Күрше хакы – ызан хакы?

Гомер буе аралашып, дус булып яшәгән ике күршене талаштыру өчен күп кирәкми. Күршедәге тавыклар кереп әтәчнең башын әйләндерде, хәзер үзебезнекеләр йомырка салмый диючеләр дә, берсенең сыеры икенчесенең чия агачын ашаган өчен ызгышучылар да бар. Ә менә Арча районындагы Чүриле авылында яшәүче Юзаевлар белән Исаевлар җир кишәрлекләрен аерып торган ызан аркасында ызгыша. Ике йорт ишегалды арасында дистә еллар буе буш яткан, беркемнән дә ашарга сорамаган 4 метр ярым киңлектәге җиргә 2014нче елда Исаевлар койма тоткан. Ә күршеләре – Юзаевлар: «Коймаларын безнең җиргә кереп корды алар», – дип сөйли. Шуңа күрә дә, «моны сүтегез» дип, берничә мәртәбә сорап та, кисәтеп тә караган алар йорт хуҗаларын. Әйткәләшүдән башланган эш кул күтәрүләр белән дәвам иткән, ә соңрак мәхкәмәгә үк барып җиткән. 36 ел буе дус яшәгән ике гаиләне талаштырган ызан мәсьәләсе буенча Арчага кайттык.

«ДУС ЯШӘГӘН ИДЕК »

Чүрилегә килгәч тә, Юзаевлар йортына бардык. «Тәки тупикка утыртты безне күршеләр», – дип каршы алды йортның иң өлкән кешесе Хәлимә апа.

1978нче елда ире белән бергә күчеп килеп, Чүриледә йорт-җир сатып алган ул. Алар күчеп килгәндә, күршеләрендә кечкенә генә иске йортта Исаевлар яшәгән.

– 36 ел бер тавышка да килми яшәдек, югыйсә. Сорап кергәндә акча да, башкасын да биреп тордык, эш килеп чыкса, ярдәм итештек. Гомер буе аларның бакчаларын трактор минем бакча аркылы кереп сукалый иде. Шулай итеп үз бакчабыз чокырланып бетте. Бәрәңге дә утыртып булмаска әйләнде, бетерделәр бакчаны! Барыбер түздем, талашмадым. Күршеләр үлгәч, малайлары Александр өйләнеп шушы нигездә калды. Барыбер мөнәсәбәтләр яхшы булды. Менә биш-алты ел элек проблемалар башланды түлке, – ди Хәлимә Юзаева.

Күршедәге Татьяна белән Александр Исаевлар иске йортны сүтеп, яңа йорт сала башлаган. Яңа йорттан соң гараж, ә аннары яңа койма да тотылган. Тик ни өчен Хәлимә апага бу ошамый соң?

– Чөнки алар бөтен әйберләрен дә минем участокка килә-килә салдылар, шулай итеп территорияләрен киңәйтеп бетерделәр, – дип аңлата әңгәмәдәшем. – 2014нче елның август аенда кызлары кияүгә чыкты. Шунда коймаларын да алыштырырга булдылар. Теге буш торган ызан янында мәш киләләр. Бер мәлне карасам, буш урынны үзләре ягына алганнар да безнең терлек асрый торган сарай янына терәтеп диярлек казык кагып куйганнар. «Сашка, янгын куркынычсызлыгы буенча ике арада «хут» калдырмагансың бит», – минәйтәм. «Сиңа җиткән инде!» – ди Александр. Шулай итеп, безнең сарайдан 28 сантиметр гына ераклыкта койма корып куйды бу. Ярар, ул елны түздем, язга чыктык хәзер. 1нче апрель көнне телевизор карап утырам, боларга таба бер кеше таяк сыман әйбер тотып китте. Җир үлчәүче килгән! Кызым Лилия белән киенеп урамга чыктык та, ишегалларына кермәкче идек, эчтән капканы бикләп куйганнар. «Татьяна, капкаңны ач! Миннән башка җир үлчәтәсеңмени?» – дим. «Биш балаңны биш ирдән таптың син!» – дип кычкырды. Күз алларым караңгыланып, башларым әйләнеп китте. Гомер буе бер ир белән яшәдем, ничек оялмый шул сүзне әйтә алды икән! – дип баш чайкап куйды Хәлимә апа. – Авыл җирлеге башлыгы да төште монда хәзер. Аллаһы Тәгалә алып ыргыткандырмы, җир үлчәүче эрегән төсле юкка чыкты. Нишләп мине чакырмый гына җирләреңне «оформить» итәргә йөрисең, минем дә рөхсәт кирәк бит анда, дим Татьянага. Шул сүздән соң, «б» да калмады, «ш» да калмады, «к» да калмады – бөтен әшәке сүзне әйтеп чыкты.

Болай мыскыллауларына түзә алмагач, Хәлимә апаның кызы участковыйны чакырткан. Тик «сүгенгән өчен» дип, күршеләренә түгел, Хәлимә апаның үзенә 1000 сум штраф салганнар. «Бер аягың гүрдә, берсе җирдә, намазыңны гына укып утыр, диде участковый», – ди Хәлимә Юзаева.

Шушы хәлләрдән соң, «йоклап ятарга» ярамаганлыгын аңлап, Хәлимә апа төрле оешмаларның ишеген кага башлаган. Беренче чиратта Арча районы БТИсына барып, җир үлчәүче инженер янына кергән.

– Компьютерыннан карады да, күршеләрең җирләрен межалаганда бу аларның җирләре буларак теркәлгән, ә син риза булып кул куйгансың! Димәк, ызанны аларга үзең теләп бүләк иткәнсең инде, ди. Егылып китә яздым. Андый хәл булмады, күршеләр мин булып ялган имза куйганнар, димәк, – дидем.

Бу имзаның ялган булуы экспертиза ярдәмендә дә ачыкланган. Ләкин җинаять эше ачмаганнар. Полициядә, «имза алты ел элек куелган булган, шуңа күрә «срок давности прошел» дип аңлатканнар. Ызан мәсьәләсе буенча Арча районы башлыгы Илшат Нуриев белән дә сөйләшкән инде Юзаевлар. Зар-моңнарын тыңлап бетергәч, җитәкче аларга судка мөрәҗәгать итәргә киңәш биргән. «Шулай эшләдек тә – күршеләрнең коймасын сүттерү буенча мәхкәмәгә мөрәҗәгать иттек», – ди Хәлимә Юзаева.

«ЕЛГА МИНЕКЕ ИКӘН…»

Узган елның октябрь аенда Арчада беренче суд булган. Койма кем җирендә утыра, шуны ачыклау өчен, утырышка кадәр мәхкәмә җиргә экспертиза ясаттырган. Экспертиза нәтиҗәләреннән күренгәнчә, койма Исаевлар җиренә корылган, ягъни дөрес урында «утыра». Шуңа күрә Хәлимә апаның «җиремне алдылар» дигән шикаятен нигезле дип тапмаганнар һәм, билгеле, койманы сүттерү буенча карар чыгармаганнар. Юзаевлар мәхкәмә карары белән риза түгел. Эксперт сүзләренә генә ышанып кабул ителгән карар ул, ди алар. Шуңа да эшне Югары мәхкәмәгә дә тикшерергә биргән булганнар. Ә ул беренчел инстанция карарын үз көчендә калдырган.

– Дөреслек эзләп бармаган җир калмады инде. Арчаның БТИ җитәкчесе Елена Гатиятова янына да кердек. Күршеләр ызанны үзләренеке итте, минем якка койма корды, дим. Ул безнең җир сызымнарын карады да: «Хәзер йортлар бер-берләренә кушылып торырга тиеш, ачык урыннар калырга тиеш түгел. Исаевларга коймаларын сезнең сарай диварына ук эләктереп корырга кушкан идек без», – дип тора, тегеләр яклы булып, – ди Хәлимә апа.

Янгын куркынычсызлыгы буенча, объектлар арасында 3 метр ара калырга тиеш. Ләкин Хәлимә апа әйтүенчә, аларның сарае белән күршеләрнең гаражы арасында бу ара 2 метр гына калган. Чынлыкта ничә метр калдырылганын үзебез кереп үлчи алмадык – ике арадагы койма комачаулады. Хәер, бу эш белән журналистлар түгел, янгын сүндерүчеләр, санитар-эпидемиология үзәге белгечләре шөгыльләнергә тиештер, чөнки санитар нормаларның үтәлешен беренче чиратта алар контрольдә тота бит. Бу хезмәтләрне чакырту өчен, авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллинага гариза кертеп биргән анысы Юзаевлар. Тик ике араны килеп үлчәүче генә булмаган. Дөрес, янгын сүндерү хезмәтеннән җавап хаты алганнар. Ул хатта барысы да үз урынында дигән сыманрак җавап бирелгән. Тик сорау туа, килеп карамаган килеш, үз урынындамы, түгелме икәнен ничек билгели алдылар икән?

Кайчандыр җигүле ат белән йөреп булырлык урыннан бүген 28 сантиметр ара калган, дидек. Инде Хәлимә апаны бу бушлык та борчый.

– Койма белән сараебыз арасындагы шушы ике аралыкка кар тулып ята, яз көне эреп, терлекләрнең астын тутырыр инде. Сарай тәрәзәләрен коймалары белән капладылар да, хәзер маллар караңгыда ята. Җитмәсә шул ике аралыкка тәмәке чүпләре ыргыталар! Зыяннан башка эш эшли белмиләр инде, сеңлем. Кар көриләр дә безнең якка өеп куялар…

Күптән түгел генә Юзаевлар Казаннан җир үлчәүче инженерны чакыртып китерткән. Ул аларга исә территорияләренең нокталарын картада күрсәткән.

– Без мәгълүматны БТИдан соратып алдык, бер ноктагыз елга уртасында, икенчесе елга янындагы чокыр эчендә, – дип сөйләделәр. Без сатып алган вакытта елга уртасыннан җир алмадык, Әгәр дә хәзер кишәрлегебезне елга янына ук күчкән дип күрсәтәләр икән, димәк, Исаевлар безне кысрыклап елгага кадәр төшергән дигән сүз. Димәк, алар безнең җиргә кергәннәр! Елга уртасында җирем бар икән, алай булгач, ул урынны сетка белән тотып алам да каз үрчетеп ятам, берәүне дә кертмим! Минем җирләрем бит, ә нәрсә? – ди Хәлимә апа ярсып.

Изображение удалено.

«ЯКАМНАН ТОТЫП ҖИЛТЕРӘТТЕ»

Ике күршенең ызгышы турында авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина да хәбәрдар. Ул авылга төрле хезмәтләрнең, шул исәптән янгын сүндерүчеләрнең дә килгәнлеге, тикшергәнлеге, тик закон бозу очрагын тапмаганлыгы турында сөйләде.

– Җир өчен ике күршенең менә шулай бозылышуы бер дә матур күренеш түгел инде. Исаевларга да әйттем – коймагызны алыгыз, татулашырга вакыт, бер фикергә килегез, дим. Хәлимә апага да әйттек инде… Ул сөйләшә белми – килеп кычкырып кына китә белә. Безнең тарафтан татулаштыру эшләре алып барылды, тик нәтиҗәсен бирмәде. Кайсы хаклы, кайсы хаксыздыр, төгәл генә әйтә алмыйм, мин җитәкче итеп билгеләнгәндә, Исаевлар коймаларын тоткан иде инде, шуңа да анда буш ызан булганмы, юкмы белмим, – диде ул.

Проблеманың асылын аңлап алгач, икенче як күрше Татьяна Исаева белән дә аралаштык. Тулаем алганда, ул да нәкъ Хәлимә апа сөйләгәннәрне кабатлады, ләкин башкарак яссылыкта. Килеп чыккан низагта ул Юзаевларның үзен гаепли. Бу нигезгә килен булып төшкән ул. Каенанасы үлгәч, йортны һәм җирне үзләре исеменә рәсмиләштерә башлаган. Алып барылган төзелеш эшләре дә, койма тоту да – барысы да үзебезнең кишәрлектә генә башкарылды, ди Татьяна.

– Барысы да моннан ике ел элек башланды. Башта безнең тавыклар, аннары әтәч комачаулады аларга. Шуның аркасында ирем хәтта әтәчне суярга мәҗбүр булды. Ә үзләренең атлары безнең бәрәңге бакчасын таптап чыгып китте – без тавышланмадык. Шуннан соң иремә: «Тавыкларга да бәйләнәләр, ишегалдын койма белән уратыйк», – дидем. Койма тотуыбыз күршеләргә ошамады, бәлки көнләшкәннәрдер – безне судка бирделәр. Аларның җирләренә кермәгәнлегебезне исбатлау өчен геодезистны, гади тел белән әйткәндә, җир үлчәүчене чакырдык. Хәлимә апа, капкаларны дөбердәтеп: «Син аны сатып алгансың, аңа акча түләгәнсең», – дип кычкырына башлады, мине якамнан тотып җилтерәтте. Моны авыл җирлеге башлыгы да күреп торды. Ялган имза куйдың, дип тә яла якты инде ул миңа. Мәхкәмә утырышлары да булды бит – берсе дә безне гаепле дип әйтми. Ә Юзаевлар һаман: «Сез безнең җирне тартып алдыгыз», – дип кычкырып йөри. Нинди җирне?! Минем каенаналар бу урында 64нче елдан бирле яшәгән инде. Бу җирләр күптән безнеке булган, ләкин буш торган, тыкрык ролен үтәгән. Инде кайсы гына оешмадан тикшерүчеләрне чакыртмадык. Бар да тәртиптә бит. Ә Юзаевлар тынычланмый! Хәлимә апа әллә нинди сүзләр белән яный. Этне чылбырдан ычкындырырга ярамый безгә, кар көрәргә ярамый, теге ярамый, бу ярамый. Инде хәзер газетага ук яздырырга булган икән… – диде Татьяна Исаева.

«ҖИТӘКЧЕ АҢЛАТМАСЫ»

Суд узса да, тун тузса да, койма инде күптән төзелгән булса да, Хәлимә апалар эзләгән дөреслекне табарга ярдәм итмәсләрме дип, Арча районы БТИсы җитәкчесе Елена Гатиятова белән сөйләштек. Юзаев белән Исаевлар проблемасы турында ул да яхшы белә.

– Күпме начар сүз ишеттем инде мин бу уңайдан, – дип куйды ул. – Юзаевлар безгә, сез аларның җирләрен килеп үлчәдегез, сез дөрес итеп үлчәмәдегез, судка бирәбез, дип тә янады. Чынлыкта, Исаевлар койма корганда үз җирләренең чикләрен күрсәтүне сорап кына мөрәҗәгать итте безгә. Аларның җирләре әллә кайчан үлчәнгән һәм кадастр паспорты бирелгән. Бу паспортта кишәрлекнең зурлыгы һәм аның чикләре күрсәтелгән була. Инженер әйткән урыннарга казык кагып куймаганнар да, җирләренең кайдан башланып, кайдан беткәнен белми иде алар. Шушы нокталарны күрсәтү өчен чакыртты безне Исаевлар. Без аларга межалау эшләмәдек. Межалауны ике тапкыр эшләмиләр, Юзаевлар шуны аңласын иде. Шуңа да койманы алар законлы җирләренә дөрес итеп урнаштырды, Ә Исаевларга, күршеңнең сараена беркетеп куй коймаңны, дигән сүз әйтмәдек. Бу – уйдырма, – дип аңлатты җитәкче.

***

Хәлимә Юзаева җир үлчәүдә хаталар булган дип саный һәм, койма тотылган урында сарай белән ике ара 28 см гына булырга тиеш түгел, ди. Аның каравы Исаевлар тыныч йоклый. Хәер, аларның да йокысы тыныч микән. Күрше белән кунакка йөрешәсе, аралашасы, һич югы авыл хәлләрен сөйләшеп аласы килгән вакытлар да була бит, тик бу ике күршенең ишекләре бер-берсенә ябыктыр, мөгаен. Элеккеге мәкальне яңага үзгәртер замана җиткән, күрәсең: «Күрше хакы – ызан хакы»….

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Арча – Казан.

Комментарии