Гаделлек җиңәрме, әллә кабат полицияме? (ВИДЕОСЫ БАР)

Гаделлек җиңәрме, әллә кабат полицияме? (ВИДЕОСЫ БАР)

Узган елның 6нчы июнендә, бөтен республикада Сабан туйлары гөрләгән көнне, Нурлатта абыйлы-энеле Сәйфуллиннар белән ЮХИДИ хезмәткәрләре арасында килеп чыккан йодрыклы низаг хакында укучыларыбыз хәтерли булыр («ЮХИДИгә кабырга сындыру рөхсәт ителәме?», №32, 12 август, 2015). Без бу теманы ел дәвамында күзәтеп тордык. Инде быелгы Сабантуй вакыты җитә, ә Сәйфуллиннар эше буенча суд әле һаман дәвам итә. Узган ел авыл җыенында халыкка аңлатылганча, бертуганнар гаепле булса, әллә кайчан эшне төгәлләп куярлар иде инде. Тик эш алай гади генә булып чыкмады. Бөтен карталарның «гаишниклар»га каршы булуы ачыклана башлагач, суд шулай озакка сузылды да инде.

Без Нурлат районы, Якты Күл авылына халык җыенына кайтканда, Сәйфуллиннар – абыйлы-энеле Фәнис, Ранас һәм Риас – Бөгелмәдә изоляторда утыра иде, шуңа күрә алар белән сөйләшеп булмады. 6нчы июнь көнне булган вакыйга турында низагның икенче ягында торучылар – юл-патруль хезмәте инспекторлары Николай Самойлов белән Владимир Тимофеев версиясен (аны халыкка Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы өлкән лейтенант Илдар Галиуллин җиткерде, инспекторлар үзләре җыенга килмәгән иде. – Авт.) тыңладык, шуның нигезендә «куркыныч» Сәйфуллиннар турында фикер формалашты, аларга ун елга кадәр төрмә янавын белдек. Әле тагын ТР буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Ибраһимовның: «Бүген ЮХИДИлыларны яклап торудан файда юк, пачкалап эштән җибәрәбез. Ике як та әйбәтләп тикшерелергә һәм, кем генә гаепле булса да, тиешле җәзасы бирелергә тиеш», – дигән сүзенә ышанып кайттык. Өч ай изоляторда утырганнан соң, Сәйфуллиннар иреккә чыкты. Шуннан соң гына без вакыйганың алар тасвирлаган версиясен ишеттек.

«КУРКЫП КАЧЫП КИТТЕМ»

Казаннан төп нигезенә кунакка кайткан Ранас Сәйфуллинга 6нчы июнь көнне шалтыратып әйтәләр: энесе Риасны авыл башында «гаишниклар» туктаткан. Биш бертуган авыр чакта бер-берсенә ярдәм итеп гадәтләнгән, Ранас та, ичмасам янәшә булырмын дип, энесе янына чыгып китә. Юлда туганнарның тагын икесе – Фәнис һәм Нияз Сәйфуллиннар, аларның хатыннары да була.

Риасны инспекторлар Самойлов белән Тимофеев машина каешын эләктермәгән өчен туктаткан, аннары документларының янында булмавы ачыкланган. Шулай да инспекторлар административ хокук бозуга беркетмә төзергә ашыкмый, Риасның эчкәнме-юкмы икәнен белү өчен, трубкага өрдерә башлый. Соңыннан Самойлов белән Тимофеев тикшерүчегә, Риас исерек хәлдә тоткарланды, дип күрсәтмә бирәчәк. Ә тикшерү барышында ЮХИДИ машинасының видеотеркәгеченнән алынган видеодан күренгәнчә, Риас трубкага 27 (!) тапкыр өрә. Прибор аны эчкән дип күрсәтми. Дөрес өрмисең, дип бәйләнәләр Риаска, өргән вакытында трубканы авызыннан тартып-тартып алалар. Шофер стажы 30 ел булган кеше приборга тиешенчә өрә белмиме икәнни? Берәү булса, моның кадәр өрдерүгә түзеп тормас, инспекторларга бер-бер сүз әйтеп куяр иде инде. Риас түзеп утыра. Ничәнчедер тапкыр өрүендә Самойлов аңа: «Менә хәзер дөрес итеп өрдең, нәтиҗәсен карыйк», – ди. Ә бераздан кабат өрергә куша! Нәтиҗәсе инспектор көткәнчә булмадымы икәнни? Күбрәк өрсәң, эчмәгән алкоголең дә күренә башлый, дигән кагыйдә юк бит, шуңа күрә Риасны 27 тапкыр өрдереп азаплаган инспекторлар башка берәр нәрсә өмет иттеме икән әллә? Бу сораулар җавапсыз кала инде, чөнки Самойлов суд барышында аларга җавап бирмәячәк.

Өрдереп уйнау туйдыргач, инспекторлар машиналарына утырып китеп бара. Риас юлда басып кала, аның турында бөтенләй оныталар! Бераздан «югалган» Риасны эзләп, «гаишник»лар кабат әйләнеп килгәндә дә үз урынында була әле ул. Ә аннары әллә нәрсә була аңа: машинасына утыра да Якты Күл авылына таба җилдерә. «Курыктым – инспекторларның уенда ни булмас», – дип белдерә ул соңыннан судта. Самойлов белән Тимофеев үз машиналарында аны куа китә. Юлда очраган беренче машинага утырып кайткан башкалар мондый күренешкә тап була: ике инспектор Риасны җиргә егып салган, кулларын артка каерып тоткан (богау кидермәгән!), типкәләп (!) кыйнап яталар, дөньяда нинди начар сүз бар, шуның белән сүгенәләр. Чит-ят кешене кыйнаганда да узып китә алмыйсың, ә монда бертуганыңны изеп ятсыннар әле! Өстәвенә, инспекторлар татар милләтен җенси характердагы начар сүз белән кимсетә (балалар, хатын-кызлар һәм картлар барында!), «Татары, мы вам устроим вторую Башкирию», – дип җикеренә. Әлбәттә, Сәйфуллиннарның йөрәге түзми! Фәнис, йөгереп килеп, бер инспекторны, Ранас икенчесен энеләре өстеннән алып ташлый, шул килеш җиргә тәгәриләр. Инспекторлар машиналарына утырып, «Без әле сезгә күрсәтәбез», – дип сүгенә-сүгенә китеп баралар, Сәйфуллиннар канга баткан Риасны больницага алып китә. «Гаишниклар» сүзендә тора – «күрмәгәнне күрсәтәләр»: 10нчы июнь көнне Фәнис, Ранас һәм Риасны тоткарлыйлар, җитмәсә, «качып йөргән» дигән ярлык та тагалар. Узган елгы язмамда: «Самойлов белән Тимофеевка «почти террорист»ны тоткарлаганнары өчен рәхмәт белдерсәләр дә, аптырыйсы түгел икән әле», – дип фаразлаган идем. Нинди рәхмәт кенә монда! Тимофеевка майор дәрәҗәсе биреп, Чистайга күчерәләр, Самойловны кече лейтенанттан лейтенантка күтәрәләр. «Ике як та тикшерелергә һәм тиешле җәзасы бирелергә тиеш» менә шул була!

КҮРСӘТМӘДӘ – БЕР, ВИДЕОДА ИКЕНЧЕ ТӨРЛЕ

Сәйфуллиннарның берсе – Ранас бу вакытта Казанда үз эшендә, Фәнис шулай ук башкалада адвокат белән килешү төзеп йөри, ә баш мие селкенгән, ике кабыргасы сынган Риас больницада «качып ята». Өстәвенә, «ЮХИДИ хезмәткәре тарафыннан кыйналдым» дип гариза да яза бит әле, тик тикшерүче-криминалист И.Гыйззәтуллин бу гаризага дата да куеп тормый, кирәге чыкмас дигән, күрәсең. Өчесе дә «тоткарланган вакытта каршылык күрсәткән һәм полиция хезмәткәрләренә карата көч кулланган» икән. Шуңа күрә аларга карата РФ Җинаять кодексының 318нче маддәсенең 2нче бүлеге буенча (хакимият органы вәкиленә карата тормышына яки сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган итеп көч куллану) тикшерү эше ачыла. Тормышка куркыныч килерлек булгач, инспекторлар, ким дигәндә, «больничный»га китәргә тиеш булган бит инде. Ә алар икенче көнне үк эшкә чыга. Менә нинди җаваплы хезмәткәрләр эшли безнең полициядә!

8нче августта, инспекторларның тормышына куркыныч килмәгән булу сәбәпле дип, тикшерү эшен 318нче маддәнең 1нче бүлегенә күчерәләр. Шунысы кызык: җинаять эзәрлекләвен өлешчә туктату турындагы карарда күрсәтелгәнчә, медэксперт ике инспекторга да бер үк төрле диагноз куйган: «…повреждения в виде кровоподтеков волосистой части головы затылочной области, спинки носа, поверхностного повреждения слизистой оболочки верхней губы с кровоизлиянием в окружности, которые вреда здоровью не причинили». Махсус эшләсәң дә, болай бер төрле итеп имгәтеп булмас, билләһи! Сәйфуллиннарның берсе Самойлов белән Тимофеевны тотып торган, икенчесе кайсы җиргә сугасын үлчәп язып, өченчесе шул формула буенча сугып барган диярсең.

8нче августта карар чыкса да, Сәйфуллиннарны 3нче сентябрьдә генә изолятордан азат итәләр. «Фәнис абый белән Риас энекәш кенә катышкан булса, аларны бик әйбәтләп кенә ябып куярлар иде. Бөтен карталарын мин боздым. Мине йә изоляторга ябасы, йә аннан бөтенләй чыгарасы гына булмаган», – ди Ранас абый. Ул – заманында хокук саклау системасында эшләгән хезмәткәр. Эше алышынса да, элемтәләре, таныш-белеше калган. Шулар ярдәме белән гаделлек эзләп көрәшә башлый да инде ул. Кирәкле документлар кулга төшә, моңарчы «тайны следствия» булган серләр ачыла, вакыйганың чынлыкта булган картинасы ясала башлый.

Инспекторлар сүз белән генә: «Кыйнадылар», – дип барса, Сәйфуллиннарны гаепләү үз көчендә калыр иде дә бәлки, тик ЮХИДИ машинасы видеотеркәгеченнән алынган материал белән «гаишниклар»ның күрсәтмәсе туры килми. Алар, Ранас Тимофеевның күкрәгенә ике тапкыр сукты, дип күрсәтмә биргән. Ә видеода бернинди сугу да яздырылмаган. Ранас абый судта үзенең бәрелгән-сугылган урыннары турында белешмә күрсәткәч, Тимофеев: «Видеода минем сезгә сукканым күренми бит», – дигән. Ранас Сәйфуллинның: «Мин суккан да күренми бит», – дигәнен җавапсыз калдырган.

– Ичмасам, суккан булсам, изоляторда утыруыма ул кадәр гарьләнмәс тә идем. Бер гаепсезгә тыгып куйдылар бит! Минем хатынны, кечкенә энекәш Ниязны, анда чабышып йөргән башкаларны да ябып куйсыннар иде инде алай булгач. Мин ике гомерне саклап калдым: энем Риасны – үлемнән, аны типкәләп үтерә язган «гаишник»ны – төрмәдән. Мине шуның өчен хөкем итәләр. Без – биш туган, имгәтәсе булсак, чыннан да имгәтер идек. Уебызда да булмады. Тик күрәләтә энекәшне кыйнатып, өлкән яшьтәге әти-әнине мыскыл иттереп тора алмыйбыз инде, – ди Ранас Сәйфуллин.

Ранас абыйның сугуы күренмәсә дә, видеода икенче нәрсә бик яхшы яздырылган: инспекторларның җирдә яткан Риасны типкәли-типкәли кыйнавы! Бу гамәлен судта Тимофеев: «Я только ноги переставлял», – дип аңлаткан, янәсе, тибә дип уйламагыз, мин аягымны гына күчереп куйдым. «Алайса Риасның ике сынык кабыргасын, бихисап кара янган урыннарын ничек аңлатырсыз?» – дигән сорау да бирелгән аңа. «Без киткәннән соң, Сәйфуллиннар үзара сугышканнардыр», – дип җаваплаган Тимофеев. Менә шундый күрсәтмәләр нигезендә барган суд тикшерүе!

Бу эштә кызыклар җитәрлек. Әйтик, видеотеркәгечтә яздырылганның алты минуты суга төшкәндәй юкка чыккан! Видеотеркәгеч флешкасын тикшерүчегә Самойлов биргән, гәрчә пүнәтәйләр катнашыннан башка аны алырга хокукы булмаса да.

– Судка әлеге флешканы ачкан белгеч тә чакырылды, ул Аксубайныкы. Кем сорады флешканы карарга, ди адвокат. Минем якын дустым, ди белгеч. Аксубайның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе икән моның дусты! Видеоның алты минуты кая югалган, дип тә сорадылар. Белмим, ди. Тикшерүчегә биргән флешка – оригиналы түгел, аңа оригиналдан күчереп кенә алганнар, шуңа күрә теге алты минутны торгызып булмый. Оригиналы булса, торгызып булыр иде. Бу «белгеч»нең программист белеме дә юк, хисапчы икән ул, – дип сөйләде Ранас абый.

Теге алты минут шулай итеп юкка чыга. Бик кызганыч, әлбәттә. Инспекторлар ул алты минут дәвамында җирдә яткан, куллары артка каерылган Риас белән чөкердәшеп сөйләшеп утырганмы, әллә, Тимофеев әйтмешли, «аякларын еш-еш күчергәләп» торганмы икәнен белер идек. Сәйфуллиннар судта видеоны күрсәтә башлагач та, Тимофеев сикереп торып: «Күрсәтмәгез, мин каршы киләм! Бу – монтаж!» – дип кычкырган. Теге алты минутны торгызганнар дип курыккан булса кирәк. Шул дәрәҗәдә кот очарлык нәрсә булды икән соң анда – анысын фаразларга гына кала.

Чираттагы игътибарга лаек факт: 2015нче елның 6нчы июнендә Самойлов Чаллыда укуда, ә Тимофеев отпускыда булган. Димәк, аларның ул көнне постта торырга хокукы булмаган! Кулга кидерә торган богаулары да булмаган бит аларның. Отпускыдан чакыртып та алсыннар ди, ярый, тик укыган җирдән бүлү мөмкин түгел. Самойлов ул көнне үзенең укуда булырга тиешлеген таныган, Ранас абый үзенең танышлары аша да моны ачыклаган, тик шуны раслауны сорап, Эчке эшләр министрлыгына юлланган рәсми хатка җавап бирмәгәннәр. Ул көнне чыннан да постта торырга тиеш булса, җавап хатын берне түгел, өчне җибәрерләр иде әле. Бөтенләй җавапсыз калдыргач, шик туа шул.

ИКЕНЧЕ БАШКОРТСТАН ЯСАМАКЧЫЛАР?

Булган бөтен дәлилләрне караганнан соң, быелның 11нче гыйнварында судья Светлана Медянцева, эшне кабат тикшерү өчен, прокурорга кире кайтару турында карар чыгара, бу рәвешле суд тикшерүен алып барып булмый, ди. Ә Татарстан Югары суды «була» дип карар чыгара һәм эшне яңадан Нурлат судына кайтара. Шулай итеп, Сәйфуллиннар эше буенча икенче әйләнешкә китәләр. Башта ун ел төрмә диелгән Сәйфуллиннарга прокурор хәзер – 200әр мең сум штраф, ә Фәнисне, шуңа өстәп, шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүне сорый (эвакуатор йөртүчене этеп җибәргән һәм ЮХИДИ хезмәткәренең җилкәсенә суккан өчен). «Прокурорга безгә минималь булса да җәза бирдерергә, ичмасам ярты сәгать почмакта бастырып тоттырырга булса да кирәк. Югыйсә, эшне юньләп тикшермәгән өчен, үзенә минус саналачак. Ә без хәтта штрафка да риза түгел. Гаепле түгел бит без! Бөтен дәлилләр безнең яклы. Вакыйганы үз күзләре белән күреп торган тугыз хатын-кызның сүзен исәпкә дә алмадылар», – ди Ранас Сәйфуллин. Прокурор судта фикер алышу (прения) вакытында: «Шаһит итеп күрсәтелгән хатын-кызлар барысы да Сәйфуллиннарның туганнары, димәк, кызыксынулары булган затлар (заинтересованные лица)», – дип белдерде хәтта. Янәсе, алар биргән күрсәтмәгә бик ышанып бетмәгез. Ә Самойлов белән Тимофеевның шаһитлары – шул ук Самойлов белән Тимофеев кына ләбаса. Алар «заинтересованный» түгел, алар булган хәлгә йөз процент объектив бәя бирәмени? Сәйфуллиннарның туганнары гына түгел, вакыйганың шаһиты булган башка кешеләр дә күрсәтмә бирде судта. Рәзинә Низамиева: «Кара киемле ике кешенең берәүне канга батырып кыйнап ятуын күрдем. Йөзенең танырлыгын калдырмаганнар иде. Ике көннән соң гына аның Риас булганлыгын белдем», – дип сөйләде, тик аның сүзен исәпкә дә алып тормадылар.

Риасның ел ярымга машина йөртү таныклыгы алынган һәм 30 мең сум штраф билгеләнгән инде.

– Гаишниклар» туктатканда эчмәгән идем, прибор да бернәрсә күрсәтмәде бит. Дөрес итеп өрмисең, поликлиникага тикшертергә алып барабыз, диделәр – анысына да каршы килмәдем. Кыйналып, өйгә кергәч, авыртуны басар өчен бер рюмка аракы салып бирделәр, шуны эчтем. Больницада тикшеренгәндә канда алкоголь бар дип күрсәтте, – дип сөйләде Риас Сәйфуллин.

Ранас та, Фәнис тә: «Риас туктаткан җирдән качып китеп, дөрес эшләмәде. Бу гамәлен акламыйбыз. Аны тоткарларга, кулына богау салырга, күзенә «черемуха» газы сиптерергә, бер дә булмаса, һавага атарга, аннары тиешле җәзасын бирергә кирәк иде. Тик кабырга сынарлык итеп кыйнарга тиеш түгелләр. Анысы өчен «гаишниклар» тиешле җәзасын алырга тиеш», – дип чыгыш ясады. «Со стороны гаишников отсутствует состав преступления», – дигән карар белән килешми алар. Килешерләр иде, Риасны нинди хәлгә җиткереп кыйнаулары турында медицина белешмәләре дә, Ранас абый үзе төшергән видео да сөйләп тора бит.

Ранас Сәйфуллинның инспекторга сугу факты расланмагач, прокурор башкача һөҗүм ясый башлады: «Сез инспекторга: «Эй, лейтенант», – дип дәшәсез. Алай дорфа итеп эндәшергә нинди хокукыгыз бар сезнең?» – дип сорады ул. Нурлаттагы очрактан соң мин дә, гади халыкның бернинди, хәтта үзен яклау хокукы да юк, ахры, дип уйлана башладым шул. Прокурор хокук сакчылары болгаткан суда бата башлагандай күренде, соңгы саламга ябышкандай Ранас белән Фәнискә: «Сез тизрәк сугышка катышып киткәнсез. Инспекторларның янына килеп, тыныч кына: «Кыйнамагыз, сез законсыз гамәл кыласыз бит», – дип әйтә ала идегез бит» – дип куйды. Монысыннан инде залда утырган бөтен кеше көлде. Кызык булганыннан бигрәк, «карга күзен карга чукымый» кагыйдәсен үтәү өчен ниләр генә кыланмауларына шаһит буларак көлдек. Фәнис һәм Риас Сәйфуллиннар судта инспекторлар алдында гафу үтенде, икесе дә берәр тапкыр менеп төшкән бит. «Гаишниклар» башларын аска иеп утыруын гына белде.

Тикшерү эше ачылганнан бирле никтер бу вакыйгада милли төсмер дә барлыгы икенче планда калып килде. Инспекторлар авызыннан: «Мы вам устроим вторую Башкирию», – дигән сүз, милләтне кимсетә торган башка ямьсез сүзләр чыккан (монда язып булмый – кәгазь күтәрмәс!) – шаһитләр барысы да шуны әйтә. Тик тикшерүче дә, прокурор да бу турыда ләм-мим, судья да дәшми. Узган ел авыл җыенында да: «Анысын кузгатмагыз, эшне болгатасыз гына», – дип белдергәннәр иде. 6нчы май көнне булган суд утырышында прокурор: «Татарстан – толерант республика, бездә төрле милләт вәкилләре дус яши. Республикабызның дәрәҗәсен төшермик», – дип чыгыш ясады. Республикага гына түгел, бөтен бер милләткә тап төшкән бит монда. Ә хокук сакчылары ул тапны, кеше күзенә күренмәслек итеп, лейтенантка «Эй!» дип эндәшү кебек вак деталь артына качырып калдырырга тели. Кайберәүләрне сулыш алуга ук «экстремист» дип тотып ябарга әзер торган орган вәкилләре дә белмәмешкә салыша. Әлегә! Сәйфуллиннар моны болай гына калдырырга җыенмый. «Без күрше чуаш авыллары белән туганнар кебек яшибез. Ә монда ниндидер ике инспектор безнең араны болгатмакчы була. Татармы, урысмы, чувашмы – барыбыз да кеше бит», – ди Ранас абый.

Хәзер суд карарын көтәсе инде. Гаделлек җиңәрме, әллә Нурлаттагы «аерым законнар»мы икәне шунда билгеле булачак. Судтан чыккач, Ранас Сәйфуллиннан: «Сезнең кебек элемтәләре, зур урында утырган танышлары булмаган кеше мондый эшне ерып чыга алыр идеме?» – дип сорадым. Уйлап та тормады: «Юк! Шундук батырырлар иде», – дип җавап бирде.

Владимир Маяковскийның: «Минем милиция мине саклый», – дигән шигъри юллары бар. Шагыйрь булсам, мин аның белән әдәби бәхәскә керер һәм: «Саклыймы, әллә ватамы?» – дигән сорауны куяр идем. Нәрсә дип җавап бирер иде икән шагыйрь?..

P.S. Киләсе саннарыбызның берсендә бу теманы дәвам итәчәкбез. Зыян күргән як, ягъни «гаишниклар» тарафыннан бирелгән шыр хата тулы документларга тәмләп күзәтү ясыйсыбыз, күп кешедән җавап аласыбыз бар әле.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Нурлат – Казан

Гаделлек җиңәрме, әллә кабат полицияме? (ВИДЕОСЫ БАР), 2.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии