«Иремне җитәкчесе эшеннән җибәрми»

«Иремне җитәкчесе эшеннән җибәрми»

Узган атнада телефоным шалтырады. Аксубайда яшәүче Илзирә Гайнуллина исемле 21 яшьлек кызның шалтыратуы. «Зинһар ярдәм итегез, иремә җитәкчесе яный, өйгә кадәр киләләр», диде ул.

«БАНДИТЛАР БЕЛӘН КУРКЫТА»

Башта булган хәлләрне якынча гына булса да, аңларга кирәк бит әле. Тора салып Аксубайга чыгып чабып булмый. Илзирә Гайнуллина белән барысын да телефон аша сөйләштек.

– Без ирем белән Аксубайда яшибез, иремә 26 яшь.Эчми, тартмый, тырыш. Ике балабыз бар, өйләнешкәнгә әле 1 ел гына. Районыбыз техникумының җитәкчесе булып озак еллар Әюпов Фәргать Фоат улы дигән кеше тора. Аның үз крестьян фермер хуҗалыгы да бар. Ирем белән өйләнешкәч, шушында эшкә керде. Башта җитәкчесе әйбәт иде, хәтта тулай торактан бүлмә бирде, шунда яшәдек. Ирем эшкә урнашканда машинист-тракторчы булып урнашкан иде, тик аны фермасында эшләтте, терлек каратты. 100дән артык баш терлеге бар: дуңгызлары, бозаулары, сыерлар… Эшенә вакытында барды, вакытында кайтты ирем Әнвәр. Мөнәсәбәтләре дә әйбәт иде. Ялсыз эшләве генә борчыды. Ул атнага бер көн дә ял итә алмады – яллары юк. Хәтта кызыбыз тугач та, бер көн эшкә бармый калган иде, анда да сүз булды. Бер көн булса да ял дигән әйбер булырга тиештер. Кеше бит агачтан да, тимердән дә ясалмаган! Әнә шулай ялсыз эшләве аркасында аяксыз да калды – 3 көн буе чирләп ятты әле. Ярар, ялсыз эшләве бер проблема, аннан да ныграк борчый торган башкасы бар. Әюпов үзе техникум җитәкчесе булса да, мәгариф өлкәсендә эшләгән кеше булса да, эшчеләренә карата бик тупас һәм кырыс. Кычкыра-акыра, эшләре беткәч тә утырып торырга рөхсәт бирми. Тота да: «Бозауларны ашатмыйсыз», – ди. Ничек ашатмасыннар инде, шунда эшләгәч! 3 көн буе чирләп, эшкә чыга алмады дигән идем бит. Шунда Әюпов иремә: «Син миңа 18 мең акча тиеш», – дип, янады. Ә бит ул өч көндә ирем Әнвәр аягы шешеп урын өстендә ятты. Терлек кенә карамый бит алар, ул үзенең эшчеләрен кол урынына эшләтә. Бакчасында да эшлиләр, су да сиптертә… 12 мең хезмәт хакы түли. Дөрес, вакытында түли анысын. Тик 12 мең сумга кешедән алай итеп кол ясамыйлар бит инде! – диде шалтыратучыбыз.

Әгәр мондый мөнәсәбәтләргә сабыр итеп эшли икән, кешенең үзендә дә гаеп бар. Гариза яз да, эшеңнән кит кенә бит! Бу хакта әйткәч, Илзирә Гайнуллина көлемсерәде генә: «Язды инде, язмаган кая!» – диде ул.

– Гаризасын ала да, чүп чиләгенә генә ата. «Эштән китәсең икән, мин сине бер ай бушлай эшләтәм», – дип куркыта әле җитмәсә.

Инде соңгы тапкыр гариза язуында беләсезме ни булды? Иртәнге 6да, балалар йоклый иде, ферма мөдире белән бергә өебезгә килеп, ишек дөбердәтеп йөрделәр. Иремне эзләделәр. Ике балалары бар, балалары курыкмасын, алар йоклый бит дип тә уйлый белмиләр. Урамда да Аксубайның кайсы ягына гына барсаң да, каршыга машинасы белән шул Әюпов килеп чыга. Күзәтеп йөри, диярсең… – ди Илзирә.

Шалтыратучыбызның ире Әнвәр Гайнуллинның үзе белән дә сөйләштем.

– Августның 16сы эштән туктадым, ял бирмәгәнгә киттем, атнага бер дә ял юк бит. Эшкә киләсең, үзе дә килә икән, акыра да улый: «Терлекне ашатмагансың!» – ди. Ярап булмый аңа. «18 мең сум акчаны бирмәсәң, бандитлар җибәрәм яныңа» – дип тә куркытты җитмәсә. Мине өйгә кереп тә эзләп йөриләр. Нишләргә белмәгәнгә сезгә шалтыраттык инде без! – диде егет.

«ОБОСТРЕНИЕ»ЛАРЫ БАШЛАНГАНДЫР»

Ярдәм сораган кешегә без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. «Безнең гәҗит»не халык шуның өчен ярата да. Тик менә бу очракта да, мин инде кайтып, прокуратурага ишек шакып, Фәргать әфәнде Әюповның үзе белән күрешеп, район главалары белән дә сөйләшеп килим дип җыенып беткәч кенә, Илзирә Гайнуллина кире шалтыратты. «Ярар, язып тормагыз инде, без куркабыз», – диде ул. Укучыларыбызга бу уңайдан ике сүзем бар. Беренчесе, ярдәм сорагансыз икән, без ул эш белән шөгыльләнә башлаганбыз икән, «Язманы чыгармагыз», – димәгез. Журналистларга шалтыратканчы уйларга кирәк, шалтыраткач түгел. Безнең уен уйнарга яки гозерләрегезне йомышлап йөрергә мөмкинлек тә, вакыт та юк, дөрес аңлагыз. Икенчесе – әгәр дә кемдер сезнең хокукларыгызны кыса дип саныйсыз икән, моңа сабыр итәргә яки шаулаудан куркырга кирәкми. Үз хокукларыгыз өчен көрәшегез. Район эчендә генә хәл ителмәгән икән, аны журналистлар ярдәмендә республика күләменә дә чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә, бу очракта мин барыбер Фәргать Әюповка шалтыратырга булдым.

– Эштән китмәде бит ул Әнвәр Гайнуллин. Сез аларны тыңлап тормагыз, аларның икесенең дә «әзрәк башларында бар»… Алар миңа эш сорап килгәннәр иде, тулай торактан бер бүлмә бирдем. Ул бүлмәне ташлап, фатир яллап тора башладылар. Ире миндә эшли. Мин бит аларны көненә өч тапкыр ашатам, бер буханка ипи алалар алар бушлай оешма исеменнән.

Фәргать Фоатович, сезнең өстән төрле зарлар булды, аларның барысын да яңгыратып узам. Әйтик, сез эшчеләрегезне фермада гына түгел, ишек алдыгызда, бакчада да эшләтәсез, диделәр. Дөресме бу?

– Сез шушыңа ышанасызмы? Минем өйдә эшләргә ике малаем, бер кызым бар. Мин нишләп аларны өемдә эшләтергә тиеш?! Икенчедән, 15 ел техникум директоры булып эшлим. 100 кешене көн дә бушлай ашатам, миндә эшләгән эшчеләр көн дә бер буханка ипи бушлай ала. Шуннан соң кешене кол кебек эшләткән кешегә охшаганмы соң мин?

Ә Әнвәр Гайнуллиннан: «Мин сиңа больничный түләдем, син миңа 18 мең сум тиеш», дип сорануыгыз? Бандитлар чакыртам, дип әйткәнсез, дип сөйлиләр…

– 18 мең сум акча өчен бандитлар чакыртам?! И Алла… Менә сезнең өчен 18 мең сум күп акчамы? Минем өчен күп акча түгел. Шушы ике балалы гаиләдән 18 мең сум акча сорыйммы инде?

Төнлә килеп, ишекләрен шакып йөрегәнсез, диләр…

– Китегез инде, аның иренең авырлыгы 46 килограмм, хатынының авырлыгы 48 килограммнан артмый. Кемгә кирәк ул мескен. Без аларга әйбәт булсын дип эш бирдек, яхшы эше бар, хезмәт хакын вакытында ала. Бүгенге көндә ул малай фермада да түгел, чәчкечтә эшли. Кайчан шалтыраттылар алар болай дип? Көзге «обострениелары» башлангандыр инде боларның.

Әнвәр Гайнуллин берничә мәртәбә эштән китәргә теләк белдереп, гариза язган да, җибәрмәгәнсез, ахрысы?

– Әгәр эшчеләрем арасында берәрсе эштән китәргә теләк белдереп, гариза язган икән, аны шул көнне үк имзалыйм мин. Чөнки Аксубайда бер кеше урынына эшкә чиратка ун кеше тора. Монда үз вакытында аванс белән хезмәт хакы бирә торган ике-өч оешма гына калды бит инде. Шуның берсе – мин. Шулай булгач, эшчеләргә кытлык юк, китсен, китәсе килсә! – диде җитәкче.

Фәргать Фоат улының Гайнуллиннар турында «мескеннәр» дип сөйләве ошамады. Бөтен кеше дә тигез, җитәкче булдым дигәч тә, кемнедер мескеннәр дип атарга хокукыгыз бар дип санамыйм. Ә инде Гайнуллиннарга әйтәсе килгән сүз шул: сезгә законнарны белергә кирәк. Әгәр дә Әюпов сезнең гаризагызны кулдан алмый икән, ул гаризаны түләүле хат итеп, анда ни булганын махсус квитанциягә теркәп, почтадан тапшырылганлык турында хәбәр ала торган итеп, җитәкчегезгә «Русия Почтасы» аша җибәрегез. Хатны җибәргәннән соң, кулыгызда калган квитанциягез – эштән китәргә талпынып каравыгызның бер дәлиле булып торачак. Сезне беркем дә үз теләгегез белән эштән китүдән тыя алмый.

Бу язма чыкканнан соң, Гайнуллиннарга карата Фәргать Фоатович нинди дә булса басым күрсәтер дип уйламыйм, һәрхәлдә үзе шулай дип сүз бирде. Ләкин әгәр инде хокукларыгыз бозылу дәвам итәчәк икән, куркып калмаячаксыз икән, редакциябезнең телефонын беләсез. Шалтыратырсыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии