«Утырабыз суга карап, ташу бетәр көнне санап»

«Утырабыз суга карап, ташу бетәр көнне санап»

Яз җиткәнен халык сагынып көтеп ала. Карлар эреп, кара җир чыккач, озак тормый үләне дә баш төртә, дөнья чәчәккә күмелә. Тик менә елга ярына якын урнашкан авылларда яшәүчеләр генә күпчелекнең бу шатлыгын уртаклаша алмый, чөнки белеп тора – кар эредеме, бәпкә үләнгә кадәр, аның ишегалдына беренче чиратта… су тулачак! Эшче халык җәй көне ял итәргә уйласа, Арча районының Кәче авылы кешеләре отпускларын язгы ташу вакытына планлаштырырга гадәтләнгән. Чөнки авыл уртасыннан аккан Казансу елгасы апрель ае саен ярларыннан ташып чыга һәм авылның бер өлешен су астында калдыра. Икенче як ярга чыгам димә! Кеше арыган булса да, эшлисе килеп торса да, вакытлыча ял алып, атна-ун көн буе өйдә утырырга мәҗбүр. Кәче авылыннан зарланып шалтыратучыларның гозерен тыңлап, проблеманы үз күзебез белән күрү өчен Арчага кайттык.

СУ ХУҖАЛЫКЛАРГА ЯКЫНЛАШКАН

Авылның яртысына җиткәч тә, киң булып җәелгән елганы күреп алдым. Карап торсаң, исең китәр – кайчандыр өй артында эшсез торган йөк машиналарының тәгәрмәчен дулкыннар юа, буралар, кирпеч өемнәре, трактор арбалары су астында калган. Без кайтып төшкәндә, су акрынлап авыл өйләренә дә якынлашкан иде инде. Тирәнлеге күпмерәк икән дип, тикшереп карау өчен ике адым атлауга, тездән төшеп киттем. 60 сантиметрлап бар икән, дим, резин итеккә тулган суны пычтырдатып, ә бит бу суның башланган урыны гына, уртада тирәнлек күпмедер, әйтүе кыен.

Кәче халкы мондый ташуларга күптән ияләшкән инде. Үз-үзләрен юату өченме, Казансуда су күп ташыса, уңышлар әйбәт булачак дигән сынамыш та керткәннәр әле! Ун көн буе суга карап, авылның икенче ягына чыга алмый утырсаң, әллә ниләр уйлап табарсың шул. Инде елганың яз саен кабатлана торган бу начар «гадәтен» белеп бетергәнгә күрә, авыл халкы, елга ташырга әзерләнә башлагач та, авылның икенче ягына чыгып калырга ашыга икән. Кем туганнарында, кем таныш-белешләрендә яши ди. Өлгерә алмаганнары су тынганчы өйдә утыра.

Кәче авылының су астында калган һәм дөнья белән вакытлыча элемтәсен югалтып торган урамында яшәүчеләрнең зарларын ишетәсем килгән иде. Тик утрау кебек кенә ерактан күренеп торган урамга резин итекләр киеп тә чыгу мөмкин түгел шул. Шуңа күрә, мин бер ярда, алар икенче ярда басып торган килеш, телефоннан гына аралаштык.

Газетада исемен Гөлфирә дип күрсәтүне үтенгән бер ханым бу гадәттән тыш хәлнең 10нчы апрельдә башлануын сөйли.

– Елга өстеннән асылмалы басма сузылган. Җәяүлеләр әнә шуннан йөри иде. Су кинәт кенә бәреп чыкты да, ул басма хәзер су астында калды, – диде ул, борчылып. Балалар – мәктәпкә, үзебез эшкә йөри алмыйбыз. Мин менә отпуск алырга мәҗбүр булдым. Ташу башлану сәбәпле, безнең якка машина белән дә, җәяү дә чыгып булмый, кибетләр юк, кыскасы, цивилизациядән аерылып калган шикелле яшибез. Янгын булса, бөтен урамыбыз белән янып бетәчәкбез. Инде хәвефсез килеш, исән-имин генә узып китсен дип теләп ятабыз менә хәзер.

Гөлфирә ханым әйтүенчә, Казансуның ташуыннан туеп, халык берничә мәртәбә чаң сугып караган. Әле елга аша зур күпер төзибез, әле федераль трасса салабыз дип, әледән-әле юаталар икән үзләрен.

– Безнең ул асылмалы басмабыз да череп беткән бит. Күпер салучы кеше булмагач, ярар инде, басманы рәтләгез алайса, дигән булдык. Аны да рәтләгән кеше булмады. Үзебезнең ирләр такта кагып, бүрәнәсен алыштырып кына җимерелдермичә тота аны. Быел менә бер якка таба авышты ул, үзебезнең авыл ирләре агач белән терәтеп куйдылар. Хәзерге вакытта басма су уртасында утыра, әгәр агып китсә, без май аена кадәр өйдә утырачакбыз дигән сүз, чөнки ташулар беткәннән соң, юл өсте май аена кадәр кеше йөрерлек булмый, – дип аңлатты әңгәмәдәшем. Һәм җан башыннан җыелган 200 сум үзара салым акчаларның кая китүенә аптыраган сыман өстәп куйды: «Бу акчаларга басманы төзекләндереп булмый микәнни?»

«ҮЛМӘСӘК ЯРАР ИДЕ»

«Утрау»да калган тагын бер Кәче кешесе – Сөембикә апа Шәмсетдинованың исә үлемнән куркып яшәгән көне икән. Үзе 81 яшьтә, 90 яшьлек апасын да тәрбияли – алай-болай була калса, ашларны да уздырып булмас, авылның икенче ягында урнашкан зиратка да чыга алмаячакбыз», – дип сөйләде ул һәм намаз укыган саен, «әлегә үлми торсак ярар иде» дип теләк теләве белән уртаклашты.

– Авыл җирлеге башлыгына әйтеп тә файда юк, министрларга да… «Апа, авылыгыз башына асфальт кергән, әле күп авылларда анысы да юк» дигән юату хаты җибәргәннәр иде бер. Көзен аяк атлый торган түгел – пычрак, язын дөньяны су баса. Үләбез инде бу хәл белән, үләбез, балакаем! Асылмалы басмабыз да көчкә генә эләгеп тора, берәрсе егылып төшеп, харап булыр инде аннан. Ел саен күпер сорыйбыз, ел саен акча юк, диләр. Туйган инде бу хәлдән. Әгәр халыктан күпер салырга дип акча җыйсалар, пенсияләребезне дә кызганмас идек дибез инде. Ул бит иң кирәкле әйбер. Әүвәлге вакытларда йортларның түбәсе саламнан булса да, беренче чиратта күперне карыйлар иде. Хәзер бөтен җирдә патша сарае, ә күпер юк!

Инде авылның утрауда калмаган өлешендә яшәүчеләр белән дә аралашып карарга булдым. Үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын дип яшәми алар – Казансу ташып ярларыннан чыкканга да, авыл халкының бер өлеше аерылып калуга да борчыла. Хәмсәнә апа Бариева, әйтик, заманында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеменә усал хат та язып караган булган. «Без булдырабыз!» дигән канатлы сүзләрегез безгә кагылмый, авылда күпер юк!» дип язган булган ул республика башлыгына. Әмма аңа карап, авыл уртасына беркем дә күпер салып куймаган инде, билгеле!

Хәмсәнә апа Бариева суның ничек мул итеп күтәрелүе турында күз яшьләрсез сөйли алмады. Шатлык яшьләре икән, димәк, быел ел уңышлы булачак, дип нәтиҗә ясап куйды ул.

– Элек бу авылда зур күпер булган үзе, кызым. 60нчы елны көчле ташу вакытында агып китте ул. Соңыннан елга өстеннән «Әҗәл күпере» дигән асылмалы басма салынды. Менә хәзерге вакытта исеме җисеменә бик туры килеп тора – җимерелеп череп бетте ул басмабыз. Берәрсе егылып төшмәсә ярый дип куркам инде, кызым. Өченче ел авыл җирлеге башлыгыбыз: «Була, Хәмсәнә апа, күпер проекты эшләнде инде», – дигән иде, һаман юк. Хәзер тиз генә төзелмәс тә инде ул – кризис бит, дип, кулларын ян-якка җәйде Хәмсәнә апа.

Авылның бер башы ун көн буе тоташ су эчендә утырганга авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров үзе дә шат түгелдер анысы. Ник дигәндә, аның үзенең дә өе елга ярына терәлеп үк диярлек салынган икән. Аннан соң, ул да менә беркая да чыга алмыйча утырырга мәҗбүр бүгенге көндә. Шулай да, җирлек башлыгыннан күпер мәсьәләсе турында сорамый булдыра алмадым. Бер булырмы икән ул, әллә юкмы?

– Ел саен язгы ташу була, ел саен Казансу елгасы ярларыннан чыгып, авыл эчен «өзә». Халык алдан ук әзерләнеп куя инде – кибеткә барып, атна буена җитәрлек запасын туплый – ипиен, сөтен дигәндәй… Хәзерге вакытта суның киңлеге бер-ике йөз метр бар. Район хакимияте дә борчыла инде бу хәлгә. Өч ел элек үк күпернең проектын, сметаларын эшләп куйган идек, 170 миллион сумга төшәчәге билгеле булды. Үзегез аңлыйсыздыр, сүз 170 мең турында гына бармый. Димәк, халыктан да аның кадәр акчаны җыеп бетереп булмый. Күпер төзү өчен республикадан ярдәм кирәк булачак. Без хәзер, халык өчен тоткарлыксыз йөрергә җәяүлеләр күпере булса да эшләп булмасмы икән, дип уйлыйбыз инде. Бер подрядчы оешма белән сөйләшкән идек – 2 миллион ярым сум акча кирәк, диде. Үзара салым җыелып, өч тапкырга артып әйләнеп кайтканда, 750 меңе генә кайта безгә. Шуңа барыбер үз көчебез белән генә эшләп чыга алмаячакбыз, монысына район булышса гына, – дип белдерде ул.

Аңлавымча, ике авыл уртасыннан күпер салу әлегә күктәге йолдызга өметләнү кебегрәк кенә. Кызыктыра, әлбәттә, тик буй җитми. Төгәлрәге, акча азрак. Ә Кәче авыл халкы күпер булмаса, хет басмабызны төзәтсеннәр иде инде, дип үтенгән иде бит. Гозерләрен Тәлгать Дәүли улының үзенә дә җиткердем.

– Басманы рәтләү буенча, су тынгач, нинди дә булса эш алып барылачакмы?

– Барылыр… Безнең әлегә бөтен хыялыбыз күпер. Без бит инде дәүләт акча бирер, акча бирер дип ел саен хыялланган идек, шуңа күрә ул асылмалы басмага игътибар итмәдек, юкка акча тыкмыйк, дидек. Күпер булыр дип өмет итәбез инде һаман да. Ләкин бу хәл гел болай булып торса, тоткарлыксыз йөри торган җәяүлеләр күпере булдырырга уйлыйбыз. Аның урыны да билгеләнде инде, район башлыгы Илшат Габделфәртович үзе дә төшеп карады, ләкин бөтен нәрсә акчага килеп терәлә шул.

ЧҮРИЛЕНЕ ДӘ СУ БАСКАН

Кәче авыл җирлеге башлыгының игътибарын тәки асылмалы басмага юнәлтә алмадым бит, ә! Инде ул өметләнгән күперне чынлап та бер төзерләрме дигән сорау туды. Шуңа күрә Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин белән очраштым. Җитәкче, беренче чиратта, күпернең ничә миллион сумга төшәчәген исемә төшерде, бары тик шуннан соң гына үзенең фикерләре белән уртаклашты:

– Бер булыр дип өметләнәбез инде. Үз хисабыбызга гына эшләп чыга алмыйбыз, республика бюджетыннан акча бирелгәнне көтәсе була. Ә бу акча кайчан бирелер – монысы безнең карамакта түгел.

Республика ярдәме кирәклеге аңлашыла анысы, ләкин булырдаймы соң ул ярдәм? Бу сорауны башлыкка бирдем. «Менә анысын ышандырып әйтә алмыйм», – диде ул, ләкин асылмалы басма төзәтеләчәк, дип әйтте.

Кәчегә кайтуыбыз юкка булмаган икән, һич югы, авыл халкы: «Киләчәктә язгы ташу вакытында нишләргә?» дигән сорауга җавап эзли башлар һәм булыр-булмас күперләр турындагы хыяллар белән яшәмәс.

Ә Арча районында су басулар Чүриле авылында да күзәтелгән. Кәчедә халык, күпер юк, дип зарланса, Чүриледә елга тыгыла башлагач, булган күперне дә куптарып ыргытканнар ди әле менә!

Чүриле авылында ташудан иң зур зыян күрүче Лилия Юзаева белән телефон аша гына элемтәгә чыга алдык.

– Узган атнада башланган иде инде ул ташу. Ул вакытта елга кире үз урынына утырды әле. Ә менә 9нчы апрель көнне кичтән яңгыр яуды да, боз кузгала алмагач, өскә су җыелды. Икенче көнне елгадан су саркып чыгып, безнең өйгә якынлаша башлады, чөнки без яр буенда утырабыз, – дип сөйләде ул.

Су ташкыны йорт фундаментларына кадәр күтәрелеп, баскыч төпләренә үк менгән. Юзаевлар ташудан күргән зыяннарын санап бетерә алмый: «Бакчабызны дуңгыз казыган шикелле чокып чыгып китте», – дип тә зарланалар, базлары ишелүе, коймалары җимерелүе, мунчаларына су тулуы, бакчаларындагы куакларның тамырлары белән куптарылып агып чыгып китүе турында да телгә алды алар.

– Су бертуктаусыз күтәрелгәч, МЧС хезмәткәрләре белән участок полициясен чакырттык. Алар килеп җиткәнче, йорт буйлап чабышып, документларыбызны туплап йөрдек. Бик курыктык инде! Су, ким дигәндә, ике метрга күтәрелгән иде, – дип сөйли Лилия Юзаева. – Аның ниндидер кораб тавышлары чыгарып үкереп килүеннән гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре дә курыкты хәтта. Инде нишләтергә дә белмәгәч, басудан агып төшкән чүпләр тыгылгандыр дип, безнең урам белән күрше урамны тоташтырып торган агач күперне экскаваторлар белән кубарып аттылар. Шуннан соң берничә сәгать үткәч кенә тынды ташу. Ул күперне алып аттылар да бит, ничек йөрербез хәзер? Без болай да үз көчебез белән төзегән идек лә аны! Кабат берәрсе эшләттереп куйдырырмы, әллә үзебез эшләп куйганчыга кадәр урап йөрербезме – әйтә алмыйм…

Арчаның бу ике авылын ташу гына түгел, күперсезлек вакыйгасы да берләштерә хәзер. Нишләтәсең, ярыннан су чыкканга кемнедер гаепләп булмый, ул – табигать законы. Ә менә күперсезлектә гаепләргә мөмкин. Икътисади кризис хөкем сөргән илнеме, җитәкчеләрнеме – монысын һәркем үзе хәл итсен.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Арча – Казан

Комментарии