап тапмадык. Аукционны оештырган район башкарма комитеты да, процедура өчен җаваплы булган җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы да моның белән кызыксынып тормаган, ахрысы. Палата рәисе Наира Баһаветдинова: «Нинди генә юридик зат керергә теләсә дә, без аукционга кертергә тиеш», – диде. Әйтик, иң эре катнашучы «Геосервис» ҖЧҖ Удмуртиянең Ижау шәһәрендә теркәлгән. «Геологик-тикшеренү, геофизик һәм геохимик эшләр белән шөгыльләнә торган оешма» дип язылган билгеләмәсендә. Һәм шушы оешма аукционда 1700 гектардан күбрәк авыл хуҗалыгы җирен алган! Кешегә билгесез нефть ятмалары бардыр, диярсең…

Инде бәяләргә күчик. Лотларның, ягъни җир участокларының башлангыч бәяләре үк коточкыч зур кебек тоела. Әйтик, 282 гектарлы беренче лотның башлангыч бәясе (еллык аренда бәясе) 224 мең дип куелган булган. Тагын бер участокныкы – 450 мең, икенчесенеке – 1376 сум гына. Адвокат Альберт Сафин «бу бәя каян чыкты?» дип сораган. Район советы депутатлары тарафыннан билгеләнде, дип җаваплаганнар. Бигрәк кыйммәт йөри икән Актанышта җирләр!

Шул беренче лот 224 меңнән 9 млн 994 мең сумга кадәр күтәрелгән! Бу бәягә кадәр күтәреп «Геосервис» алган аны. Әле бу 10 млн «пүчтәк». Тотынып утырыгыз: 426 гектарлык җир кишәрлеген «Геосервис» 26 млн 650 мең сумга күтәреп алган! Гомумән санаганда, 1700 гектар тирәсе җирне 52 млн сумга алган булып чыга «Геосервис»!

Изображение удалено.Алмаз Кәримов 3 лот откан. 216 гектар тирәсе, еллык аренда бәясе – 7 млн сумга якын. «Эшчеләр «безнең җирләрне кешегә бирмә, ничек тә отып кайт» дигән иде. Тик беренче лотны ук 10 миллионга кадәр күтәрделәр. Ул бәягә алсам, мин безнең хуҗалыкны банкротлыкка гына чыгарырга тиеш була идем», – ди «Эконом» җитәкчесе. «Ничек кенә эшләсәң дә, авыл хуҗалыгы җиреннән елына 52 млн сум аренда түләрлек итеп табыш алып булмый!» – ди Кәримов. Ул авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, белми сөйләми торгандыр.

Әле бу «Геосервис» оешмасы Татарстанда теркәлмәгән дә бит. Димәк, арендасын Актанышка түләсә дә, бөтен салымнарын Удмуртия казнасына түләргә тиеш булып чыга. Удмуртиягә дә «тама» дип, шуны күздә тотып әйттек инде.

Әгәр җир эшкәртелсә, халык эш белән тәэмин ителсә, безгә ул җирне кем алса да барыбер. Әгәр «Геосервис» елына 52 млн түләп, Актанышны баетырга җыена икән, аңа да аягүрә басып алкышлыйбыз гына. Тик аукционда сәламәт көндәшлек булмаган, Кәримовка махсус рәвештә аяк чалганнар, ахрысы, дигән тойгы тынгылык бирми. Өстәвенә, «Геосервис» ул җирне алырга җыенмый икән, дигән сүз дә килеп иреште бит әле.

«БУ – УЕН»

Актаныш районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наира Баһаветдинова белән җирләрнең ни өчен аукционга куелуы турында сөйләштек. Алмаз Кәримов ягы «аукцион законсыз оештырылды» дип бара бит. «Әйе, килешү вакыты чыккач та аренда хакын түләп бардылар. Гражданнар кодексы буенча, пролонгация барган. 2019нчы елда Алмаз Кәримов килешүне өзү турында гариза язды. Гариза язмаса, арендалау шулай дәвам итә иде яки без суд аша өзәргә тиеш идек. Чөнки ул алай озак бара алмый, тикшерү килсә, мәҗбүри өздертәләр иде», – дип аңлатты Наира Баһаветдинова. «Килешүне өзик тә яңаны төзик» дигән тәкъдим булуы турында әйтмәде.

Гомумән алганда, Актанышта дәүләт җирләрен арендага бирүдән казнага ел саен 9 млн сум тирәсе керә икән. Бөтен район буенча бу! Ә монда бер участоктан гына 26 миллион керәчәк! «Үзебез дә бик аптырадык, алҗып беттек. Ләкин закон буенча 100 млн сумга күтәрсәләр дә, без күтәрергә тиеш», – ди палата рәисе.

Аукционда отып та, бу җирләрне алмасалар нәрсә була, дип сорыйм. «Откан оешма килешү төземәсә, аның түләгән «задатогы» район казнасына кала. Ә оешма үзе, ышанычсыз буларак, монополиягә каршы хезмәт идарәсенең «кара исемлеге»нә кертелә», – дип аңлатты Наира Баһаветдинова. Ә җирләр яңадан аукционга куелырга тиеш була. Тик бу очракта анысын суд хәл итәчәк инде: яңадан аукционга чыгарыргамы, әллә Алмаз Кәримовның бу җирләргә хокукын таныргамы.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ләйсән Фоат кызы Нурлыева шәрехләмә бирүдән баш тартты. Куркыныч сорау бирәсе түгел идек, югыйсә. Аукционны оештыру карарын башкарма комитет чыгара бит, шуңа аның белән дә сөйләшәсе килгән иде. Районның юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Сәлимов та без шалтыратканда урынында түгел иде.

Елына 52 млн түләргә тиешле «Геосервис» җитәкчесе Булат Әхмәдуллин белән дә сөйләштек. Дөресрәге, башта Булат әфәнденең «Болгар радиосы»на биргән шәрехләмәсен тыңладык. Радио журналисты Айнур Әхмәтовның «Ни өчен бу җирләрне шундый бәягә алдыгыз?» дигән соравына, Булат Әхмәдуллин: «Анда просто игра идет. Кирәкми ул әйбер бөтенләй. Сәяси уен инде. Мин аны аңлата алмыйм. 400 гектар җирдән 26 млн түләрлек табыш алып буламыни инде?! Юри күтәрттеләр бит аны, күтәрдем инде. Бу минем эш түгел, барысы да кешеләрнең эше», – дигән буталчыграк җавап бирде. Ачыклык кертеп бетерәсе килә бит. Шуңа без дә шалтыраттык. Гадәти генә сорау бирәсе идек: җирләрне ни өчен алдыгыз һәм аның кадәр бәяне ничек түләргә җыенасыз. Булат әфәнде тыңлап бетермәде:

– Юк, юк, мин сөйләмим. Нәрсәгә миңа бәйләнәсез соң сез? Мин нормальный авыл кешесе. Авыл малае. Үземнең атам сөргән җирләрне алмакчы булган идем, артыма тибеп кайтардылар. Бетте.

– Ничек инде артыгызга тибеп кайтардылар? Сез бит ул җирне 52 миллионга алгансыз, – дим, аптырап. Монысына җавап кыска булды:

– Ярар, сөйләшеп тормыйбыз. Алай итеп җир алмыйлар. Ярый, сау булыгыз. Рәхмәт.

Булат әфәнде «уен» ди, бәлки, калган катнашучылар да бу аукционны уен буларак кына кабул иткәндер. Тик закон күзлегеннән караганда бу бер дә уен түгел. Алмаз Кәримовның төрле инстанцияләргә юллаган шикаятьләре дә уен түгел, чын. Әгәр закон бозу булган дип табылса, җәзасы да чын булачак. Анда инде «уен»ны оештыручыларга да уртага чыгарга туры килер…

«ХУҖАЛЫК ТАРКАЛЫР, ДИП КУРКАБЫЗ…»

«Эконом» хуҗалыгына да барып килдек. Авыл халкы аукционның бөтен нечкәлекләрен белеп бетерми, әлбәттә, ул аларга кызык та түгел, кирәк тә түгел. Эшчеләргә эш булсын да, акчасы булсын. Хуҗалык таркалыр да эшсез калырбыз, дип куркуга калганнар алар.

«Безгә Мөслимнең Сикия һәм Әмәкәй авылларыннан килеп эшләп йөриләр. Үзләрендә эш юк. Җирләрен инвестор алып бетергән. Әгәр дә колхозга читтән кеше килсә, сез дә безнең хәлгә каласыз инде, диләр», – дип сөйләде «Эконом»ның баш инженеры Назыйм Зиннәтуллин. Аннан соң кем белән генә сөйләшсәк тә, шушы Сикия һәм Әмәкәй мисалларын телгә алмый калмадылар.

Сезгә «аукцион була, законы шундый» дип аңлаттылармы соң, дип сорыйбыз эшчеләрдән. Аңлатмаганнар. Бездә халыкка аңлатып эшләмиләр шул. Аукцион буласын район газетасыннан укып белгән халык. Төгәл мәгълүматны һаман белмиләр. Хуҗалык башлыгы Алмаз Кәримовның эшчеләрен җыеп сөйләшергә дә вакыты юк: башта аукционда йөргән, хәзер суд юлында йөри.

Ни өчен җирләрне аукционга куйганнар дип уйлыйсыз, дим. Законны түгел – халык фикерен беләсе килә. «Хуҗалыкны таркату өчен, дип кенә аңлыйм мин моны. Район башлыгы булып Энгель Фәттахов кайткач башланды бу хәлләр, хәзерге көнгә кадәр дәвам итә. Алмаз Кәримовны шәхси яратмау гынадыр ул. Чөнки хуҗалык үз көче белән бара иде әле. Алга да чыкмый, артта да сөйрәлми. Үзебезнең техника бар, игеннәрне үз көчебез белән җыеп алабыз. Хезмәт хаклары да зарланырлык түгел. Халык тырыш бездә. Малны күп асрыйлар. Мин яшәгән 43 хуҗалыклы Табанлы Күлдә генә дә 103 баш терлек көтүгә чыга. Колхоздан азыгын алып бармаса, эшмәкәр булмаган кеше аның хәтле мал асрый алыр идеме икән? Без хуҗалыкны таркатмау ягында. Хуҗалык таралса, авыл халкына эш бетә» – ди Назыйм Зиннәтуллин.

Комбайнчылар Надир Кадыйров белән Рифгать Мирзаянов комбайннарын юалар иде. «Безгә эш булсын. Әле эшли идек, эшләгәнгә акчасын алып бара идек. Канәгать идек. Мал асрарга да мөмкинлек бар иде. Ә моннан соң нәрсә буласы билгесез», – дип сөйләделәр.

Сыер савучы Фәүзия Вафина: «Хәзер күрсәтәм, менә бу айда 32 мең сум хезмәт хакы алдым», – дип, кесә янчыгын да чыгарып күрсәтте хәтта. 56 сыер сава икән. Сыер савучы кызлар да борчыла, ди. Һаман да шул хуҗалык таркалыр дип инде.

Тәлгать абый Салиховны басудан КамАЗ белән кукуруз алып кайтып килгәндә туктатып сөйләштек. Пенсиягә чыкканына ике ел булса да, һаман хуҗалыкта эшләп йөри икән. «Кемгәдер алып барырга, эшләргә кирәк бит инде. Мин үзем хезмәт хакыннан да канәгать. Хуҗалык җитәкчесе печәнен, саламын, фуражын да бирә. Җирләрне алуларына бик борчылабыз. Урысчалатып әйтсәк, «за державу обидно»! Ничә тапкыр алып калдык бит инде бу хуҗалыкны. Безне агрофирма алырга теләде – халык каршы чыгып, саклап калган идек. Аерым яшәсәк, яхшырак» – дип сөйләде ул. Тагын байтак кеше белән сөйләштек. Бөтенесе дә бер фикерне кабатлады: «Хуҗалык таралмасын иде инде!»

Алмаз Кәримов алай тиз генә бирешергә уйламый үзе. «Бер кеше генә сугыш кырында сугышчы түгел, ә халык белән бергә булганда бара алабыз әле», – ди. «Уен» нәрсә белән тәмамланыр – күзәтеп торачакбыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Актаныш – Казан

Актанышта сәер аукцион. Әллә «сәяси уен»мы?, 2.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии