«Инвестор хуҗалыгыбызны бетерә»

«Инвестор хуҗалыгыбызны бетерә»

Биектау районының Мәмдәл авылында яшәүчеләр әйтүенчә – аларның инвесторы – «Правда» ҖЧҖсе җитәкчесе Фиркать Вахитов бик кәттә кеше. Чөнки аның республика җитәкчелеге арасында яхшы танышлыгы бар, ди. Шуңа күрә аңа беркайчан да җил-яңгыр тими икән. Мәсәлән, җитәкче өстеннән җирле халык: «Безнең җир пайларын куллана, ә үзеннән бер файда да күрмибез», – дип, әллә кайларга зарланган. Тик пайчыларны ишетүче, ә инвесторга тиешле җәзасын бирүче булмаган.

Мондый әйбәт танышлыгы барлыгыннан башкалар да хәбәрдар булгач, Фиркать әфәнде үзе дә, кыенсынып тормый, җае туры килгәндә сүз арасына «Судка бирсеннәр, теләсә кайсы судны отам мин», – дип кыстырып куя, ди. Шуңа күрә, пайчылар бездән, шикләнеп: «Бу язманы чынлап та чыгарачаксызмы соң сез, курыкмыйсызмы?» – дип, кат-кат сорады.

«ХАЙВАН РӘНҖЕШЕННӘН ДӘ КУРЫКМЫЙ»

Җирлек халкының инвестор белән дуслыгы күптән бозылган. Пай җирләре мәсьәләсендә генә түгел, башка сәбәпләре дә бар. Мәсәлән, Нәфыйк Җамалиев инвестор турында түбәндәгеләрне сөйли:

– Хуҗалыкны артка сөйрәп баручы кеше ул! Авыл халкыннан сорашып чыгыгыз – бер кеше дә мактамас аны. Рәхмәт әйтерлек эш эшләгәне булмады. Кешеләрне алдап эшләтә – хезмәт хакы бирми. Ферма эшчеләре инде ике ел акча күрми. Аена 800 сум гына алган кешеләр дә булды. Үзләре өйдә юк вакытта ферма эшчеләренең лапасларында, өйләрендә актарынып йөри, имеш, берәр нәрсә урлап алып кайтмаганнармы. Хезмәт хакы күрмәгәч, кеше акчасын йә икмәкләтә, йә хайванлата алган була. Гаиләсендә пенсионеры булганнар гына калды хәзер мондагы фермада. Башкалар читкә китеп бетте, – ди ул.

Эшчеләре калмаса да, сыер саварга кеше таба икән инвестор. Мари Иле республикасыннан мариларны китертә, ди. «20-25 мең сум түләячәкмен дип вәгъдә итә дә, кырык төрле хәйлә табып, түләми.

– Аның эшчеләре генә түгел, терлекләре дә мескен хәлдә бит. Әнә, фермасы күз алдында гына. Сыерлары эчтә кышлый, ә таналары урамда кыш чыга аның. Мескеннәр. Хайван рәнҗешеннән дә курыкмый. Шушы кар өстендә кышлыйлар. Ябыклыктан кабыргалары күренеп тора.

Атлары басуда ята. Ашарга эзләп, кешеләрнең бакча артларына киләләр. Язга чыкканнан соң, елга буена китеп, кайсы ачлыктан, кайсы батып үлә. Елга яры тулы үләксә, – дип сөйли әңгәмәдәшем. Аның сүзләренчә, бу мал-туарның үлүе инвесторга файдалы. Зур суммага иминиятләштергән, шуңа акчасы булачак, үлгән терлек тә бушка китми – аларын төннәрен иткә тапшыра, имеш. Кыскасы, бу ферма малларының күзгә күренеп кырылуы бары тик авыл халкын гына борчый. Ә хуҗалыкта терлек үлеме чынлап та күп, ди. Көн саен бер бозау булса да үлми калмый, диләр.

ҮЛӘТ БАЗЫН КАРАМАГАН

Терлек үлә дигәннән…

Мәмдәл зиратыннан берничә йөз метр гына ераклыкта үләт базы урнашкан. Хуҗалыкта терлек гел кырылып торгач, аның иттән артып калганы шушы базга ташланылырга тиеш була бит инде. Тик бу үләт базын да «кешечә карап тормады», дип зарлана авыл кешеләре. Бигрәк тә узган ел бөтен авыл сасы үләксә исенә тончыккан. Моңа түзә алмыйча прокуратурадан алып, экология министрлыгына кадәр мөрәҗәгать иткәннәр. Тик файдасы аз булган. Фиркать Вахитов бу сасы ис проблемасын бик җайлы хәл иткән, диләр. Үләт базының ачык торган авызын каплап куеп кына ягъни. Базга керә торган ишекләр исә гел ачык торган. Әле шуңа өстәп, хуҗалыкның үлгән терлеген чокыр эченә китереп ташламыйча, шул тирәдә трактор арбасына өеп калдырып кайтып киткәннәр. (Чокырга кадәр 10 метрлап кына ара калган булган югыйсә!) Әй рәхәтләнгән соң кыргый этләр үләксә ашап, аны әйләнә-тирәгә чәчеп! Халыкның да әле беркайчан да бер трактор арбасы тулы мыҗырый башлаган сыер-бозау үләксәсе күргәне булмагандыр. Алар да бу манзараны авыз ачып караган. «Берәр чир таралмасмы авылга бу черегән үләксәләрдән», – дип куркып, кайберәүләр тиешле оешмаларга хәбәр иткәч кенә, теге үләксәләр чокырга ташланган, ди.

Без Мәмдәлгә кайтканда декабрь урталары иде. Ул үләт базы әле дә тиешле таләпләргә туры килми. Дөрес, хәзер әйләнә-тирәсендә үләксәләр аунап ятмый, салкын булгангамы, ис тә ул кадәр килмәде. Әмма анда теләге булган теләсә кем кереп чыгып йөри ала – чөнки баз ишеге йозакка бикләнсә дә, шул йозак эчендә ачкычы эленеп тора. Коймалары да биксез. Нормалар буенча болай булырга тиеш түгел. Үләт базы теләсә кем керә алырлык итеп ачык тормый.

Бу үләксә базының шундый тәртипсез рәвештә, каралмыйча ятуына беренче булып чаң суккан кешеләрнең берсе – Мәмдәл авылында яшәүче Рәдиф Ихсанов. Хәер, бу аның инвестор белән беренче мәртәбә генә низагка керүе түгел. Ирнең 5 гектар чамасы пай җире «Правда» хуҗалыгында арендада. Ун ел элек биргән булган. 2009нчы елда төзелгән килешүдә язылган: бер җир паена акчалата түләсә, инвестор 1500 сум бирергә тиеш. Яки башкача түләү каралган. Мәсәлән яз көне пайчының бакчасын кереп сөрү, су белән тәэмин итү, 1 тонна салам.

– Фиркать Вахитов әйтеп куйды – мин бу килешүдә язылган әйберләрнең бөтенесен дә эшләмим, әнә, астына сызылганын гына эшлим ди. (Килешүдә халыкны су белән тәэмин итү дигән җөмләнең генә астына сызылган – А.З.). Калганнарын эшләмәде. Ул шулай үзе эшлисе килгәнне генә эшләп өйрәнгән. Ярар, дидек, су белән тәэмин итүенә генә дә риза идек, – дип сөйли Рәдиф Ихсанов.

Ләкин бу бердәнбер килешү дә тиешенчә үтәлмәгән. «Җәй җитешкә су бетә, краннан тамчы да су килми», – дип сөйлиләр.

– Ә моның белән безне инвестор тәэмин итәргә тиеш бит. Шуңа күрә, аның исеменә шикаять хаты яздым. Килгән җавапны укыгач шаккаттым, – ди Рәдиф, бу хатны миңа да сузып.

Җавап хатын язган инвестор Фиркать Вахитов артык итагать саклап тормаган. Мәсәлән, хатның бер өлешен укып карагыз әле: «Килешү төзелгәннән алып шушы көнгә кадәр «Правда» ҖЧҖсе эчәр өчен Сезне һәм сезнең ике кешедән торган гаиләгезне, сугару өчен 27 сутый җирегезне, шулай ук юу өчен җиңел машинагызны су белән тәэмин итеп торды. Су белән даими рәвештә тәэмин итеп торуыбыз сезгә, сезнең күршеләрегезгә һәм авыл халкына кәбестә һәм бәрәңге, яшелчә һәм җиләк җимешләр үстерергә ярдәм итә. Билгеле булганча кәбестә һәм яшелчәләр үстерү өчен, һәм машина юу өчен зур күләмдә су кирәк».

Моннан тыш бу хатта Рәдиф әфәнденең «…ялгыш фикер йөртүе һәм гомумән, нинди дә булса фикер йөртү өчен җитәрлек белеме булмавы, фантазияләр коруы» (!) язылган. Әле инвестор үзенең Рәдиф Ихсановны су белән туендырып торуы ничә сумга төшкәнен дә исәпләп чыгарган! 3 биткә якын сузылган исәпләүләрдән күренгәнчә, 2009нчы елдан алып, оешма аның гаиләсен су белән тәэмин итү өчен 30 мең 236 сум 46 тиен акчасын чыгарган, ди. Әле 700 сумнан артык җир салымын да түләгән, бичара. Кыскасы, бу чыгымнар, килешүдә күрсәтелгән «бер елга 1500 сум түләячәкмен» дип язылган суммадан артып та киткән, шуңа күрә, Рәдиф әфәнде үзе «Правда» оешмасына 16 мең сумга якын акча түләргә тиеш икән!!! «Минем күрсәткән хезмәтләремнән риза булмасаң, тугыз ел буе сиңа тоткан акчамны кайтар», – дип язган инвестор Вахитов. Әле шуңа өстәп, оешманың репутациясен бозып йөргәне өчен дә унбиш мең сум акча «каерган». Анысын каян алып сорагандыр.

Менә шундый бик күңелле җавап хаты язган. Аеруча – инвесторның үзен «туендыручы» кебек күреп, пайчыны «белеме җитәрлек дәрәҗәдә булмауда» гаепләве – гаять тә гүзәл күренеш.

Әле шуңа өстәп, Мәмдәл авылы пайчылары быел салым инспекциясеннән «күчтәнәч» хаты алган – бактың исә, инвестор өч ел буе җирләр өчен салым түләмәгән икән. Моңа каршы халык канәгатьсезлек күрсәтә башлагач: «Салым инспекциясе үзе өч ел буе квитанция җибәрмичә бу түләүләрне җыеп ятты, ярар, түләгән акчагызны кире кайтарырмын. Икмәкләтә», – дип җавап биргән инвестор.

– Мәсәлән мин мал асрамыйм. Ул икмәк белән нишләячәкмен? Акчамны кире кайтару өчен сатыйммы? Әле аның икмәге дә чиста түгел, чүпле, – дип сөйли Рәдиф Ихсанов.

Су мәсьәләсенә килгәндә дә, хәзер оешма халыкны су белән тәэмин итүдән баш тарткан, кеше башына – 100, сыер башына 60 сумнан җыеп, ай саен халык үз суы өчен үзе түләп бара. Шулай булгач, бу пай җирләрен арендага бирүләреннән, халыкка бернинди файда да юк булып чыга түгелме?

Мәмдәлдә яшәүчеләр барысы беравыздан шуны сөйли: Фәркать Вахитов пайчылар белән дә хисаплашмый, хуҗалыгын да артка сөйри, аны махсус банкротлыкка таба алып барып, соңыннан үзенә сатып алып, КФХ ясарга җыенмыймы икән, дип шикләнәләр.

БУЛГАНЫНА ШӨКЕР ИТӘСЕМЕ?

Биектауга кайткач, без «Правда» ҖЧҖсе җитәкчесенең үзе белән күреп сөйләшәсе идек тә, урында тотып булмады. Шуңа күрә аралашуыбыз телефон аша булды. Килешүдә күрсәтелгән шартларны үтәмәвен кире какты Фиркать Вахитов. «Саламны кирәк кеше басуга чыгып, үзе җыеп ала, суны да бирәбез, ә җир салымын үзләре түләгән дигән сүзгә җавап шул – без аның акчасына бодай өләшәчәкбез», – диде ул. Үләт базының исә, узган елның языннан бирле муниципалитетка күчерелүен аңлатты. Аңа кадәр өелеп үләксәләр ятуын гына берничек тә шәрехләмәде. «Хәзер безнең оешмада түгел ул», – диде.

– Ә хезмәт хакы бирелмәүләр пүчтәк сүз. Берничә ай түләмәсәк, хайванлата алалар. Хәзер бит кеше түләмәсәң эшләми. Эшләмәсә – эшләмәсен, монда без кешене көчләп тотмыйбыз.

Алай булгач, нишләп сездән зарланалар дип уйлыйсыз? Халык сезне «эшли торган җитәкче түгел ул», ди…

– Берничә бутап утыручысы бар, шулар гына әйтә моны. Кирәк җирне чәчәбез, урабыз, эшлибез без, – дип, һәр сорауга җавапны кыска тотты җитәкче.

Пайчыларның инвесторга булган зарыннан хәбәрдар булу-булмавын белү өчен җирлек башлыгы Фәрит Габделхак улы Сафиуллин белән дә аралаштык.

– Әйе, пайчылар белән төзегән килешүендәге бөтен пунктларны да үтәп бетерми, – дип килеште башлык. – «Су белән тулысынча тәэмин итә алмыйм, утка бәяләр артты», – диде. Аны да аңлап була. Безнең монда «дачник»лар да бар бит, аларның бернинди пай җире дә юк, әмма алар да суны бушка эчә дигән сүз. Су мәсьәләсен без җыелышта да карадык, болай дип килештек: су өчен акчаның күпмедер өлешен халыктан җыя торган булабыз, ә күпмесендер инвестор үзем күтәрәм, диде. Исәпләп караганда, кешеләрдән айга кырык меңләп акча җыябыз. Ә калган 45-40 меңен хуҗалык үзе түли. Саламга килгәндә, «Басуга чыгып алыгыз, минем аны кайтартырга техникам юк», – дип әйтте. Халык риза түгел: «Анда бит бер рулон биреләчәк дип язылган, кайтартып бирегез», – ди.

Үләт базы чынлап та авыл җирлеге балансында исәпләнә икән. Җирлек башлыгы моны тәртиптә тотарга сүз бирде. «Дөресен әйткәндә, биш ел эчендә анда халыкның ике хайваны гына үлеп ташланды. Калганы шушы хуҗалык фермасында үлгән маллар», – дип, бу чокырга кереп җитә алмыйча теләсә-кайда яткан үләксәләрнең дә кайдан чыгуын аңлатып узды җитәкче.

Инвестор эшен тиешенчә башкармый, дип зарландылар. Бу дөресме?

– Бер җирдә дә инвесторлар үз эшләренә җаваплы карамый инде. Күрше авылларда да бар ул. Мәсәлән, пайчыларга берни түләмәгәннәр. Башка бер районда бөтенләй ташлап чыгып киткән инвестор. Без халыкка әйтеп карадык бит инде – әгәр дә теләсәгез, пай җирләрегезне аерып алыгыз, үзегез эшкәртегез, дидек. Хуҗалык җитәкчесе дә шулай дип бара: «Алыгыз җирләрегезне, мин эшкәртеп бетерә алмыйм аны. Ягулыкка бәяләр кыйммәт, авыр», – ди…

Җирлек башлыгы сөйләгәннәрдән шул аңлашыла – начар булса да, җирләрнең эшкәртелгәненә пайчыларга риза булып яшәргә генә кала. Артыгына өметләнмичә, һәм зарланмыйча, ягъни. Чөнки минем: «Башка инвестор китертү мөмкинлеге бармы соң?» – дигән соравыма җирлек башлыгы: «Алам, дип торучы юк, һәрхәлдә миңа шалтыратып, беркемнең дә бу җирләр белән кызыксынганы булмады», – дип белдерде. Быел ноябрь аенда пайчылар һәм «Правда» оешмасы арасында төзелгән килешүнең срогы чыга. Алга таба инвесторга бирәчәкләрме-юкмы, монысын һәркемгә үзенә хәл итәсе генә кала.

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Биектау – Казан

«Инвестор хуҗалыгыбызны бетерә», 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии