«Мин кайттым. Начар эшләргә дип кайтмадым!» – Фәттаховны Актанышта көткәннәрме?

«Мин кайттым. Начар эшләргә дип кайтмадым!» – Фәттаховны Актанышта көткәннәрме?

Татарстанның элеккеге мәгариф министры Энгель Фәттаховның үз вазыйфасын калдыруына ике айдан артык вакыт узды. Бер генә министрның китүенә дә халыкның бу кадәр борчылганы булмагандыр. Татар теле дәресләрен саклау, укытучыларның эш сәгатьләре өчен көрәштә алдынгы сафта булганы өчен халык аңа «Энгель-хранитель» (ангел-хранитель гыйбарәсеннән алынган – А.З.) исемен дә таккан иде. Һәм бу хакта югары трибуналардан кычкырып әйтүче булмаса да, тел өчен көрәш барышында министрның ни сәбәпле кисәк кенә китәргә мәҗбүр булуын чамаладык: Кремльдә татар теле дәресләре өчен шау-шу Фәттахов аркасында чыкты, дип бәяләделәр бит. Чөнки Энгель Нәвап улы министр вазифасына билгеләнгәннән соң, татар теле һәм әдәбияте дәресләрен атнасына 5-6 сәгать күләменә җиткергән иде. Бу коточкыч күп саналып, кайбер ата-анага ошап җитмәде. 2014нче елда 9нчы классны тәмамлаганнар өчен кертелгән Бердәм республика тесты да күпләрдә канәгатьсезлек тудырды. Кыскасы, Фәттаховның татар теле дәрәҗәсен арттыру омтылышы барып чыкмады гына түгел, әле үзен гаепле итеп тә калдырдылар.

Министрлыктан киткән чагында Фәттаховка Казанда калу мөмкинлеге дә тудырылган иде, әмма ул кабат туган ягына – Актанышка район башлыгы вазифаларын үтәүче булып кайтып китте. «Мондый мәктәп узганнан соң, миңа бернинди сынаулар да куркыныч түгел», – дип белдергән иде ул бу уңайдан.

«КӘЕФ-САФА КОРЫП ЙӨРИ ТОРГАН ЧАК ТҮГЕЛ!»

Энгель Фәттаховның эшеннән китүе буенча бер шаулап алганнан соң, матбугат чаралары тынды, кебек. Аның яңадан Актанышка кайткач нәрсәләр белән шөгыльләнүе, вазифасына ничек керешүе турында мәгълүмат булмады. Шунысы мәгълүм – Фәттахов районга кайткач та күп хуҗалыкларны йөреп чыгып, аларның эшчәнлекләрен карап чыккан. «Мин киткәннән соң, таркалып бетмәдегезме, җаныкайлар?!» – нияте белән.

Хуҗалыклар дигәч, аерым тукталып үтәсе килә: Актанышка инвесторларны кертмәделәр, шуңа биредә хуҗалыклар үз көчләре белән эшләп килә. Үзенә күрә, бу бер яхшы күрсәткеч тә булып тора. Кайдандыр читтән килгән инвесторга җирлектә яшәгән халык, дөресен әйткәндә, бармы да, юкмы. Аның төп максаты – керем алу. Басуларны буш тотмаса һәм авыл халкына азмы-күпме эш урыны булдырса, шуңа да сөенәбез. Тик монысы – урыс әйтмешли, «если повезет». Авылыңа килгән инвесторның бөлгенлеккә чыгып, басуларны алабута баскан, фермаларда ачлыктан арыкланган сыерлар яшәгән очракларны да ишетергә туры килә. Кайбер җирлекләрдә халыкның инвесторга бил бөккән арада еллар буе хезмәт хакы ала алмыйча тилмерүе дә яңалык түгел. Ә хуҗалыкларда, күп очракта, вазгыять башка. Гадәттә, хуҗалык җитәкчесе – үзе шул авылдан чыккан кеше була, авылда яхшы юллар салдырылган булуы, социаль объектларның, әйтик шул ук балалар бакчасының, мәктәпнең эшләп торуы – аның да мәнфәгате. Шуңа күрә ул җирлеккә дә күз-колак, авылны үтермичә саклау өчен дә тырыша: яшьләр китмәсен, эш урыннары булсын, ә без кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез!

Менә шулай фикер йөрткән хуҗалык җитәкчеләренең берсе – Актаныш районының Югары Яхшый авылындагы «Эконом» хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Кәримов. Аның белән танышуыбыз очраклы гына килеп чыкты. Энгель Фәттаховның эшчәнлеге ни рәвешле дәвам итәр, дигән бер төрле кызыксыну да булгач, Актанышка кайткан идек. Без кайткан көнне шушы хуҗалыкның хисап-сайлау җыелышы уздырылганын белеп алдык та, барырга булдык. Элеккеге министрның үзен күреп, ул сөйләгәннәрне тыңлап кайту өчен, янәсе.

…Җыелыш барышында, Энгель Фәттахов сүзен, якынлашып килгән сайлаулар турында искә төшерүдән башлады. Ул аны «Бик зур сәяси вакыйга», – дип бәяләде һәм бездә булачак Президент сайлауларын бөтен җир шары күзәтәчәк, дип фаразлады. Татарстанның матур гына алга таба хәрәкәт итеп килгән төбәк булуын ассызыклагач, бераз гына тышкы сәясәткә һәм илдә барган вакыйгаларга бәяләмә биргәч, Актаныш районына тукталды. Фәттаховның Актанышта тормышка ашырырга ниятләгән беренче планы – районның мәгариф системасын тагын да камилләштерү. «Кайда укуына карамастан, һәр балага төпле белем бирдерү өлкәсендә эшләячәкмен», – диде ул. Әмма уку-укыту темасына артык тукталып тормады, авыл хуҗалыгына күчте.

Авыл хуҗалыгы ягыннан, Актанышка беркайчан да тел-теш тидерерлек булмады. Уңдырышлы туфрагы булган 105 мең гектар җире бар, табыш китерә торган төп тармакларының берсе дә – шул. Әмма җир белән генә әллә кая китеп булмый: иген игү бик чыгымлы эшкә әйләнеп бара: ягулык, техника запчасте кыйммәт, ә җыеп алып, сатар вакыты җиткәч карыйсың – икмәккә бәя арзан! Өч сум түләп сатып алган чебине, тавык булгач, дүрт сумга саткан кебек була инде бу. Әле шуңа өстәп, соңгы вакытта сөткә бәя төшә башлады. Актанышта гына түгел, бөтен республика буенча бу хәл. Кыскасы, хуҗалыкларның хәле шәптән түгел. Әмма шуңа карамастан, Энгель Фәттахов авыр сулап утырырга җыенмавын белдерде. «Иң мөһиме терлекчелек тармагын саклап калу», – диде ул.

– Әгәр дә без терлекчелек тармагын сакламасак, безгә киләчәктә күпкә авыррак булачак. Мондый чорларны үтмәдек түгел, үттек. Минзәлә кайчандыр терлек үрчетү буенча алдынгы урыннарда иде. «Акча китерми», – дип, бервакыт малларын саттылар. Шуннан аска төште Минзәлә, әле дә мантый алганы юк. Шуңа күрә, терлекчелекнең файдасы юк дип, аларның санын киметү буенча эшли башласак, бу балта белән үзебез утырган ботакка чабуга тиң…

Мин кайттым. Начар эшләргә дип кайтмадым. Зур район булсак та, кайчандыр инвесторларсыз яшәп кала алдык. Андый районнар республикада берничә генә. Әтнә, Балтач, Кукмара, мәсәлән. Әмма икенче ягы бар. Хәзерге вакытта бәләкәй генә Әтнә көненә 200 тонна сөт тапшыра. Ә без – 140 тонна гына. Шуңа күрә йоклап утырырга кирәкми, әле тырышып чаба-чаба, көн-төн эшләп заманага җитешеп бара алсаң, әйбәт. Бүген булганына канәгать итеп, кәеф сафа корып йөри торган түгел. Шуңа күрә бурыч куябыз: безгә дә 200 тонна сөткә «чыгарга» кирәк. Ни өчен без башкалардан ким яшәргә тиеш?! Әтнәдә дә әллә кем эшләми, сезнең белән безнең кебекләр.

Энгель Фәттаховны сөт күрсәткечләре генә түгел, игенчелек һәм җыеп алынган уңыш ягы да хафага сала икән. «Электән үк «Актаныш игенчесе» дигән исем бар, без аңа тап төшерергә тиеш түгел», – дип белдерде ул, соңгы вакытта Зәй районының Актанышны уздыра башлавына ишарә ясап. «Ә иң мөһиме, – диде экс-министр, – җирлектәге халыкны нормаль шартларда яшәтергә кирәк!». Бу уңайдан ул, терлек асраучыларны арттырырга һәм аларга ярдәмләшергә кирәклекне ассызыклады.

– 80 яшькә җиткән әбекәйләргә һәм бабакайларга: «Син нишләп сыер асрамыйсың?!» – дип әйтә алмыйбыз, әмма кемнең мөмкинлеге бар, без аларга ярдәм итәргә тиеш. Өченче сыер асраган кешеләргә республикадан 15 мең сум бирелсә, без дә үзебезнең район бюджетыннан 15 мең бирәчәкбез. Ягъни, утыз мең була бу. Кешенең терлеге булырга тиеш!

Менә шундый матур һәм шактый эчтәлекле чыгышыннан соң, Фәттахов бер мәл тын калды һәм әйтеп куйды: «Билгеле, сүзләр күп. Әмма… Мин бу җыелышта юкка гына катнашмыйм».

УТСЫЗ ТӨТЕН БУЛАМЫ?

Энгель Фәттаховның җыелышта катнашу сәбәпләре соңыннан аңлашылды. Казаннан кайтып, хуҗалыкларны йөреп чыкканнан соң, күп хуҗалыкларның эшчәнлегеннән канәгать калмаган икән.

Мәсәлән, кемнәрдәдер терлек башлары кәгазьдә генә бар, ә фактта – юк. Кайдадыр, хезмәт хакы бирмиләр, кемнәрдер аска тәгәри. Шушы исемлеккә без кайткан Югары Яхшый җирлегенең «Эконом» хуҗалыгын да кертте җитәкче. Ә аның җитәкчесе Алмаз Кәримовны йомшак җәеп, катыга утыртты: янәсе җитәкче матур сөйли, бар җире дә килгән, әмма эшли белми икән. «Бу егеттә эшне матур итеп системага салып алып бара белү юк, киләчәге күренми», – диде ул.

Ә хәзер, язма ахырында серне чишик. Дөресен генә әйткәндә, безнең Актанышка кайтуыбызның төп сәбәбе: халык арасында чыккан имеш-мимешләр иде. Имеш, министр кәнәфиендә утырып кайтканнан соң, Фәттахов районда зур переворотлар оештыра башлаган. Бер оешма җитәкчесенә китәр өчен өч ай вакыт биргән, икенчесенә якын арада китәргә кушкан, дип сөйлиләр. Чират тиз арада хуҗалык җитәкчеләренә дә җиткән, диделәр. Башкаларга сабак булсын өчен, үзен яклап сүз әйтә алмаучы «йомшаграк» (булдыксыз түгел, ә каршы дәшәргә базмаучы дип аңларсыз) җитәкчеләрне эшләреннән чыгара икән, дип сөйлиләр. Утсыз төтен булмый бит инде. Чын хәлме бу? Әнә шуны ачыклау өчен кайткан идек без. Шуңа күрә иң беренче күзгә чалынган хуҗалыкка бардык та кердек. Җыелышта хуҗалык җитәкчесен «булдыра алмый торган» итеп сурәтләде Фәттахов. Бу чынлап та шулай микән соң?

Исәп-хисап җыелышында махсус тыңлап утырдым: Алмаз Кәримовның хуҗалык җитәкчесе вазифасын башкаруына быел 13 ел булган. Заманында, колхозда ферма мөдире генә була ул. Акрынлап күтәрелә. Аның булдыра торган егет икәнен күреп, кайчандыр бу урынга Энгель Фәттахов үзе билгеләгән, югыйсә. Кәримовны начар җитәкче дип, авыл халкы арасында әйтсә теш кайрап йөрүчесе генә әйтер. Ник дигәндә, корылык елларында да, хәзер дә, кемгә күпме печән кирәк – хуҗалык бирә. Хуҗалыкта эшлисең икән – бушлай. «2010нчы елдагы корылык вакытында, әйтик, халыкка да кыен булмасын дип, без бер басу рапсны терлекләргә азык итеп салдык, үзебезгә дә, халыкка да җитте. Хәзерге вакытта да күпме кирәк печәнен, саламын сенажын алып торалар», – ди Алмаз Кәримов. Аһ, бу сүзләрне ишеткәч, йөрәк кагып куйды – мин авылда яшәгән чакта, элегрәк кайда булгандыр инде ул шундый хуҗалык җитәкчеләре…

Кәримовның тагын бер сүзе ошады: чәчүдә катнашкан һәм яхшы эшләгән кешеләргә бу хуҗалыкта ун киптән кимрәк итмичә печән бирәләр икән. Бер гаиләдә берничә кеше эшләсә, кипләр саны илле-алтмышка кадәр үк, җитә ди. Начармыни?

Хуҗалыкның үзе өчен дип әзерләгән терлек азыгы, шулай ук, ферма сыерларына гына түгел, авыл кешесенең лапасында асралучы хайваннарга да җитә. Кыскасы, иң мөһиме – авыл халкына ярдәм итәбез, шәхси утарларда да мал асрарга мөмкинлек булсын, дип эшләргә тырышалар хуҗалыкта.

Әмма безнең заманда кешелекле җитәкче дигән исем генә коткарып кала алмый шул. План үтәлеше кирәк. Күрсәткечләрнең начар булмавы! Анысын да карадык, рәхим итегез: сөт һәм икмәк, терлектән үсеш алу күрсәткечләренә килгәндә, «Эконом» хуҗалыгын бөтенләй беткән дип әйтеп булмый. Кем әйтмешли, мин дә айга менәр идем, булса арттан этүче: башка авыллардагы кебек, бу җирлекнең хуҗалыгы миллиардер колхоздан барлыкка килмәгән, үз көчләре белән аякка басканнар. Шуңа да карамастан, районда түбән урыннарда түгел, урталыкта баралар.

Кәримовны булдыксыз, дип әйтүнең тагын шул ягы белән килешеп бетә алмадым: булдыксыз җитәкче ул булганына канәгать итеп, бар да тәртиптә яшәүче. Ә Алмаз әфәнде сыерларның санын арттыру, токымлырак таналар алып кайту планнары белән яши һәм үз авылында эшләр кешесе булмагач, күрше Башкортстан республикасыннан да кадрлар җәлеп иткән. Фермаларында терлекләрне ашату тулысынча диярлек техника белән башкарыла. Шулай булгач, чынлап та, начар хуҗалыкмы бу? Аның җитәкчесе булдыксызмы?

…Бу, Энгель Нәвап улы белән ниндидер дискуссия корып утыру түгел, үз күзәтүләремнән чыгып кына язуым.

Тикшерергә алынган әйберебезне ахырга кадәр ерып чыгып булмаган иде: җыелышта, алай, Алмаз Кәримовны «алып атабыз» дигән сүз булмады, чөнки. Шелтә генә белдерелде. Шуңа күрә, без бу язманы, бәлки язмабыз да, дигән идек. Әмма, берничә көннән соң, Актаныштан яңа төрле хәбәрләр алдык…

(Дәвамы киләсе санда)

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Актаныш Казан

Комментарии