Актанышта «затлы» ресторан ризыгы ашап укучылар агуланган

Актанышта «затлы» ресторан ризыгы ашап укучылар агуланган

Узган атнада Актаныш районында мәктәп балалары агуланды. Район больницасының инфекция бүлегендә алма төшәрлек тә урын юк, дип сөйләделәр. Агулану хакында билгеле булгач та, районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе җыелыш уздырган. Хакимият тирәсендә эшләүче үз чыганагыбыз әйтүенчә, мәктәпкә 69 бала килмәгән, дип чыгыш ясаганнар. Ләкин рәсми чыганакларда балалар санын 25 кенә булды, дип күрсәттеләр.

Агулануның сәбәпләре әлегә ачыкланмаса да, күпләр мәктәп ашханәсендә бирелгән тавык кәтлитеннән шикләнә.

«КӘТЛИТЛӘРЕННӘН САСЫ ИС КИЛӘ»

Агулану турында мәгълүмат чыгуга, баласы район үзәгендә укыган ата-аналарны эзләп таптык. Кайсы белән генә сөйләшсәң дә, беренче эш итеп исемен газетада күрсәтмәүне сорый. Кемдер: «Безнең әле монда яшисе бар», – дип борчыла, икенче берәүләр балаларын мәктәптә «кагарлар» дип курка. Боларны тыңлап торсаң, район чүбен читкә чыгаручыларны башларыннан сыйпамаулары аңлашыла. Исемнәрен күрсәтмәсәк тә, әңгәмәдәшләребез сөйләгәннәрне үзгәрешсез бирәбез.

Э. ханым баласы Актанышның беренче мәктәбендә укый. Моңа кадәр район мәктәпләрендә ашатудан бер генә баланың да зарланганы булмавы турында сөйли ана. Мәктәп пешекчеләре кәтлитен дә, башкасын да үзе ясаган. Балалар да агуланып ятмаган. Әмма элеккеге мәгариф министры Энгель Фәттахов башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына кайтканнан соң, ашату системасы үзгәргән. Район үзәгендә бердән-бер ресторан бар. Актаныш балалар бакчалары һәм мәктәпләрен шушы ресторан ашатырга тиеш дип табылган. Ни өчен мондый карарга килгәннәр – монысы хакында интернетта таралган аудиоязма аша фаразлап була. Исемен әйтеп тормый гына бер ир түбәндәгеләрне сөйли: «Чын дөресен миннән генә ишетә аласыз. Кыскасы, әле район башлыгы булып Фаил Камаев торган вакытта ук ( хәзер ул Тукай районы главасы – А. З.) бу ресторанны үзенең якташына, Мөслим районындагы бер ханымга саткан. Камаев киткәннән соң, ресторан хуҗасы Фәттаховка зарлана башлаган: «Керем юк, зыянга гына эшлибез. Мәктәп һәм балалар бакчасын безгә беркетегез».

…Әгәр аудиоязмаларда сөйләнгәннәр чын булса, Энгель Фәттаховның ни өчен мәктәпләрне ашатуны ресторанга йөкләвен аңлау кыен түгел. Актаныш – зур шәһәрләрдән шактый ерак, әллә кайда урнашкан бер район. Монда кунакка зур түрәләр, эреле-ваклы чиновниклар килә калса, аларны ашатырдай бердән-бер урын бар – ул шушы ресторан. Әллә ни зәвык белән эшләнгән булмаса да, кунак сыйларга ярый. Ресторан белән бер бинада кунакханә дә бар. Рестораны ябылса, кунакханәсе дә эшли алмаячак, шуңа күрә аның ишегенә шартлатып амбар йозагы элеп китеп бару хуҗа кешегә дә, район җитәкчелегенә дә файдалы түгел. Күз карасыдай күрелгән күңел ачу урынын ничек тә яшәтергә кирәклеге аңлашыладыр. Бәлки, шуңа күрә, мәктәпләр акчасына яшәп бераз рәтләнеп китә алмасмы дигән ният белән, ашату эшен шушы ресторанга йөкләгәннәрдер дә. Социаль челтәрләрдә дә, башлыча алганда «Подслушано в Актаныше» төркемендә бу ресторанга кешенең бик йөрмәвен яздылар. Ә ни өчен йөрми, чөнки район халкын дөньяның артына типтереп бай яши дип әйтеп булмый. Акча бар, ләкин ул күп җирдәге кебек, аерым кулларда.

Ресторанның хуҗасы кем булуын рәсми телдә сөйләсәк – ул «Граф Плюс» ҖЧҖсе. Гомуми туклану өлкәсендә бу фирма бишенче ел эшли. Актаныш кына түгел, күршедәге Мөслим, Тукай районнарында да мәктәп һәм больницаларны тукландырып тора. Сүз уңаеннан, балалар агуланып эләккән Актаныш больницасына да ризыкларны бу оешма китерә.

Аудиоязманы алга таба тыңласак, «чын дөресен миннән генә ишетә аласыз», дигән ир ресторан ризыгын мактап сөйләми. Шикле иттән ясалган тефтельләр һәм кәтлитләрдән укытучылар үзләре дә мәгариф бүлегенә барып зарланган, имеш. Бу ярымфабрикатлардан шикле ис килүен сизгәннәр. Моны баласы 1нче мәктәптә укыган Э ханым да раслый:

– Бала-чаганың бу ресторан ризыкларына бик исе китмәде. «Тәмле түгел», – дип әйтәләр иде. Ашханәдә эшләгән бер ханым сөйләде: иртән китергән кәтлитләренең исләренә чыдый торган түгел, сасыган иттән ясыйлар, бик сизелмәсен өчен тәмләткечләр генә тутыралар, диде. Безнең балалар 5нче сентябрь көнне ашханәдә тавык кәтлите ашаган булган. Шушыннан соң Актанышның 2нче мәктәбендә укучы балаларның күпчелеге агуланган. Кайбер сыйныфларда биш кенә бала утырып калган, диделәр. 1нче мәктәптән дә агуланучылар бар, ләкин ул кадәр күп түгел. Без моның ничек килеп чыгуын болай фаразлыйбыз: иртән ашханәгә 3000 туң кәтлит китергәннәр, пешекчеләр моны тиешенчә кыздырып җитешә алмаган. Кызган майга туң кәтлит салгач, аның тышы тиз кыза-кызуын, әмма эче пешеп бетми, эри генә. Бу балалар шуны ашаган булырга тиеш. Хәзерге минутта гына диагнозлары юк әле, ләкин әти әниләр: «Сальмонелла түгелме икән?» – дип сөйләшә. Тавыкта сальмонелла чыга бит инде. Без кәтлитләреннән генә түгел, аларның итсез пешерелгән ашларыннан да канәгать түгел. Бүген кызым дәресләрдән кайтты да: «Нәрсә ашадыгыз?» – дип сорадым. «Дөгеле аш», – ди. Ите булмаган. Ә без аларны ашаткан өчен ай саен 550 сум түлибез! – ди ана.

Сүз уңаеннан шунысын да әйтик – ресторан кулына «килеп эләккәнче» балаларны бер ай ашату өчен ата-аналар 300 сум тирәсе түләгән булуларын сөйли. Ә хәзер бу бәя бер ярым тапкырга арткан дигән сүз. Бәясе белән бергә сыйфаты да артса, беркем бер сүз дәшмәс иде – баласының тамагы тук булсын өчен соңгы тиенен дә чыгарып бирергә әзер әти-әниләр, әмма юк бит: порцияләр бәләкәйләнгән, ризык тәмсезләнгән – нәтиҗә буларак, уку елы башланып өч көн дә үтмәде – балалар агуланды.

«Үтләренә кадәр косып чыгарганнар»

А. ханымның улы 2нче мәктәптә югары сыйныфларның берсендә укый. Агулануның сәбәбен ул да җитәрлек дәрәҗәдә кызмаган кәтлиттән дип шикләнә.

– Балалар агуланган икән дигән хәбәр яшен тизлегендә таралды, мин шунда ук улыма шалтыратырга тотындым. Бер сәгать буе бер нәрсә дә җавап бирмәде, борчылып беттем. Дәрестә булганга күрә сөйләшә алмаган икән, кабат үзе чыкты. «Әни, агуланучылар арасында бәләкәй классларда укучылар да, өлкән сыйныфлар да бар. Минем өчен борчылма, мин кәтлит ашамаган идем. Ярый әле ашамаганмын», – диде. Шушы сүзен ишеткәч тә бер сәгать тынычлана алмадым, һаман калтыранып кына сөйләшәм. Бала кемгә дә кадерле, бик курыктык, больница тулы агуланган укучылар, диделәр – ди ул.

Л. ханыма исә бәхет моңа кадәр сөйләшкән әңгәмәдәшләремә караганда азрак елмайган. Агуланучылар исемлегендә аның да улы бар.

– Кичтән тик торганнан эче авырта башлады, югыйсә әллә нәрсә дә ашамаган идек, ярылган бәрәңге генә пешердем. «Мәктәптә нәрсә ашадыгыз соң?» – дип сорагач, «Кәтлит», – диде. Эче бик авыртты. Больницага киттек. Анда безне озак тотмадылар, кайтарып җибәрделәр. Авыр хәлдәгеләр дә бар, диделәр. Өч баланы Казанга РКБга җибәргәннәр, кайберләренә системалар гына куеп торганнар. Бертуктаусыз косалар да косалар, ди. Кайбер балаларның үтенә кадәр чыккан. Ата-аналар елап бетте, әйбәт әйбер түгел бит инде укый башламас борын, – дип сөйли ул.

Бу очрак буенча Татарстан тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты, хәзерге вакытта тикшерүләр бара. Сүз уңаеннан, агуланучылар арасында район прокуроры Рамил Әскәровның да баласы бар, шуңамы, прокуратура тикшерүен Минзәлә районы уздырачак.

МӘКТӘП ДИРЕКТОРЫ НИК КАЧА?

Район больницасының инфекция бүлеге балалар белән шыплап тулган булса да, бер-ике көн эчендә аларны өйләренә чыгарып та җибәрделәр. 7нче сентябрь көнне агуланган 25 бала да өйләренә кайтарып җибәрелгән, дип, хисап тоттылар. Балалары өйгә җибәрелгән ата-аналар белән сөйләшкәндә, араларында «Әле һаман да эче авыртып тора, ярый, косуы бетте инде», – дип сөйләүчеләр бар. Шулай булгач, укучыларны тизрәк өйгә озатулары чынлап та терелеп беткәнгә һәм тизрәк укырга керешсеннәр дигән ният белән булгандыр, дип ышанасы килә. Статистика күрсәткечләре өчен генә, һәм «артык нык агуланмаганнар иде», дигән күз буявы өчен генә булмагандыр инде, әлбәттә.

Билгеле, бу хәл буенча без ресторан белән турыдан-туры бәйле «Граф Плюс» оешмасына да шалтыратып карадык, әмма телефонны алучы булмады. Телефон алмаучылар рәтендә Актанышның 2нче мәктәбе директоры Илшат Вахитов та бар. Дөрес, ике мәртәбә эләктерә алдык без аны. Беренчесендә «Соңрак сөйләшербез, әлегә янымда кешеләр бар», – дип телефонын куйды һәм өч көнгә юкка чыкты. Икенче мәртәбә: «Әле дәрестә идем, бүген көн дәвамында шалтыратыгыз, сөйләшербез», – дип алдашты. Шунысы кызыклы – Вахитов мәктәп директоры вазыйфасына әле бу уку елыннан гына керешкән булган. Моңа кадәр ул мәгариф идарәсе бүлеген җитәкләгән. Нәрсә сәбәпле идарә кәнәфиен калдыргандыр, монысы безгә караңгы, бәлки, бер атна буе безне алдашып йөрткән кебек, берәрсен ышандырып килгән, әмма эшен башкара алмагандыр – фаразлап кына була.

Балаларның хәзерге вакыттагы хәлләрен белешү өчен район мәгариф идарәсе бүлеге җитәкчесе Ләйсән Фоат кызы Нурлыевага шалтыраттык. (Алга китеп булса да, әйтим, шалтыраткан вакытта мәгариф идарәсе бүлеген ул җитәкли дип уйлаган идек – А. З.). Ул бүгенге көндә агуланган укучыларның кабат мәктәптә укый башлавын, һәр нәрсәнең үз урынына утыруын сөйләде. Ә ни өчен укучыларга ризыкны мәктәп ашханәсе түгел, ресторан китерде дигән сорауга җавабы мондый булды:

– Ресторан бу уку елыннан гына ашата башлаган иде әле…

Мәктәпләрне ашатуны ресторан җитәкчелеге үзе теләгән диләр, дөресме?

Бу аукцион аша эшләнгән әйбер булды. Аукционда шушы оешма катнашып җиңде.

Нинди аукцион турында сүз бара? Ни өчен элеккеге ашату системасыннан ваз кичтегез?

Казан мәктәпләрендә дә үзәкләштерелгән ашатулар оештырылган бит инде. Шулай оештырып карамакчы идек. Бер поставщик булсын бөтен мәктәпләрдә дә дип уйладык.

Шушы хәлдән соң да укучылар ресторан ризыгы белән тукланачакмы?

Ресторан инде ашатмый. Элек нинди системада ашатканбыз, барлык мәктәпләр дә шул системага кире кайтты. Элек нинди «поставщиклар» белән эшләгәнбез, шулар белән эшне оештырдык, – диде җитәкче.

Беренчел экспериментның кыска вакытлар эчендә уңышсыз килеп чыгуы кызганыч, әлбәттә. Һәм билгеле аның уңышсыз булуында беренче чиратта исле кәтлит китерә дип даны чыккан ресторанның җитәкчеләре сәбәпчедер.

Әңгәмәбез вакытында, Ләйсән Фоат кызы минем бу мәсьәләдә аннан мәгариф җитәкчесе буларак сорау алуымны дөрес түгел дип аңлатты. Дөрес, кайчандыр мәгариф идарәсен җитәкләгән, әмма инде ел ярым район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары икән. Ә мәгариф идарәсе бүлеге җитәкчесе кәнәфие әлегә буш тора, ди. Гафу итегез, сездә җитәкчелек көн саен алмашынып торгангамы, рәсми сайтларда вазыйфаны кем башкаруы турындагы мәгълүматларыгыз үзгәртелми. Мәгариф идарәсен җитәкләүчесе булмаганга күрә мәктәп директорларыгыз да шушындый гадәттән тыш хәлләр вакытында тел яшерәдер инде…

P.S. Балаларның агулануы узган атнаның якшәмбесендә булган депутатлар сайлавы алдыннан килеп чыкты. Белүегезчә, Актанышның мәгариф бүлеге җитәкчесе генә түгел, район башлыгы кәнәфие дә буш әлегә. Халык телендә «глава» бар, әлбәттә. Энгель Фәттаховны шулай дип йөртәләр. Ул исә бу ялларда «Бердәм Русия» фиркасеннән депутат буларак үз кандидатурасын тәкъдим итәргә тиеш иде. Халык бу сайлауларда аны җиңдерсә, район башлыгын җиңгән депутатлар арасыннан билгеләячәкләр. Иң мөһиме халык сайлауларын узарга – калганы хәл итмәстәй мәсьәлә түгел.

Ләкин шунысы бар, «Бердәм Русия» фиркасеннән депутатларга сайланучылар арасыннан балалар агуланган 2нче мәктәп директоры Илшат Вахитов та бар. Бу уңайдан Актанышта әллә нинди сүзләр йөрде. Имеш, Вахитов сайлауда Фәттахов белән бергә бер округтан кандидат булып барган. Прайм вакытында 80 процент тавыш җыйган. Һәм балалар агулану буенча инцидент Вахитовны гүзәл яктан күрсәтмәү өчен махсус оештырылган, дип тә сөйләделәр. Билгеле, моңа ышанмадык. Балаларны агулап җиңәргә тырышу – бу бөтенләй башка сыймаслык хәл, әллә нәрсәләр сөйлисез сез, актанышлылар!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии