Бер үк җитешсезлеккә ике штраф салганнар

Бер үк җитешсезлеккә ике штраф салганнар

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев бу көннәрдә Югары суд юлында йөри. Оешма урнашкан бинада янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәү сәбәпле, 2нче март көнне үк 150 мең сум штраф салганнар иде аңа. Соңрак тагын бер тапкыр 150 меңлек штраф билгеләделәр – шул ук сәбәп белән. Хикмәте шунда: Сәетгалиев урамы, 3нче йорт адресында урнашкан бинада ике оешма теркәлгән: берсе – ТИҮ, икенчесе – Татарстан качаклар фонды. Икесенең дә рәисе – Фәрит Зәкиев. Бер үк бинадагы җитешсезлекләр турында сүз барса да, ике оешма өчен аерым-аерым ике штраф салынган. Җәмгысе – 300 мең сум.

Фәрит Зәкиев менә шуларны шикаять итеп йөри. Башта Казан шәһәренең Вахитов районы судына шикаять итте. Анысы штрафларны дөрес билгеләнгән дип тапты, ягъни, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторы салган штраф җәзасын канунлы, дип таныды. Хәзер Зәкиев Югары судка шикаять итәргә җыена. Анысында да җиңелсә, Самарада урнашкан кассация судына барырга уйлый.

Фәрит Зәкиев белән сөйләшеп алдык.

– Фәрит әфәнде, бинада чыннан да янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгән идеме?

– Анда ике генә кимчелек бар иде: беренчесе – янгын сигнализациясе юк, икенчесе – янгын сүндергечләр (огнетушитель) юк. 20 ел дәвамында бер дәгъвалары да булмаган һәм нәкъ менә хәзер тикшерергә уйлаганнар. ТИҮнең бу бинада эшли башлаганына 6 гына ел булса да, Татарстан качаклар фонды 1995нче елдан бирле шушы бинада утыра. Бернинди табыш та алмый торган ике оешмага икесенә бергә 300 мең сум штраф салып киттеләр…

– Моңарчы берәүнең дә дәгъвасы булмаган дисез, ә бу кимчелекләр планлы тикшерү барышында табылдымы яки инспекторга тикшерү башларга сәбәп булган берәр шикаять кергәнме?

– Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторы тикшерү белән килгәч, ТИҮгә бөтенләй йөрмәгән, исеме дә таныш булмаган ниндидер Айрат Сибгатуллин исемле кешедән шикаять керүен әйтте. Бу кеше, имештер, ТИҮ җыелышында булдым, ул бинада ике кеше даими яшәп ята, тәмәке тарталар, йорттагы башка кешеләргә куркыныч тудыралар, дип язган. Тикшерү шуның буенча килгән, дип аңлаттылар. Соңрак бу Сибгатуллин дигән кешенең шикаяте үзгәртелгән: бинада янгын сүндергечләр юк, дигән сүзләр өстәлгән. Әлеге шикаять дөрес түгел. Айрат Сибгатуллин дигән кеше дә юк. Әгәр булса, аны да судка чакырыгыз, дидек. Чакырмадылар, чөнки чакырырлык кеше юк. Икенчедән, беренче шикаятьтә БТИҮ дигән сүз генә бар. Үзгәртелгән шикаятькә качаклар фондын да керткәннәр. Инспектор тикшерү белән килгәч, мин үзем «монда качаклар фонды да теркәлгән» дип әйттем. Башта Сәетгалиев, 3 адресында ТИҮ генә урнашкан дип уйлаганнар.

Бу 300 мең сум штраф башка да сыймый, аны түләп була торган да түгел. Без хәерче оешма, андый акчабыз юк. Ә штрафны түләмәсәң, бинадан куып чыгарачаклар. Татар иҗтимагый үзәген юкка чыгару өчен эшләнә торган эштер дим мин моны. 2019нчы елның ноябрендә Татарстанның атомга каршы көрәш оешмасына (җитәкчесе – Альберт Гарәпов) җыелыш үткәрү өчен үзебезнең бинаны биреп торган идем мин. Алар чүп яндыру корылмасына каршы җыелыш уздырдылар. Бу оешмага җыелыш уздыру өчен шәһәрдә бер җирдән дә урын бирмиләр. Мин бирдем. Өстәгеләргә шул ошамагандыр дим.

– Хәзер нишләргә уйлыйсыз?

– Бу атнада Вахитов район суды чыгарган карарны Татарстан Югары судына шикаять итәргә җыенам. Сәетгалиев, 3 адресында урнашкан бинада ике оешма теркәлгән булса да, янгын сигнализациясе аерым-аерым түгел бит. Янгын сүндергечләр дә уртак була, һәр оешманыкы аерым түгел. Шулай булгач, ни өчен мин бер бина өчен ике тапкыр, ягъни 300 мең сум штраф түләргә тиеш соң әле? Менә шуны шикаять итәбез. Штрафны ичмасам 150гә калдырырга иде әле, аннары күз күрер. Анысы да безнең өчен зур сумма. Иң югары инстанция дә без түләргә тиеш дип карар чыгарса, 60 көн эчендә түләмәсәк, әйткәнемчә, безне урамга куып чыгарачаклар. Бинадан куып чыгару ул бит әле оешманы бөтенләй бетерү дигән сүз түгел. Анысына тагын нәрсә уйлап табарлар, белеп булмый…

РЕДАКЦИЯДӘН. Әле күптән түгел – 27нче майда гына Фәрит Зәкиевнең үзенә дә 10 мең сум штраф салганнар иде. Сәбәбе – Татарстан Конституциясе көненә багышланган урам җыенын оештырган өчен. Янәсе бу җыенда сәяси репрессияләр турында, татар телен яклау турында сөйләргә, хакимиятне тәнкыйтьли торган шигырьләр укырга ярамаган. Штрафлар «бәйләме» мулдан булып чыга әле монда…

ТИҮгә матди ярдәм күрсәтергә теләге булган милләттәшләр өчен Сбербанк картасы номерын күрсәтәбез: 4276 1609 7284 1127.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии