Кама Тамагында кабаннарны түрәләргә генә атарга рөхсәт бар?!

Кама Тамагында кабаннарны түрәләргә генә атарга рөхсәт бар?!

Кама Тамагы районының Иске Казиле авылыннан редакциягә бер видео җибәрделәр. Хәбәр дә язып салганнар. «Авыл буенча көтүләре белән кабаннар йөри. Аларны берәр нишләтеп булмас микән. Инде каралты-кура тирәсендә дә курыкмыйча, рәхәтләнеп йөриләр. Хәзер бит күпләп сыерлар бозаулый торган чор – кешеләр төнлә дә абзарга сыерын карарга чыга. Алар бит кешегә дә ташланырга мөмкин!».

ҖИТӘКЧЕГӘ ЮЛНЫҢ – ТАШ ҖӘЕЛГӘНЕ, Ә ХАЛЫККА…

Хатның икенче өлеше дә бар. Анысы эчтәлеге буенча кызыклырак та әле. «Кабаннарның болай авылга килүе беренче мәртәбә генә түгел инде. Эш шунда – безнең җирлектә тыюлык (заповедник) урнашкан. Ә тыюлыкта – урман территориясендә Татарстандагы зур бер түрәнең дачасы. Әнә шунда килүче кунаклар өчен дип үрчетәләр бездә кабаннарны. Дача дигәч тә, аны гади кешенең 6 сутый җирендә ясалып куелган шалаш дип уйламагыз. Комплекс ул. Күлләре, мунчалары, кунак йортлары, снегоход һәм трактор гаражы, үз заправкасы белән! Асылында шушы дачага килгән түрәләр аучылык итә алсын дип үрчетелсә дә, рәсмилек бирү өчен «заповедник» дип атадылар инде аны. Әгәр Казанда күрергә теләп тә, күрә алмаган җитәкче-түрәләрне күрәсегез килсә, кыр казлары кайткан вакытта килегез сез безгә. Бөтенесе шунда дачада була. Әле ул дачага илтә торган юл да шактый кызыклы бит. Безнең Иске Казиле яныннан уза торган гомуми кулланылыштагы бу юлны урталай бүлеп, ярты ягына таш җәйделәр. Ә ярты ягы балчык килеш кенә калды. Шунысы бар – гади халыкка таш җәелгән яктан йөрергә ярамый. Хәтта «юлның уң ягыннан йөрү тыела» дигән юл билгесе дә куйдылар таш җәелгән якка. Безгә – «кызыл канлы»лырга балчыклы ягыннан йөрисе юлның, ә «зәңгәр канлы аксөякләргә» – таш өлеше. Шулай булса да, сабыр итәбез әле. Ярар, без балчыктан да йөрергә ияләнгән. Ул зур түрәнең дачасы да комачау итми безгә. Ә менә кабаннарны шул җитәкчелек өчен дип чамадан тыш үрчетүләре һәм аларның авылга килүе –комачаулый», – дип язганнар безгә килгән хатта.

Иске Казиледә яшәүчеләр белән телефон аша да аралаштык. Фермер Илнур Сафин да раслады – авылда чынлап та көтүләре белән йөри кабан дуңгызлары. Әле йөреп кенә калмый, халыкның печәне торган урынга килеп, шунда ашап, йомышын йомышлап, рәхәтләнеп күңел дә ачалар икән.

– Көзен, урып-җыю эшләре төгәлләндеме – кабаннар авыл эчендә үк йөри башлый инде. Кыш көне дә китеп торганнары булмады, әле дә бар алар. Минем бакча артында берсе үлгән дә – кайчан үлгәндер, бозланып каткан, хәзер генә алып ташлап булмый, көннәр җылытканын көтәргә кирәк. Бу өстәмә мәшәкать тә бит инде. Нинди чир белән үлгән – каян беләсең? Хәзер шуны алып ату да авыл кешесенә каламы? Кешенең печәннәрендә яталар – әллә нинди авырулары булырга мөмкин. Инде хәзер бакча артларында гына түгел, ишек алларына ук та керә башладылар, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Ә кешедән куркалармы соң? Кеше белән очрашкан вакытта качалармы?

– Кеше үзе кача аларның каршына очрагач. Кабан дуңгызы бик хәтәр бит ул, ботарлап та ташлар! Үзләрен чын хуҗа итеп тоеп йөриләр инде.

Аучылык хуҗалыгына мөрәҗәгать итеп, зарланып карадыгызмы?

– Аучылык хуҗалыгы бар ул районда. Тик аның кайда урнашуын да, бинасын да, аучысы утырган бүлмәне дә беркем белми. Егерь – Алексей Богомолов исемле. Ләкин ул халыкка кабан атарга лицензия бирми, аларның баш санын арттыру өстендә генә эшли. Кая ул кадәр арталар, нишли алар – аны уйлаучы юк. Минем мәсәлән 40 баш эре мөгезле терлегем бар. Әгәр шуларны күзәтеп тормасам, теләсә-кайда йөрсәләр, халык та әйтәчәк: «Асрый алмыйсың икән, ник асрыйсың аны?» – дип. Бу очракта да шулай. Ул кабаннарны үрчетәсең икән инде – азык белән тәэмин ит, урман авызына ашарларына куй. Шул очракта алар да ачлыктан авылга килеп, халыкны борчып йөрмәсләр иде. Шундый әйберне оештырмый, ә баш саннарын арттыра. Аның мәгънәсе нидә соң, бер тәртибе булмагач? Авыл башында гына чүплек бар, анда көтүләре белән киләләр – егермешәрләп. Алар көтү белән йөри бит инде, берән-сәрән генә түгел. Ата кабан дуңгызларын гына көтүләреннән аерып чыгаралар – азык эзләп йөрмичә, балаларын гына ашап көн күрмәсен өчен. Алары аерым йөри, – дип сөйли Илнур Сафин.

АУЧЫ ЭЛЕМТӘДӘ ЮК

Фермерның 80 гектарга якын басулары бар. Аларга арыш, арпа, бодай кебек бөртекле культуралар чәчә. Игененә зыян салу бер хәл, кабаннар фермерның басуына да зыян сала икән. Әнә – бер басуын хәтта «бомбага тотылган Сталинград кебек гел чокыр-чакырдан гына тора башлады» дип тә сөйли. «Трактор белән басуда йөргән вакытта, гел көтмәгән-уйламаган җирдән шулар казынган чокырга килеп төшәсең. Телне тешләгән чаклар да булды, әле ярый умырткаң сынмагач. 20-30 сантиметрлы гына чокыр түгел ул, тирәнрәк тә казыйлар. Камыл арасында, уҗымда тычканнар була бит. Шуларны тоту өчен казыйлардыр дип фаразлыйм», – дип сөйли Илнур әфәнде.

Авыл кешеләре белән аралашкан вакытта гаять кызыклы әйберләр сөйләделәр. Әйтик, бу кабаннар шулкадәр әрсезләнгән – кайвакыт машина белән барган чагында каршыңа килеп чыгып бәреләләр дә икән. Берәү булса, җимерелгән машинасын, сынган кулын күрсәтеп, арт сабагын укыту өчен аучылык хуҗалыгының аучысы янына барыр иде. Ә Иске Казиледә яшәүчеләр, яшерен-батырын түгел, болай эшләүдән курка. Чөнки үзенең гаепле булып калачагын, кабан үтерүдә гаепләнәчәген һәм штрафка тартылырга мөмкин булуын уйлап эш итә икән. Кабаннарның кем өчен дип саклануын онытмагыз! Шуңа күрә тизрәк кабан бәрдергән урыннан ераккарак качарга тырышалар, имеш.

Кама Тамагындагы бу хәлләр турында тирәнтен уйлый башлаганнан соң, шуңа да сорау туа. Ул аучы нәрсә өчен кирәк тә, аучылык хуҗалыгы ни өчен оештырыла соң? Бәлкем, кыргый хайваннарның баш санын контрольдә тоту өчендер?

Мондый сорауларга җавап табу өчен, без «Теньковское» аучылык хуҗалыгы аучысы Алексей Богомоловның үзенә дә шалтыраттык. Ләкин аның белән элемтәгә керү бөтенләй мөмкин түгел икән. Өй телефоны да эшләми, кесә телефоны да җавап бирми. Соңыннан гына аңлаттылар үземә: «Андый-мондый кирәгем чыкса, өйгә килеп эзләп таба аласыз», – дип сөйләшә икән авыл кешеләре белән. Ягъни, мәсәлән, көтү көткән чагында каршыңа кабан дуңгызы көтүе килеп чыга калса, башта сыерларыңны ташлап, ул яши торган Варварино авылына барасың булачак. Чөнки телефоны авыл халкында юк икән – үзебез дә мең бәла белән генә эзләп таба алдык.

«БҮРЕЛӘР, КОНДЫЗЛАР ДА КҮП»

Иске Казиле җирлек башлыгы Сәгъдиев Илдус Хатыйп улы да халыкны борчыган бу мәсьәләләрдән хәбәрдар. Шулай булмый ни! Узган җәйдә үзенең дә бакчасына кереп, бөтен утырткан нәрсәләрен ботарлап чыгып киткәннәр. Кабаннар гына түгел, тагын әллә нинди җанварлар белән мыжгып тора икән авыллары.

– Безнең монда «Красный Восток» инвестор булып тора. Алар басуларына көнбагыш, кукуруз чәчәләр, ләкин бөтенесен дә җыеп бетермиләр – шул килеш утырып кала. Бу кабаннарга үрчү өчен менә дигән җирлек. Ләкин аларны атарга ярамый. Аларны гына түгел, кыргый этләр күп йөри – аларны да ату тыелган. Мылтык күрсәтергә, көпшә күтәрергә ярамый бездә, чөнки тыюлык урыны саналабыз. Әле төлкеләре, бүреләре дә йөри бит. Авыл эчендә тотарга ярамагач, бозауларны авыл читенә бәйләп куялар. Шуннан бозауларны сөйрәп алып киткән вакытлары да булды бүреләрнең. Әле су кондызлары да җитәрлек. Кызыл китапка кертелгән булгач, бернишләтергә дә ярамый. Яз көне бераз гына су күтәрелә башладымы, су агарга тиешле торбаларны да томалап, суны буа да куя шулар. Узган атнада гына да ике тапкыр чистарттык, әле бүген карап килгән идем – тагын томалап куйганнар. Нишләргә дә белгән юк. Кабаннарга килгәндә, быел кар күп булды бит. Алар карда бата, шуңа күрә бик ач иделәр. Кеше яшәгән җиргә килеп, кемнең печәне, кемнең нәрсәсе бар, шуны ашадылар. Куркыныч хәл, ә ату тыелган шуларны. Пенсия яшендәге ханымнар кич белән скандинавия йөрешенә дип, урамга һава суларга чыга. Шундый вакытларында берәрсенә һөҗүм итмәсеннәр дип, куркып тордык. Бу мәсьәләләрне районда да күтәреп карадым, ләкин тыюлык җире булгач, рөхсәт юк шул инде, – дип сөйли җирлек башлыгы.

Иске Казиле халкының бу борчуына битараф калмадык, бөтен булган хәлләрне аңлатып, Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Чиспияков Ринат Электрон улына да шалтыраттык. «Моңа кадәр бу хәл турында рәсми рәвештә шалтыратып зарланганнары юк иде. Мәгълүматларыгызны язып алдык, тиешле тикшерү үткәрелгәннән соң, чара күрелер», – дип җавап бирде ул. Инде бу кабан дуңгызлары бер-бер фаҗига ясый күрмәсеннәр, Алла сакласын! Кемдер аучылык итәргә тели дип, бер гаепсез кешеләргә зыян килмәгәе, диюем…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии