- 13.10.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №41 (11 октябрь)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
«Иртәгә көтү чыкмый. Туктатырга кушылды. Яланга, урамга малларны, кошларны да чыгару тыела». Узган атна ахырында Актаныш районының Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров авыл халкына әнә шундый кисәтүле смс җибәргән. Сәбәбе: Башкортостанның Туймазы районы сыерларында таралган тилчә (ящур) авыруы. Күрше республика белән терәлеп кенә торган Актаныш районына әлеге авыру зур куркыныч тудыра. Аеруча Байсар җирлегенә. Чөнки җирлекнең Чишмәбаш авылы – Татарстанның көнчыгыш яклап иң соңгы саласы. Авылны чыгып, биш чакрым тирәсе баруга, Башкортостанга килеп керәсең. Һәм Чишмәбаш белән тилчә авыруы таралган Туймазы арасы нибары… йөз чакрым тирәсе генә.
ГАДӘТТӘН ТЫШ ХӘЛ РЕЖИМЫ
Туймазы районында гадәттән тыш хәл режимы 6нчы октябрь көнне игълан ителде. Сайран һәм Үрмәкәй авылларындагы малда тилчә, ягъни ящур авыруы булуы ачыкланды. Ике авылдан 40 чакрым ераклыктагы барлык малларны яндырырга карар кылынды. Башкортостан башлыгы Хәмитов указы белән, төбәкнең аерым авылларында, тилчә чире белән зарарланган соңгы баш мал юк ителгәннән алып, 21 көнгә тиклем карантин игълан ителде.
Шулай ук кизү Туймазыдагы иң зур авылларның берсе – Кандрада да булырга мөмкин, диелә. Авыллар арасында контроль тикшерү постлары урнаштырылды. Монда полиция хезмәткәрләре кизүлек итә, шулай ук ветеринарлар җәлеп ителгән. Чит кешеләрне бу участоктан ары үткәрмиләр, ә җирле халык кергән-чыккан арада, аларның автотранспорт тәгәрмәчләре мәҗбүри рәвештә махсус сыекча белән юдырылгач кына җибәрелә. Бу – мал авыруы таралмасын өчен эшләнә. Авыру малның сөте дә, ите дә зарарлана, шуңа пост аша үткән автомобильләрнең багажнигы, салоны тикшерелә. Чөнки чирнең азык-төлек аша да таралуы ихтимал. Белгечләр шәхси хуҗалыктагы һәм ферма малларын карап чыккан, алар бикләп тотыла. Бу уңайдан җирле халык зур хәсрәттә:
– Авыл халкы мал белән тора бит. Эшләр болайга киткәч, бездә авырлык башланачак. 7-8 баш мал тоткан кешеләр бар. Менә шуларны суй да, яндыру өчен чокырга ыргыт әле син! Бездә шок, – ди алар.
Табиблар урындагы халыкны да медицина күзәтүе астына алган. Ихаталар буйлап йөреп чыкканнар. Туймазы районының табиб-эпидемиологы Наил Дәүләтханов әлеге уңайдан түбәндәгеләрне сөйли:
– Бөтен йортларга кереп, балаларның, зурларның температурасы күтәрелмиме, тәннәренә әйберләр чыкмыймы, дип тикшердек. Әгәр тилчә авыруы йокса, балалар бу чирне авыр кичерә. Шуңа күрә дә, профилактика рәвешендә, вирусларга каршы препаратлар эчәргә тәкъдим иттек, – ди ул.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров әйтүенчә, чирле малларны яндыруга тапшырган чакта, комиссия белән берлектә һәр малның тере авырлыгы үлчәнәчәк, алар беркетмәгә (протокол) теркәләчәк. Бу беркетмәләр нигезендә халыкка бер килограмм тере авырлыкка 100 сум күләмендә компенсация түләнәчәк.
Тилчәнең нинди чир булуын аңлату урынлы булыр. Бу авыру пар тояклы хайваннарның барлык төрләренә дә куркыныч. Авыруга иң тиз бирешүчеләр – эре мөгезле терлек, кимүгә таба: дуңгызлар, сарыклар, кәҗәләр. Тилчә белән эт һәм мәчеләрнең авыру очрагы да билгеле. Аларга бу афәт чирле сыер сөтеннән йога. Кошлар һәм атлар тилчәгә бирешми.
АВЫРУНЫҢ БЕРЕНЧЕ БИЛГЕЛӘРЕ
Башта хайванның аппетиты кими, чәйнәве дә сүлпәнрәк була, селәгәе күп ага. Соңрак тән температурасы 40,5 – 41,5 градуска кадәр күтәрелә, йөрәк тибеше ешая, ул ашамый башлый. Чир башланып, ике-өч көн узганнан соң, сыерларның өске һәм аскы иреннәрендә, аскы яңак сөягенең тешсез урыннарында, яңакларында яралар барлыкка килә. Баштарак бу яралар тары ярмасы кадәр генә булса, соңрак әстерхан чикләвеге зурлыгына ук җитә ала. Берникадәр вакыттан җәрәхәтнең чит-чите ертыла. Бу вакытта хайванның тән температурасы нормага кадәр төшә. Авыру сыерларның авыз читендә күбекләр була.
Кайбер хайваннарда бу җәрәхәтләр тояк арасында һәм имчәгендә дә килеп чыга. Җәрәхәтләр аякта булганда, сыерның тиресендә кабарып торган кайнар калкулыклар күренә башлый, алар бик авыртучан була, шунлыктан терлек аксый. Соңрак бу калкулыклар урынында җәрәхәт барлыкка килә, алар исә шартлыйлар һәм сүл чыгаралар. Имчәктәге яралар исә сыерның сөтен дә үзгәртә, ул тәмгә ачырак була, сауганда сөт авыр чыга һәм сыерларда мастит та башлана. Сөт бирүчәнлеге 75 процентка кадәр кими.
Сарыкларда тилчә авыруы җиңелрәк уза. Селәгәй агу сирәк очрый, яралар вак, тиз төзәлүчән. Әмма аякларында булганда, терлек аксый башлый. Кәҗәләргә килгәндә, авыру кәҗәнең авызы ябык, тешен шыгырдата. Авыз эчләре һәм аякларында яралар барлыкка килә. Бу җәрәхәтләр имчәгенә дә чыга.
«ИМЧӘКЛӘРЕНЕҢ ТИРЕЛӘРЕ КУБЫП ТӨШӘ ИДЕ»
Инде Актаныш районына кире әйләнеп кайтыйк. Чишмәбаш авылында яшәүче Ләйсән Шәйхетдинова узган атна ахырында җирлек башлыгының кисәтүле смс җибәрүен сөйләде. Хәзер авылда көтү туктатылган.
– Малларны җыйдык, абзарларда асрыйбыз, әле кош-кортны да урамга чыгармаска куштылар, алар ихатада. Яланнарга бозауларны бәйли идек, аларны да хәзер чыгармыйбыз. Саклану чарасы, дигәннәр икән, үтәми хәлең юк. Тилчә авыруы чыгуга бик борчылдым. Безгә бигрәк якын бит Туймазы. Монда гына. Безгә дә килер дигән курку бар, – ди ул.
Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров кисәтүле смс-хәбәрләрен райондагы киңәшмәдән кайтканнан соң җибәргән. Башкортстандагы вазгыять турында белеп алуга, Актаныш җитәкчелеге КЧС, ягъни гадәттән тыш хәлләр буенча комитет утырышы уздырган. Җыелышка җирлек башлыклары белән беррәттән, Чаллыдан белгечләр дә чакыртылган.
– Терлекне урамга чыгармау – саклык чаралары булып тора. Башка елларны көтүне кар яугач кына кертә идек, быел менә иртәрәк булды. Утырыш вакытында йорт кош-кортларын да урамда йөрттермәскә кушылды. Әлегә халык белән эшлибез, урамда тавыклар күренештерә, әмма аларны ябарга кушабыз. Тавык үзе бу чир белән авырмаса да, аны йөртүче була икән. Алла сакласын, безгә килә күрмәсен инде бу авыру, дибез. Мәсәлән, безнең җирлектә генә дә 211 баш мал көтүгә чыга, бу акча ягыннан да, терлекчелек ягыннан да зур зыян сала торган авыру, – ди Рәмис Кадыйров.
Тилчә авыруының якында гына чыгуына терлек асрамаучылар да борчыла. Мәсәлән, шул ук Чишмәбаш авылында яшәүче Зилә Шәймиева ихатасында кош-корт кына асрый. Әмма бу авыруга ул да хафалана:
– Тилчә килеп чыгуына бик борчылдым. Безнең район да куркыныч астында калды дип саныйм. Кеше абзарындагы малына карап яши бит. Хәзер сугым, ит тапшырыр вакытлар җитә, малың гел чирләмәгән булса да, районыгыз Туймазыга якын, дип, аның итен сатып алмасалар, нишләрсең? Аннан соң бу авыру бездә дә тарала калса, хәлләр мөшкел. 5 кенә түгел, 15әр сыер тотучылар бар! Шуларны, чирле, дип тереләй яндырганнарын күреп торса, инфаркт, инсульт булып, үлеп бетәр авыл халкы. Нык жәллим! Үземнең бер малым да юк, ләкин мал асраучыларны кызганам. Бу хәл килеп чыкса, кибеттә итнең, сөтнең бәясен дә күтәрәчәкләр. Тилчә авыруы аркасында мал асраучыга гына түгел, ит-сөтне сатып алып яшәүчеләргә дә кыенга туры киләчәк. Бу – малы булмаганнар өчен дә афәт. Тилчәне кош-кортка да йога, диделәр. Ярар, тавыкны урамга чыгармасаң да әллә нәрсә эшләмәс. Ә бит авылда йөзләгән баш каз асраучылар бар. Бүгенге көндә бөтен кош-кортны яптырдылар. Ярый, сыерга печән салырсың да, шуны ашап торыр. Ә казга бит аңа елга кирәк! Әле шушы көннәрдә генә гомер буе сыер савучы булып эшләгән бер апа белән сөйләшеп тордым. «Сезнең заманда да мондый хәлләр булган идеме?» – дим. «И, үскәнем, булган иде инде. Фермада түгел, йорт маллары арасында чыкты», – ди. Бу авыру чыккач, терлекләрне, авылга кертмичә, гел яланда тотканнар. Чиләкләр белән хатын-кызлар көн дә шуларны савар өчен көтүлеккә бара торган булган. «Тилчәле булса да, сыерны саварга кирәк бит, интектереп булмый, аңа болай да кыен. Сауган вакытта имчәкләренең тиреләре суелып-суелып төшә иде», – дип сөйли. Менә хәзер безнең авылда терлекне көтүгә чыгармаска куштылар. Моның да зыяны бар инде халыкка. Терлеккә җәй көне азык әзерләгәндә кеше, ноябрьдән ашата башлыйм, дип исәпли бит. Ә быел октябрь башыннан ук ябуда ятачаклар, аларны ай ярым артыграк ашатасы була дигән сүз. Ярый ла быел иген, печән нык уңды. Җәй яңгырлы килү генә коткара. Әмма печән барыбер узган елга караганда күбрәк бетәчәк. Аннан соң маллар үзләре интегә бит. Ябылуда яткан сыерның сөте күп булса да, һәркемнең иреккә чыгып, һава сулап кайтасы килә. Сыер гына түгел, кәҗә-сарыкларга кадәр кертеп яптылар. Әле күптән түгел генә безнең җирлектәге авылларның яланнары тулы бәйләнгән бозау иде, бер нәрсә дә калмаган. Ниндидер эпидемия булып киткән дә, авыл тынган, диярсең! Иртән дә көтү куган, чыбыркы шартлаткан тавышларга уянып китә идек бит. Кыен барыбер. Бу тынлыктан илгә афәт килгән кебек. Һәм куркыныч. Ниндидер шом тора күңелдә. Минем абзарымда малым да юк, әллә ни исем дә китмәскә тиеш кебек, әмма барыбер бик борчылам, – ди ул.
«ЧИР БЕЗГӘ ДӘ КАГЫЛЫР, ДИП КУРКАБЫЗ»
Актаныш районында, гомумән, халык тилчә авыруының нинди куркыныч булуын яхшы хәтерли. Соңгы мәртәбә җитмешенче еллар ахырында килеп чыккан булган ул. Яңа Байсар авылында яшәүче Лилия апа Разова шул вакыттагы истәлекләре белән әле дә тетрәнеп уртаклаша:
– Без кечкенә идек. Тилчә таралгач, әниләр кайтып кермичә, сыерларны көне-төне яланда көттеләр. Мал табиблары кушканга күрә, кулларына калын бияләйләр киеп, ул бияләйләрне дарулап, сыерларның авыз эчләрен шуның белән эшкәртәләр иде. Әле дә күз алдымда, эшкәрткәннән соң аларның бияләйләре лычма кан була торган иде…
Актанышта саклык чараларының күрелә башлавы җирле халыкны бераз юата кебек. Кызуында сугылган тимернең нәтиҗәсе һәрвакыт була, дип саный халык. Хәер, бу фикер белән җитәкчелек тә килешә. Актаныш районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов сүзләренчә, нәкъ менә шуңа 6нчы октябрьдә үк районда утырыш уздырганнар да:
– Актаныш – республикада иң күп терлек асрала торган район, шул ук вакытта авыру чыккан урынга да иң якыны – без. Комитет утырышында районда булган терлекләрне саклау һәм читтән кертмәү буена максатчан программа кабул ителде. Районны ябарга дигән карар кылынды. Башкортстан территориясенә керә торган юллар, әйтик, Мөслим-Бакалы районнары чаты, М-7 трассасы, Дүртиле ягына керә торган юл, Башкортстанга чыга торган паром кичүе ябык. Ягъни биредә барлык терлек хәрәкәтләрен бетерү, терлек кенә түгел, алардан алынган продукцияне дә чыгару-кертүне бетерү турында карар кабул ителде. Биредә полиция хезмәткәрләре һәм ветеринария идарәсе белгечләре тәүлек буе кизү тора. Моннан тыш, 7нче октябрьдән барлык авылларда көтү туктатылды. Терлекләрне яланга арканлау бетерелде. Бу Министрлар Кабинеты карары түгел, үзебез кабул иткән карар. Ул якынча 30 көнгә кадәр барыр, дип уйлыйбыз. Моннан тыш, һәр ферманы ябык режимга күчерү, чит кешеләр кереп-чыгуны, чит терлекләрне кертүне тыю бара. График буенча вакцинация эшләп чыгарга кушылды. Болар барысы да безнең районга тилчә кермәсен өчен эшләнә. Чир безгә дә кагылыр дип, бик куркабыз. Шуңа күрә мөмкин булган кадәр саклык чараларын күрдек, – дип сөйләде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Асрарович.
Утырышта нәкъ менә шушы мәсьәләләр күтәрелүен районның ветеринария идарәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов та раслады. Ул, тилчә Актаныш районына кергән очракта, икътисади яктан зур тетрәнү кичерәчәкбез, дип сөйли. «Эре мөгезле терлекнең тере авырлыгы килограммына 100 сум дип бәяләнгән очракта да, авыл кешесе якынча 50-60 мең сум тирәсе зыян күрәчәк», – ди җитәкче.
…Башкортстанда исә шушы көннәрдә генә авыру юк ителде, дигән хәбәр чыгардылар. Әмма гадәттән тыш хәл әле дә саклана. Халыкны юату өчен генә әйтмәгәннәрдер, дип, ышанасы килә. Сыер афәте күрергә язмасын инде. Безнең республикага быел яз тавык яндыру да бик җитте.
Айгөл ЗАКИРОВА,
Казан – Актаныш – Казан

Комментарии