Тычканга кем агу куймаган?

Тычканга кем агу куймаган?

Декабрь ахырында Мамадышта тычкан бизгәге таралу турында сүз чыкты. Ләкин Роспотребнадзорның төбәк бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Хәниф Сабиров моны күпертелгән, арттырылган мәгълүмат итеп калдырды. «Бу – ОРВИ гына!» – дип белдергән иде ул. Әллә дөресен әйтәсе килмәде Хәниф Сабировның, әллә ялгышты – бу сүзләр әкият булып чыкты: Мамадыш больницасы бер-бер артлы тычкан чире йоктыручыларны кабул итә башлады. Андыйларның саны 70тән артык дигән мәгълүмат бар.

Авыру кайдан килеп чыккан, кем гаепле – моны ачыклау өчен юлга кузгалдык.

ШАРТЛАР БУЛГАН

Мамадышта тычкан бизгәге белән олылар гына түгел, 12 укучы да авырган. Ата-аналар балаларының гына түгел, укытучыларның да тычкан чирен йоктыруы турында сөйли. Районның Берсут мәктәбеннән – 9, Гришинск белем бирү йортыннан 7 кеше больницага озатылган. Исемен әйтергә теләмәгән кайберәүләр, бу уңайдан, «Бу – өйдә, ишегалдында йоккан чир түгел. Гаиләнең башка әгъзалары сәламәт бит!» – дип аптырый.

Билгеле, ата-аналар мәктәптән шикләнә. Бәлки белем бирү йортларында санитар таләпләргә бармак аша карыйлардыр? Бу сорауга җавап ТР Прокуроры Илдус Нәфыйковны да борчыды. Ул Мамадыштагы белем бирү йортларын тикшерергә боерык бирде.

Тикшерү нәтиҗәләре уйланырга урын калдыра. Чынлап та мәктәпләрдә тычканнарны агулау буенча эш тиешенчә алып барылмаган. Дөресрәге, алып барылган, әмма кәгазьдә генә.

Эш менә нәрсәдә, районның мәгариф бүлеге «Пегас» оешмасы белән килешү төзеп, белем бирү учреждениеләрен дезинфекцияләргә тиеш булган. Килешү буенча, «Пегас» оешмасы ай саен килеп, тиешле урыннарга агу куярга һәм даими рәвештә кимерүчеләргә каршы көрәш алып барырга бурычлы. Район бюджетыннан әлеге хезмәт өчен 473,6 мең сум акча да бүлеп биргәннәр. Әмма прокуратура тикшерүе шаккатыргыч нәтиҗә ясый – «Пегас» оешмасы агуны китереп кенә биргән, биналарны агуламаган. Бу эшне мәктәп завхозлары һәм техничкалары эшләгән. Оешманың дезинфекторы үз эшен ярты-йорты гына башкарса да, мәктәп директорларыннан башкарылган хезмәтләр актына кул куйдырып, тиешле акчаны алып барган.

Шулай ук прокуратура агуларның урта мәктәпләргә генә китерелүен ачыклый. Ә менә район үзәгеннән ерак урнашкан мәктәп директорлары бу «тычкан тозаклары»н үзләре килеп алырга тиеш була. «Пегас»ның райондагы белем бирү бүлекчәсенә тапшырылган хисабы тагын бер мәртәбә тел шартлатырга мәҗбүр итә. Тычкан агуы мәктәпләргә һәр ай саен китерелергә тиеш булса да, гыйнвар, февраль, июнь айларында кайбер мәктәпләр «агуланмаган».

Укучылар һәм укытучыларның тычкан бизгәге йоктыруын мәктәпләрдәге санитар таләпләрнең үтәлмәве, бизгәк килеп чыгуга уңайлы шартлар тудырылуы белән дә бәйлиләр. Район прокуроры ярдәмчесе Ирина Госамова бу турыда менә нәрсәләр сөйли:

– Дүсмәт мәктәбендә азык-төлек сакланырга тиешле склад кафель плитәсе калдыклары белән тулган. Шушында ук чөгендер, суган кебек яшелчәләр махсус капчыкларга тутырылмаган килеш саклана. Гришинск мәктәбендә киптерелгән алма, гөлҗимеш, миләшләрнең махсус капчыкларда сакланмавы ачыкланды. Өсләреннән авыру тычкан үтеп, укучыларга шушы җиләк-җимешләрдән компот кайнатып бирсәләр, нәтиҗәсе нинди буласын төгәл генә әйтүе авыр. Никифоровск мәктәбенең ишегалдында агачтан ясалган чүп савыты урнаштырылган. Ул каты көнкүреш, азык-төлек калдыклары белән тулы. Капкачы да юк. Чүп савыты урнаштырылган мәйдан кардан чистартылмаган. Димәк, тычканнарның монда килеп, үзенә азык эзләве бер дә гаҗәп булмаячак, – ди ул.

МӘКТӘПТӘН ЙОКМАГАН

Санитар таләпләрне үтәмәгән мәктәп директорларын Прокуратура һәм Роспотребнадзор административ җаваплылыкка тарткан. Әйтик, Берсут һәм Гришинск мәктәпләре директорларына 3 мең сум штраф салынган. Мамадышка килгәч тә, беренче эш итеп Берсут мәктәбе директоры Роза Миңнеханова янына бардым. Бәлки чынлап та, бизгәк мәктәп бинасында «үрчегәндер»? Әмма ул, укучыларның чир йоктыруында мәктәпнең катнашы юк, дип уйлый.

– Иң беренче булып ноябрь ахырында бер укучыбыз авырып китте. Шуннан соң башкалар да чирли башлады. Кыш бит – салкын тигәндер, дип уйладык, башка әйбер башыбызга да килмәде, – дип сөйли ул. – Үзегез күреп торасыз, авылны урманнар уратып алган. Биредә яшәүчеләр үз хуҗалыклары белән тора. Әлеге чир дә хуҗалыктагы эшләр белән шөгыльләнгәнгә килеп чыккандыр дибез. Чөнки балалар мал-туар карыйлар, салам, печән алып кайталар. Бер укучыбыз салам эскертендә үлгән тычканнар табылуы турында сөйләгән иде.

– Пегас оешмасы сезнең мәктәп белән ничек эшләде?

– Бер хатын капчык белән агу алып килә. Агуны без үзебез таратабыз. Мин үзләре агуларга тиешлекне белмәдем дә. Бездә тычкан да, күсе дә юк. Белгечләр килеп, мәктәпкә капкыннар урнаштырып карады – бер генә кимерүчене дә тотмадылар. Шулай да спортзалда җылылык батареяларын туп тимәсен өчен такталар белән каплаган идек, шуңа аларның тузаннарын сөртү мөмкин түгеллеген белгәч, безгә штраф салдылар. Бу – тычканнарны агуламаганга салынган штраф түгел. Эпидемиологлар да, баш табиб та укучылар арасында чир таралуны «это лесное заражение» дип бәяли. Бәлки, чынлап та шулайдыр. Безнең бит бәдрәф тә урамда, укучылар да урман яныннан укырга йөри…

Татарстанда урман янында урнашкан авыллар, районнар бер Мамадыш кына түгел. Шулай да чир күпләп нәкъ менә биредә таралды. Һәм өлкәннәр арасында гына түгел, авыручылар укучылар арасында да бар. Тычкан бизгәгенең укучыларга кайдан йогуын ачыклауны дәвам итеп, Мамадыш башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова белән очраштым. Әмма ул да, чир таралуга мәктәпнең катнашы юк, дип саный.

«БУ ТАБИГАТЬТӘН КИЛӘ»

– Балаларга мәктәптән йокты дигән версия әле исбатланмаган, – дип белдерде ул интервью вакытында. Бу авыру бөтен республика буенча таралган – тычкан бизгәге белән авыручылар саны 6 мәртәбә артты. Бу табигатьтән килә. Вирус йөртүче тычканнар күбәя, димәк, аны йоктыру мөмкинлеге дә арта. Безнең районда барлыгы 15 авылда әлеге чир табылды. Аларның барысы да урманнар янәшәсендә урнашкан. Балаларның мәктәп бинасыннан чир йоктыруы мөмкин түгел, чөнки чирләүчеләр арасында аларның саны берән-сәрән генә. 60-70 баланың берсендә тычкан бизгәге булу вирус дигән сүз түгел бит әле бу. Мәктәпләрне тикшерделәр, берсендә дә кимерүчеләр табылмады. Алар авыруны хуҗалыкларында эшләгәндә йоктырган.

Интервью вакытында белем бирү йортлары белән эшләүче «Пегас» оешмасын телгә алдым. Әмма җитәкче бу уңайдан комментарий бирергә теләмәде.

– «Пегас» җитәкчелеге белән әлеге темага сөйләшү булдымы?

– Әлбәттә.

– Алар бу хәлне ничек аңлата?

– Прокуратурага сөйләгәннәрдер.

Кыскасы, җитәкче нигәдер темадан качты. Шулай да, сораша торгач, Алена Смирнова киләчәктә мәктәпләрне дезинфекцияләү өчен башка оешма белән килешү төзергә ниятләүләрен әйтте. Әгәр дә җитәкче, чир, чынлап та, табигатьтән килә дип саный икән, «Пегас»ның гаебе юк, һәм балалар чирне мәктәптән йоктырмаган икән, ни өчен алай булгач, дезинфекцияләүче оешманы алыштырырга кирәк? Монысын аңлап бетермәдем.

– Бизгәк арту очраклары бер Мамадышта гына түгел, башка районнарда да күзәтелә. Журналистлар Мамадышны бик яраталар, шуңа күрә без бик популяр, – дип тәмамлады җитәкче сүзен.

Районда 70тән артык кешенең чирләвен дә Алена Петровна арттырылган мәгълүмат дип белдерде. «Бу быел гына авыручылар түгел, узган елгы саннарны да кушып исәпләнгән статистика», – диде ул әлеге уңайдан.

Былтыр Мамадышта тычкан чире белән 42 кеше авырган. Ә менә быел, ай ярым(!) эчендә 38 кешегә шушы диагноз куелган. Шулай булгач, моны башка районнарда да хәл шулай ук бит дип кенә сылтап калдыру дөрес булмас. Билгеле, бизгәкне башка районнарда яшәүчеләрдә дә тапканнар. Әмма ул саннар, Мамадышныкы белән чагыштырганда, чүп кенә.

Аннан соң җитәкче, балаларга бизгәк мәктәптән йоккан, дигән версияне читкә алып куя. Бу әлегә исбатланмаган, ди. Ә хуҗалыкларда эшләгәндә йогуы исбатланганмы? Кем һәм ничек исбатлаган аны?

ХӘЛЛӘР ЯХШЫРА

Тычкан бизгәге буенча сөйләшүне районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Ришат Сәмигуллин белән дәвам иттем. Ул да бу авыру укучыларга шәхси хуҗалыкларында эшләгәндә эләккән дип саный. «Алар ишегалларында эшлиләр, салам, печән алып кайталар, йортлары урманга якын урнашкан», – дип ассызыклады җитәкче.

– Ни өчен нәкъ менә «Пегас» оешмасы белән килешү төзергә уйладыгыз? Ул моңарчы үз эшен тиешенчә башкара идеме?

– Районда дезинфекция белән шөгыльләнүче ике оешма бар. Берсе квадрат метрны агулаган өчен 77 тиен ала, ә Пегас – 44 тиен. Элек бернинди дә проблемалар туганы булмады. Бу авыру мәктәптән чыкмады, бөтенесе яхшы, балалар барысы да хуҗалыкта эшләгәндә йоктырган.

Шөкер, хәлләр уңай якка борылыш алган. Район үзәк больницасының баш табибы Дамир Хаҗиев «Больницада тычкан бизгәгеннән дәваланучы ике генә кеше калды», – дип белдерде. «Хәле авыр булган кешеләр булмады, үлүчеләр дә юк», – дип сөенә җитәкче. Әмма черек тешне тамыры белән тартып чыгармасаң, ул кабат сызларга мөмкин. Шулай булгач, бу очракта «табигатьтән килгән, беркем гаепле түгел» сылтавына гына ябышып яту дөрес булмас. Чирне булдырмау максатларында, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлергә тиеш. Үз эшен тиешенчә башкармаган оешма җитәкчеләре дә җавап тотарга бурычлы. Ләкин, ни өчендер, беркем дә мәктәпләрне дезинфекцияләргә тиешле оешманың хилафлыклары турында эндәшми.

«БЕЗ ГАЕПЛЕ ТҮГЕЛ»

Җитәкчеләр бөтенесе, беравыздан, миңа «Пегас»ны гаепләмәүләре, бизгәкнең чынлап та авылларның урманнарга якын урнашуы нәтиҗәсендә генә таралуы турында сөйләде. Әмма «Пегас» вәкилләре бөтенләй киресен әйтә. Оешма җитәкчесе Венера Гайнанова чир килеп чыгуда чынлап та «Пегас»ны гаепләүләре турында әйтте.

– Бик борчылам. Моңа кадәр безне беркайчан да гаепләгәннәре булмады. Укучылар тычкан бизгәгеннән авырый башлаган иде – безгә сылтап куйдылар. Мәктәп директорлары агуны үзләре кул куеп алып калды бит! Әмма тиешле урыннарга таратмаганнар. 56 яшемә җитеп, мондый нәрсәне күргәнем юк иде әле минем, – диде ул, борчылып.

Ә менә дезинфектор ханым Людмила, чынлап та, үз вазифасын тиешенчә башкармавын таный.

– Кыскасы, эш болай: мин мәктәпләргә агу алып килгәч, директорларга: «Әйдәгез, аларны урнаштырыйк», – дия идем. Ә алар: «Кирәкми, без бит агу тарата гына беләбез», – дип килделәр. Мин ышандым. Ярар алай булгач, үзегез беләсездер, дидем. Алар агуны үзләре таратырга тиеш иде.

– Башлангыч, тугызъеллык мәктәпләргә агуны илтеп бирмәвегез дөрес сүзме?

– Кечкенә мәктәпләргә агу 100-150 грамм күләмендә билгеләнә. Без аларны урта мәктәпләрдә калдыра идек. Соңрак, урта мәктәпләргә барып, агуларны бирдегезме дип гел сорашып тордым. Завхозлар: «Әлбәттә бирдек, биналарга урнаштырылды инде», – дип килде. Үзләре берни эшләмәгәннәр, ә хәзер безгә сылтыйлар. Монда бер генә хата киткән – урта мәктәпләр агуны кечерәк мәктәпләргә тапшырмаганнар.

– Агулар ай саен таратылып барылдымы?

– Әлбәттә, ай ахырында 4 көн бирелә – мин бөтен мәктәпләрне дә йөреп чыктым.

Күргәнегезчә, «Пегас» үзен гаепле санамый. Аның фикеренчә, бу агуны мәктәп директорлары үзләре урнаштырырга тиеш булган. Әмма килешүдә мондый пункт юк бит. Шулай булгач, дезинфектор закон бозган һәм үз вазифасын тиешенчә башкармаган дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.

«Пегас» җитәкчесе Венера Гайнановадан агуның ничек ясалуы турында сораштырам.

– 5 кг фуражга 150 грамм агу, 150 грамм шикәр комы, 150 грамм үсемлек мае салып болгатам да, конус сыман итеп, кәгазьгә төрәбез. Бу агуның бер килограммы – 140 сум. Моңарчы яхшы гына эшләп килдек, әмма алга таба мәктәпләр безнең белән эшләрме, юкмы – монысы билгесез. Агу ясау бер дә җиңел эш түгел ул! Тамакка утыра, бөтен сәламәтлекне ала. Рәхәттән эшләмибез бит инде без монда. Хәзер безне җинаятьчеләр итеп тә калдырсалар, нишләрбез, – дип зарланып та алды җитәкче.

Шулай да, «Пегас» җитәкчелеген гаепле итеп калдыру турында әлегә сүз алып бару урынсыз. Хәзерге вакытта җинаять эше ачылган һәм тикшерү эшләре бара. Мамадышта тычкан чире таралуга нәрсә сәбәпче булуын соңрак белербез. Бәлки чынлап та, Алена Смирнова әйтмешли, барысына да үз вазифасына бармак аша караган мәктәп директорлары һәм «Пегас» оешмасы түгел, табигать гаепледер?

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Мамадыш – Казан.

Комментарии