Агачны кем кисә?

Агачны кем кисә?

Апас районында яңа закон чыккан. Бакчаңда үсеп утырган агачны кисү өчен район башлыгы янына барып рөхсәт алырга кирәк, ди. Район башлыгына кереп җитә аладырмы Апас халкы, юкмы, төгәл генә әйтә алмыйм, ләкин юктыр, дип шикләнәм. Район башлыгы янына халык нәрсә өчен дип бара инде? Зарланырга, әлбәттә! Ә Рәшит Заһидуллин зарланганнарын яратмый. Мәсәлән, Апастагы бер авылда халыкның юлсызлыктан интегүе турында сөйләргә баргач, хакимият бинасында, махсус минем өчен генә дип, бервакыт яңа кагыйдә уйлап чыгарылган иде. Сәркатиб өстәлендә телефонымны һәм сумкамны калдыргач кына керергә рөхсәт иттеләр башлык янына. Журналист белән шулай кылангач, гади халыкны нишләтәләр? Аңа да бу бүлмәгә эләгүе, ай-һай, җиңел түгелдер. Хәер, Апас районы, Кылчык авылында яшәүче Чулпан Мифтахова да: «Дүрт мәртәбә барсам да, башлыкны урынында тотып булмады, әле вакыты юк, диделәр», – дип сөйли.

Ә Рәшит Заһидуллин янына ул өе каршысында үсеп утырган өянке агачы аркасында килгән.

– Өй каршындагы агачны кисегез, дип, авыл башлыгы янына барган идем дә, ул «глава» янына җибәрә. «Глава» рөхсәт бирмәсә, кисеп булмый, ди. Инде ничә мәртәбә бардым, кереп булмый бит аның янына! Ике агачны кистерү өчен ике ел йөрим бит инде, – дип шалтыратты ул редакциягә һәм ярдәм итүебезне үтенде. Кичекмәстән юлга кузгалдык.

«МИНЕМ ЭШ ТҮГЕЛ»

Моннан биш ел элек Чулпан Мифтахова дүрт баласы белән бергә Апас районының Кылчык авылына килеп төпләнгән. Балаларын ялгызы тәрбияли ул. Аларның тамагы тук, өсте җитеш булсын өчен, Казанга йөреп эшли.

– Элек без Буада яши идек, монда күченүемә бик сөендем. Ана капиталына йорт сатып алдым, тормышымнан канәгатьмен. Ләкин менә өй каршында үсеп утырган агачлар гына беренче көннән үк эчемне пошырып тора башлады, – дип сөйли ул. Аннары тәрәзә аша урамга күрсәтеп, дәвам итте: – Хикмәт ул агачлар! Үзләре карт, үзләре зур, ә үзләре черек. Минәйтәм, өй өстенә төшсә, өйне сыта инде болар. Беренче көннән үк котларым очып торды инде. Шуннан соң авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев янына бардым. «Агачларны үз белдегең белән кисә алмыйсың, алар ут чыбыкларына якын урнашкан. Әгәр рөхсәтсез киссәң, сиңа штраф сугалар», – диде. Минәйтәм, өйсез калсак, нишләргә? Бу «силсәвит» эше түгел, ди. Кем эше соң инде ул алай булгач, кемгә барырга тиеш без, дим. «Глава»га бар, диде. Без Биеш авыл җирлегенә карыйбыз. Шушы ук җирлеккә Дәүләки авылы да керә. Үз күзем белән күрдем, анда кешеләрнең йортлары каршындагы агачларны кисеп йөргәннәр иде. «Электриклар анда ут чыбыкларына тиеп торганнарын гына кисте, сезнең агачлар бернәрсәгә дә комачауламый», – диде Рамил абый. Әгәр дә бер-бер хәл булып, газиз балаларым өйсез калса, мин сине нишләтергә белермен, дидем. «Мине куркытма, мин курка торганнардан түгел», – ди. Мин аны куркытмыйм, әгәр дә син авыл җирлеге башлыгы икән, эшеңә тиешенчә карарга кирәктер. Бер агачны кистерү өчен дә район башлыгы янына чапмыйлар бит инде! Әле аның янына кереп булса бер хәл. Кеше нишләргә тиеш, ә?!

Чулпан Мифтахова сөйләгәннәрне тыңлап тордым да, әлеге вакыйга буенча үземчә фаразладым. Агач кисү бик мәшәкатьле эш бит ул. Мөгаен, Рамил Вәлиевнең бу эш белән шөгыльләнәсе килмәгәндер дә, ул район башлыгы янына барырга кушкандыр. Ә инде Чулпан «глава»ны урынында тота алмаган икән, бу авыл башлыгының проблемасы түгел. Мондый очракта җитди йөз ясап, «урынында булмаса, көтеп торырга идең, мин причем» дияргә дә мөмкин бит.

Менә шулай көннәр үтә торган, черек өянкеләр шаулап яфрак ярганнар – аларны кисүче табылмаган, ә Чулпан исә җилле көннәрдә: «Агач төшеп, өй җимерелмәсә ярар иде», – дип теләгән.

«ӨЙНЕ ҖИМЕРӘ ЯЗДЫ»

– Быел җәй көне бер хәл булды. Өйдә бер кеше дә юк иде. Көчле давыл булып, өй каршындагы бер агач сынган. Ут чыбыкларын өзеп бетереп, өй түбәсенә ауган бу. Мин бу вакытта Казанда эштә идем, балалар исә әбиләрендә кунакта. Күршеләр шалтыратып хәбәр итте. Өйгә кайтышлый юл буе борчылдым, өй җимерелгәндер инде, дим. Сынган агач өйнең түбәсен тишкән булып чыкты. Авыл башлыгын чакырттым. «Рамил абый, бернинди дә куркыныч тудырмый бу агач дигән идегез, менә шартлап сынды өянке, электр чыбыкларын да өзде, түбәне дә җимерде, нишлим хәзер», – дим. «Мин нишләтим аны, аны бит «глава» кисәргә тиеш», – ди һаман. «Бәхетең, балалар монда йөрмәгән. Әгәр алар өстенә ауса? «Дүртәү булса да, ул балаларның берсе дә артык түгел миңа. Аларга берәр нәрсә булса, нишләтә идем мин сине!» – дим. «Миңа акырма», – ди. Шуның белән бетте. Ауган агачны кисеп төшерделәр дә, тагын бер өянке үсеп калган иде, анысына кагылмадылар.

Биеш авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиевкә Кылчыкта яшәүчеләрнең агач турында гына түгел, башка сораулары да шактый. Чулпан әйтүенчә, мондагы халык чиста су кертү турында хыялланып яши. Хәзерге вакытта халык суны авыл башындагы мичкәдән ала. Ә ул су дигәннәре төсе буенча да, тәме буенча да күл суын хәтерләтә, диләр. Шуңамы биредә яшәүчеләрнең шактые ашказаны авыртудан зарлана. Авылдашларының: «Кайчан Кылчыкка чиста су кертәсең, Рамил абый?» дигән соравына исә башлык оста җавап тапкан. Ул ватык пластинка кебек нәкъ теге сүзләрен кабатлаган: «Суны мин кертмим, «глава»га барыгыз!»

– Бала табыгыз, дәүләт сезгә ярдәм итәр, диләр. Дүрт баламны берүзем үстерәм, ә читтән ярдәм күргәнем юк әле. Өй каршында үскән агачны кистерү өчен дә ызгышырга кирәк. Тишелгән түбәдән яңгыр суы ага, димәк, аны төзәттерергә кирәк булачак. Түбә яптыру 80 мең сум тора. Ярар, акча табып яптырдым да ди. Әгәр кисми калдырылган агач төшеп тагын җимерсә, нишләргә? Кабат 80 мең түләргәме?

«НИЧЕК КИСӘРГӘ ДИП ГЕЛ УЙЛАНАМ»

«Үзең киссәң, штраф түлисең, миңа штраф юк, тик мин кисмим!» Менә шул рәвешле күп балалы ананың башын шактый катырган Биеш авыл җирлеге башлыгы. Шуңа да нинди штраф турында сүз барганлыгын аңлау өчен, Апас районы прокуроры Ришат Шакировка мөрәҗәгать иттем.

– Закон буенча, кеше муниципаль җирдә үсеп утырган агачны кисә алмый. Бу законсыз рәвештә агач кисү, дип саналачак. Кешенең ничә агач кисүе, нинди агачны кисүенә карап (каенмы, усакмы, тупылмы), аның табигатькә китергән зыяны ачыклана. Агач кисүче ясаган зыянын акчалата капларга тиеш булачак. Әгәр дә агач кешенең үз җирендә үсеп утыра икән, кеше аны үзе дә кисә ала һәм болай эшләгәне өчен җаваплылыкка тартылмый. Әгәр дә инде агач дәүләт җирендә үссә һәм ул кешегә комачаулый икән, бу очракта җирле үзидарә органына, ягъни авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип ачыклык кертте ул.

Биеш авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев исә, агач турында сөйләшкәндә, алты-җиде мәртәбә бер үк сүзне кабатлады. «Сынганын кистек бит инде без аның», – диде ул, горурлангандай.

– Агачны кис, дип килүчеләр күп инде ул. Андый агачлар күп бит авылларда. Безнең бюджетта агач кисүгә акчалар каралмаган. Аннан соң авыл кешесен яллап, агачка менгереп җибәрикме? Анда менгереп кеше үтерә алмыйбыз бит инде без. Аның өчен махсус кешеләр кирәк. Махсус техника, әйтик, краннар булуы шарт.

Бюджет бүленешендә агач кисү өчен махсус акчалар каралмаган анысы. Ләкин мондый төр хезмәтләр өчен финансны табу авыр түгел. Авыл җирлегенең бюджетында «прочие расходы» дигән әйбер бар. Мәсәлән, теләге булган кеше шуннан да ала алыр иде.

– Бу агачларны нишләтергә, дип бик күп уйладым инде мин, – дигән булды Рамил әфәнде, моңсу тавыш белән. – Белмим, нишләтергә буладыр инде аны…

– Казаннан журналист кайтып хәл итмәсә, агач та кисә алмыймыни сездә җитәкчелек? Нинди тәртипсезлек соң инде бу? Сез бит берничә авыл белән идарә итәсез. Ни дигән сүз соң инде бу! Авыллар белән идарә иткән кеше агач кисү проблемасын да хәл итә алмыймыни хәзер!

– Ну бит агачның төрлесе була, сезнең аны кайтып күргәнегез юк бит…

Кайтып күрдек шул. Бер агач күрер өчен Казан кадәр Казаннан кайттык. Озак кына сөйләшкәч, Рамил Әлфир улы Вәлиев күп балалы ананың өй каршысындагы агачны кисәргә риза булды. «Бу атна эчендә ялларда кистерәм!» – дип вәгъдә дә бирде әле. Менә ичмасам җаваплы җитәкче! Кул астындагы халык өчен әллә нәрсәләр дә эшләргә әзер бит дип уйлап кына бетергән идем, күзем тиде бугай. «Кылчык авылындагы су кешеләрнең ашказаннарын авырттыра икән, пычрак икән», – дип әйткән сүземә җавап итеп авыл башлыгы болай диде:

– Монда су чиста. Чулпаннар каршысында яшәүче әби шушы суны эчеп, 90 яшенә җитте әле! Үлмәде! Монда «просто» йортларга су кертелмәгән, шуңа зарлана алар.

Зарланалар икән, димәк, нәрсәнедер карап бетермәгәнсез. Гаепне гел кешедән эзләп, «главага барыгыз» дип кенә эш бармас шул, Рамил Әлфирович. Үзегезгә дә эшли башларга кирәктер!

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Апас – Казан.

Комментарии