«Коронавируслы» әниемә табиблар өч көн буе бакмады»

«Коронавируслы» әниемә табиблар өч көн буе бакмады»

Шушы көннәрдә генә Гонконг Университеты галимнәре июль аеннан да иртәрәк коронавирусны җиңеп булмаячак, дип белдерде. «Кытай котылды бит әле, без дә әллә ни зур югалтулар кичерми генә котылырбыз», – дип тынычландырабыз да үзебезне, тик Кытай белән безнең илнең дәвалау системасын чагыштырып буламы икән? Әйе, Русия җитәкчелеге «без коронавирус белән көрәшергә әзер», дип белдерде. Хастаханәләр махсус шуның өчен җиһазландырылды. Ләкин шул ук вакытта пәрдә артында калган мәсьәләләр дә калкып чыга. Шул мәсьәләләрнең берсе – бүгенге язмабызда.

«КЕР ЭЛӘРГӘ ЧЫККАЧ, ЧИРЛӘДЕ»

Әлмәт районының Чупай авылында яшәүче 60 яшьлек Хәлимә ханым Мөшәрәпова Мәскәүдә яшәгән кызында айга якын кунак булып, 17нче март көнне авылына кайткан. Сау-сәламәт булган, тик бер көнне керләр эләргә дип, яланөс килеш кенә урамга чыккан. Шуннан соң температурасы күтәрелгән, аркасы авырта башлаган.

Хәлимә апа хасталап киткәнен аңлап, Чупай авылы фельдшеры Сәрия Хаҗиәхмәтовага шалтыраткан. Алга таба нәрсәләр булганын хастаның кызы Лилия Самарина сөйләгәннәрдән язабыз:

– Фельдшерыбыз килмәгән. Ни өчен килмәве турында сорагач, «Мин җыелышта идем», – дип җавап биргән. Күрәсең, җыелыш беткәч килергә ярамагандыр. Шуннан әни өч тапкыр Әлмәт районының Үзәк больницасына мөрәҗәгать иткән, өч мәртәбәсендә дә аны бернинди снимок ясатып тормый гына кайтарып җибәрделәр. Әнинең хәле һаман начарая баргач, сеңлем Эльвира авылга ашыгыч ярдәм чакыртты. Ашыгыч ярдәм килеп, әнине караган да, «Сезнең белән бар да тәртиптә, юк белән шөгыльләнмәгез», – дип, кире борылып китеп барган. Бер көннән соң – 28нче мартта әни кабат ашыгыч ярдәм чакырткан. «Миңа начар. Мин авырыйм. Рентген эшләтегез», – дигән. Шуннан соң гына әнине Әлмәт районының Үзәк хастаханәсенә алып киткәннәр. Рентген аша ике як үпкәсе дә кабарганлыгы ачыкланган. Аны терапия бүлегенә салып, миңа калса, яхшы гына дәвалый башладылар. Ничек дәвалауларына килгәндә – «Цефтриаксон» дигән антибиотиклар ярдәмендә. Алга таба, 29нчы март – якшәмбе көнне кич белән әнине Чаллы шәһәренең инфекция больницасына алып киткәннәр. 30нчы һәм 31нче март көннәрендә без әни белән телефоннан сөйләшеп тордык. Әниебез: «Хәлем яхшырды, температурам юк, мине дәвалыйлар», – диде. Тынычланган кебек булдык. Тик 1нче апрельдән башлап, әниебез белән элемтәләребез югалды. Бактың исә, 31нче март, сишәмбе көнне кич белән аңа: «Сезгә телефоныгызны сүндерергә һәм безгә бирергә туры киләчәк, без сезне кислородка тоташтырабыз. Кислородка тоташтыру үпкәләрегезне тизрәк чистартырга булышыр», – дигән булганнар икән. Әни телефонын сүндергән. Телефонын тартып алганнар. 1нче, 2нче апрель көннәрендә бернинди дә элемтәбез булмады. 3нче апрель көнне могҗиза белән генә әни сеңлем Эльвирага шалтыраткан һәм: «Кызым, инде өч көн буе мине палатада бикләп тоталар, яныма бернинди табиб та килми, температурамны да үлчәмиләр, укол да кадамыйлар, дару да эчертмиләр», – дигән. Әнигә экспресс тест ясап, коронавируска уңай нәтиҗә бирде, диде табиблар. Бу тестның нәтиҗәләрен миңа да, әнигә дә – беркемгә күрсәтмәделәр. Ләкин коронавируслы дип табылган, ике як үпкәсендә дә ялкынсыну башланган әниебезне өч көн буена берничек тә дәваламауларын ничек аңларга икән? Бу тестларны күрсәтмәүләренең, әнине карамауларының сәбәбе нәрсәдә? Барыбыз да яхшы аңлый – үпкә ялкынсына икән, дәваламыйсың икән, ул кабарачак һәм кеше үләчәк. Соңыннан моны авыруны өч көн буе кереп тә карамаулары аркасында түгел, ә «60 яшьлек хатын коронавирустан үлде», – дип сылтап куярга мөмкин. Бу өстән бирелгән күрсәтмәме, әллә табибларның үзләренең битарафлыгыдырмы, белмим. Әмма күп табиблар коронавируслы дип шикләнелгән пациентлар янына якын килергә дә курка. Чаллы шәһәрендәге инфекция больницасында ятканда әни янына да керергә курыкканнар. Күп һәм еш ютәлләве аркасында әниебезнең кан басымы күтәрелгән. Ул ишек төбендә торып, табибларга ярдәм итүләрен сорап ялварган. Тик аңа: «Гафу итегез, безнең махсус киемнәребез әлегә «обработкада», – дип җавап биргәннәр һәм ул өч тәүлек буе ярдәм күрмичә яткан. Әни белән контактта булган дип, авылдагы энем Айнурны өйгә «бикләп» куйдылар, сеңлем Эльвира да ике баласы белән өйдә утыра. Шуңа күрә әнине коткару өчен эшемнән отпуск алып, 4нче апрельдә Мәскәүдән үзем кайттым. Кайтмасам, аны дәвалауларына ирешмәсәм, әнинең үләчәгеннән шикләнә идем, – дип сөйли Лилия Самарина.

«ПОЛИЦИЯ ЧАКЫРТЫРГА ТУРЫ КИЛДЕ»

Мәскәүдән кайтканда ук Лилия әнисе яткан инфекция больницасына шалтыраткан. Ни сәбәпле авыруның телефонын тартып алуларын сораган.

– Табиб миңа: «Мәгълүмат тишелеп чыкмасын өчен шулай эшләдек», – диде. Нинди мәгълүмат? Әниемне дәваламаулары һәм аны үлемгә китерергә мөмкин булулары турындагымы? Соңыннан «Ул коронавирустан үлде бит», – дип сылтап куярга мөмкин булуы турындагы мәгълүматмы? Коронавирустан үлгән хасталарның җасәден туганнарына бирмиләр, крематорийга алып китеп яндыралар, диләр. Шулай була калса, ул очракта кешенең чынлыкта нәрсәдән үлүен дә раслый алмаячаксың. Мин кайткан вакытка әнине инфекция больницасыннан чыгарып, Чаллы шәһәренең 2нче хастаханәсенә күчергәннәр иде. Больница коронавируслы авырулар өчен җиһазландырылган, диделәр. 15 сәгать буе руль артында кайтканнан соң, шушы больницага килеп, өч сәгать буе тәрәзәләре төбендә йөрдем. Арган, йокламаган килеш тәрәзәләре төбендә йөреп, бер генә табибның булса да минем белән сөйләшүен үтендем. Миңа «ординаторская»ның телефон номерын бирделәр. Анда шалтыратып, әниемне Третьяк Максим Юрьевич исемле табиб дәвалаганын белдем. Бу табиб – анестезиолог-реаниматолог. Ул ничек коронавирусны дәвалыйдыр – күз алдына да китерә алмыйм. Минемчә, аек акыл белән фикер йөртүче һәркем бу эш белән инфекционистлар, вирусологлар, пульмонологлар шөгыльләнергә тиешлеген аңлыйдыр. Коронавирустан анестезиолог дәваларга тиеш түгел!!! Әнинең хәле турында беркем дә бернинди мәгълүмат бирмәде. Шул арада тәрәзә янында бер шәфкать туташын күреп алдым һәм әнием белән ни өчен элемтәгә чыга алмавымны сорадым. «Без аның телефонын алып куйдык», – диде. Әни белән сөйләшергә ярамавын, бары тик әниемне дәвалаган шушы табиб анестезиолог аша гына хәлен белешә алачагымны әйтте. «Ординаторская»га шалтыратып, әлеге Максим Юрьевич белән элемтәгә чыктым. «Нәрсә белән дәвалыйсыз аны?» – дидем. «Ампициллин» белән», – диде. Ә әниемнең бу даруга аллергиясе бар. «Сез бу даруны бирер алдыннан башта зыяны булмасмы дип сорадыгызмы соң хет?», – дим. «Юк», – ди. Әнинең телефонын тартып алуларын инкарь итте, танымады. Миннән бөтен мәгълүматны яшерделәр, миңа ялганладылар. Шуннан соң полиция чакырттым һәм әнинең шәхси милеге булып саналган телефонын законсыз рәвештә тартып алуларын, әнине өч көн буе берничек тә дәваламауларын сөйләп бирдем. Коронавируска тест эшләнүен, тик аның уңай булуына да карамастан, безне нәтиҗәләр белән таныштырудан баш тартуларын аңлаттым. Бу эшне прокуратурага кадәр җиткерәчәкбез, дип вәгъдә иттеләр. Шуннан соң мин бу хастаханәнең баш табибы Фәтхетдинов Азат Әдгат улы белән сөйләшергә булдым. Ул мине тыңлап та тормады, «Безгә хастаны дәваларга комачауламагыз!» – ди. Минәйтәм, мин комачауламыйм, киресенчә, аны дәвалавыгызны һәм телефонын кире бирүегезне телим. «Үз тормышыгызны үзегез бозып йөрмәгез, хәзер полиция чакыртам!» – дип куркыта башлады. Әнинең телефоны бераздан кушылды… Аның хәле бик начар иде. Инфекция больницасында өч көн бер дәвасыз яткан вакытта үпкәсе шул кадәр авырткан, сулыш алуы авырлашкан: ятып түгел, утырып кына йоклый башлаган булган. 2нче больницада исә яхшы дәвалый башладылар, әни акрынлап терелүгә таба китте, – дип аңлата әңгәмәдәшем.

Ә бу вакыйгада иң кызыгы һәм кызганычы беләсезме нәрсә? 6нчы апрель көнне Хәлимә ханым Мөшәрәповада бернинди дә коронавирус булмавы ачыкланган. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзе хәбәр итте. «Бу бик яхшы хәбәр. Мондый хәбәрләр ешрак булсын иде», – диде ул туры элемтә вакытында.

Әйе, Хәлимә апа яшендәге кешегә коронавирус йоктыру аеруча куркыныч, шуңа күрә моның ахыры яхшы тәмамлану сөендерә. Тик хаста үзе дә, аның якыннары да, аеруча кызы Лилия Самарина безнең ил медицинасына карата фикере үзгәрүен сөйли.

– Әгәр дә мин Мәскәүдән кайтып, больницаларга шалтыратып аларны арттан этеп тормасам, моның ахыры начар бетәргә дә мөмкин иде. Без әнине югалтырга мөмкин идек, аңлыйсызмы? – ди ул күз яшьләрен чак тыеп. – Табиблар коронавируслы авырулардан курка бездә, алар моңа әзер түгел, дигән фикер калды. Үпкәсе ялкынсынган кешеләрне шундук коронавируслы дип, ялган тест нәтиҗәләре бирү, соңыннан аларны дәваламау да аңлашылмый. Бу коронавирустан үлүчеләр безнең шәһәрдә дә бар, дию өчен эшләнәме, аңламассың. Әнинең Мәскәүдә булып кайтканын белгәч, шушы чирдер дип, имин булганнардыр, күрәсең. Авылда бикле утырган энебезгә дә тест ясадылар, аныкы да уңай булмады. Әни терелеп чыкканнан соң, бу хәлләрне болай гына калдырырга җыенмыйбыз. Без мәхкәмәгә кадәр барып җитәргә телибез, – дип тәмамлады сүзен Лилия Самарина.

МИНИСТРЛЫККА ХӘБӘР ИТТЕК

Бу мәсьәләдә аңлашылмаучанлыклар әле Хәлимә апа Чупайда булганда ук башланган. Аңа элементар беренче ярдәм күрсәтелмәгән. Ни өчен шушы хәл килеп чыгуын белешү өчен беренче чиратта Әлмәт районының Чупай авылындагы фельдшер Сәрия ханым Хаҗиәхмәтовага шалтыраттык. Ни өчен илдә коронавирус таралган заманда, тын алу белән проблемам бар дип шалтыраткан, чирләп китүеннән зарланган хастаны килеп карарга вакыт таба алмаган, шуны белешәсебез килде. «Мин бернинди мәгълүмат та бирмим», – дип телефонын куйды ул. Аңлатма бирүдән баш тартты.

Булган хәлләрне тасвирлап, Татарстан республикасының Сәламәтлек саклау министры Садыков Марат Наил улы исеменә рәсми хат язып җибәрдек. Фельдшерның килмәве ни сәбәпле булган, дигән сораудан тыш:

– Авыруның телефонын тартып алулары, сүндереп куюлары һәм туганнары белән аралашырга рөхсәт бирмәүләре табибларның практикасында кулланылырга рөхсәт ителә торган алыммы?

– Коронавирус тесты уңай булды, дип ялган мәгълүмат биргән Чаллы шәһәренең инфекция больницасы табибларына карата нинди дә булса чара күреләчәкме?

– Ике як үпкәсе ялкынсынган хастаны ни сәбәпле өч көн буе дәваламыйча яткырганнар?

– Коронавируслы авыруларны анестезиолог дәвалавы һөнәри яктан нәтиҗәлеме, бездә бу авыруны дәваларлык белгечләр җитәрлекме? – дигән сораулар бирелде. Язманың мөмкин кадәр оператив рәвештә газетабызда чыгуын теләдек. Шуңа күрә бу сорауларга җавапның килгәнен көтеп тормастан, язманы чыгарырга булдык. Министрлыктан җавап хаты килгәннән соң, газетабызда да бастырып чыгарырбыз. «Отписка» белән генә җавап бирмәсләр дип ышанабыз.

Хөрмәтле укучыларыбыз, җәмгыятьтәге теләсә нинди проблеманы бары тик башкалар белән уртаклашып кына хәл итеп була. Чирен яшергән үлгән, диләр. Әгәр дә сезнең, яки танышларыгызның нинди дә булса гаделсезлеккә юлыккан чагы, яки берәр проблемасы бар икән, газетабызга шалтыратып хәбәр итә аласыз. Бергә булыйк. Ә Хәлимә апага тизрәк терелеп, якыннары белән күрешүен телибез. Алга таба нәрсәләр булачагын күзәтеп, кызы Лилия белән элемтәдә торачакбыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

«Коронавируслы» әниемә табиблар өч көн буе бакмады», 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии