- 16.06.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №24 (14 июнь)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Саба районының Шәмәрдән лицеенда гадәттән тыш хәл: технология дәресе вакытында укытучы белән укучы сугышкан! Дөресрәге, бу хәл инде 6нчы март көнне үк булган. Ничек булса, шулай ук онытылган да – укытучы белән укучы үзара аңлашканнар. Менә ике ай узгач, аларның сугышу видеосы интернетка килеп эләккән. Киткән ачыклау эше. Укытучыны РФ Хезмәт кодексының 336нчы маддәсе буенча тиз арада эшеннән азат иткәннәр. Интернетта исә бөтен кеше диярлек укучыны һәм ата-ананы гаепләргә тотынган. Ә чынлыкта кем гаепле соң? Урынга барып, мәсьәләне өйрәнә башлагач, бу хәлнең гади генә очрак булмавы ачыкланды.
ИКЕ ТӨРЛЕ ВИДЕО
Шәмәрдәнгә барыр алдыннан, беренче эш итеп, укытучы белән укучы сугышкан видеоны карадык. Аны карагач, укытучы турында «вәхши икән бу» дигән фикер туа. Укытучы баланы тотып ыргыта, үзе бертуктаусыз «Син мине җиңә алмыйсың» дип кабатлый. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинага да, Саба районы прокуратурасына да шушы видеоны җибәргәннәр. Кем җибәргәне билгесез – аноним. Һәм шушы видео нигезендә укытучыга карата тикшерү эше кузгатылган.
Ләкин тагын бер видео бар әле. Анысы болай башлана: укытучы Мөнир Зарипов такта янында Булатны тынычландырып тора. «Син нәрсә, үпкәләдеңме әллә?» – дигән сүзләре ишетелә. Тик малай аны тыңларга да теләми: башы белән укытучының эченә китереп төртә, куллары белән суккалый. Мөнир Марселевич бу вакытта кулларын ян-якка җәеп тора. Бокс грушасы хәлендә ул, 14 яшьлек малай исә – боксчы. «Сугышма, син мине җиңә алмыйсың бит», – дип кабатлый укытучы. Берәү булса, укучының шулай кыланганына түзмәс, аны сугып әйләндерер иде, мөгаен. Тик Мөнир Зарипов түзеп тора әле, вакыт-вакыт малайны эткәләп кенә җибәрә. Булат чираттагы тапкыр китереп сукканнан соң, Мөнир Зарипов идәндә яткан такталарга абынып егыла яза. Һәм менә шунда аның саклану реакциясе үз эшен эшли: егылам дип куркып, малайга ябышып калмакчы була һәм, җайсыз хәрәкәт ясап, аны партага тотып ата. Прокурорга җибәрелгән видео менә шушы моменттан гына башлана инде, ягъни укытучының фәлән минут буе укучыны тынычландырырга теләве, сугышка катнашмавы, малайны кыйнамавы – барысы да видеоның кисеп ташланган өлешендә калган.
Малай моның белән генә тынычланмый әле. Тагын укытучыга барып ябыша. Бу вакытта класска икенче бер укытучы кереп, кисәтү ясап чыгып китә. Нәрсә эшләргә белмәгән Мөнир Марселевич, икенче бер бүлмәдән бау алып чыгып, малайны бәйләп салырга тели. «Авырта, сулый алмыйм», – ди малай. Шуннан соң гына сугыш туктала.
Без Шәмәрдәнгә барганда Мөнир Зариповны Хезмәт кодексының 336нчы маддәсе, 2нче пункты буенча (укучыга карата физик һәм психик басым белән бәйле тәрбия алымнары куллану) эштән азат иткәннәр иде инде. Шулай да интернеттагы форумнарда кешеләр укытучыны түгел, укучыны гаепли. «Хәзер балалар явыз. Нәрсә, укытучы үзен кыйнатып торырга тиешмени? Мөнир Зарипов әле болай да үзен кулда тоткан», – дигән сүзләр язалар. Ләкин бер генә кеше дә: «Мөнир Зарипов урынында булсаң, нишләр идең?» – дигән сорауга җавап бирә алмый. «Низагны зурга җибәрмәскә иде, баланы тынычландырырга иде», – диләр. Әгәр инде зурга киткән булса? Әгәр бала, йодрыкларын төйнәп, сине дөмбәсли башлаган булса нишләргә? Билгесез…
«МИН КЫЙНАМАДЫМ, САКЛАНДЫМ ГЫНА»
Саба районы прокуратурасыннан алынган шәрехләмәдә: «Мөнир Зарипов укучыга линейка белән суккан, шуннан бала ярсып киткән һәм низаг башланган», – дип язылган. «Данлыклы» укытучы белән очрашкач та, беренче эш итеп: «Балага линейка белән суктыгызмыни?» – дигән сораудан башладык. 6нчы мартта булган хәлне Мөнир Зарипов болай тасвирлады:
– 7нче классларга дәрес аңлата башладым, барысын да беренче верстак янына чакырдым. Булат килмәде, бертуктаусыз класс буйлап йөренде. Малай ул көнне иртәдән үк ярсынган булган икән – моны миңа соңыннан икенче бер укытучы әйтте. Ә мин шуны сизмәгәнмен, педагоглык тоемлавым сынаткан. Булатка бер тапкыр кисәтү ясадым. Ул телефонын алып уйный башлады. Тагын бер кисәтү ясадым. Калган малайлар: «Булат, киләсеңме инде син, юкмы?!» – дия башлагач, ниһаять, Булат беренче верстак янына килде. Мин тема аңлатуымны дәвам иттем. Шулчак Булат, бер таяк табып алып, янәшә торган малайга суккалый башлады. Мин кисәтү ясагач, таягын ташлады һәм теге малайга «шалбан» бирергә тотынды. Мин үзем тыныч кеше. Умартачы мин, кызу канлы булсаң, умарта янында эшләп булмый. Тик теләсә нинди түземлекнең дә чиге була. Бер әйттем, ике, өч әйттем – тыңламады. Шуннан кулыма линейка тоттым да, тавышымны күтәрә төшеп: «Сейчас ты у меня получишь!» – дидем. Бу Булатка ошамады, шуннан миңа килеп ябышты да инде. Балага линейка белән сукмадым мин. Класстагы калган 19 баланың күрсәтмәсендә дә линейка телгә алынмагандыр дип уйлыйм. Әгәр телгә алынган булса, миңа карата җинаять эше ачарлар иде. Анысы, чыннан да, баланы кыйнау була бит. Ә мин кыйнамадым, мин сакландым гына.
Сугыш вакытында класска икенче бер укытучы кереп чыга. Тарих укытучысы Владимир Андреев була ул. Сүз уңаеннан, аңа, ваемсызлык күрсәткән, дип, «выговор» чәпәгәннәр. Ә ул класста сугыш барганын күргән дә, тиз генә директорга хәбәр иткән, анысы инде малайның әти-өнисен чакырткан. Булатның әти-әнисе килгән, аңлашканнар, укытучы белән малай бер-берсенә кул бирешкән. Һәм бу хәл турында онытканнар. Ә ике айдан соң интернетта видео пәйда булган.
– Низаг булганның икенче көнендә Булат миннән гафу сорады. Элеккечә аралашуны дәвам иттек. Үзе бик яхшы малай ул. Технологиядән 4-5 билгеләренә укый, өй эшләрен эшләп йөри, – ди укытучы. Һәм менә авыртмаган башка тимер тарак – прокуратура тикшерү башлый.
– Тикшерү эше башлангач, директор педсовет җыйды. Шунда: «Минем урында булсагыз, нишләр идегез?» – дигән сорау бирдем. Берсе бер җавап бирә алмады! Тикшерү кәгазендә минем турыда «низагны туктату өчен тиешле педагогик чараларны күрмәгән» дип язылган. Нинди чаралар икән соң ул? Тынычландырырга тырыштым – булмады. Директорны чакырырга иде, диләр. Тик мин дәрес вакытында классны ташлап чыгып китә алмыйм. Малайны чыгарып җибәрергә ярамый. Ярдәмгә чакыра алмыйм. Тик басып торсам, малайлар алдында дәрәҗәм төшә. Мин бу сорауны прокурорга да бирдем. «Белмим», – ди. Уйлана торгач, малайны бау белән бәйләргә кирәк, дигән фикергә килдем. Бау белән бәйләп салып, аннары директорны чакырасы идем, – ди Мөнир Зарипов.
Шулай да интернетта берәү Мөнир Марселевичка чыгу юлын күрсәткән. «Малайны кочаклап тынычландырырга иде», – дигән. Тик кочакларга да ярамый бит! Кочакларга, баланың башыннан сыйпарга, иңенә кулыңны куярга – ярамый! Монысы инде башка маддә – «домогательство», «педофилия». Бүгенге заман укытучысы бер хокукы да булмаган зат, дигән фикер туа. Баланың бер сүзе җитә: укытучыны хәзер эшеннән алып аталар, хәтта җинаять эше кузгатып, утыртып куярга да мөмкиннәр. Мөнир Зарипов күңелсез генә көлемсерәп куя: «Бәлки, хәзер укытучыга дәресен пыяла гөмбәз астында алып барыргадыр? Ә иң яхшысы – читлек эчендә».
«Миндә өлешчә гаеп бар, мин аны таныйм. Ситуацияне контрольдә тота алмаганга педагог гаепле. Үз-үземне белештермичә, малайны тотып аткач та бик курыктым, аңа зыян салырга теләмәдем. Тик мин малайны кыйнамадым, аңа сукмадым. Бары тик саклану чаралары гына күрдем», – ди Мөнир Зарипов.
«БЕЗГӘ МОНДЫЙ УКЫТУЧЫ КИРӘК!»
Мөнир Зарипов белән бергәләп Шәмәрдән лицеена да барып килдек. Килеп керүгә, аны балалар уратып алды. Күрешәләр, хәлен сорашалар, яңалыкларын сөйлиләр. Яратмаган укытучы белән болай итеп сөйләшмиләр! Ул арада, журналист икәнлегемне белеп, балалар мине уратып ала.
– Мөнир Марселевич миңа йомгаклау аттестациясенә «икеле» куйды, киләсе елга сентябрьдә тапшырасы була, – ди бер малай.
– Карале, начар укытучы икән, име? – дим.
– Нишләп начар булсын?! Әйбәт ул! Мин сорауларга җавапны белмәдем бит, шуңа күрә «икеле» куйды.
– Мөнир Марселевич начар укытучы, дип сөйлиләр бит.
– Әйбәт ул, бик әйбәт, – монысын инде унлап укучы бертавыштан әйтә.
– Сезгә мондый укытучы кирәкме инде, йә? – дим.
Тагын барысы бертавыштан җавап бирәләр: «Кирәк!» Безнең сүзгә укучы кызлар да кушыла. Мөнир Зарипов аларны укытмый да инде, тик кызлар барыбер аны мактый. Балаларны алдап булмый, алар нәрсә уйлый – шуны сөйли.
Директорны көткән арада ир-ат укытучылар белән сөйләшеп алдык. Аларга да: «Мөнир Марселевич хәлендә калсагыз, сез нәрсә эшләр идегез?» – дигән сорауны бирдем. «Минем дәрестә андый хәл булмас иде, дип уйлыйм. Мин малайларның үз телләренә кереп китеп сөйләшәм, шуңа күрә алар мине якын итә. Мондый очракта да мәсьләне тыныч юл белән хәл итә алыр идем дип уйлыйм», – ди тормыш иминлеге нигезләре укытучысы, 21 ел педагог стажы булган Дилүс Вәлиуллин. Һәм өстәп куя: «Мөнир Зарипов – безнең иң әйбәт укытучы ул».
Сугыш вакытында класска кереп чыккан тарих укытучысы Владимир Андреев белән дә сөйләштек. «Миннән, мөгаен, катырак та эләгер иде әле, Мөнир Марселевичныкы кебек кенә түгел», – ди. Ул яшьрәк шул әле, эш стажы да 4 кенә ел.
Директор Илшат Шамилев сүзен: «Мин әлегә бернинди комментарий бирә алмыйм, тикшерү бара», – дип башлады. Аннан да, нишләр идегез, дип сорадым.
– Низагны бетерергә кирәк иде.
– Ничек итеп?
– Директорны чакырырга. Гадәттән тыш хәл булганда нишләп классны калдырып чыгарга ярамасын?
– Ә ул ярсыган бала, укытучы чыгып киткәч, берәр нәрсәне җимерсә, башка укучыга ташланса?
– Ну… Бары низагны бетерергә кирәк инде, ә физик көч кулланырга түгел.
Мөнир Марселевич әле һаман да тикшерү комитетыннан күрсәтмә кәгазен ала алмый йөри. Директорда аның күчермәсе бар. Миңа бирә алмыйм диде.
– Анда нәрсә язылган соң: Мөнир Зариповны эшеннән алыгыз диелгәнме, әллә «эшеннән алырга була», диелгәнме, – дим.
– Хәтерләмим, – ди директор.
Моны сорауның да үз хикмәте бар. Рәсми булмаган чыганаклар Мөнир Зариповка ул «представление»дә нәрсә язылганын җиткергәннәр. Укытучыны административ җаваплылыкка тартырга, «вплоть до увольнения», диелгән ди анда. Ягъни эштән куу дигәне киңәш рәвешендә генә әйтелгән. Өстән киңәш итеп әйткән нәрсә аста фәрман булып ишетелә шул бездә.
«БЕЗ УКЫТУЧЫНЫ ЭШТӘН АЛДЫРТМАДЫК»
Шәмәрдәнгә килгәч, Булатның әти-әнисе Эльмира һәм Халит Шәриповлар белән күрешеп сөйләшә алмаган идек. Соңыннан Эльмира ханым белән телефоннан аралаштык. 6нчы мартта булган хәлне болай тасвирлады ул:
– Низаг турында башта иремә шалтыратып әйткәннәр. Ул мәктәпкә барырга чыккач, миңа шалтыратты һәм мин, әлбәттә инде, тизрәк шунда киттем. Мин килгәндә, бала аерым бүлмәдә утыра, үзе һаман «он не прав, он не прав» дип кабатлый иде. Укытучы белән ирем исә башка бүлмәдә сөйләшеп торалар. Ирем: «Нәрсә булды?» – дип сорагач, Мөнир Марселевич аңарга: «Балалар белән килешүебез бар иде: әгәр алар дәрес вакытында мине тыңламаса, мин аларга линейка белән сугам», – дип аңлаткан.
Без ул сугышны үз күзләребез белән күрмәдек, анда түгел идек бит. Шуңа күрә сезгә улым һәм башка балалар сөйләгәнне генә кабатлап сөйлим. Мөнир Марселевич дәрес аңлата башлагач, балаларны беренче верстак янына чакырган. Булатның урынына башка малай килеп утырган. Булат аңарга: «Кит, бу минем урын», – дигән. Тегесе китмәгәч, аңа «шалбан» да биреп алган. Барыбер урыныннан китмәгәч, Булат арткы партага китеп утырган. Шул вакыт Мөнир Марселевич аңарга: «Син нишләп алай эшләдең? Кая, кил әле, мин сиңа линейка белән сугам», – дигән. 50 сантиметрлы тимер линейка ул. Булатның үзенә суктырып торасы килмәгән инде: «Сезнең миңа сугарга хокукыгыз юк», – дигән. «Ярар килмәсәң, моның өчен мин сиңа тагын бер тапкыр сугам», – дигән укытучы. Шуннан соң дәрес дәвам иткән. Дәрес азагында әйберләрне җыештыра башлаганнар. Шунда Мөнир Марселевич Булат янына килгән дә линейка белән суккан. Булат бу хакта бөтенләй оныткан булган инде. Ә укытучы, икенче тапкыр сугарга дип, тагын моның янына килә башлаган. Шуннан Булат аны этеп җибәргән. Һәм башланган инде…
Эльмира ханым низаг булганның икенче көнендә Булатның укытучыдан гафу соравын раслады. Һәм сугышның видеосын прокурорга юлламауларын да кат-кат әйтте. «Аллаһка шөкер, бала үлмәгән, инвалид калмаган. Шуңа күрә бу хәлдән шау-шу куптару турында уйламадык та. Без бит видеоны күрмәгән идек. Укытучыны гаепләмәдек, аны эшеннән алдыртыйк, дип йөрмәдек тә. Безнең гаиләдә бала алдында укытучыны гаепләп калдыру дигән нәрсә юк. Өйгә кайткач, балага аңлаттык. Улым, син дә дөрес эшләмәгәнсең, укытучыга барып ябышырга түгел, безгә кайтып әйтергә яки директорга җиткерергә кирәк иде, дидек», – ди Эльмира ханым.
Булган хәлдән соң интернетта: «Шәмәрдән лицеенда тәрбия ягы аксый», – дигән сүз таралды. Тик Эльмира Шәрипова моның белән килешми. «Без үзебез Эзмә авылыннан күчендек. Шәмәрдән лицее әйбәт булганга, Булатны шунда хәтле йөртеп укытабыз. Укытучыларга рәхмәттән башка сүзебез юк», – ди ана кеше.
Мөнир Зариповны гаепләми Эльмира ханым, шулай да бөтенләй гаепсез дип тә санамый. «Укытучы, нәрсә генә булса да, алдында 14 яшьлек бала икәнен онытмаска тиеш иде. Булат сугышырга талпынгач, шалт итеп ике кулыннан тотып алсын да директор бүлмәсенә алып керсен иде. «Син мине җиңә алмыйсың», – дип кабатлап тора, шуның хәтле малай алдында «җиңә алмыйсың» дип тәкрарлап торсыннар әле, әлбәттә, Булат кызган. Мин башка ир-ат укытучылар белән дә сөйләштем. «Безгә Булат ай да кояш, бер проблема да юк», – диделәр», – ди ана кеше.
Хәзер Шәриповларга да җиңел түгел. Бер яктан интернет-форумнарда гаепләсәләр, икенче яктан прокуратура административ эш ачмакчы була. «Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән сынавыдыр инде бу. Әлеге хәл укытучыга да, укучыга да, башкаларга да сабак булсын иде», – ди Эльмира Шәрипова.
САБАДА ИСЕМНЕ ӘЙТЕРГӘ ЯРАМЫЙ!
Инде хәзер Мөнир Зарипов шәхесенең кем икәнлеген яхшырак аңлатып китик. Мөнир әфәндене Шәмәрдәндә генә түгел, Сабада да белмәгән кеше сирәк. Машина йөртүчеләр аеруча яхшы белә аны. Ник дигәндә, Мөнир Зарипов аларның хокукларын яклап йөри. Саба шоферлары, ЮХИДИ хезмәткәре канунсыз рәвештә штраф чәпәде, дип санаса, тиз арада Мөнир Зариповны эзләп таба. Мөнир Марселевич аларга судка документларын әзерләшә, озатып та йөри. Ярдәм күрсәткән кешеләреннән бер тиен акча да алмый. «YouTube» челтәрендә үзенең каналы да бар, анда ЮХИДИ хезмәткәрләренең башбаштаклыкларын төшереп кертеп бара.
Менә шуңа күрә Мөнир Зариповның Сабада «җайсыз кеше» дигән аты таралган. Кем өчен җайсыз – хакимият өчен. Райондагы пычракны бөтен дөньяга чыгарып селки бит.
Шуңа күрә мәктәптәге сугыш турында сораша башлагач та, бик күп кеше авызыннан «бу – заказ» дигән сүз яңгырады. Мөнир Зариповны яклыйлар, теләктәшлек белдерәләр, аны эштән алу өстән кушылган, дип фаразлыйлар, тик… Тик берсе дә исемен күрсәтмәскә куша. «Сез нәрсә, Сабада исемне әйтеп сөйләшмиләр! Безнең монда аерым законнар бит!» – диләр.
Шәмәрдән һәм Саба халкыннан да, Мөнир Зариповның үзеннән дә: «Видеоны интернетка кем керткән, прокуратурага кем җибәргән икән?» – дип сораштык. Шикләнгән кешеләре бар. Кем генә булса да, ул кеше бер видео белән бик күп кешегә зыян салырга өлгерде инде: укытучыга, балага, баланың ата-анасына, лицей директорына, «сугышны туктатмаган» тарих укытучысына… Санап кителгәннәрнең барысы да хәзер әлеге аноним белән танышырга зар-интизар булып яши.
P.S. Мөнир Зарипов мәктәп җитәкчелеген судка бирергә җыена. Үзен 336нчы маддә буенча эштән җибәрүләре белән килешергә теләми ул. Ахырга кадәр барачакмын, ди. Иманым камил, икенче як та (ул як директор белән генә чикләнми, билгеле) ахырга кадәр барачак. Чөнки эш артык тирәнгә кергән инде. Хәзер бу вакыйгаларны бөтен ил күзәтеп бара. Артка чигенү гаебеңне, хаксызлыгыңны тану булачак. Шуңа күрә бу теманы ачык калдырабыз, тагын да күзәтеп барачакбыз. Киләсе саныбызда «Ай-һай хәлләр» сәхифәсе дә укытучыларга багышланачак. Заманында мөгаллим иң дәрәҗәле кеше саналган, Сталин заманында аларга паек бирелгән. Ә хәзер…
Фәнзилә МОСТАФИНА,
Казан – Шәмәрдән – Казан
P.S. Мәктәптәге низагны төшереп алган видеоның тулы вариантын газетабызның интернет сәхифәсеннән карарга мөмкин.
Комментарии