Үксез бала асрасаң…

Үксез бала асрасаң…

Үксез бала асрасаң, авызың-борының кан булыр, дигән мәкаль бар бездә. Сарман районының Җәлил бистәсендә яшәүче Регина Таҗиева аның бөтен мәгънәсен үз җилкәсендә татыган. Исерек ата белән үскән баланы 5 ел буе тәрбияләгәннән соң, шушы бала аңа каршы җинаять эше ачырга этәрер дип, башына да китермәгәндер ул…

АВЫРТМАГАН БАШКА ТИМЕР ТАРАК

Регина Таҗиеваның язмышы бик гыйбрәтле, аерым китап язарлык. Мәктәптән соң белем алырга мөмкинлеге дә булмаган аның – гаиләдә өч бала булганнар. Әниләре ике эштә эшләгәч, кечкенә энесен карау өчен өйдә калган. 2008нче елда бертуган апасы авыру бала тапкан, соңыннан чирләп киткән. Авыру баланы һәм хаста апаны карау да Регинага калган. Бу вакытта 23 яшендә генә булган кыз. Яман шештән апасы үлгәннән соң, аның авыру баласы – Магдаленага әни була, энесен дә үзе янына күчендерә, чөнки бу вакытка үз әнисе дә йөрәк авыруыннан дөнья куярга җитешә. Хәсрәт өстенә хәсрәт күргән, якыннары өчен үз яшьлеген корбан иткән Регинага бу язмыш күрсәткән сынауларның башы гына була әле…

2012нче ел. Регина 14 яшьлек бертуган энесе Тимур һәм апасының кызы – 4 яшьлек Магдалена белән Җәлил бистәсендәге ике бүлмәле фатирда ялгыз кала. Магдаленаның йөрәге авыру, калкансыман бизенең уң ягы тумыштан юк. Баланы ел саен табибларга күрсәтеп торырга кирәк. Әле җитмәсә, авыру апасының ут-газ өчен түли алмаган 120 мең сум бурычы да «мирас була» үзенә. Регина балигъ булмаганнар өчен борчылып, апасының кызын һәм бертуган энесен опекунлыкка ала. Шулай яши башлыйлар. Бөтен керемнәре – опекунлык өчен түләнгән тиеннәр. Азрак мөмкинлеге булуга, базарга чыгып әзербайҗаннар павильонында балык сата, подъездлар җыештыра – шулай итеп очын-очка ялгарлык, бурычларны түләрлек акча эшли Регина. Бу гаиләнең дуслыгына күпләр сокланып карый. Авыру булып туган Магдалена аңа «әни», дип дәшә. Ул үзе дә сабыйны кызы кебек күрә. Барын да, югын да бергә уртаклашалар. Бәлки шушылай яшәүләрен дәвам итсәләр, бернинди проблема булмас иде. Тик 2015нче елда Регина үз башына бер ир-ат белән таныша. Ялгызы тормышны җигелеп тарткан кыз өчен ул вакытта бәхет елмайган кебек була. Ирле тормыш бөтенләй башкача шул. Ир дигәнең беренче карашка төпле кебек күренә аңа.

– Яше өлкәнрәк булгач, акыллы сыман күренде. Ул үзе дә миңа чат ябышты. Шуңа өйләнешми генә яши башладык. Аның кызы бар иде, хатыны үлгән. Кызны әбисе тәрбияләгән, тик ул да вафат булган. Шуннан соң бу бала әтисе белән яши башлаган. Бер атна гына бергә яшәдек тә, ир дигәнем чын йөзен күрсәтте – башка хатыннар янына чыгып китте. Соңрак аның төрмәдә утырып чыкканы да беленде, мин бу ир белән арамны өзәргә карар кылдым. Тик менә кызы Зөбәрҗәт тормышымнан берничек тә чыгып китәргә теләмәде, – дип аңлата Регина бу уңайдан.

Зөбәрҗәт 5нче сыйныфта укыган була бу вакытта. Көн дә диярлек Регина яшәгән өйгә килеп йөри башлый ул. «Әти өйгә исерек апалар алып кайта, мине кыйный, эчә», – дип зарлана. «Мине үзеңә ал, синең белән яшисем килә», – дип сорый.

– Жәлләдем. Киемнәренә карыйм – сәләмә, тишелеп кырык җирдән тегелеп беткән. Чәче киезләнеп каткан, тарарлык түгел. Гел пычрак, гел ач. Әтисенең ничек бу кызга карабодай пешереп ашатканын үземнең дә күргәнем бар иде: юып та тормый пешерә иде ул аңа карабодай. Башка җүнле ризык күргәне дә булмагандыр баланың. Шуңа күрә дә Зөбәрҗәтне бераз үземдә яшәтергә булдым. Тик бер атнадан соң, әтисе килеп, кире үзе белән алып китте аны. Шулай берничә мәртәбә кабатланды. Кыз атасыннан зарланып, пычрак, сәләмә киемнәре белән миңа килә, күпмедер яши дә, әтисе кабат алып китә… Берсендә атасы шалтыратты: «Зөбәрҗәтнең киемнәрен җыеп куйдым, куып чыгарам мин аны, үзеңә ал, аның синең белән яшисе килә», – ди. Шуннан соң мәктәп аша белеп алып, опека да бу эшкә катнашты, баланы миңа опекага алырга кыстый башладылар. Баш тарттым, чөнки үземә болай да авыр иде. Мәҗбүри алдырдылар, кулыма арткы число белән эшләнгән опекунлык кәгазе тоттырдылар. Жәлләгәнгә күрә генә риза булдым, югыйсә, болай да энемне һәм авыру кызым Магдаленаны карый идем бит… Шулай итеп Зөбәрҗәт миндә яши башлады, – дип сөйли Регина.

«ОПЕКУНЫ БУЛЫРГА ТЕЛӘМИМ»

Бик үзенчәлекле бала булып чыга Зөбәрҗәт. Көне-төне хатыннар ташыган һәм эчеп йөргән атасы белән үсүе нәтиҗәседер, бәлки: кызга тәрбия җитмәгәнен беренче көннән үк сизә әңгәмәдәшем.

– Сәер гадәтләре шундук беленә башлады. Авыр бала иде. Беренчедән, гел алдаша һәм акча урлый иде. Бишәр мең сум урлаганы булды. Өйдә бер эш тә эшләмәде, табак-савыт юдыру өчен дә җиде мәртәбә әйтергә кирәк аңа. Кызым Магдаленаны кыйнап, күзенә чәч лаклары сиптереп бетерде. Ә инде иң ачуны китергәне – алдашуы. Минем «көн-төн телефонда утырма», «егетләр белән язышма», «дәресләреңне әзерлә» дип тукып торуларымны «Әни мине кыйный», – дип чыгып сөйли торган була башлады. Полиция дә килде берничә тапкыр. Алар килгәч, «Юк, мине беркем кыйнамый, әни белән калам», – дип, кочаклап елый үземне. Аптырап беттем. Тик полиция аша үзенә яклау булганын сизгәч, баһадир кебек булды. Аз гына кырын сүз әйтсәң дә, «Мин полициягә барам», – дип куркыта башлый иде. Шулай да мин аны калыпка кертергә, тәртипкә өйрәтергә тырыштым. Ул мәктәпкә укырга да йөрмәде бит җүнләп, укырга киттем дип алдап чыгып китә иде дә, бармый иде, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Зөбәрҗәт үсә башлаган саен проблемалар арткан гына. Кызның холкы начарланган, шуңа күрә Регина аны Чаллы шәһәренең психологик неврология диспансерына алып барып тикшерткән. Анда кызның психик яктан кайбер тайпылышлары булуы ачыкланган, өч ел рәттән әлеге учреждениедә дәваланган. Узган ел исә кызның үз-үзен тотышы бернинди калыпларга сыймый башлаган. Өйнең астын-өскә китереп сугышуы, талашуы, теләсә ни кычкыруыннан, төнгә кадәр кайдадыр йөрүләреннән, гел китәм дип куркытуларыннан туеп, Регина Таҗиева берничә мәртәбә опека бүлегенә дә шалтыратып караган.

– Мин тәрбияли алмыйм, опекуны булырга теләмим, алып китегез, дидем. Тик мине тыңлаучы булмады. «Кая алып китик, ятимнәр йортлары тулы, ә 15 яшендәге кыз баланы беркем гаиләгә алырга теләмәячәк. Әлегә беркая да җибәрми торыгыз, яшәп торсын инде», – дигән җавап алдым. Дүрт атна буе шушылай тотты үзен. Ә көзге каникулының соңгы көннәрендә: «Мин барыбер синең белән яшәмим!» – дип, мине этеп урамга чыгып чапты. Безнең тавышланганны ишетеп, күрше хатыны чыккан булган, Зөбәрҗәт аңа: «Мине әни кыйный», – дип ялганлаган. Күрше хатын исә полиция чакырткан, кызны больницага алып киткәннәр. Кыйналуыннан кабат зарланмагач, больницада Зөбәрҗәтне тикшереп тормаганнар. Икенче көнне иртән мин бу мәхшәрне сөйләп опекага шалтыраттым, баланы приютка җибәрегез, дидем. Шулай итеп аны балалар йортына илтеп куйдык. Тик бу мәхшәрнең башы гына булган икән. Миңа карата җинаять эше ачылган: Зөбәрҗәтне кыйнауда гаеплиләр. Имеш мин аны буганмын, сугышкан чагыбызда бармагы киселгән… Мин ант итеп әйтәм: беркайчан бу балага сукканым да, кул күтәргәнем дә булмады. Янәшәмдәге балаларны күз карасы кебек карап үстердем. Берсен дә аермадым. Рәхмәте шушы булгандыр. Хәзер бөтен курыкканым шул: әгәр мине гаепле дип тапсалар, кызым Магдаленаны миннән тартып алачаклар, ягъни аңа карата булган опекунлыгым бетереләчәк. Һәм ул ятимнәр йортына җибәреләчәк. Мин Магдаленасыз бу дөньяда яши алмыйм, яшәргә теләмим дә, чөнки аннан да якын кешем юк. Шушындый хәлдә каласымны белгән булсаммы… Нишләргә дә белмим, – ди Регина Таҗиева.

«ЧЫНЛАП ТА КЫЙНАУЛАР БУЛДЫ МИКӘН?»

Без Зөбәрҗәт тәрбияләнгән гаиләгә, ягъни Регина Таҗиева янына кайтып, аның ничегрәк тормыш итүен карадык. Йорты чиста, яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган. Ә тумыштан авыру 11 яшьлек Магдалена әнисе дип санаган Регина яныннан биш минутка да китми. Кочаклап, үбеп кенә тора. Фотоальбомнарны карап, Зөбәрҗәтнең бу гаиләдә ничек яшәвен чамаларга була. Регина кызны акча түләп театр түгәрәгенә йөрткән, яхшы киендергән, кызның гаиләгә килеп эләккән генә чагы белән, бер ел эчендә төшкән башка фотолары арасында җир белән күк аермасы бар.

Адвокаты Регина Таҗиеваның гаепсез булуын сөйли. «Бу гаепләүләр барысы да Зөбәрҗәтнең сөйләгәннәренә генә корылган. Кызның психоневрология диспансерында ятып чыкканнан соңгы кәгазьләрендә «чынбарлыктагыдан яхшырак булып күренергә теләве, чын дөресен әйтеп сөйләшмәве, үзенә игътибар җәлеп итәргә теләве кебек сыйфатлары бар», дип язылган. Шулай булгач, аны бу вакыйгаларны уйлап чыгарган дип уйларга урын бар. Зөбәрҗәт белән опека бүлегенең баш белгече Фәридә Шәйдуллина бу мәсьәлә хакында сөйләшкәндә, ул бернинди кыйнаулар турында да зарланмаган. Ләкин тикшерүчеләргә үзен системалы рәвештә кыйнап баруларын сөйләп күрсәтмә биргән. Әгәр бу чынлап та шулай икән, Сарман районының опека бүлеге һәм полициясе кая караган соң? Баланың даими рәвештә кыйналуы дөрес икән, ник алар бу турыда элегрәк белмәгән? Опека бүлеге бу гаиләне тикшерергә килгән чакларда нинди дә булса проблемалар күрмәгән. Әгәр ул проблемалар булса, күрмәсләр идеме? Регина үзе берничә мәртәбә опека бүлегенә шалтыратып, баланы алыгыз, мин тәрбияли алмыйм, булмый, дип сораган. Игътибар итмәгәннәр. Зөбәрҗәт укыган мәктәп укытучылары да Регина Таҗиева опекуны булган вакытта кызның өс-башы чиста һәм пөхтә икәнлеген, бөтен кирәкле уку әсбаплары булуын, опекунның мәктәп җыелышларына килүен, кызның укуы белән кызыксынуын сөйли. Шулай булгач, «әни мине кыйнады» дигән сүзләрен бу кыз тарафыннан яла ягу дип фаразларга җирлек бар», – ди адвокат.

Хәзерге вакытта Зөбәрҗәт интернатта. Ә тикшерү эше төгәлләнеп мәхкәмәгә тапшырылган. Суд утырышлары барганда кызга басым ясала димәсеннәр өчен без интернатка бармадык. Ләкин Сарман районының опека бүлегенә кереп, бу хәлләргә алардан ачыклама бирүләрен сорадык. Чөнки опека бүлеге балигъ булмаган баланың законлы вәкиле булып тора. Баш белгеч Лилия Рәфкать кызы Хаҗиева белән сөйләштек.

– Зөбәрҗәтнең Регина Таҗиева гаиләсенә килеп эләгү тарихын беләбез. Башта кызның опекуны – әбисе була, әбисе үлгәч – әтисе. Ләкин соңыннан ни өчендер Регина Таҗиеваны опекун итәләр. Ник шулай эшләгәннәрдер, белеп бетермибез, башка белгечләр эшләгән ул вакытта. Бу хәл безгә дә гаҗәп тоела. Югыйсә, Регина белән кызның әтисе «сожительләр» генә булган бит. Зөбәрҗәт Регина тәрбиясендә 5 ел яшәде, бар да әйбәт иде, тик опекун узган ел баладан зарлана башлады. Мондый очракларда без беренче чиратта психологларга җибәрәбез, Бөгелмәдә шушындый гаиләләр өчен махсус психологик үзәк бар. Психологлар безгә нәтиҗә ясап, әлегә опекун белән бала арасында киеренке мөнәсәбәтләр урнашкан, бала үсмерлек чорына кергән, опекун арган, дигән нәтиҗә бирде.

Сез бу гаиләгә барып, андагы мөнәсәбәтләрне күзәтү астында тота идегезме?

– Ярты елга бер мәртәбә килә идек. Бу тикшерүләрнең актлары бар. Җитешсезлекләр бар: өе җыештырылмаган булганы бар иде. Тик аның өчен генә баланы ала алмыйбыз. Бу низаг бит узган ел гына чыкты. Рейдларга алдан кисәтеп чыгабыз, без килгән көнне бөтен гаиләләрдә дә идеаль шартлар тудырылган, идеаль мөнәсәбәтләр урнаштырылган була. Спектакль карарга киләбез. Тегесе дә «әни», дип тора, монысы да, «кызым», дип өзгәләнә. Ә без киттекме – «разборка»лар башлана.

(Тик Регина ханым опека бүлегенең шушы вакыт эчендә бер мәртәбә генә килүен сөйли – А.З.)

Зөбәрҗәтнең шәхсән сезнең белгечләргә үзенең Таҗиева тарафыннан кыерсытылуы турында сөйләгәне булдымы?

– Бу хәлләр килеп чыкканнан соң да әле аларның аралары җылынган кебек булган иде. Бала да кире кайтырга ризалашты. Тик нәрсәдер китте дә китте, полиция килеп катнашты, шуннан соң җинаять эше ачуга кадәр барып җитте. Бала: «Йөземә чабып җибәрүләр булды», – ди. Бөтен кеше дә балаларга кул күтәрәдер инде ул билгеле бер чиккә килеп җиткәч. Аның өчен генә эшне бу хәлгә җиткерергә кирәк булдымы икән? Таҗиева да кире кайтарырга риза иде бит баланы. Җинаять эшенә барып җитәрлек кыйнаулар булмагандыр, мөгаен. Яшүсмер үзе исә безнең белән бер көнне бер әйбер сөйләшә, тикшерүче белән – икенче әйбер. Әгәр дә Таҗиеваны бу маддә белән җаваплылыкка тартсалар, ахыры яхшы түгел: без аны опекуннар исемлегеннән төшерергә һәм аның опекунлыгында булган Магдаленаны тартып алырга тиеш булачакбыз, – диде Лилия Рәфкать кызы.

…Без кайтып киткәннән соң бу гаиләгә Бөгелмә психологлары һәм опека бүлеге кабат килгән. Шундый чиккә җитәрлек сөйләшү булган ки араларында: рейд киткәннән соң, Регина Таҗиева да, авыру кызы Магдалена да больницага эләккәннәр. Бөгелмә психологлары анализ ясап, Магдаленаның Регинаны әнисе дип санавын, аңа бик ияләшкән булуын һәм аны тормышындагы иң мөһим кешесе итеп күрүен ачыклаган. Бу очракта билгеле, нинди карар кабул итү Сарман районы мәхкәмәсе казыйлары карамагында. Тик шулай да, карар авыру кыз белән әнисен аера торган булмасын иде дип телисе килә. Әлегә карантин сәбәпле суд утырышлары күчерелгән. Без вакыйгаларны күзәтеп барачакбыз.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Сарман – Җәлил – Казан

Үксез бала асрасаң..., 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии