Кукмарада иске йорттан күченүчеләргә «эт оясы» биргәннәр

Кукмарада иске йорттан күченүчеләргә «эт оясы» биргәннәр

Челтәрсез тәрәзәле, черек түбәле, буяулары кубып беткән ике катлы йорт янына килеп туктадык… Икенче катка илтә торган агач баскычка сөялеп, бер ханым каршы алды:

– Фатирыбыз өстә. Бу җимерек баскычлардан менәргә курыкмасаң, әйдә, кер! – диде ул, югарыга таба атлап.

Тавышыннан таныдым: бу – Мәрьям апа Исмәгыйлева. Кукмарага Чаллыдан ук килгән. Кунакка, дисәм – артык арттырып җибәрү булыр, сеңлесе янына гына диик. Кунакка, дигәч, тәмле ашап, серләшеп кенә көн үткәрү, соңрак йомшак урын-җиргә ятып йоклау күз алдына килә бит. Ә Мәрьям апага бераз башкачарак кунак булырга туры килгән: туңудан калтыранып, сәгать саен кайнар чәй эчәргә, эңгер-меңгер башлангач, шәм яктысында утырырга, төнлә күршеләргә кереп кунарга. Чөнки урамда салкын, караңгы да тиз төшә, ә менә иске йортта ут та, газ да юк. Өзгәннәр. Сәбәбе – бу ике катлы агач барак күптән авария хәлендәге торак исемлегенә кертелгән булган инде. Башка фатирларда яшәүчеләр дәүләттән алмашка бирелгән ипотекалы фатирларга күчкән, кайберләре, ипотека түли алмам, дип, тузган торагы өчен акча гына алган – әнә шулай таралышып беткәннәр. Хәзер бу өйдә бердәнбер кеше – Мәрьям апаның бертуган сеңлесе Зоя Филиппова гына яши. Ул да, күршеләреннән үрнәк алып, башка урынга күченер иде дә бит. Дәүләттән тапшырылган фатиры, үзе әйтмешли, «эт оясы» булмаса…

КҮРШЕГӘ КЕРЕП КУНАЛАР

Зоя апа Филипповага 62 яшь. Олыгаеп кына кияүгә чыккан, соң гына бала тапкан –19 яшьлек улы бар, тик аның белән күрешә алмадык (бүген-иртәгә кайтырга тиешле егетнең армиядә чагына туры килдек). Барактагы фатир ун ел элек үлгән мәрхүм иреннән калган аңа.

Зоя Филипповадан тыш, бу йортта тагын ташландык мәче балалары һәм күселәр яши. Әле тагын Зоя апаның шиңгән гөлләре бар. Алары – өй эчендәге салкынлыктан шәлперәйгән.

– Сентябрь уртасында, алдан бернәрсә әйтеп кисәтмичә, башта –утыбызны, соңыннан җылылыкны өзделәр. Катлы-катлы тун киеп тә озак утырып булмый монда. Йорт дымлы булгач, үзәк өзгеч суык, эчкә җылы керсен, дип, сәгать саен чәй кайнатам, – ди өй хуҗасы, плитәгә тоташтырылган газ баллонына ишарәләп. Аның әйткәннәрен җөпләгәндәй, авызы ачылган саен бөркелеп пар чыга. Чын дөресен әйткәндә, биредә урамдагыга караганда да суыграк иде.

Йортларының күгәрек каплаган диварларына, җимерелергә торган матчаларына карап торам. Зоя апа сүзен дәвам итә:

– Кайчан гына килерләр дә, безне башка урынга күчерерләр, дип озак көттек. Без генә түгел, күршеләр дә шулай зарыкты. Көтәргә сабырлыгы җитмичә үзлегеннән күченүчеләр дә, бакыйлыкка китүчеләр дә булды, кыскасы, берничә гаилә генә яшәп калган идек инде. Быел җәй көне хакимияттән килеп, ниндидер документларга кул куйдырдылар, фатир ачкычы бирәбез, диделәр. И сөендем! Яңа фатирга күчәбез бит, Аллага шөкер, дим. Белгән булсаммы!

Татар акылы төштән соң, дигәндәй, яңа торакка риза булып, документка кул куя куюын да, әмма башта фатирны барып күрми Зоя Филлипова. Кабул итеп алу-тапшыру актына имзасын төшергәннән соң гына ачкыч алып, дус кызын да ияртеп, яшәячәк яңа урынын карап кайтырга була. Тик ишекне ачып кергәч, баскан урынында катып кала ул.

– Кычкырып җибәрдем, минәйтәм: «Мин монда яши алмыйм!» – дим!

– Нигә алай дидегез?

– Эт оясы бит ул! Сез аны күрсәгез! Менә тагын йөрәгем авырта башлады…

Зоя апаның шушы фатир аркасында бер мәртәбә башланган өянәге кабат кузгалмасын дип борчылып, күрәсең, апасы Мәрьям ханым сүзне үзе дәвам итте:

– Фатирны барып карады да, шундук миңа шалтыратты сеңлем. Апа, монда бер бүлмәле фатир бирделәр, әмма аңа диван тыксаң – телевизор сыймый, телевизор тыксаң – шкафка урын юк, ди. Ышанмадым. Ничек инде бер бүлмәле фатирга әйбер сыймасын?! Аптырагач, күршеләргә кереп киттем – аларның фатирлары бер бүлмәле. Менә дигән – бөтен нәрсә сыйган. Сеңлемә шалтыратам: «Сыймый инде, сыймый», – ди. Ах-ух килә. Бу нинди өй булыр бу, минәйтәм, әйбер сыймый торган? Түзмәдем, килдем. Килеп караса-ам! Фатирның гомуми мәйданы 27,8 квадрат метр. Ул шундый проект белән эшләнгән: зал бүлмәсе өчпочмак кебек. Бер башына ятак куйсаң – очлаеп килгән өлешенә бер нәрсә дә сыймый. Армиядән кайткан улы белән бер караватта йоклыйсы булыр микән инде сеңлемнең? Бөтенләй урын юк анда! Диванны аш бүлмәсенә чыгарыр идең – анда да өстәл куйгач, башка урын юк. Юыну бүлмәсенә керсәң – урын бар, әмма анысының урта бер җиренә унитаз ясап куйганнар, шуның аркасында өстәмә ятак анда да кермәячәк. Кыскасы, бер-беребезгә карап аптырашып тордык та, борылып кайтып киттек.

КҮЗ ЯШЕ ТҮГЕП КҮЧЕНӘЛӘР?

Бу сөйләгәннәргә ышанасы килмәде. Яңа фатирга үзем дә кереп карарга булдым. Әйткәннәре рас икән. Белмим, нинди оста ясаган план-проект белән эшләнгәндер, әмма биредә бердән артык кешегә яшәү бик авыр булачак. Әңгәмәдәшләрем аңлата: иске баракта күршеләрендә генә психик авырулы малае белән бер ана торган. Күченү өчен аларга да шушындый «эт оясы» биргәннәр. «Ничек яшәрмен инде?!» – дип елый елый киткән, бичара.

– Халык күз яшьләрен түгеп күченә монда. Гаиләле кешегә яши торган түгел бу! – ди Зоя ханым.

Хуҗабикәнең ризасызлыгы моның белән генә бетми. Барактагы фатирларының гомуми мәйданы документлар буенча 47 квадрат метрдан артык. Ә аңа алмашка 27 квадрат метрлы фатир бирелгән. Торак кодексы нигезендә, авария хәлендәге йорттан күчергән вакытта, дәүләтнең хуҗа кешегә элеккеге фатирыннан бәләкәйрәк булган урын бирергә хакы юк. Яңа торакның мәйданы йә артыграк, йә элеккегесе белән тигез булырга тиеш. Шулай булгач, Кукмара хакимиятендәгеләрнең халыкны аңлаешсыз проект белән ясалган «эт оялары»на күчерүе зур ризасызлык тудырган да инде. Зоя ханым катып үлгән очракта да, иске фатирыннан китәргә җыенмавын белдерде. «Безгә тиешле зурлыктагысын бирсеннәр», – диде ул.

«ЭШЛӘГӘН КЕШЕ УРАМДА КАЛМАС»

Аның бу фикерләрен җиткерү өчен, Кукмара районы хакимияте башлыгы урынбасары Равия ханым Кәримуллина янына бардык. Беренче соравыбыз шундый булды: «Ни өчен Зоя Филиппова авария хәлендәге торактан күченүдән баш тарта?» Җитәкче бу сорауны кабатлап үземә биргәч, хакимиятнең ике тапкыр диярлек кимрәк мәйданлы фатирлар өләшеп, Филиппованың күңелен җәрәхәтләүләре турында сөйләдем.

– Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел! – диде урынбасар. – Без 2010нчы елда ук бу торакка инвентаризация уздырдык. Монда яңа йортлар салынганчы, Казанга биредәге фатирларның техник паспортларын җибәрдек. Шуннан башка безгә монда яңа йортлар салмаслар иде.

Җитәкчегә кулымдагы документны күрсәтеп, Филипповаларның иске фатирлары 47 квадрат метрдан артыграк булуын расладым. «Дөрес язмаганнар… Димәк, безнекеләр карап бетермәгән», – диде ул, күрәсең, Казанга җибәрелгән документларны күз уңында тотып. Әмма барыбер ахыргача өзеп: «Без кимрәк мәйдандагы фатир биргәнбез икән шул», – дип әйтмәде.

– Мин апаның борчылуын аңлыйм, малай кайтса, ничек итеп яшәрбез инде, ди ул. Белмим инде, шул дәрәҗәдә…

– Равия Абдулловна, мин дә сезнең кебек үк, фатирга әйбер сыймый, дигәннәренә ышанмаган идем. Анда армиядән кайткан малай да яшәсен дисәң, чынлап та ятакны кая урнаштырырга белми аптырамалы. Юыну бүлмәсенә куярга да җай юк хәтта…

– Юыну бүлмәсенә карават куймыйлар инде!

– Иң зур бүлмәсе шул бит, Равия ханым, нишләтәсең… Армиядән кайткан малай урамда калмагае әле…

Җитәкче уйга калды. Әмма җавабын тапты:

– Урамда калмас. Үз көнен үзе дә күрә ала инде, төзелеш оешмаларында эшли башласа, соципотека алу мөмкинлеге бар, торакны арендалап тору дигән әйбер бар, эш яшендәге кеше бүген берничек тә урамда калмый.

Хакимиятнең документларны ныклап карап бетермичә, ашык-пошык кына йорт төзеттерүе аркасында нишләп кемдер ипотекалар алырга, фатирны яллап торырга тиеш ди әле? Кызык кына. «Зуррак мәйдандагы фатир бирергә мөмкинлек юкмы соң?» – дим.

– Кукмарада хәзерге вакытта буш торак юк. Булса, без бирер идек.

Мин кемгәдер үз фатирымны бирә алмыйм бит инде! Ул апа документка кул куйган, фатирга риза булган, димәк. Хәзер нинди ризасызлыклар була ала? Шулай да, бу мәсьәлә буенча берәр әмәлен табарбыз. Җае гына чыксын…

Башлык урынбасары яныннан әнә шундый җаваплар алып чыгып китсәм дә, эшне ахырга кадәр җиткерү өчен, район прокуратурасына бардым. Прокурор Ришат Шакиров булган хәлләрне ишетүгә, тикшерү башлап җибәрде. Гадәттә, мондый тикшерүләр бер ай буе дәвам итә. «Зоя Филипповага торак тапшырылган чакта закон бозу булмаганмы», – дигән сорау кызыксындырды. Прокурор белән элемтәдә торып, эшнең ничек барышы турында белешкәндә шул мәгълүм булды: чынлап та, яңа бирелгән фатирның мәйданы беренчел торакныкыннан күпкә кимрәк. Әмма барактагы 47 квадрат метр эченә өй эче генә түгел, чолан мәйданы да кергән. Закон нигезендә ул да яши торган мәйдан дип аталамы, әллә юкмы – шуны тикшерү барды.

– Без сез киткәч тә Зоя Филиппованың барактагы фатирына бардык. Аның төп дәгъвасы мондый иде – ни өчен миңа кечкенәрәк булган фатир бирделәр? Без тикшерү башлагач, район башкарма комитетыннан тиешле документларны соратып алдык, тиз арада эшкә керештек, чөнки кеше ризасызлык белдереп, салкын өйдә яши иде. Авария хәлендәге торак программасы буенча эш итүче кешене чакыртып, аңа да Филиппованың зарын җиткердек. Һәм шушы тикшерү төгәлләнергә дә өлгермәде – җирле хакимият җитәкчеләре бу мәсьәләне уңай якка хәл итте дә куйды! Шушы көннәрдә генә Зоя ханымга зуррак мәйданлы фатир бирәчәкләрен әйттеләр. Бу уңайдан сезнең редакциянең куйган хезмәте дә игътибарга лаек.

Кукмара районы прокурорыннан ишеткән яңалык безне бик сөендерде. Кемгәдер ярдәм итә алуыбыз – безнең дә шатлык. Әмма бу шатлыклы вакыйгада Кукмара районы прокуратурасының үз өлеше дә шактый. Халык зарын минуты-секунды белән тикшерергә алынган җитәкчеләр бик аз бездә.

P.S. Язманы тәмамлап килгән мәлдә телефон шалтырады. Элемтәнең икенче ягында безгә мөрәҗәгать иткән кеше – Зоя Филиппованың апасы Мәрьям ханым иде.

– Сез киткәч берничә атна буе салкында яшәдек, сеңлемнең улы армиядән шул ук салкын өйгә кайтты. Анда йоклап булмый бит, шуңа күрә без сеңлем белән күршеләрдә яшәсәк, ул иптәш малайларында йөрде. Инде тәмам арып, йончып беткән идек – хакимияттәгеләр чакырып алып, фатир ачкычы тапшырдылар. Бу юлы «эт оясы»ннан түгел, зур мәйданлысын. Монысының аш бүлмәсе дә зур, коридоры да киң. Сөенечебез эчкә сыймый. Рәхмәт, «Безнең гәҗит!»кә, ярый әле килдегез. Сез килмәсәгез, безнең проблеманы җитәкчелеккә кем чыгарыр иде? Сез булмасагыз, нишләр идек!

Ә шулай да Кукмарада төзелгән «эт оялары» вакыйгасы барыбер тәмамланмаган кебек. Зоя апаны булмаса, бирегә икенче кешене кертәчәкләр.

Хәтерлисезме, былтыр Казанга Русия вице-премьеры Игорь Шувалов килгәч, аңа яңа төзелгән йорттан 20 квадрат метрлы бер бүлмәле фатирларны күрсәткәннәр иде. «Миңа бу фатирлар көлке тоела, ләкин кеше сатып ала бит!» – дигән фикерен белдергән иде ул. Быел Шуваловны Кукмарага чакырырга кирәк. Тагын бер кәефен күтәреп китсен өчен…

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан-Кукмара-Казан

Комментарии