«Пестречинка» казылыгы хәләлме?

«Пестречинка» казылыгы хәләлме?

Әле кайчан гына хәләл ризык төшенчәсе кулланылышта бөтенләй юк иде. Ә хәзер исә кибет киштәләре мондый ризыклардан сыгылып тора. Татарстанда «Хәләл» сертификаты булган предприятиеләрнең саны да дистәләгән. Алар хәләл ит продуктлары, баллы ризыклар, сөт эшләнмәләре, хәтта туңдырмалар җитештерү белән шөгыльләнә. Шуңа күрә дин ягыннан тыелмаган казылыклар һәм пилмәннәр, кәнфитләрне табу әллә ни зур кыенлык тудырмый. Тик сирәк булса да, кулланучыларда «ә бу чынлап та хәләлме соң?» дигән сорау туадыр. Кулга эләккән продуктта «Хәләл» тамгасы булса да, аның ничек җитештерелгәнен кайдан беләсең? Күптән түгел менә шундый сорау белән безгә дә мөрәҗәгать иттеләр.

«КАЗЫЛЫК АЛГАН ИДЕМ…»

Мөхәрриребез Илфат Фәйзрахманов исеменә атап язылган хат алдык: «Хәерле көн Илфат әфәнде! «Акчарлак» газетасында составында дуңгыз мае булган Е катнашмаларының исемлеге бирелгән иде. Араларында Е325 элементы да бар. Бу катнашмалар кергән ризыклар барысы да хәрәм дип язылган. Кичә мин бер кибеттә «Пестричинка»ның хәләл тамгасы сугылган казылыгы составын карадым һәм шаккаттым: аның составында Е325 катнашмасы да бар иде!». Бу уңайдан хатның авторы – Казанда яшәүче 45 яшьлек Рәсим Мортазин белән элемтәгә кердек.

– Мин үзем казылык ашамыйм. Тик «Акчарлак»та шушы язма чыккач, юри генә тикшереп карау өчен беренче очраган кибеткә тукталдым. Берсен алып карадым – анда бу катнашмалар юк иде, икенчесендә – «Рамазан Хәләл» дигәненең составында Е325 «табылды». «Пестречинка»га хәләл сертификатын биргән оешмага шалтыраттым. «Сез аларга шундый казылык сатарга рөхсәт биргәнсез, ә алар халыкка хәрәм ризык сатып яталар», – дидем. Миңа комитет белгечләре җавап хаты язды. «Бу катнашма продуктларның саклану срогын арттыра, тәмен, төсен, тышкы кыяфәтен, структурасын яхшырта, аны таралып төшүдән саклый, антибактериаль үзлеккә ия булганга күрә, ризыкта бактерияләр үрчүгә комачау итә. Е325 катнашмасы Русия һәм Украинада рөхсәт ителгән», – дип аңлатканнар, – ди Рәсим әфәнде.

Бу җавап хатын без дә укыдык, тик, кызганыч, анда Е325 катнашмасы хәләлме-юкмы дигән сорауга җавап юк. Шуңа күрә, мәсьәләне үзлегебездән тикшерергә булдык.

Рәсим Мортазин игътибарыбызны тагын бер якка юнәлтте: «Рамазан Хәләл» казылыгына дуңгыз мае кушылгандыр дип уйламыйм, «Акчарлак» газетасы кешеләргә дөрес булмаган мәгълүмат биргән дип саныйм. Әмма шулай да аның хәләл булу-булмавын ачыклап бетерәсе иде», – дип белдерде ул.

МӘГЪЛҮМАТ КАЙДАН АЛЫНГАН?

«Акчарлак» газетасында чыккан язмада, «Белеп торыгыз! Ризыкның этикеткасында түбәндәге саннар булса, димәк, бу ризыкларга дуңгыз мае кушылган, әлеге ашамлыклар хәрәм!» дигән кисәтү астында дистәләгән элементлар тәкъдим ителгән. Араларында Е325, чынлап та, бар. Әлеге мәгълүмат кайдан алынган – интернеттанмы, әллә ышанычлы чыганакларданмы? «Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим сорауга болай җавап бирде:

– Әйе, нинди язма турында әйтүегез исемә төште. Мин бу мәгълүматны Казандагы «Рамазан» мәчетеннән алган идем. Газетабызның «Зарлы телефон»ына әлеге уңайдан шалтырату булды, хәзер бер хәзрәт белән бу «Е» катнашмаларының чынлыкта нәрсә булуы турында язма әзерләргә уйлыйм.

«Акчарлак» редакциясенә мәгълүматны мәчет биргән икән, бәлки, бу хакта безгә дә ни дә булса әйтә алучы кеше табылыр дип, «Рамазан» мәчетенә шалтыраттык. Тик мәчеттә нинди дә булса журналистка «Е» катнашмаларының хәрәм булуы турында интервью бирүләрен исләренә төшерә алмадылар.

– Без мондый мәгълүмат бирә алмыйбыз. Мин Е325нең нинди кушылма булуын да белмим. Мәчетебездә катнашмаларны мондый нечкәлектә аеручы белгечләр юктыр дип уйлыйм, чөнки мәчет кешеләре алар илаһи мәсьәләләрдә, ягъни Аллаһы Тәгаләгә ышану-инану, ни рәвешле намазлар укырга кирәклеге өлкәсендә генә белгечләр. Нинди элемент хәрәм яки хәләл аны комитет кына аңлатып бирергә вәкаләтле, – диде Солтан хәзрәт.

Е325 кушылмасы хәрәмме, юкмы? Бу сорауга җавапны үзебез эзләп карарга булдык.

«ХӘРӘМ ТУРЫНДА НИНДИ СҮЗ БУЛЫРГА МӨМКИН?!»

«Пестречинка» ҖЧҖсе белән элемтәгә чыккач, барлык сорауларыбызга да оешманың сыйфат бүлеге җитәкчесе Ләйсән Минзакир кызы Нуршова җавап бирде. Җитәкче әйтүенчә, Е325 кушылмасы хәрәм саналмый.

– Е 325 – ул натрий лактаты (сөт кислотасының натрий тозы). Санитар кагыйдәләр буенча да, техник регламент буенча да аны кулланырга тулы хакыбыз бар, – дип сөйләде ул. – Бу матдә продукттагы тозларны һәм дымны тотып тора. Тоз, кристаллашып, «тышка чыга» бит, ә натрий лактаты аны тоткарлый, аңлыйсызмы? Натрий лактаты синтетик тоз санала. Ул химик элемент һәм аны химик юл белән химик матдәләрдән алалар. Монда хәрәм турында нинди сүз булырга мөмкин? Матдәнең составында хайван аксымнары, майлары юк, ул сөяктән эшләнмәгән… Шуңа күрә аны казылыкларга кушарга рөхсәт ителә. Шунысын да әйтәсем килә – теләсә нинди продукция җитештергән вакытта аны Роспотребнадзор да, безгә сыйфат сертификаты бирүче оешмалар да тикшереп чыга. Ризыкның составын карыйлар, бөртекләп өйрәнәләр. Әгәр Е325 хәрәм булса һәм ул без җитештергән хәләл продукциягә кушарга ярамый торган элемент саналса, безгә «хәләл» сертификатын да бирмәсләр, казылыкларны сатуга чыгарырга да юл куймаслар иде. Әйткәнемчә, безнең продукцияләр хәләл булуы турында таныклыгыбыз бар. Ә бу документны алу өчен башта Роспотребнадзордан продукциянең куркынычсызлыгы, техник регламентка туры килүе турындагы бәяләмә бирелә. Ягъни, хәләл сертификатын алу өчен, без әле башта берничә этап үтеп, җитештергән әйберләребезнең сыйфатлы булуын да расларга тиешбез.

Сыйфат ягы өчен җаваплы җитәкче әнә шундый аңлатма бирде. Үзләре җитештергән казылыкларга җаваплы карауларын һәм иң мөһиме – хәләл стандартларга таянып эш йөртүләрен ассызыклады Ләйсән Нуршова. Ә инде кайбер казылыкларның «хәләл» тамгасы астында чыгарылуы, аларның составында мөселманнарга ашарга тыелган әйберләрнең булмавын күрсәтә. Яшел төс белән бирелгән шушы тамгага карап, оешманың хәләл сертификатын кайдан алуын да ачыкларга мөмкин. «Пестречинка»га хәләл продукция җитештерүгә рөхсәтне ТР Диния нәзарәте каршында эшләп килүче «Хәләл» комитеты биргән. Әлеге комитет хәләл продукция җитештерүне һәм сатуны, ялган хәләл продукциянең кибет киштәләренә килеп эләкмәвен контрольдә тота. «Рамазан Хәләл» казылыгында «табылган» элемент турында тулырак мәгълүмат алу һәм һәртөрле шик-шөбһәләргә ачыклык кертү өчен комитет белгечләре белән дә аралаштык. Безнең сорауларга җавапны комитет белгече Илгиз хәзрәт Баһаутдинов бирде.

БӨҖӘКЛӘРДӘН ДӘ КУШЫЛМАЛАР ЯСЫЙЛАР

Илгиз хәзрәт, «Пестречинка» оешмасы белгечләре безгә Е325 элементын хәләл дип аңлаттылар. Бу чынлап та шулаймы?

Әйе, ул чынлап та хәләл элемент. Коръәнгә таянып, диндә хәрәм ризыкларның нинди булуы турында төгәл аңлатма бирелә. Кайсы да булса продуктны тыю кагыйдәсе тулысы белән Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән. Кеше үзбелдеклеләнеп теге яки бу продуктны тыя алмый. Моның турында Коръәндәге бер аятьтә дә әйтелгән: «Белмәгән килеш хәрәмне – хәләл, хәләлне хәрәм дип әйтмәгез», – диелгән. Иң мөһиме: ашаган әйберебезнең составында дин ягыннан тыелган компонент булмаска тиеш. Болар: дуңгыз ите һәм мае, үләксә, кан, каннан эшләнгән компонентлар. Шулай ук кыргый җәнлекләр һәм кошларның ите-мае. Югарыда саналган әйберләр булмаганда, продукт хәләл санала. Ә инде Е325 элементына килгәндә, ул продуктларда еш очрый торган консервантларның берсе, җитештерүчеләр аны урысча әйткәндә «регулятор кислотности» буларак куллана. Бу элемент продуктларны кибүдән саклый, дымны тотып тора. Аны шикәр чыганакларыннан, мәсәлән кукуруз һәм шикәр чөгендерен ферментлаштырып, бу процесс вакытында барлыкка килгән сөт кислотасын нейтральләштереп алалар. Ягъни ул хайван итеннән дә, сөягеннән дә, сөт продуктларыннан да алынмый. Шуңа күрә, Е325 элементын хәрәм дию – ялгышлык. Гомумән, тыелган катнашмаларның саны күп түгел. Мәсәлән, Е120 дигән кушылма бар. Аны без рөхсәт итмибез, чөнки ул бөҗәкләрдән ясала. Кошениль дигән бөҗәкләрнең ана булганнары кармин кислотасы бүлеп чыгара, шуннан кызыл төстәге буяу матдәсе алына. Соңрак бу матдәгә Е120 тамгасы сугып, аны ризыкка кызыл төс бирү өчен кулланалар. Бу матдәне кайбер кәнфитләрдә һәм йогуртларда күрергә мөмкин. Җиләк йогуртын сатып алсагыз, 90 процент очракта составында кармин барлыгын искәрерсез. Шулай ук, арада шикле ингредиентлар да очрый. Мәсәлән – желатин. Ни өчен шикле? Чөнки бу матдәнең хайван сөякләреннән алынган булуы билгеле. Ә бу хайван «бисмилла» әйтеп суелган микән соң? Ә бәлки ул дуңгыз сөягеннән эшләнгән матдәдер? Шуңа күрә, мәсәлән безнең комитет белгечләре, бу желатинның кайсы юл белән алынган булуын ачыклый. Әгәр хәләл хайваннан алынса, аны кулланырга рөхсәт итәбез. Юк икән – тыябыз. Хәзерге вакытта күп предприятиеләрдә желатинны алыштыра алырдай, ягъни аның аналогы булган матдә – агар-агар еш кулланыла. Ул диңгез суүсемнәреннән алына. Кондитер эшләнмәләрен ясаганда хәләл стандартларына таянучылар шул матдәне куллана. «Е» кушылмалары алар бик күп. Кайсы – тыелган, кайсы тыелмаганын ачыклау авыр түгел. Әгәр ул матдә хәрәмнән ясалса (кан, дуңгыз ите-мае, һ.б.) – рөхсәт ителми.

Сезнең белән «Пестречинка» җитештергән казылык турында сөйләшә башлаганбыз икән, чираттагы соравымны бирү дә урынлы булыр дип уйлыйм: бу оешма җитештергән продукциянең хәләл стандартларга туры килү-килмәве контрольдә тотыламы?

«Пестречинка» хәләл стандартлар буенча ныклы күзәтчелек астында тора. Гомумән, безнең эшчәнлек нидән гыйбарәт соң? Оешма «Хәләл» комитетына гариза тапшырып, үз продуктларына хәләл тамгасы бирелүне сорагач та, башта билгеле бер документларга таянып, җитештереләчәк ризыкларның составын өйрәнәбез. Әгәр хәрәм матдәләр булса, сертификат биргәнче үк «бу казылыкларның составында тыелган әйберләр бар, аларны җитештерүдән алыгыз», дибез. Колбасаны алып куялар, яки составын алыштыралар. Була шундый очраклар да, без казылыкларны «үткәрмибез». Мәсәлән, бер предприятие 50 колбасага хәләл сертификаты алу өчен килә, ди. Без иллесенә дә рөхсәт бирәбез дигән сүз юк. Ягъни, һәр продукцияне җентекләп өйрәнгәннән соң гына, аның составында хәрәм элементлар булмавына тәмам инангач кына, чираттагы этап башлана. Комитетның берәр белгече оешмага чыгып китеп, җитештерү процессын карый: җиһазларны, журналларны, чималның кайдан килүен тикшерә. Белгеч кайтып китсә дә, оешмада контролерлар кала. Мәсәлән, «Пестречинка» бүгенге көндә Усаклык бистәсендә һәм Питрәч районының Ленин-Кокушкино авылларында бар. Берсендә эш барышын даими рәвештә Фәрит хәзрәт, икенчесендә Ринат хәзрәт Гизутдинов тикшереп тора.

СОҢГЫ СҮЗ

Менә шул рәвешле, «Пестречинка»да җитештерелгән «Рамазан Хәләл» казылыгының исеме җисеменә туры килгәнме дигән сорауга уңай җавап таптык. Шуңа күрә, бу ризыкны курыкмыйча сатып ала аласыз. Ә инде хәләл ризык мәсьәләсендә башка сорауларыгыз туса, сездән хатлар көтеп калабыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии