- 15.01.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №2 (13 гыйнвар)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Бу озын ялда кем нәрсә генә эшләмәгәндер дә, ни генә күрмәгәндер. Әйтик, Казанның Ямашев проспекты, 19нчы йорт адресы буенча яшәүчеләрнең бәйрәм ялы үтә дә «күңелле» үткән. Йорт янындагы җирен саклап, листовкалар таратып, «яулап алучылар» белән көрәшеп уздырган алар аны.
ЗАКОН БЕЗГӘ «НИПАЧУМ»…
Бу йорт тирәсендә болытлар декабрь уртасында куера башлаган. Башта күп фатирлы йорт советы (совет МКД) рәисенә хат килеп төшә. Александр Потапов атлы шәхси эшмәкәрнең «19нчы йорт янындагы (придомовая территория) 108 кв. м җирне чиксез вакытка кулланылышка бирүне» соравы була ул. Потапов әфәнде анда алты сату павильоны урнаштырырга теләгәнлеген белдерә. Эшмәкәр бу хатны язганда нәрсә уйлагандыр, анысы билгесез, тик ул, закон кысаларына сыймау сәбәпле, кире кагыла. 2001нче елгы Җир кодексы гамәлгә кергәнче, гражданнарга җир участоклары бөтенләйгә (чикләнмәгән вакытка) бирелә иде. Хуҗа үз җирен башка кешегә арендага да, бүләккә дә бирә алды. Ә 2001нче елдан бу хокуклар кысылды. Чикләнмәгән вакытка (бөтенләйгә) кулланылышка бирелгән җире булган кеше аны сата да, арендага да бирә, мирас итеп тә калдыра алмый. Ә хәзер җир чикләнмәгән вакытка арендага фәкать дәүләти һәм муниципаль учреждениеләргә, федераль дәүләт учреждениеләренә, дәүләт яки җирле хакимият органнарына гына бирелә ала. Физик һәм юридик затлар мондый хокуктан мәхрүм. 108 кв. м җирне сәүдә урынына әйләндерергә теләгән эшмәкәр Потаповның әлеге канун белән таныш булмавы да ихтимал, әлбәттә. Тик мондый эшкә алыныр алдыннан юристлар белән киңәшергә кирәклеген белмәве мөмкин түгел. Законны белмәү җаваплылыктан азат итми бит.
Потаповның икенче хатасы – йорт яны территориясенә күз салуы. Шактый зур мәйданда сәүдә эше җәелдерергә ниятләгән кеше торак йорт ишегалдында теләсә нинди сату һәм туклану ноктасы булдыру тыелганын белергә тиештер инде югыйсә. «Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләре» дип аталган норматив-хокукый актта (шәһәр Думасы тарафыннан 2006нчы елның 18нче октябрендә кабул ителгән) бу турыда акка кара белән язылган. Торак йорт янында шулай ук производство объектлары, автомобильне төзекләндерү нокталары, машина кую урыннары булдыру ярамаганлыгы да әйтелгән.
Күзгә күренеп торган шушындый ике закон бозуга карамастан, Потапов ни өчен нәкъ менә шушы җиргә кызыккан соң? Чөнки анда кеше күп йөри. 19нчы йортның каршы ягында базар (сүз уңаеннан, анда да Потаповның сәүдә нокталары бар), анысына килгән кеше бу якта урнашкан сәүдә рәтенә дә сугылмый калмый инде. Менә шуңа өметләнгән Потапов бу җирләрне сорап йөргән дә. Үзенең әрсезлегенә, эшне ерып чыгачагына һәм халыкның хокукый яктан надан булуына, дәшми утырачагына ышанган булган. Нишлисең бит инде – кырыс базар мөнәсәбәтләре заманында яшибез. Монда кеше факторын исәпкә алып торып булмый.
ӘЛЕ ЯРЫЙ ХАЛЫК СИЗГЕР
Тик, бәхеткә (һәм Потаповның бәхетсезлегенә), 19нчы йортта яшәүчеләр бик сизгер һәм үз хокукларын белә торган булып чыга. Җирне кулланылышка бирүне сорап язылган беренче хат ук шиккә калдыра аларны. Шикләрен тарату өчен, шушы йортта яшәүче Галина Соколова юристлар белән аралаша. Йорт яны территориясендә бернинди дә сәүдә ноктасы булырга тиеш түгел, дигән фикерне әйтә алар да. Үзләренең хаклы икәнен белгән халык законсыз «яулап алучылар»га каршы күтәрелә.
Шуннан Потапов командасы тиз арада башка документ әзерли. Анда 108 кв. м җирне 11 айга арендага бирү турында сорала. Ярый, җирне чикләнмәгән вакытка кулланылышка тапшыруны сораган өлешен үзгәртсен дә ди, тик сүз һаман да шул йорт яны территориясе турында бара бит. Тыелган территория турында. «Бу эшләр башлангач, мин Потаповка: «Ни өчен йорт янын алырга телисез? Сәүдә нокталарын читкәрәк куегыз, анда буш җир бар бит», – дидем. «Ә анда кем йөрсен? Аннары мин табыш ала алмаячакмын бит», – диде», – дип сөйли Галина Соколова.
«Потаповның күзе төшкән җир астыннан безнең йортның инженер-коммуникация системасы үтә, – дип сүзгә кушыла 19нчы йорт старостасы Любовь Курылева. – Шунда ук югары вольтлы линияләр. Ул җир бит безгә кайдандыр артык калган өчен түгел, яшәү өчен әһәмиятле системалар урнашканга бүлеп бирелгән, йортның кадастр паспортында теркәлгән. Үткәргечләргә зыян килсә, без нәрсә эшләрбез?».
Моны фаразлап карарга була. Әйтик, йорт халкы дәшми яки күрми калды да сәүдә нокталары куелды ди (шәһәр хакимияте кая караган диген син?!). Әзер павильон белән көрәшү күпкә катлаулырак булыр иде. Аны алдыру өчен 19нчы йорт халкына судка йөрергә, Потаповның артыннан чабарга туры килер иде. Бөтен инстанцияләрне йөреп чыгып, мәсьәлә хәл ителгәнче, шактый вакыт үтәр иде. Ә павильонны куйганда газүткәргечкә зыян килеп, бөтен йорт газсыз калса нишләргә? Потаповның үз сәүдә нокталарын җимереп атып, газүткәргечне ямарга керешәчәге икеле. Сезнең проблема, сез хәл итегез, дип җилкә сикертер иде ул, мөгаен (ялгыш уйлаган булсам, эшмәкәр иптәш берүк гафу итсен!). Йорт халкы үзе павильоннарны алып куеп торып (кузгатканда зыян килә күрмәсен берүк – булыр аннары хәлләр!), газүткәргечне төзәттерергә, аннары павильоннарны яңадан урнаштырырга, шуннан соң гына законсызлык белән көрәшә башларга тиеш булыр иде. Менә шуны чамалаган халык Потаповка башта ук каршы төшә дә инде.
«КАТЫ ЧИКЛӘВЕК»
Шушы ук йортта яшәүче Валентина Макарова тагын бер кызыклы фактка төртеп күрсәтте әле. 24нче декабрь көнне йорт халкына бюллетень тараталар. 9 сорауга «Әйе», «Юк» дип җавап бирергә кирәк була. Аның үрнәген миңа да күрсәттеләр. Йорт яны территориясе Потаповка арендага бирелгән очракта, йорт тирәсе эшмәкәр хисабына яшелләндереләчәк һәм төзекләндереләчәк, тәртипсезлекләр булмасын өчен подъездларда һәм бөтен йорт периметры буенча видеокамералар куелачак ише матур вәгъдәләрдән соң кечкенә генә бер пункт китерелгән. Беренче пунктлардан күзе томаланган кеше аңа игътибар итми генә автомат рәвештә «Әйе» дип язып куярга да мөмкин инде. Ә ул пунктта кечкенә булса да бик мөһим җөмлә язылган: «Наделить Потапова А.А. полномочиями представлять интересы жильцов дома в управлении градостроения». Халык бертавыштан үз мәнфәгатьләрен кайгырту вәкаләтен бирсә, Потапов йорт территориясендә ниләр кыланыр иде икән?
Бу сорауга да, башкаларына да «Әйе» дип җавап бирүче булмый, бюллетеньнәр тутырылмый. Халык 4нче гыйнвар көнне урам җыенына чыга, «Эфир» телеканалын да чакырталар. «Эфир» камерасына карап, Потапов: «Безгә базардагы (19нчы йорт каршындагы) павильоннарны алырга кушылды, менә без аларны алдык та. Халыкның шау-шу күтәрү сәбәбен аңламыйм», – дип сөйли. Халыкны тынычландыра, янәсе. Тик базардан алынган ларекларны алып китми, никтер күз атып йөргән җирнең каршы ягына тезеп куя. Ә 5нче гыйнвар көнне төнге 2дә өенә кайтып барган Максим Соколов шундый күренешкә тап була: йорт яны территориясенә павильон урнаштырып яталар! «Безнең җиргә ларекларын куймасыннар өчен, машинам белән юлларын капларга туры килде», – дип сөйләде Максим. Әле аннан соң да туктарга теләми эшчеләр. Полиция чакырткач кына табаннарын ялтыраталар.
Шушы хәлдән соң йорт халкы чиратлашып йорт яны җирен сакларга чыга. Тәүлек дәвамында кизү торалар, хәтта кечкенә баласы булган аналар да читтә калмый. Потаповка бу хәл көлке тоелса да, халык дөрес эшли. Халыкның ризалыгын алмый торып, сәүдә ноктасы ачып куючылар азмыни бездә? Бар йорт та 19нчы йорт кебек бер булып күтәрелми бит әле, күбесе өеннән генә йодрык селтәп, зарланып утыруны хуп күрә. Андыйлар тора-бара кул селти. 19нчы йорт кына «каты чикләвек» булып чыга.
КАЗАНГА РЕВИЗОР КИРӘК
11нче гыйнвар көнне халык тагын урам җыенына чыкты. Монысына «Безнең гәҗит» чакыру алган иде. Потапов җыелышны сәгать 4кә куйган, халыкның: «Соңракка куйыйк әле, ул вакытта күп кеше эштә була бит», – дигәнен игътибарга алмаган. Шуңа күрә җыенда теләгән бөтен кеше дә катнаша алмады. Шулай да кеше шактый иде.
Потапов озак көттермәде. Килде дә: «Бу мәсьәлә алай зур шау-шу тудырырлык түгел инде. Без башта сөйләшкән юристлар, йорт яны территориясендә сату павильоны урнаштырырга ярый, дигәннәр иде. Бүген шәһәр хакимиятенең шушы мәсьәлә белән шөгыльләнә торган бүлегенә бардык. Йорт яны территориясендә андый төрдәге объект була алмый, дигән җавап алдык. Башта бер төрле сөйләделәр, хәзер икенче төрле. Шуңа күрә бу мәсьәләгә нокта куябыз. Борчыганыбыз өчен гафу үтенәбез», – дип китеп тә барды.
Дөрес түгел киңәш биргән юристларны гаепләргәме соң инде монда, әллә ярыймы-ярамыймы икәнлеген белеп бетермәгән килеш, төнлә яшерен рәвештә ларек урнаштырырга маташкан Потаповнымы? Шушы «вак» мәсьәлә буенча халыкны бер ай җәфалауларын, урамда кизү торырга мәҗбүр итүләрен әйт әле син.
19нчы йорт болай да сәүдә нокталары, кибетләр арасында утыра. Халык үзе, уенын-чынын бергә кушып, «дүрт кибетле йорт» дип атый аны. Короленко урамы ягыннан ишегалдына керә торган машина юлы болай да томаланган инде. Башта керәм димә, керсәң – чыгарлык түгел. Шундагы «Пяторочка» кибетенә товар китергән машина да юлны томалап куя җитмәсә. Шуңа күрә әлеге йортта яшәүчеләр төрле сату нокталарыннан болай да туйган. Ә монда җиргә законсыз кул сузарга телиләр тагын… «Вакыты шундый: үз хокукларың өчен көрәшергә кирәк», – дип озатып калды мине йорт халкы.
Универсиада алдыннан Казанны законсыз ларек-киосклардан чистартканнар иде инде. 19нчы йорт янындагы шаурма сату ноктасы да шул вакытта юкка чыкты. Туйлар узды, туннар тузды – «ярамый» дип алып ташланган киоск урыннарында яңалары пәйда була башлады. Йонлы куллы агайлар законсыз ларекны законлы итү хакын, әй лә, җаен, тапты. Аларын да чистарту өчен Казанга Гоголь әсәрендәге кебек тагын берәр зуррак «ревизор»ның килүе кирәк булырмы инде…
P. S. Ә 19нчы йорт халкы Потаповны җиңүе белән генә тукталып калырга җыенмый. Үзләрендә хокукый көч барын күрделәр, хәзер каршы яктагы базарның законлымы-юкмы икәнлеген ачыкларга исәпли алар. Үз үрнәкләренә башкаларның да иярүен, кешеләрнең үз хокуклары өчен көрәшүен телиләр.
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии