«Инвестор хуҗалыгыбызны бетерә» – 2

«Инвестор хуҗалыгыбызны бетерә» – 2

Быел газетабызның 1нче санында басылган «Каравыл инвестор!» дигән язмага (10нчы гыйнвар, 2019) кайтаваз алдык. Дөресрәге, ул кайтавазның хуҗасы – Чулпан ханым Вахитова редакторыбызны эзләп табып, аңа мәҗбүри диярлек үзе язган хатны тоттырган. Бу хатның башында ук, язганнарымны кыскартмыйча бирегез, дигән таләп куйган.

Чулпан ханым Вахитова – халык сүккән инвесторның хәләл җефете. Шуңа күрә иренең исемен аклап язуына әллә ни гаҗәпләнмәдек.

Кыскартмаска кушылган булса да, хатны тулы килеш бастырырга кул бармады. Чөнки Чулпан ханымның хатында артык тирәнгә кереп киткән урыннары бар…

Инвестор өстеннән шикаять иткән бер кеше турында әйтик: «Ул җүнсез ата, баласы да шуңа асылынып үлде бит инде», – дигән сүзләр язган. Болай да бала югалту ачысы кичергән кешегә мондый гаеп ату нормаль күренеш түгел дип саныйбыз. Һәм кешенең шәхси бәхетсезлеген күрсәтеп, гаепләп, пычрак ату сезне бизәми. Ирегезнең исемен акларга теләсәгез, сезгә бу хатта шикаять итүчеләрнең нинди кыяфәттә булуын түгел, хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән чорда ирегезнең нинди уңышларга ирешүе турында язарга кирәк булгандыр. Чулпан ханым язган хатның газетабызда бастырып булырдай өлешен үзгәртүләрсез бирәбез, аңлашылганча, сез таләп иткәнчә, кыскартмый, редакцияләми бастыру сез хурлаган кешеләрнең намусын пычрату булыр иде, ә бу сезнең тарафтан гына түгел, безнең тарафтан да закон бозу булыр иде.

***

«Бервакытта да газетага хатлар язганым булмады, тик бу язманы укыгач, кешенең явызлыгына, шакшылыгына хәйран калып, язарга ниятләдем.

Әйе, Биектау районы Мәмдәл авыл җирлегендә урнашкан «Правда» хуҗалыгында 25 яшеннән бирле (хәзер аңа 47 яшь) Мәмдәл авыл егете Вахитов Фиркать Җәүдәт улы җитәкче булып тора. Ул эшләгән елларда хуҗалык район буенча гына түгел, республика буенча да алдынгылар рәтендә йөри, бик күп мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнә, зур дәрәҗәләргә ия булды. Күрше-тирә авылларда колхоз, совхозлар бетеп, юкка чыккан чорда да, ул сакланып калган бердәнбер колхоз. Авыл халкын эш белән тәэмин итеп торган, эшләгән кадәресенә хезмәт хакы түли алган авыл хуҗалыгы предприятиесе булып торды. Заман үзгәрә, замана белән бергә, кешеләр дә үзгәрә. Хөсетлелек, көнчелек һәм нәфес кеше дөньясын юкка гына чыгара бара.

2010нчы елда авылыбызга бик абруйлы инвестор килә дигән тавыш-гауга чыкты. Юртыш авыл клубында зур җитәкчеләр һәм авыл халкы катнашында җыелыш булды. Халык беравыздан: «Хуҗалыгыбызны бер инвесторга да бирмибез, безнең Фиркать Җәүдәт улы менә дигән: бик булдыклы, авылны, эшләгән кешегә эш урыннарын саклап калган җитәкче ул. Шул җитәкченең генә эшләвен телибез. Безгә бернинди инвестор да кирәкми. Авылны бетерергә юл куймаячакбыз!» – дип, бертавыштан шундый тәкъдим белән чыктылар.

Менә шул 2010нчы елдан башланды да инде мәхшәрләр. Шул мәхшәрдә инде 9 ел яшибез. Халык икегә бүленгән: бер ише Фиркать яклы, ә икенчесе исә – аңа каршы. Менә шул каршы кешеләр шыпырт кына, астан эш итә бирәләр. Югыйсә, авыл халкы ул вакытта да, хәзер дә бик рәхәттә яши. Ике авылга да, хәтта тыкрыкларга кадәр асфальт юл түшәлгән, уты-суы бар, газы кергән, үзенә күрә бик яхшы амбулаториясе, балалар бакчасы, 11 еллык урта белем бирү мәктәбе, 7 сату ноктасы эшли, Казан-Мәмдәл маршрутлы автобус көненә биш рейс ясый. Кайсы авылның мондый җәннәт почмагы күргәне бар? Югыйсә, Ходайга шөкер итеп яшисе дә яшисе генә бит. Авыл халкына әйбәт булсын дип, шушы «начар» инвестор хәзерге көнгә кадәр мәктәбенә (бүгенге көндә 85 укучы, утызлап персонал), балалар бакчасына (хәзерге вакытта 20 бала, биш персонал), Мәмдәл амбулаториясенә һәм 344 хуҗалыгы булган ике авылга, бушка су «качать» итеп, булдыксызга әйләнгән. Ашаган белми, тураган белә дигән мәкаль бу очракта бик туры килә дип уйлыйм. Башнялардагы су насосын эшләтү өчен Фиркать Җәүдәтович ай саен күпме акча күчергәнен бер үзе генә белә. Язмада: «Җәй айларында су килми, бөтенләй бетә», – дип язылган. Монысы инде бөтенләй башка тема. Насос бит су килсә дә, килмәсә дә эшләп утыра. Халыкка берничек тә ярап булмый. Гаиләдә ун кеше яшәсә, унысына да яраклашуы бик авыр, ә бу ике авылда 960 кеше яши. Уйлап карагыз, ничек бөтен кешегә ярап бетеп булсын?

Мәкаләдә: «Бу кешене берәү дә яратмый, хөрмәт итми», – дип язылган. Кем – кемне ярата икән соң? Әллә сезгә зарланучылар: «Безне бөтен авыл кешесе ярата, хөрмәт итә», – дип уйлыйлармы? Бер кеше дә әүлия түгел, ялгышмагыз!!! Бөтенегезнең тормышы күз алдында – һәр кеше турында кү-ү-үпме кирәк, шул кадәр сөйләп була! (Әйе чынлап та бик «матур» итеп сөйләп күрсәткән алар турында үз хатында Чулпан ханым. Ләкин алар газетада урын ала алмый, чөнки ул суд залларына чыгарлык характеристикалар… – А. З.иск.)

Пай җирен арендалау турындагы килешүдә күрсәтелгән: «Халыкны су белән тәэмин итеп исәп-хисап ясау» дигән пункт бик ялгыш күрсәтелгән бугай. Тирә-яктагы без белгән авылларда, пай җире өчен 2-3 центнер чи ашлык бирәләр. Уйлап карагыз – ашлык бирү файдалымы, су белән тәэмин итүме?

Әле салам, печән, дөрес, кем күпме ташый ала – бихисап. Ә, юк! Аларга рулонлап, Фиркать Җәүдәт улы капка төбенә үк китереп бирергә тиеш, дип уйлыйлар. Уйлап карасаң, чынлап та көлке бит, егетләр! Мәмдәл һәм Юртыш халкы турында «майларына чыдый алмыйлар» дип әйтәсе генә кала. Коммунизмда яшәгәннәрен – авылга икенче инвестор килеп, үзенең кагыйдәләрен куя башлагач аңласалар инде. Аңлый белсәләр, әлбәттә…

Әле күптән түгел, декабрь аенда гына, авыл халкы районга барып йөрмәсен дип, флюорография үткәрә торган, җиһазландырылган машинаны акча түләп китертә. Моны берәү дә белми, кеше белмәгән андый эшләре бик күп аның. Тик андый яхшылыкларын күреп, берәүнең дә «Безнең гәҗит»кә рәхмәт сүзләре әйтеп язганы юк. Кирәге дә юк. Гомер-гомергә Фиркать Җәүдәтович мактанырга һәм кемгәдер куштанланып йөрергә яратмады, үзенең фикере белән генә яши, хөсетлелек, көнчелек белән бөтенләй юлдаш түгел.

Мари чигендә урнашкан, Мәмдәл һәм Юртыш дигән бу ике авылда бик сәер кешеләр яши. Юлларына ялгыш кына аркылы чыксаң, тиешме, тиеш түгелме каргыйлар: «Мин сине боздыртам, башыңны бетертәм!» – дип кенә яныйлар. Тик каргыш ике яклы икәнен аңламыйлар булса кирәк. Телләренә нәрсә килсә, шуны оялмыйча, чирканмыйча турысын әйтәләр. Мин үзем шушы ук районның бер авылында туып үстем. Тик мондагы пычраклыкны беркайда да күргәнем булмады. Монда «алма пеш, авызыма төш» дигән принцип белән көн итәләр. Кемнәрдер аларга бөтен комфортны эшләп бирергә тиеш. Бушка су бир, юлларны төзекләндер, ватылган колонкаларны рәтлә, эшләмичә акча бир, капка төпләрен чүп-чардан чистарт, кыш көне карын көрәп бир… Ә үзләре бушка нәрсә эшлиләр дә, авыл өчен нинди файда китерәләр икән соң? Аркылыны буйга алып салган өчен дә акча сорыйлар. Бензин, солярка бәяләре көн саен котырып арткан вакытта бөтен җирне эшкәрткән хуҗалык рәисен беркем дә аңламый шул. Чөнки аны аңлау өчен шул тармакта эшләп карарга кирәк. Явыз кешеләргә әйтәсе килгән сүзем шул – сез язган кеше урынына үзегезне куеп карагыз. Сез нишләр идегез?»

***

Хатны укып чыкканнан соң, без кабат авыл халкы белән сөйләшеп, биредә язылган кайбер әйберләргә ачыклама керттек. Фиркать Вахитовның диплом-грамоталар алып кына эшләүче җитәкче булуын беренче мәртәбә ишетүләре икән.

– Колхозны нишләп таратып бетерде икән соң ул алай булгач? Ул дипломнарны нәрсә өчен бирделәр икән – колхозны тараткан өченме? – дип гаҗәпләнде Мәмдәл авылында яшәүче әңгәмәдәшләрем. – Без аңа бирелгән дипломнар һәм грамоталар турында берни дә белмибез. Гөрләп торган колхозны бетерде бит инде. Банкрот бит инде хәзер колхоз. Арбитраж судта аның банкротлыкка эше ята. Бәлки банкрот дип тапканнардыр да инде. Банкротлыкка баргач ничек аны алдынгы дип әйтеп була икән? Кайтавазында хезмәт хакларын вакытында түләп барды, дигән. Ике ел була кайберәүләрнең хезмәт хакы ала алмаганына. Араларында сыер савучылар да, ындыр табагында эшләгәннәр дә бар. Сыер савучылар башта акча түләмәвеннән зарланып прокуратурага да мөрәҗәгать итеп караганнар иде, язылган гаризалары да бар, ләкин прокуратура бернинди чара да күрмәде. Шуңа күрә бөтенесе эштән китеп бетте бит инде. Тракторчылары да калмады хәзер. Ә Фиркатьне беркая да җибәрмибез, дип әйткән җыелыш турында берни дә белмибез. Андый җыелыш булмады. Авыл кешесенең теләсә-кайсыннан барып сорагыз, аның турында беркем дә мактап сүз әйтмәс. Үз дуслары, үз тирәсендә йөргәннәр әйтсә генә. Мактарлык һәм мактанырлык эш эшләмәде ул чөнки, – диделәр миңа авылдашларыгыз.

Шулай да, Чулпан ханым фикеренчә, инвесторны мактарлык сәбәпләр күп. Ул бит авылны су белән туендырып тора икән! Әмма ничә процентка туендыра соң? Минем белүемчә, сезнең җирлектә халык су өчен булган чыгымнарның 50 процентын үзе каплап бара. Җирлек башлыгы Фәрит Габделхак улы Сафиуллин белән дә сөйләшкән идек. Ул да ирегез Фиркать Вахитовның пайчылар белән төзегән килешүдәге бөтен пунктларны да үтәп бетермәве турында сөйләде. «Су белән тулысынча тәэмин итә алмыйм, утка бәяләр артты», – диде Фиркать. Су өчен акчаның күпмедер өлешен халыктан җыялар. Бер өлешен генә инвестор күтәрә. Исәпләүләргә караганда, айга кешеләрдән 40 мең сум акча җыела – калганын гына инвестор түли», – дип сөйләде ул безгә. Болай итеп исәпләгәндә, халык сезнең ирегез суга бөтенләй түләмәгән очракта да үзен үзе су белән туендыра алачак дигән сүз. Шуңа күрә моны зур әйбер дип язуыгыз белән килешмибез. Аның каравы, ирегез бу сез хурлап язган авыл кешеләренең җирләреннән бушлай диярлек файдалана! Әле авылдашларыгыз җир өчен булган өч еллык салымнарны да үзе түләгән. Асфальт юллар җәелгән булу, Казан-Мәмдәл арасында көненә биш мәртәбә автобуслар йөрү дә ирегезнең казанышы түгел. Ул асфальт юлны Юртышта яшәүче Әлфия ханым Мөхәммәдьярова «Бердәм Русия» фиркасенә зарлы хат язганнан соң гына җәйгәннәр. Ирегезнең уңышларын күрсәтәсегез килсә, аның мал санын арттыру буенча башкарган эшләрен языгыз. Әгәр бу казанышлары булса, билгеле…

Мин һәрвакыт бер фикердә: халык тик торганнан гына зарланмый җитәкчедән. Әгәр зарлана икән, димәк нәрсәдер эшләнеп җитми. Бездә халык үзе яраткан җитәкчене беркайчан «обидага» бирми. Әле, киресенчә, яклап та чыга…

Айгөл ЗАКИРОВА

«Инвестор хуҗалыгыбызны бетерә» - 2, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии