«Район башлыгы безне яклады, ышана алмыйбыз: «Бу чынмы, уенмы?»

«Район башлыгы безне яклады, ышана алмыйбыз: «Бу чынмы, уенмы?»

Питрәч районының Колкамәр авылында чыккан низаг турында бер язган идек инде. Җирле керәшеннәр, бирегә әле берничә ел элек кенә күченеп килгән әзәрбайҗанлыларның үзләренә булган начар мөнәсәбәтеннән зарланды: «Монда бөтен нәрсә безнеке булачак», – дип, безнең белән низагка керәләр, безне санга сукмыйлар», – дип сөйләде алар. («Күченеп килгән халык безне мыскыл итәргә тиешме?» («Б. Г.», N 24, 14 июнь, 2017).

Кунак ашы – кара-каршы, диләр бит. Әзәрбайҗанлылар авылның ташландык бер фермасын алып, шунда сыерлар үрчетергә теләгәч, йортта кемнең хуҗа икәнлеген күрсәтергә теләгәндәй, керәшеннәр моңа дәррәү каршы чыкты. Хәер, монда эш «кунак ашы ашатуда» гына да булмагандыр. Район җитәкчелеге күченеп килүчеләргә ферманы артык якыннан бирергә җыена. Бу ферма авыл йортларыннан 118 метр гына ераклыкта урнашкан. Авыл янәшәсендә генә ферма коруның ни икәнен яхшы белә колкамәрлеләр. Чөнки күченеп килүчеләр 50 баштан артык сыерларын моңа кадәр ишек алларында асраган бит. Моның җирле халыкка зыяны тияргә өлгергән инде: җәй яңгырлы килде бит быел. Җир пычрак булгач, әзәрбайҗанлылар тиресне түктерү өчен машина кертә алмаган, ул шул ук ишек алдында өелеп тора һәм тирә-юньгә хуш исен тарата. Ә инде яңгыр койган мәлләрдә сыерлар асрала торган ишек алдыннан пычрак инеш агып чыгып, Мишәгә юл ала. «Безнең өчен Мишә – татарларга Коръән изге булган кебек үк, изге урын. Без аны пычратуга каршы!» – ди керәшеннәр. Менә шуңа күрә дә күченеп килүчеләрнең биредә үз фермаларын ачуына каршы алар. Эшлиселәре килә икән – башка авылга китсеннәр дә, шунда эшләсеннәр, диләр. Шушы проблеманы җиткерү өчен район җитәкчеләренең ишеген шакып-шакып караганнар да бит, керә генә алмаганнар. Ничарадан бичара булып, югарыга, ягъни Мәскәүгә хат язып җибәргән колкамәрлеләр. Ситуацияне аңлатканнар, ферма төзелүгә каршы булуларын белдергәннәр. Хат тиз арада ияләренә барып ирешкән, хәлгә ачыклык кертү йөкләмәсе бирелгән күрәсең: узган атнада Питрәч район башлыгы Эдуард Дияров, җирле халык белән җыен уздырды. Бу җыелышта, көнүзәк мәсьәлә булып, ферманы күченеп килүчеләргә бирәбезме, юкмы дигән сорау тора иде.

– Татарстанда мондый хәлнең булганы юк иде әле. Гадәттә безгә җыелыш саен килеп зарланалар: күрше белән күрше сугыша – тыкрык янын, җир бүлешә алмыйлар… Ләкин авылда башка милләт вәкилләре яшәүдән, аларның үз ферма хуҗалыкларын ачарга, эш урыннары булдырырга теләвеннән риза булмау һәм аларны авылдан куу очрагын беренче күрәм, – диде Эдуард Дияров. – Сез – 96 кеше яши торган авыл, 70 кешедән имза җыеп, Мәскәүгә хат язгансыз. «Тизәк исе кирәкми, ферма кирәкми, читтән ниндидер кешеләр килде дә, ташландык ферманы торгызмакчы булалар, безнең болыннарда чит кешеләрнең йөрүен теләмибез», – дигәнсез. Мин хәзер республика җитәкчелегенең күзенә карарга оялам! Башка районнар үзләренә фермерларны ничек җәлеп итәргә белмиләр, ә бездә булганнарын да куып чыгаралар! Күпме җирләр буш ята! Авыл хуҗалыгы җирләре берәүгә дә кирәк түгел хәзерге заманда. Без хәтта аларны эшкәртергә дә кеше таба алмыйбыз. Сезнең фикерегезне ишетәсем килә: авылыгыздагы ташландык ферманы әзәрбайҗаннарга биреп, торгызабызмы? Безгә фермерлар кирәкме? Мин сездә көтүлек урыннары җитмидер дип уйламыйм. Авылыгызда 15 баш кына сыер бар, ә буш болынлыкларыгыз – йөзләгән гектар. Үлән бөтен кешегә дә җитә бит ул. Шуңа күрә, чүпне ызбадан чыгарып, бөтен Русиягә: «Бездә фермер хуҗалыгы ачмасыннар, терлек асрамасыннар!» – дип кычкыру кирәк түгел иде.

Район башлыгының әлеге сүзләренә җавап итеп, урта рәтләрнең берсеннән Анатолий Долгов торып басты. Авылларында нинди вазгыять хөкем сөргәнен хат аша Мәскәүгә җиткергән кешеләрнең берсе ул.

– Без моны, бәлки, читкә чыгармаган да булыр идек, тик 28нче май көнне, авылдашлар белән җыелып, сезне күрү өчен хакимият йортына килдек, – дип, район башлыгына мөрәҗәгать итте ул. – Сезгә шушы проблемаларыбызны сөйләп бирмәкче идек. Ләкин безне кабул итүче, тыңлаучы булмады. Шуннан соң райондагы бөтен инстанцияләрне йөреп чыктык, гозеребезне әйттек: әзәрбайҗанлылар сыерларын ишек алдында асраудан туктасын, җәйге лагерьга чыгарсын – ул сыерлар безнең авылны пычрата. Бу гозерне үтәргә сезнең бер сүзегез җитә иде. Ишетергә теләмәдегез. Шуңа югарыдагыларга яздык та инде. Сез авылдан 118 метр ераклыктагы ферманы шуларга бирмәкче буласыз. Санитар нормалар буенча, әгәр фермада сыер саны 100дән күп булса, ә күченеп килүчеләр аларның санын 200гә кадәр җиткерергә уйлый, димәк ераклык та 300 метр булырга тиеш. Без ахырга кадәр көрәшәчәкбез, аларга монда закон бозып, терлек үрчетергә, ә үзебез пычракта яшәргә җыенмыйбыз.

Аның әйткәннәренә тагын бер авылдашы Миша Горшунов та кушылды: «Без болай итеп йөрмәгән дә була идек. Үзләре тынычлап яшәргә теләмәде: безнең авыл ирләренә нахак бәла якты алар!»

Район башлыгы Миша Горшуновның ни турында сөйләвен аңлап та бетермәгәндер, бәлки. Аның каравы, мин бик яхшы аңладым. Моннан ике атна элек, Колкамәрдәге низаг тәмамланганмы дигән сорауга җавап табу өчен кайткан идем. Тик халык белән озаклап сөйләшеп торып булмады. Полиция хезмәткәрләре килеп, авылның интервью бирергә җыелган ир-атларын минем күз алдында берәм-берәм машинага утыртып алып китте. Бактың исә, әзәрбайҗанлыларның берсе яраланып больницага эләккән һәм авыл халкын үзенә балта белән һөҗүм итүдә гаепләп, полициягә шикаять язган.

– Күченеп килүчеләр белән авыл халкы арасындагы талашлар беткән иде бит инде. Нигә безгә нахак бәла ягып, шулай үч алырга? Ник авыл халкын борчый алар? Ирләребезне сугышка озаткан кебек, кул болгап озатып калдык. Боларны кире кайтарырлармы, утыртып куярлармы, дип борчылдык. Үзара сугышканнарын безгә сылтамакчылар иде бит алар. – Бу сүзләрне Колкамәр хатын- кызлары әйтте.

Җыелыш шактый озак барса да, халыкның фикере үзгәрмәде: әзәрбайҗанлылар белән дуслык барып чыкмаган икән, димәк, аларның законга каршы килә торган урында ферма тотуларына да күз йомып тормаячаклар.

Ахырдан әзәрбайҗанлыларга да сүз бирелде. Тик аларның вәкиле, үзләренә карата булган гаепләүләргә аңлатма биреп тормастан, колкамәрлеләрне чебеннән фил ясаучылар итеп калдырды.

– Безнең авыл халкы белән талашып йөрергә вакытыбыз юк: 500 баш каз асрыйбыз, көне буе эшлибез дә эшлибез, – дип, сүз башлаган иде, район башлыгы авыл халкын яклап чыкты: «Бу – юк сүзләр. Ялганласа, берәү ялганлар иде. Ә монда бөтен авыл белән сезне башка җирлеккә күчерергә телиләр. Бөтенесе зарлана», – дип белдерде.

Җыелышны тәмамлап, карар кабул иттеләр: әзәрбайҗанлыларны башка авылга күчерәчәкләр. Карар тавыш бирелүгә куелгач, бөтен кеше «без риза», дип кул күтәрде. Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров исә халыкка көзгә чаклы гына түзәргә кушты.

…Бу язмадан соң, бәлки, кемнәрдер монда авыл халкын гаепләр. Янәсе, әзәрбайҗанлылар сыер асраса, ни булган? Тик чагыштырып карасак? Русия гражданлыгы алса да, алар Питрәчтә туып-үскән кешеләр түгел. Күченеп килүчеләр буларак, авыл халкы белән низагка керүдән тыелырга кирәк булгандыр, бәлки? Безнең ил кешесе алар туып-үскән илгә китеп, аларның ата-аналарына сүгенү сүзләре кычкырса, суям, дип янаса, коена торган елгаларына тизәкле су агызса – безнең ил кешесен нишләтәчәкләр Әзәрбайҗанда? Шулай булгач, монда һәркем гаепне үзеннән эзләсен иде. Ә колкамәрлеләр үзләрен район башлыгы тыңлаганга, фикерләрен аяк астына салып таптамаганга сөенеп бетә алмый. «Чынмы бу, уенмы – аңлап бетерә алмыйбыз әле. Шулай да көзен башка авылга күченерләр дип бик нык ышанабыз», – ди алар

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан Питрәч Казан

Комментарии