- 13.09.2020
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2020, №36 (9 сентябрь)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Авылда яшьләр бетеп бара, авыл картая, дибез. Әйе, бөтен кешене дә салада яшәтеп булмый шул хәзерге заманда. Яшьләрбез авылда төпләнсен, дип, хакимияттәге агайлар да борчыла. Президентыбыз да бит авыл яшьләре өчен шартлар булырга тиеш, дип тукып килә, әллә нинди программалар чыгаралар. Шартлар тудырыла, программалар бар, ә менә аларның үтәлеше нинди – монысы инде башка мәсьәлә. Актаныш районының Сәфәр авылында яшәүче Солтановларны, мәсәлән, ничә еллар буе «тиздән була» дип ышандыралар. Имеш, йорт салачаклар. Вакыт уза, ә йорт әле дә юк. Нишләп юк, шуны белешү өчен Актанышка юл тоттык.
ЙОРТ САЛЫРЛЫК ХӘЛЛӘРЕ ЮК
Солтановлар гаиләсе сигез кешедән тора. Әти-әни һәм алты бала. Балаларның иң олысына – унтугыз, иң кечесенә исә – өч яшь. Һәм алар 1975нче елда ук салынган иске өйдә яшиләр. Иске генәме, җылы да тотмый ул. Чөнки аны таштан, кирпечтән дә, бүрәнәдән дә түгел, ике такта арасына шлак тутырып кына салганнар. Ә ник яңа йорт төзеп чыкмаганнар соң, диярсез. Өй салуның ние бар – мүклисе дә, чутлыйсы гына, бер карасаң. Тик бу гаилә алты балалы гына түгел, аз керемлеләр исәбендә дә. Гаилә башлыгы – ата кеше хәмер белән дус, дип аңлаттылар, ә менә әни кеше – Гүзәл Солтанова гомер буе тиеннәргә эшләп йөргән. Башта почтада хат ташучы булган: 5 мең сумга. Узган ел гына авылдагы хуҗалыкка бозаулар караучы булып кергән. Эше авыр, кайтып керәлми диярлек, тик анысына да шат: аның каравы, 12 мең сум хезмәт хакы ала. Бу акчага ничек итеп 6 бала үстерәдер Гүзәл ханым – белмим. Балаларның субсидияләре дә бирелмәгән, чөнки аталарының пай җире булу сәбәпле, әлеге гаилә «хәлле» дип табылган икән. Бу хәлдә яңа өйне үз көчең белән салу турында хыялланырга да мөмкин түгел. 12 мең сум хезмәт хакы алып, өй салып чыккан кеше күргән юк әле.
Солтановларның өйләре иске булганга, моннан биш-алты ел элек җирлек башлыклары Ришат Фарсыевның эче поша башлаган. «Сез бит яшь гаилә, 35 яшькә кадәр булган һәм авыл җирендә яшәп, эшләп калган гаиләләргә хөкүмәт бушлай өй сала бит, давай, документлар җыегыз!» – дигән ул.
– Безнең илдә документлар җыюның нәрсә икәнен үз башыннан кичергән кеше генә беләдер. Аңа чыккан акчалар! Бер җитәкче янына керәсең – отпускыда, икенчесенә барасың – документың дөрес түгел, ди. Бер документны алу 2 мең сум, гаиләдәге 8 кешегә дә кирәк шул. Егерме мең сум акчабыз шулар өчен генә чыкты. Атнасына ике-өч мәртәбә Актанышка баруларны да исәпләсәң, 30 мең сумга чыкты да чыкты инде. Тик соңыннан: «Фундаментны үзегез салыгыз, чыгымнарыгызның квитанцияләрен хакимият йортына китереп бирерсез, дәүләт аны сезгә кире кайтарыр. Аннан соң үз акчагызга диварларын торгызырсыз. Квитанцияләрен китергәч, ул акча да кире кайтарыла. Әнә шулай итеп өй салып чыга аласыз», – дип әйттеләр. Фундамент салырга акча булса, мин алардан өй көтеп ятмас та идем. Юк бит ул акча, булганы да документ ясатуга китеп бетте. Әнә шулай әвеш-төвеш китереп йөрттеләр дә безне, бу программада катнашырга соңга калдык, – дип сөйли Гүзәл Солтанова.
Ә йорт хакындагы тәкъдимнәр килүен дәвам иткән. Җирлек башлыклары алышынып, Ришат Фарсыев урынына Сәйфетдинова Гөлнара Зинфир кызы килгәч тә, шул ук сүзне сөйли башлаган: «Әйдәгез, программада катнашыгыз, өй салып бирик, кирәк бит ул өй сезгә», – дигән.
– Бу юлы безне башка төрле программага керттеләр. Тагын китте документ җыю, тагын акчалар җилгә очты. Шулай йөри торгач, безгә үз өебезнең нәкъ каршысындагы милекне бирде Гөлнара Зинфировна. Анда берничә ел элек бер ир янып үлде дә, беркемгә кирәкмичә шулай торды ул янган йорт. Сөендем инде, урыны әйбәт бит. Элегрәк тә йорт салу өчен җир бирегез дип, сорап-сорап караганым булган иде, гел сазлыклы урын бирделәр. Безгә ул нәрсәгә – үзебезнең йорт та сазлыкта утыра. Туйган инде. Каршыбыздагы милекнең янган йортын тулысынча үзебезгә сүтеп, чистартырга кушты җирлек башлыгыбыз. Быелның март аеннан анда безгә дип яңа өй сала башларга тиешләр иде. Хәтта 400 мең сум акча да күчерделәр. Без шуннан соң сөенеп, куәтләнеп эшкә керештек. Әй салкын, пычрак бер көн иде – бөтен балаларны алып чыгып, сүттек шул йортны. Таш өй бит ул, ничек интеккәнебезне үзебез генә беләбез. Менә эшләрләр, менә эшләрләр, дибез көтәбез бит инде. Юк, бер сәбәп табып, сузалар да сузалар. Атлаган саен Актаныш районы башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Шәехова Сиринә Фәнис кызына барабыз. Дөресрәге, үзе безне чакыртып ала да, әрли… – ди әңгәмәдәшем.
«Нәрсә дип әрли соң ул?» – дигән сорау биргәч, Сиринә ханым тынып калды. Аның урынына җавапны 65 яшьлек пенсионер әтисе Вазыйф абый Әминов бирде:
– Кыз белән бергә гел мин бара идем Сиринә ханым янына. «Нәрсәгә тапты соң кызыгыз ул балаларны, тәэмин итә алырлык булмагач? Мин табарга куштым әллә аны?» – дип кычкырды. Җитәкчеләр үзләре «бала табыгыз, бала табыгыз», – дип әйтеп киләләр. Ә бала тапкач нәрсә? Ник таптың дип сорыйлар. Аннан соң, без бит берәүгә дә беренче башлап, әйдәгез өй салып бирегез, дип бармадык. Җирлек башлыкларыбыз үзләре тәкъдим иттеләр. Үзләре дөнья кадәр документ җыйдырттырдылар кызымнан. Башлаганнар икән, ахырына кадәр җиткерсеннәр иде инде, – ди Вазыйф абый.
ҖИТӘКЧЕЛӘР НИ СӨЙЛИ?
Бу сөйләшүдән соң, Вазыйф абыйны да алып, туры Актаныш районының хакимият йортына юл тоттым. Ә Гүзәл ханым безнең белән бара алмады – бозаулар карарга фермага иде аңа. Хакимият йортында беренче эш итеп, урынбасар Сиринә ханым янына кердем. Ни өчен йорт салынмаган, салыначакмы ул – шуны белергә иде исәбем. Ул күрәсең бу гаиләне килгән саен әрләргә өйрәнеп беткәндер инде, мине дә ачулы тон белән каршы алды:
– Мин бу кешеләр белән таныш. Бу абыйның бит анда бернинди катнашы да юк. Абый, кайда соң сезнең балаларыгыз?
– Балалары фермада бозау карый, килә алмадылар, – дим…
– Ә сез аларга кем? – Сиринә ханым миннән сорау ала башлады.
Журналист булуымны тагын бер кат исенә төшергәч кенә, аңлатырга кереште:
– Ни өчен боларның йортлары салынмадымы? Алар программага кергән вакытта ул программа «Устойчивое развитие сельских территорий» дип атала иде. Быелга чыккач, программаның исеме үзгәрде, «Комплексное развитие»га әйләнде һәм алар программада «эленеп калды». 400 мең сум акчаларын гына күчерергә җитештеләр. Шул 400 мең сумның да 200 меңен эчеп-тартып бетерде кызлары. Боларга тагын 2 миллион 700 мең сум акча күчерәчәкләр әле. Тик менә кайчан күчерерләр – монысын белмибез. Моны Татарстанның гына түгел, Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәл итә. Акчалар килү белән өйләрен сала башлаячакбыз, – диде җитәкче.
Вазыйф абый исә, кызын яклап, 200 мең сумның аракы-тәмәкегә түгел, төзелеш материаллары алынуга тотылуын әйтә башлаган иде, әллә ни сөйләштереп тормадылар. Сиринә ханым дәвам итте:
– Бу бер Актаныш районындагы гына хәл түгел, бөтен республика буенча шундый хәлдә калучылар бар. Бездә исә мондый гаиләләр икәү. Берсе шушы Солтановлар, ә берсе Вәлиевлар. Акча кайтып беткәч тә, бер ел эчендә без бу өйне кулланылышка тапшырып бетерәчәкбез, – диде урынбасар.
– Сиринә ханым, бу гаиләне үзегез янына чакыртып алганнан соң, «Нишләп ул кадәр бала таптыгыз, акчагыз җитәрлек булмагач», – дигән сүз әйткәнсез диләр. Нәрсә дигән сүз була ул?
– Юу-у-ук, әйтмәдем! Миңа аның ничә бала табуы нәрсәгә кирәк. Таба ала икән, 15не тапсын. Мин бу урында 9 ел җитәкче булып эшлим. Шушы дәвер эчендә мине кем генә начар дип әйтә алыр икән? Ну, бардыр инде, беребез дә фәрештә түгел бит… – диде җитәкче.
Урысның «Доверяй, но проверяй», – дигән мәкале бар бит. Шуны истә тотып Актанышның төп җитәкчесе – башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов янына керергә булдым. Энгель Нәвапович мине бер дә якты йөз белән каршы алмады, анысы. «Мин сине монда чакырмадым, бар кит», – диде. Элегрәк Актаныш турында язган язмаларым өчен ачулануы булгандыр бәлки. Шулай да, «Сезнең янга үзем өчен түгел, күп балалы гаилә өчен ярдәм сорарга килдем мин», – дигәч, кабул итте.
Мәсьәләне аңлатып күрсәткәч, Энгель Фәттахов бүлмәсенә Сиринә ханым Шәехованы чакыртып кертте.
– Сиринә, кер әле. Син послать иттеңмени бу абыйларны? – дип кырыс кына эндәште
– Юк, Энгель Нәвапович.
Сиринә ханым безгә сөйләгәннәрне кабат башлыкка аңлатты. Шуңа күрә аның безгә уйдырма сәбәп табып судан коры чыгарга гына теләгән өчен сүз сөйләмәвен аңладым. Әйе, бу проблема димәк бар һәм моны район дәрәҗәсендә генә хәл итеп булмый, чөнки программа – министрлыкныкы.
Шулай да Энгель Нәваповичның бер тәкъдиме күңелемә ятты. «Сиринә, әнә теге 400 мең сумнары күчкән бит, шул акчаларга фундаментын булса да сала башларга кирәк инде бу өйнең. Акчаның бәясе көннән көн төшә бит. Давай, аерым күзәтү астына ал бу гаиләне, фундаментын салырга кирәк, ул гарантия булып тора. Аннары ничек тә салып бетерәбез аларга ул йортны», – диде Энгель Фәттахов.
Бу сөйләшүдән Вазыйф абый да, үзем дә мәмнүн булып калдык. Бу гаиләгә әлеге йорт чынлап та, бик кирәк. Әле җитмәсә, алты балаларының дүртесе егетләр, дүртесе дә Актаныш техникумында укый, авылда төпләнергә исәпләре бар. Авылларны саклау менә шулай башлана бит инде ул. Актаныш җитәкчеләренең күмәк көче белән әлеге йорт торгызылса, бу хакта аерым язарга сүз бирәм. Ату, гел хурлап кына язасың, дип ачуланасыз. Мактый да беләбез без, җае туры килсә, мактарлык әйбер булса, бик шатланып мактыйбыз…
Айгөл ЗАКИРОВА,
Казан – Актаныш – Казан
Комментарии