- 16.03.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №11 (14 март)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Актаныштагы хуҗалык җитәкчеләренең мөшкел хәлләре турында язып чыккан идек бит. Шуннан соң, озак та тормый, редакциябезгә озын хат килде. Исемен Рәисә Харисова дип куйган берәү гаять бай эчтәлекле язма язып җибәргән. Анда сүз Югары Яхшый җирлегенең «Эконом» ҖЧҖсе җитәкчесе Алмаз Кәримов турында бара. Әллә нәрсәләр язып бетергән хат авторы. Кәримовны, «Доширак» токмачлары ашатып, спиртлы лосьоннар эчертеп, бер бомжны үтерүдә гаепләгән хәтта! Әле ул аны үтереп кенә калмаган, ниндидер бер тукталышка алып чыгып, ташлап ук калдырган, ди. Фантазиясе бигрәк шәп эшли инде кайберәүләрнең. Детектив төшерерлек. Шулай булса да, хатның кайбер өлешләрен сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.
СЕРЛЕ ХАТ
«Рәисә ханым» (мин бу сүзне куштырнаклар эченә алырга мәҗбүр – А.З.) үзен Югары Яхшый килене дип таныштырган. Башта ире белән колхозда эшләгән дә, Алмаз Кәримов хезмәт хакы түләми башлагач, Актанышка ук күченеп киткәннәр, имеш. Шулай да, атна саен авылга кайтып йөргәнгә, бу «ханым» бөтен нәрсәдән хәбәрдар булып, ишетеп тора, ди! Шул кадәр яхшы ишеттереп торалар икән «Рәисә Харисовага» Яхшый хәлләрен, ул хәтта саннар китереп, «дәлилләп» язган. Аларны укыгач, бу хат авторы әллә үзе дә шушы җирлек тирәсендә җитәкче-мазармы, дигән шик туа хәтта: «Эконом» хуҗалыгы – районда иң артта баручы хуҗалык, көнгә иң аз сөтне монда савалар: 14 тонна. Былтыргыга караганда быел ит сату планы да 50 процентка гына үтәлгән. (…) Хуҗалыкның бер ай эчендә 23 баш сыеры кимегән – Алмаз Кәримов сатып, бу сыерларны үз ихтыяҗына тоткан. (…) 13 ел эчендә иң алдынгы хуҗалыкларның берсе булган хуҗалыкны бетерде! Авыл халкы, Фәттахов аны эштән ала, дигәч, бик сөенде, чөнки Кәримов белән хуҗалыкның киләчәге юк!»
Хөрмәтле «Рәисә апа»! Сүзне сездән башлыйбыз. Конверт тышында күрсәтелгән адреска сезне эзләп барган идек. Күзгә-күз карап сөйләшер өчен. Анда Рәисә Харисова дигән кешене бөтенләй белмиләр. Чөнки сез безгә ялган адрес һәм ялган исем астында хат язгансыз. Нигә чын исемегезне куймадыгыз? Кыенсындыгызмы? Әллә әкиятләрегез өчен җавап тотасы булыр дип курыктыгызмы? Шундый да нык дөреслек яратучы кеше икәнсез – үз исемегезне куеп язарга иде.
Икенчедән, кәефегезне төшерергә туры килә: сезнең хуҗалык җитәкчесен читтән килгән беркем дә, хәтта район башлыгыгыз да эшеннән азат итә алмый. Чөнки «Эконом» ҖЧҖсе – ул, гади тел белән әйткәндә, шәхси контор. Алмаз Кәримов аның учредительләренең берсе. Бу учредительләр, үзара киңәшеп, хуҗалыкка директор итеп нәкъ менә аны сайлаган. Һәм Кәримовны бу вазыйфасыннан бары тик шушы учредительләр генә азат итә ала. Элеккеге сыман, халык җыелышы җыеп, кул күтәреп колхоз рәисләрен сайлау заманасы бетте.
Менә сезнең авылда шәхси кибетләр бармы? Сез кибет хуҗасын: «Син миңа ошамыйсың, сатып алучыларга тупас итеп эндәшәсең», – дип кенә эшеннән куа аласызмы? Шулай булгач?! Кибет хуҗасын да халык сайлый алмый, ҖЧҖ хуҗасын да. Бу авылдан учредитель үз теләге белән генә китәргә мөмкин. Оешмасын яба да китә. Аннан зарлы хатлар язарсыз: «Ферманы бетерделәр. Басуда алабута үсә», – дип. «Эконом» оешмасы таркалса да, җирлеккә башка берәүне китереп куярлар анысы. Берәр инвесторны, әйтик. Әмма читтән килгән кеше Кәримовтан яхшырак эшли алган кебек, начаррак эшли дә ала. Өлешегезгә нинди көмеш тия инде…
«Фәттахов аны эшеннән ала дигәч, сөендек», – дигәнсез. Бик күп еллар элек, әле колхоз милке шәхси кулларга күчә генә башлаган чорларда нәкъ шулай булды да: район башлыгы килә иде дә, әйтә иде: «Син эшли алмыйсың. Синең урынга икенче кешене куябыз». Шулай айлап-майлап, үз күңеленә якынрак булган кандидатурага юл ача иде башлыклар. Ә хәзер эшләр алай бармый. Яхшый җирлегендә уздырылган әлеге дә баягы «Кәримовны эштән алып атарга!» шигаре астындагы җыелышлар ул – закон бозу. Шуңа без бу хакта язарга алынган идек тә инде.
«СЕЗ ЯЛГАН ЯЗГАНСЫЗ!»
Бу хат – ризасызлык белдерүчеләрнең беренче хәбәре түгел. Аңа кадәр дә бер шалтырату булды. Шалтыратучыбыз аноним түгел иде: ул – Югары Яхшый җирлеге башлыгы Җәүһәрия ханым Зиннәтуллина.
«Нигә сез газетага ялган яздыгыз?» – дип башлады Җәүһәрия ханым үз сүзен. Фактлар китереп, тәгаен аңлатуын сорадым. Кайда ялган язылган икән?
– Беренчедән, Айгөл, син: «Мин җыелышка кайттым», – дип язгансың, мин анда сине күрмәдем, – дигән булды Зиннәтуллина, үзенең шушы чарада президиумда утырганлыгын җиткереп.
– «Мин кайттым!» – дип, кычкырып йөри алмыйм бит инде. Алтынчы рәттә утырдым, игътибар белән карарга идегез, – дим.
Ә Җәүһәрия ханым мин сөйләгәннәрне тыңлап та тормый, һаман үзенекен сөйләвен дәвам итә. Ул сөйләгәннәрне кыскартып әйткәндә, Алмаз Кәримов җыелышта хуҗалыкның казанышлары турында гаять арттырып сөйләгән, чынлыкта бернинди казаныш юк, була да алмый, чөнки Кәримов – булдыксыз җитәкче.
– Трибунадан ялган сөйләгәнен ишеткәч, ник торып басып берәр сүз әйтмәдегез соң, үзегез дә шунда президиумда булгансыз бит? – дим. Зиннәтуллина, җавап та биреп тормастан, үз соравын яудырды:
– Анда Алмазга каршы чыгыш ясаучылар булды бит, нигә анысын язмадыгыз?!
Мин аны элекке язмаларымда язуны кирәк дип тапмаган идем, эшләр болайга киткәч, язам. Хисап җыелышында, халыкка сүз бирелгәч, залдан берәү кул күтәреп торып басты. Таһир Зиннәтуллин исемле бу чыгыш ясаучы – Җәүһәрия ханымның законлы ире була. Узган җәйдә печән чапкан да, шуны үз көче белән җыеп ала алмагач, Алмаз Кәримовка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган икән. Кәримов булышмаган. Чөнки яңгырлар вакыты: хуҗалык печәнен дә җыеп бетерергә кирәк. Җавап итеп: «Мин синең печәнеңне җыям икән, бу җирләреңне миңа бирәсең», – дигән. Таһир әфәнде Энгель Фәттахов алдында әнә шулай дип «әләкләште».
Ниндидер фермерның печән җыярга вакыты юк, дип, хуҗалык җитәкчесе кырык эшен кырык якка ташларга тиешме икән? Әйе, фермерларга ярдәм булырга, алар бездә күз карасы кебек сакланырга тиеш, әмма… «Мин фермер!» – дип кенә, җитәкчеләрнең алдында биеп торуын көтү кирәкми. Ул яңгырлар Актанышта гына яумады. Башка район фермерлары ничек җыеп алды икән соң уңышын? Печән җыярга да булдыра алмагач, бәлки, аны чәчмәскә кирәк булгандыр, гомумән, фермер булмаскадыр?
…Шушы зарланып алуыннан соң, Таһир Зиннәтуллин, Энгель Нәвап улыннан авылга су кертүен сорады. Энгель Фәттахов үзе исә Яхшыйның клубы бик иске булуын телгә алып үтте. Һәм менә парадокс. Бу ике мәсьәләне дә «булдыксыз» Азат Кәримов түгел, авыл җирлеге башлыгы буларак, Таһир әфәнденең хатыны – Җәүһәрия Зиннәтуллина хәл итәргә тиеш! Клубны яңарту өчен программа артыннан йөрмәгәнсез, җыелышта үзегезнең үк ирегез булачак «глава»гыздан су сорап утыра… Нәрсә эшләп кенә утырасыз соң сез җирлек башлыгы кәнәфиендә, Җәүһәрия ханым? «Чиста су» программасы бар бит? Ник, мәсәлән, җирлекне шул программага кертү буенча йөрмисез? Алмаз Кәримовның ничә сыер сатуын тикшереп утырганчы, әнә шул проблемаларны кайгыртыгыз. Болай да бит инде җирлектәге юл проблемаларын хәл итүне сез хурлаган Кәримов тулысынча үз җилкәсенә алган…
Авылыгызда терлек асраучылар күп. Алар тиресне кая чыгарырга белми тилмерә икән! Калган проблемаларыгызны әлегә санап тормыйм. Кеше тикшергәнче, шул мәсьәләне хәл итүдән башласагыз иде. Эшләгән кешегә эш җитәрлек. Сезгә бигрәк тә.
«СЫЕР АЛГАНСЫҢ ИКӘН!»
Нинди генә ысуллар табып элемтәгә чыкмадылар безгә. Хат аша да, телефоннан да… Ә Яхшыйда яшәүче Тимерхан Заманов интернет аша элемтәгә чыкты. «Алмазны артык мактагансың, ул лаек түгел. Колхозны талап бетерде. Тагын нәрсә язарсың? Халык каргышлы аңа». «Кайчан переворот ясап бетерәсең? Халык Алмазны алып томыруларын сорый. Нигә яклыйсың аны! Яклагач, бер сыер биргәндер, район шаулый бит!» – диде ул миңа.
Кирәк әйберләргә шауласагыз иде сез. Мәсәлән, районыгызда җитәкчеләр алышынганнан соң, мәгариф системасында эшләүчеләргә берникадәр басым башланганы турында. Гади халыкны уйлап та бирми байлык җыйган җитәкчеләрегез турында. Бу язмамны укыгач, ат алган, дип сөйләрсезме?
«Сыер алуым» турында «Матбугат.ру» сайтында да берәү язып чыккан иде, бу кеше сез түгелме дип шикләнәбез, Тимерхан әфәнде. Кешегә нахак бәла ягу килешми, андыйларга закон кырыс. Җинаять эшләре ачыла башлый, мәхкәмәләргә чакырталар, шуңа күрә, киләчәктә уйлабрак сөйләшергә тырышыгыз. Нишлим мин ул сыер белән? Балконыма алып чыгып асрыйммы? Телегез кычыта икән, хет лөгатькә туры килә торганрак гайбәт сөйләгез инде…
Җитәкченең берсе дә сөттән ак булмый. Шундый сүз дә бар бит – кеше бер ел гына җитәкче булып утырса да, аның кимендә ун көнгә төрмәгә утыртырлык гөнаһын табарга мөмкин, имеш. Шуңа күрә без Кәримовны изгеләштереп күрсәтмибез. Бардыр аны да яратучылар, күралмаучылар, эшен, үзен, йөзен ошатмаучылар. Юктыр димим, бардыр. Әмма Актаныш халкына куркаклык килешми. Әгәр дә сез нәрсәдәдер канәгать түгелсез икән, ялган исемнәр артына яшеренеп, зәһәр телләнеп, әкият язуыгыздан туктагыз. Фикерегезне дәлилләргә өйрәнегез. Канәгать булмасагыз, диванда утырмагыз – тормышыгызны яхшырту өчен тырышыгыз, йөрегез. Югары Яхшый җирлеге башлыгы Җәүһәрия ханым да: «Бездә халыкның күпчелеге яратмый Алмазны», – дип, бик зарланган иде дә, шул кешеләрнең исемлеген бирегез, мин һәрберсенә шалтыратып чыгачакмын, дигәч, югалды. Телефонын алмый башлады. Димәк, йә андый кешеләр юк, йә булганнарының да Кәримовны начар җитәкче дип исәпләүләре шәхси мөнәсәбәтләргә барып тоташа.
Югары Яхшыйда 35 ел буе авыл советы рәисе булып эшләгән Рәшит абый Галимуллин, мәсәлән, Кәримовны халыкка ярдәмчел кеше буларак бәяли: «Сенаж сораганга – сенаж, печән сораганга печән бирә. Булдыра торган малай, корылык елларда да халыкны ашлыкка интектермәде. Җитәкче кеше булгач, кемнедер ачуланган яки урлашканда тоткандыр. Шуңа күрә кайберәүләр өчен әшәке булып калган да ул», – дип сөйли Рәшит абый. Яхшый мәктәбендә 36 ел укытучы булып эшләгән Силүзә Газетдинова да Кәримовны начар яктан телгә алмый. «Бик әйбәт кеше ул: кешелекле, ихтирамлы, авылны ничек тә сакларга дип йөри. Бурларга, ялкауларга аяк чалганы өчен күралмаучы дошманнары бар аның. Бәлкем, кемдер күптән түгел яңа йорт салып чыгуын күпсенәдер. Әмма аның бөтен байлыгы да эшләп алган байлык, урлап җыйган түгел. Ул дөнья кадәр умарта тота, бал саткан акчасына да беркайда эшләми яшәрлек. Алмаз өстеннән кемнәр йөргәне бөтен кешегә билгеле. Ул китсә, артын үбәрдәй булырлар. Алмаз югалмас ул. Авыл халкының күпчелеге аның яклы», – ди Силүзә апа.
Бездә гомер гомергә шул инде: юк булсаң – бирәлмиләр, бар булсаң – күралмыйлар. Тагын шундые да бар. Үлгән сыер сөтле була, ә яңасы… Анысы гел бетле була. Шулай булгач, үзегез уйлагыз инде…
Айгөл ЗАКИРОВА
Кукмара районы прокуроры Шакиров Ришат Наил улы яла ягуга кагылышлы җәза төрләре турында аңлата: «Яла ягу – РФ Җинаять Кодексының 128.1нче маддәсе. Бу – бер кешенең, ялган икәнен белә торып, икенче кеше хакында аның репутациясен бозардай хәбәрләр таратуы дигән сүз. Мәсәлән, бу очракта, әгәр дә Тимерхан Заманов сезнең сыер алмавыгызны белә торып, «Ришвәткә сыер алгансың», – дисә, бу – яла ягу. Әгәр дә кешенең шушындый төр җинаять кылуы ачыкланса, иң йомшак җәза төре – 500 мең сум күләмендә штраф яки 160 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләтү. Әгәр дә кеше синең исемеңне массакүләм мәгълүмат чаралары, форумнар аша пычратса, 1 млн сумга кадәр штраф түләячәк.

Комментарии