- 12.12.2015
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2015, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Балтач районының Янгул авылында яшәүче 28 яшьлек Айрат Газимҗановны полиция хезмәткәрләре кыйнавы турында язган идек («БГ», №43, 28 октябрь, 2015). Полиция хезмәткәрләренә карата җинаять эше ачылды. Эшне Арча районара тикшерү комитеты тикшерүчесе Рамил Зәйнетдиновка тапшырдылар. Ә берничә атна элек редакциягә Айратның әнисе Нурия ханым шалтыратып, кабат үзләренә чакырды. «Балтач полиция бүлеге җитәкчесе: «Мин үз хезмәткәрләремне яклаячакмын», – дигән иде, яклады, сеңлем. Айратның кан сиеп ятуына полиция түгел, кәҗә бавы белән сәпит гаепле икән! Әллә нинди матур әкиятләр уйлап чыгарганнар. Көлсәң дә юк, еласаң да юк!» – диде ул.
БҮРӘНӘ АША КҮРГӘНМЕ?
– Сез килеп киткәч тә, Арча районара тикшерү комитетыннан җинаять эше ачылмау турындагы 13 битлек карар килеп төште. Куанырлык бер сәбәбем булмаса да, көлә-көлә укыдым мин аны. Күптән әкият укыганым юк иде, бик ошады эчтәлеге. Тик «следователь» егет артык тырышып җибәргәндер инде – хатны буеннан-буена вакыйгаларны боламык төсле болгаткан, 13 биттә дә Айратның нинди начар, эчкече булуы турында язылган. Нәрсә уйлап чыгарырлар, ничек акланырлар дигән идем, чарасын тапканнар бит, тәки. Үзегез укып карагыз менә, – дип, Айратның әнисе Нурия Газимҗанова кулыма карарны китереп тоттырды.
Анда язылганнарны укыгач, елмаясы гына түгел, биредә язылган әйберләрне үз күзең белән карап торасы килә башлый хәтта. Тикшерү Айраттан сорау алу белән башланган. Аның күрсәтмәләрен укыгач, нинди дә булса ялган тапмадым. Башыннан кичкәннәрне безгә һәм туганнарына ничек сөйләгән булса, нәкъ шулай ук итеп тикшерүчегә дә аңлаткан ул. «Түнтәр авылына алып бардылар. Нигә икәнен аңлатмадылар. Бер кибет янына алып килеп, шушы кибетне басып чыккансың, диделәр. Балтач районы полиция бүлекчәсенең оператив эш буенча җитәкче урынбасары Илнур Җиһаншин урамда бөергә, билгә, умырткага суккалады. 10-15 минут буе кыйнады. Аннан полиция бүлекчәсенә алып киттеләр. Марсель Мәхмүтов исемле оперативник бер кәгазь сузып, шуны имзаларга кушты. Имзаламыйм дигәч, Җиһаншин кабат кыйный башлады. Кыйнаганда кычкырмадым».
Ә менә егетнең әнисе Нурия ханым үзе биргән күрсәтмәләргә берникадәр ялган да өстәлгәнен сөйли.
– Мин сөйләгәннәрне арттырып, тикшерүче «Минем малаем еш кына спиртлы эчемлекләр эчә» дип язган. Бу «ул һаман саен аракы эчә» дигән сүз бит инде. Кем үз баласы турында ул исерек дип әйтсен?! Аннан соң, Җиһаншин безгә кем булуын әйтеп тормаган иде бит. Без аның полициядән килгәнен бөтенләй белмәдек, ә бу күрсәтмәдә язганнар, имеш, мин тикшерүчегә: «Җиһаншин, безгә кергәндә, үзенең кем булуын әйтеп керде», – дигәнмен икән. Әле ярый, монысы башы гына. Сез Җиһаншинның тикшерүчегә биргән аңлатмасын укып карагыз.
Узган юлы Балтачка килгәч, Җиһаншин белән очрашып булмаган иде бит, шуңа күрә, аның тикшерүчегә биргән аңлатмасына гәҗиттә дә урын бирергә булдык. Оператив эш буенча җитәкче урынбасары Илнур Җиһаншин аңлатуынча, Түнтәр авылында 15нче октябрьдә «Өмет» кибетен баскан булганнар. Икенче көнне сәгать кичке 5тә җинаятьчеләрне эзләү төркеме хезмәткәре Сәгъдиев белән ул Айрат янына килгән. Ишегалдында аны Айратның әтисе каршы алган. «Улыгыз кайда?» – дип сорагач, ата кеше: «Хәзерге вакытта ул исерек, шуңа аны уятмагыз, исерек вакытта ул низаг чыгара», – дигән икән.
– Тия генә күрмәгез, уята күрмәгез, исерсә котыра дип, кем үз баласы турында бер белмәгән-күрмәгән кешегә сүз сөйләсен?! Мин аларга бу сүзләрне бөтенләй әйтмәдем. Боларын уйлап чыгарып язганнар, – ди Мансур әфәнде әлеге уңайдан.
Алга таба Җиһаншин өй эченнән Нурия апаның килеп чыгуы турында сөйли. «Мин аларга билгесез кешенең кибет басуын һәм каракның чия кызыл төстәге кофтадан булуын әйттем. Газимҗанова Нурия мине, улының бөтен киемнәрен күрсәтер өчен, өйгә чакырды. Аяк киемемне салып өйгә кердем. Минем белән килгән хезмәттәшем Сәгъдиев урамда калды. Йортның ишеге ачык торды һәм өй эчендә барган хәлләр аңа да күренде һәм ишетелде», – дип аңлата урынбасар.
– Кем октябрь уртасында өй ишеген төбенә кадәр ачып куйсын! Ишек ябык иде! Ул ачык торса да, безнең йортта нәрсәләр булганы берничек тә ишек төбендә калган кешегә ишетелеп-күренеп тора алмый, Айратның бүлмәсе өйнең бөтенләй әллә кай читендә, һәм ул ишек каршында түгел, бөтенләй уң якта, эчтә урнашкан. Кай җире белән күреп тора алган һәм ишеткәндер Сәгъдиев, әйтә алмыйм, бүрәнә аша үтәли күрә алган булса гына, – ди Нурия Газимҗанова, гарьләнеп. – Бигрәк матур язганнар! Мин аяк киемемне салып өйләренә кердем дигәнен әйтеп тормаса да булгандыр. Өйдә ботинка белән йөрмәгәннәре билгеле.
ҖИҺАНШИН КАЙДА БУЛГАН?
Сентябрь урталарында Айрат Газимҗанов белән бер кызык хәл булган. Колхозда «разнорабочий» булып йөргән егет эшкә гел велосипедта барган. Ул эшкә йөргән юл янында бер авылдашлары үзенең кәҗәсен арканлап куя икән. Бервакыт кәҗә велосипед каршына йөгереп чыккан. Бәйләнгән бавы тәгәрмәчкә уралып, егетне велосипедтан еккан. Бу хәлне авыл фермасындагы он склады мөдире Рамилә Зиннәтуллина да күреп торган. «Күрдем дә көлдем рәхәтләнеп. Ничек тиз егылса, шулай бик тиз торып та китте ул Айрат, егылган чакта маңгай турысы бераз сыдырылган иде, башка җиренә зыян килмәгән, авыртты дип тә зарланмады. Эшкә килгәч, он бушатты, он төяде. Кәҗәне искә төшереп, көлешә-көлешә эшләдек», – дип сөйли ул. Каш өстендәге яра 16нчы октябрьдә дә төзәлеп бетмәгән була, бераз кутырлап тора әле. Аңа оператив төркем җитәкчесе урынбасары Җиһаншин да игътибар иткән икән.
– Җиһаншин миннән: «Маңгаеңны нишләттең?» – дигәч, бер ай элек каршыма кәҗә йөгереп чыгып, велосипедтан егылган идем, дидем. Ә ул тикшерүчегә минем сүзләрне алдашып җиткергән. «Әнисе әйтүенчә, Айрат исерек килеш велосипедтан егылып, төрле тән җәрәхәтләре алган булган», – дип сөйләгән. Болай сөйләүләре нигә кирәк икәне аңлашыла, «Без кыйнамадык, ул велосипедтан егылып имгәнгән булган», – дияр өчен, әлбәттә! – ди Айрат Газимҗанов.
Җиһаншинның аңлатмаларыннан күренгәнчә, Айрат 15нче октябрьдә, ягъни кибет басылган көнне үзенең кайда булуын төгәл генә аңлата алмаган, шуңа күрә урынбасар аннан полиция бүлекчәсенә баруын сораган. Һәм Айрат риза булган икән. Тик Айрат үзе генә моны һаман да кире кага. «Миңа кая баруымны, ни өчен баруымны аңлатучы булмады», – дип кабатлый ул. Полиция бүлекчәсеннән урап кайтканда, Айратның киемнәре пычранып беткән булуы турында язган идек. Җиһаншин бу пычракларның кайдан барлыкка килүен дә аңлатып биргән. «Урамга чыккач, без Айратның киемнәре пычрак булуга игътибар иттек, шуңа да, машинага утырыр алдыннан, киемнәреңне селкеп, каккалап ал әле, дип әйттек», – дигән ул тикшерүчегә.
– Бу сүзләр дөрес түгел. Улымның киемнәре юылган һәм чиста, чалбары өр-яңа иде. Кыйналганда пычранган ул. Аның курткасында зур ботинка эзе бар иде, балаклары лыгыр булып кайтты. Машинага утырта алмаслык дәрәҗәдә пычрак киемнән булгач, апа, бар, малаеңа чиста киемнәр кидерт әле, дип әйтмәгәннәр? Ник утырткан ошамагач? – дип, Нурия ханым әлеге уңайдан үз фикерен әйтте.
…Янгул авылын чыккач та, Җиһаншинның каршысына участок полициясе белән хезмәттәше Марсель Мәхмүтов очраган икән. (Исегезгә төшерәм, Айрат Газимҗанов Мәхмүтовны мәҗбүриләп кул куйдыртырга тырышуда гаепли.) Алар белән сөйләшеп алгач, мин Газимҗановны Мәхмүтовка калдырдым һәм полиция бүлекчәсенә кайтып, сораштырырга куштым. Үзем участок полициясе белән бергәләп башка авылларга элегрәк хөкем ителгән кешеләрдән кибет басу факты буенча сорау алырга киттем», – дип сөйли Җиһаншин.
Кыскасы, Айрат үзен берничә мәртәбә кыйнаган, кулларын өстәл кырына куеп төйгән кеше – Җиһаншин ди, ә оперативник, моны кире кагып, мин ул вакытта бөтенләй аның белән булмадым, мин башка авылларга йөреп, җинаятьчене эзләдем, ди. Кем хаклыдыр, кем гаепле, монысын Балтач полиция бүлекчәсендәге видеокамераларны карап кына белеп була. Әгәр полиция бүлекчәсенә Айрат Газимҗанов Мәхмүтов белән генә кергән икән, димәк, аны Җиһаншин чынлап та кыйнамаган. Ләкин алга китеп булса да шуны әйтим, Балтач полиция бүлекчәсе җитәкчелеге бу видеоязмаларны күрсәтмәде.
ЯШЕРМӘ СӘЛӘТЕҢНЕ!
Җинаять эше ачылмау турындагы карарда Җиһаншинның башка авылларда йөрүен дәлилли торган факт бар! 16нчы октябрь көнне Җиһаншинны Алан дигән авылда күргәннәр. Федоров фамилияле берәү, мәсәлән: «Җиһаншин белән Сәгъдиев исемле оперативниклар миннән бу көнне сорау алды», – дип күрсәтмә бирә. Ләкин, урыс әйтмешли, «вот неудача!» Федоров: «Оперативникларны сәгать 16.55тә күрдем», – дип сөйли. Ә бит оперативниклар үзләре «без сәгать биштә Айрат янына килгән идек» дип күрсәтмә биргәннәр. Алан белән Янгул арасы 25 чакрым. Аек акыл белән фикер йөрткән кешедә, һичшиксез, мондый сорау туачак: бу араны биш минутта нәрсәгә утырып үтте икән алар? Әле монысы бер хәл, Алан авылының икенче бер кешесе Әхмәдиев: «Оперативникларны сәгать 17.05тә күрдем», – ди. Димәк, Янгулда берничә секунд кына торганнар да кабат Аланга очып килгән булып чыга инде оперативниклар. Янгул белән Алан арасында очып рәхәтләнгәннәр икән болай булгач!
Шулай ике авыл арасында очкалап, Җиһаншиннар кабат полиция бүлекчәсенә кайткан. Алар кайткач, Айрат бәдрәфкә барып килгән. Ул төп-төз итеп атлаган һәм бер нәрсәдән дә зарланмаган икән. «Сорау алу барышында Айрат Газимҗанов оперативникларга берничә мәртәбә янады. Мине полиция хезмәткәрләре кыйнады, дип сөйләячәкмен, диде. Шулай ук сөйләшеп утырганда тәнендәге, йөзендәге күгәрекләргә, травмаларга күрсәтеп, мин бу яраларны исерек килеш велосипедтан егылгач алдым дип сөйләде» дигән күрсәтмә биргән Җиһаншин.
Айратның кыйналуы турындагы эшне тикшерүче полиция бүлекчәсенең сак һәм конвой хезмәте төркеме полицейские Закирҗанов И.дан да сорау алган. «Айрат нормаль хәрәкәт итте, аксамады», – дип сөйли ул. Закирҗанов егетне якынча 17.55 сәгатьтә күрүе турында да әйтә.
Менә шулай итеп, сәгать 6лар тулганчыга кадәр Айратны күргән һәркем: «Тигез хәрәкәт итте, аксамады, туры атлап йөрде», – дип сөйли.
Ә менә сәгать 6дан соң күрсәтмәләрдә Айрат кисәк кенә исереккә әйләнеп куйган. Полиция бинасында җыештыручы булып эшләүче ханымның сөйләгәннәрен генә алыйк менә.
«Мин Айратны 18.20 сәгатьтә күрдем. Бәдрәф җыештыра идем, анда бер егет белән оперативник Мәхмүтов килеп керде. Соңрак бу егетнең Газимҗанов Айрат икәнлеген белдем. Бәдрәфкә кереп, Мәхмүтов миңа чынаяк сузды һәм анда су салып бирергә кушты. Чынаякка су тутырган идем, Айрат ике кулы белән сузылды да кружканы алды. Мин Айратның кулында бернинди күгәргән урыннар күрмәдем, ә йөзенә игътибар итмәдем. Шуны гына хәтерлим, Айрат бик начар киенгән иде, һәм аннан бик көчле итеп аракы исе килде. Айрат йөргәндә кәкрәеп аксап йөрмәде, нормально йөрде», – дип сөйли җыештыручы.
– Бу сүзләрдә бер генә әйбер дөрес – минем су сорап алуым гына, – ди Айрат. – Анда бернинди җыештыручы да юк иде, суны мин үзем салып эчтем.
Бу сүзләрнең дөрес булуы миндә дә шик уята анысы. Әгәр дә җыештыручы әйткәнчә, Айраттан аракы исе аңкып торган икән, ул ничек шулкадәр төз атлап йөргән? Исерек чагында туп-туры атлап йөрергә башкаларны да өйрәт әле, Айрат. Бу сәләт бик сирәкләргә генә бирелә бит, яшереп саклама ул сәләтеңне.
АРАКЫ ДА ЭЧЕРТӘЛӘР?
Билгеле, тикшерүче Айратның авылдашларыннан да сораштыру алган. Шундый сораштырылган кешеләрнең берсе – Шәүкәт Нәкыйпов – үзен полиция бүлекчәсенә ничек алып барулары турында көлә-көлә сөйләде. Ул Җиһаншинның гади киемнәрдән килеп, машина төзәтергә булыш әле, абый дип керүен һәм сул җиңеннән бер чәкүшкә чыгаруын сөйләде.
– Бар, рюмкаңны алып чык, диделәр дә, мин алып чыктым. Аннары салып бирделәр дә, әйдә Нормага мебель күчерергә барыйк, диделәр. Утырып киттем. Нормага җиткән идек, һаман туктамый болар. «Сез кая барасыз соң?» – дидем. Арткы утыргычта машинада папка бар иде. Мин боларның полиция икәнен аңладым. «Егетләр, эш тәртибе болай түгел, Айрат шикелле итмәгез мине. Мин карт инде», – дидем. «Юк, юк, курыкма», – диделәр. Мине Балтачка полиция бүлегенә алып керделәр, ләкин тикшерүче мин сөйләгәннәрне үзгәртеп язган, дөресен язмаган. Мин, имеш, Айрат велосипедтан мәтәлчек ата-ата очкан дип әйткәнмен икән. Имеш, мәтәлчек атып очкач, җиргә килеп сыланган, дигәнмен. Андый сүз сөйләмәдем мин. Егылды гына, дидем.
Бу эшләрне тикшерү өчен махсус белгеч тә җәлеп иткәннәр. Ул Айратның бөерләрендәге «тупая травма»ны һәм сидегендә кан булуны полиция кыйнау аркасында түгел, велосипедтан егылганга булган дип нәтиҗә ясаган. Янәсе, Шәүкәт Нәкыйпов сөйләгәнчә мәтәлчекләр ата-ата очканда, җиргә барып төшкән тән зарарлана да ала бит. Нәкъ менә шушы сүзләр белән аңлаткан эксперт.
Велосипедтан егылганмы, әллә кыйнаганнармы? Бу сорауга җавап табу өчен тагын бер мәртәбә Балтач районы полиция бүлекчәсенә бардым.
Полиция хезмәткәрләрен эш урынында тоту авыр, алар да журналист кебек, һәрвакыт юлда. Шулай да Айрат Газимҗанов әйтүенчә, аны документка кул куярга үгетләгән хезмәткәр Марсель Мәхмүтовны урынында тотып булды. Оперативник белән озак сөйләшсәк тә, бер генә соравыма да тәгаен җавап ала алмадым. Һәр сорауга диярлек җавап бары тик озак тынлыктан соң гына бирелде, Марсель Мәхмүтов әле бер, әле бөтенләй икенче нәрсә турында сөйләде. Аеруча Айрат Газимҗановны бәдрәфкә алып барып, аңа су эчертүе турында кат-кат телгә алды. Хезмәткәр сүзләренчә, Айрат Газимҗанов 16нчы октябрьдә шыр исерек булган һәм аның үз-үзен тотышы да бик сәер тоелган.
– Миңа, сүгенеп, теләсә нәрсә әйтеп утырды ул менә монда. Үзе бертуктаусыз көлеп утыра. Мин үзем холкым буенча бик тыныч кеше, кешегә кычкырмыйм да. Сораулар бирәм инде моңа: «Син кичә кайда булдың соң, нормаль итеп аңлат инде, Айрат», – дидем. Ул исерек иде, сөйләгән сүзләрендә буталып бетте. Бу малай мине яхшы белә – ул минем надзорник бит. Шуңа күрә дә минем исемне телгә алып сөйләгән инде ул сезгә. Сорау алган вакытта да, бүлмәдә әле беребезне, әле икенчебезне килеп кочаклап, «Марсе-ель», – дип сөйләнеп, комедия ясап йөрде инде. Безнең Җиһаншин Илнур Филсурович та бик тыныч холыклы кеше. Аның күтенә типсәң дә, борылып, ник типтең дип әйтә торган кеше түгел. Шулкадәр тыныч ул. Менә су эчәргә дә алып бардым инде мин аны. Ул шат иде, авызы ерык, утырган җирдән тора да коридорга чабып чыгып китә. Өендәге кебек хис итте үзен, ләкин мин аңа кычкырмадым. Әгәр мин аңа, ник алай итеп йөрисең, дип кычкырсам, ул нервлана. Нервлангач, кеше белән сөйләшү авыр була. Минем менә стиль шундый – мин кешегә кычкырмыйм. Газимҗановның маңгаенда ярасын күргәч, Айрат, нәрсә булды дигән сорау бирдем. Кичә генә сәпиттән очтым, диде. Ант итеп әйтәм, мин аны кыйнамадым! – диде Марсель Мәхмүтов.
Хезмәткәр әйтүенчә, полиция бүлекчәсенең бөтен җирендә камералар урнаштырылган, Газимҗановтан сорау алган бүлмәдә генә юк икән. Тик коридордагы камералар Газимҗановның төз атлап йөрүен, аңа беркемнең дә бармак белән дә чиертмәвен яздырган икән.
Әлеге видеоязмаларны карап, ниһаять, чын дөресен белермен, дип уйлаган идем, Балтач полиция җитәкчесе урынбасары Алмаз Нургалиев: «Без ул видеоларның оригиналларын тикшерү комитетына бирдек, шуңа үзебездә алар калмады», – дип белдерде.
– Прокуратура да, тикшерү комитеты да тикшерде, Казандагы шәхси иминлек хезмәтеннән дә кайттылар, ләкин безнең хезмәткәрләрнең гаебе юк, дип таптылар. Айрат Газимҗановның «Мине полиция бүлегенә алып килеп кыйнадылар» дигән сүзләре ялган! Аның яралары безнең хезмәткәрләр аркасында түгел, алданрак булган. Аның бөерләрендә моңа кадәр дә ташлар тапканнар, шул ташлары кузгалган булгандыр…
Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, Газимҗановны беркем дә кыйнамаган, ул велосипедтан егылып имгәнгән… Велосипедтан егылганда умыртка баганасына зыян китерми генә бөерен имгәтә аламы икән кеше? Нәкъ бөер турысына гына ике таш туры килгән микәнни? Әлеге сорауны мин урынбасарга да бирдем, тик ул көлеп кенә куйды. 28 яшьлек егетнең октябрь уртасында велосипедта йөрүе дә, кәҗә бавына уралып егылганнан соң бөерләрен имгәтүе дә бик көлкеле әйбер шул. Көлмичә дә булмый.
Полиция җитәкчелеге хәзер Айрат Газимҗановның үзен судка биргән. Янәсе, ул полиция хезмәткәрләре турында ялган мәгълүмат тарата. Әлегә тикшерү эшләре бара, әгәр Айратның гаепле булуы ачыкланса, аны ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Ә Газимҗановлар үзләре бу хакта нәрсә уйлыймы? Алар «шушылай буласын алдан ук белгән идек», – ди. «Ә бит Балтач полициясендәге бу хәлләр бүген безнең баланың башына җитсә, иртәгә икенче кешенекенә җитәргә мөмкин», – ди алар.
Айгөл ЗАКИРОВА.
Комментарии