«Кибеткә тәмсез ипи килә»

«Кибеткә тәмсез ипи килә»

Коронавирус аркасында эшсез-ашсыз калганнар, табибларның битарафлыгы белән очрашканнар турында язган идек. Зәй районының Аксар авылы пенсионерларына да үз йогынтысын ясаган икән бу авыру. Әле үзләре сәбәбен белмәгәннәрдер дә, без шалтыратып сораша башлагач кына ачыкланды – пандемия чоры башлангач, бу авылга тәмсез ипи китерә башлаганнар. Бу хакта Аксар авылында яшәүче даими укучыбыз турыдан туры элемтә вакытында шалтыратып зарланды:

– Мин Зәй районының Аксар авылында яшәүче 3нче группа инвалид, пенсионер Тәлгать Шәвәлиев булам. Безнең яратып укыла торган гәҗитебезнең редакция хезмәткәрләренә авылыбыз өлкәннәренең моң зарын җиткерәсем килә. Авылыбызда «Виктория» исемле кибет бар. Аны инде күп еллар Лилия Вакыйф кызы Мөбәрәкшина исемле эшмәкәр җитәкли. Кибетенә керсәң, авылда яшәүчегә барлык әйбер дә бар, без моңа бик сөенәбез. Лилиягә шул кадәр рәхмәтле без. Җаның ни тели, шуны табасың, булмаган әйберне икенче көнне үк кайтарып җиткерә. Ә менә ипи мәсьәләсендә икенче ай инде үзгәреш. Без – пенсионерлар җаныбызга нинди ипи телибез, шуннан ала идек, чөнки Лилиябез безгә Сарман районы ипиен дә китертә иде, Түбән Кама районының Югары Чаллы авылыннан да бик тәмле ипи һәм пироглар килә иде. Тик бер-ике ай элек районыбызның эшмәкәрләр «акула»сы Шалафаев Анатолий үзенең үтмәс ипиен безгә – авыл кешесенә китереп сатар өчен хакимияттән рөхсәт алган. Сарман һәм Югары Чаллы эшмәкәрләренең тәмле, без яраткан пирогларын китертмәскә, дигән карар чыгарттырды. Нигә соң ул шулай? Ипи пешерү технологиясен белмәгәч, нигә дип ипи пешерергә алынырга? Ипие тешкә сылана, аны ашасаң ашказаны авырта башлый. Ә бит без иписез тора алмыйбыз, бөтен ризыкларны да ипи белән ашарга гадәтләнгәнбез инде. Шалафаевның Мирный бистәсендә энесенең кибете бар. Андагы кибеткә китерткән ипиләре бер дә андый түгел бит югыйсә. Тешкә дә сыланмый, ашказаны да авыртмый. Хөрмәтле редакция! Безгә Югары Чаллы эшмәкәрләренең тәмле ипипен һәм пирогларын китертүгә булышсагыз иде. Бик рәхмәтле булыр идек, – диде ул.

Мәсьәләгә тулырак ачыклык кертү өчен Аксар авылындагы «Виктория» кибете хуҗасы Лилия ханым Мөбәрәкшинага шалтыраттык.

– Түбән Кама районының Югары Чаллы авылыннан ипи китертүне туктатырга, дип миңа җирлегебез башлыгы Юрий Гыйльманов әйтте. «Райондагы һәр дүшәмбе саен глава белән була торган җыелыш вакытында сиңа Чаллыбаштан ипи китертүне тыйдылар», – диде. Бу тыюны пандемия аркасында, дип аңлатты. Ипи дә, пироглар да китертми торган идек, хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә өлешчә хәл ителде – пироглар китертә башладык. Ләкин Шалафаев җитештергән ипи күләмен кабул итеп алуны киметмәскә кушылды. Рәсми кәгазьдә язылган күрсәтмә юк, бу сүз белән генә әйтелде. Тәгаен бу хакта җирлек башлыгы әйтте. Чаллыбаш пирогларының, сатып алучы өчен бәяләре дә яхшы. Тик миңа Зәй районының башка бер эшмәкәре Глушкованың пирогларын сатыгыз, диделәр. Чаллыбашныкы шул ягы белән ошый иде – бик чиста иде цехлары да, ике якка да файдалы булырлык итеп хезмәттәшлек итә идек, бар әйбер дә ошый иде.

Яңа эшмәкәрләрнең ипи-пирогларын кайтарта башлагач зарланучылар булдымы?

– Зарланалар инде, үземә дә ничә тапкыр әйттеләр. Соңыннан баралар да җирлек башлыгына җиткерәләр. Ләкин ул да моны хәл итә алмый, күрәсең. Зәй ипи заводы якшәмбе көннәрендә ипи китерми безгә. Шалапаевка мөрәҗәгать иткән идем, «Кичәге ипине ашагыз, ике көнгә заказ бирегез», – ди. Бетте. Ә мин моңарчы көннекен-көнгә сатып бара идем. Кешегә яңа пешкәне кирәк шул. 9дан 11гә кадәр бөтен кеше ипигә дип махсус кибеткә төшә. Хәзер кешеләр үзләре бик сирәк ипи пешерә. Пешермиләр диярлек. Шуңа алар яңа пешкән ипи алырга гадәтләнгәннәр иде. Мин 21 ел эшлим инде кибетемдә һәм без кеше ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тырышабыз. Кеше миңа да зарлана ипи сыйфаты буенча, ләкин без бит баштан да югарырак сикерә алмыйбыз. Без бик бәләкәй кешеләр. Кушылганны эшлибез. Ярамагач мин кайтарта алмыйм, – диде ул.

Фәрманның Аксар авылы җирлек башлыгы Юрий Исмәгыйль улы Гыйльманов тарафыннан бирелгән булуын исәпкә алып, аның үзенә дә шалтыраттык:

– Районнарда, Татарстанда гына түгел, бөтен илдә коронавирус аркасында нинди тыюлар булганын күреп, белеп торасыз бит. Бу да шуннан килеп чыккан әйбер. Куркынычсызлык ягыннан әлегә үзебезнең районда җитештерелгән ипине ашарга диделәр. Шул гына, башка бернинди сәясәт юк монда. Саклану чарасыннан гына. Чаллыбаштан пироглар килә башлады, якын арада ипине дә ала башларлар. Бу вакытлыча күренеш, тормышлар җайлангач, үз юлына кайтачак, – диде ул.

Шалафаев җитештергән ипине үзебез ашап карамадык, шуңа күрә аның сыйфаты турында кистереп начармы, яхшымы – әйтә алмыйм. Тик халык юкка гына зарланмыйдыр. Тәлгать абый исә үз сүзләрен дәлилләргә әзер булуын белдереп: «Бу көннәрдә Казанга киләсем бар, әйдәгез очрашыйк, бер кисәк ипиен китерермен, ашап карарсыз», – диде. Очрашыр да, авыз да итеп карар идек тә, һаман да шул коронавирус вакытында өйдә утыруың хәерлерәк дип, бу очрашудан баш тартырга мәҗбүр булдым. 8 мең белән 9 мең кеше арасында көн саен авырулар чыгып торган вазгыятьтә беренче чиратта куркынычсызлык кагыйдәләрен дә үтәү кирәк шул. Шуңа күрә авыруны йоктыручылар саны азайганчы сабыр итәргә туры килер. Әгәр монда бернинди сәясәт юк икән, Түбән Кама ипиләрен кабат китерә башларлар. Ә инде бөтенләй ашый алмыйсыз икән, сатып алмагыз. Сатып алынмаган әйберне җитештерми бит ул эшмәкәр дә. Сатылмаган товарны кибет тә алмый башлый. Кыскасы, «Мин ни пешерсәм, шуны ашарсыз», – дигән девиз белән яшәп, халык зарын исәпкә алмаучыларны бары тик әйберләрен сатып алмыйча гына акылга утыртып буладыр ул…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии