Мөслимнең яңа тротуарына халык күз яше тама?

Мөслимнең яңа тротуарына халык күз яше тама?

Мөслим районы башлыгы Рамил Муллинны эшлексез түрәләр рәтенә кертеп булмый. Әллә бездәге парк һәм скверларның «анасы» Наталья Фишман белән дус булуы йөзеннән, әллә үзе шушында үскән малай булганга, чүп оясында яшәгән Мөслимгә шәһәр кыяфәтләре кертеп җибәрде бит. Зәвык белән эшләнгән парклары, яр буе-фәләннәре – бөтенесе матур, маладис, булдырган. Муллин килгәннән бирле ел да ни дә булса төзекләндерелмичә калмый монда. Ләкин шулай да, җирле халык башлыкка «афәрин» дип кул чабарга ашыкмый.

«ЗИРАТНЫ МӘСХӘРӘЛИЛӘР»

Берничә көн элек редакциябезгә Мөслимнән Наил Нуретдинов шалтыратты. Район үзәгендәге һәм авыллардагы юлларны карап торган «Мост» ҖЧҖсендә йөк машиналары йөртә ул. Шушы көннәрдә генә шоферларга нәрәт әйтелгән – Мөслимнең иске зиратына балчык ташырга кушканнар.

– Иске зират урнашкан Кооператив урамын төзекләндерү бара – бер башыннан икенче башына кадәр юлны киңәйтәләр. Безгә зират янына балчык ташырга кушкач, аптырамадык, монда да юлны гына киңәйтергә кирәктер, дип уйладык. Әзрәк эшләдек тә, каберлекләр өстенә барып җиткәч туктадык. «Юк, диләр, эчкәрәк тә ташыгыз, грунтны бөтен зират эченә бушатасы!» Дөрес әйбер түгел бу, егетләр, дип, бөтен шоферлар бергә эшне туктаттык. Диндә шулай каралган – кеше каберлеге өстенә басарга, аны таптарга ярамый. Ә монда аягың белән дә түгел, зур-зур техникалар белән керергә кушалар. Бу – Мөслимнең беренче зираты монда күпме мәрхүмнең җасәде ята, шуларның рухларын борчып, өсләренә грунт ташыйкмы!? Зиратны күмдерү район җитәкчеләренә нәрсә өчен кирәктер, аңламыйбыз. Балчык таратып йөрүебезне күреп, үткән-сүткәне чигә тирәсендә боргалап үтеп китте: «Җүләрме соң сез?» – дигән кебек карадылар. Картрак әбиләр йодрык болгады – монда болай йөрергә ярамаганын бөтен кеше аңлый?! – дип сөйли Наил абый.

Эшләмибез дип кырт кискән шоферларны җитәкчеләре үзенчә көйләп-чөйләп тә караган. «Глава» бу турыда дин әһелләре белән киңәшләште, гөнаһы юк, савабы гына булачак», – дипләр сайраган ди. Рамил Муллин Исламдагы кешедән киңәш сораган микән соң ул? Белмим, безнең диндә зиратның искесенә дә яңасына да мөнәсәбәт бер. Техника белән зират өстеннән аркылы-торкылы йөрүне савапка санаулары бик шикләндерә.

– Ул көнне эшләмәдек, кайтып киттек. Икенче көнне янә чыгарга куштылар, «чыкмыйбыз», дидек. Мин бу зиратка нигә кагылганнарын белмим дә, аңламыйм да, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

«Мост» ҖЧҖсы җитәкчесе Фиргать Галимовка шалтыраттык. Ничек курыкмыйча зират күмәргә алынды икән?

«Аның зиратмы түгелме икәнен кем белә инде», – дип куйды ул. Аннан бераз уйланып торды да, эшчеләренә сөйләгән кыйссасы белән дәвам итте – зират булган очракта да, әллә ни борчылыр урын юк икән бит, чөнки район җитәкчелеге дин әһелләре белән сөйләшкән!

– Ник, зиратны күмәргә ярый дигәннәрмени?

– Монда сүз зиратны күмү турында бармый бит. Зират урынында хәзер барыбер чүп кенә үсеп утыра: тигәнәктер, әремдер… Район җитәкчелеге бу чүпләрне бетереп, өстен ком белән тигезләттерә дә, өстенә газон сибеп, яңа койма тотып куймакчы була. Зиратта вәхшилек эшләү дигән сүз түгел, киресенчә матурлау бу. Ату бигрәк шакшы җир булып тора иде. Монда бер начар ният тә юк, – дип сөйләде ул.

Моңа кадәр Татарстанда иске зират өстенә газон чәчеп мөгез чыгарган кеше юк иде әле. Ишетеп беләбез, чит илләрдә мондый әйбер эшләнелә, иске каберстаннарны икенчел әйләнешкә кертәләр, кулланалар. Шулай итмәсәләр, бөтен җир шары тоташ зират булыр иде инде. Әмма бу җир җитмәгәндә эшләнә. Мөслимдә җир бетте микәнни? Әллә инде матурлык артыннан куа торгач арттырып җибәрүме? Бу ике сорау мине түгел, беренче чиратта Мөслим халкын кызыксындыра.

КАРЧЫК БАШЫНА ТӨШКӘН БӘЛА

Зират урнашкан Кооператив урамында чыккан беренче шау-шу гына түгел бу. Ике ел элек монда яшәүчеләрне кычкырта-кычкырта тротуар салганнар иде. Хәзер аңлатам, нигә кычкырганнарын.

Мөслим тоташ шәхси йортлардан гына тора дисәң дә була, күп катлы йортлар аз монда. Менә шул шәхси йортларның капка төбенә кадәр китереп чәпәгәннәр иде ул тротуарларны. Ярар, асфальт тротуар чәпәгәннәре нык сөендермәсә, артык көендермәс тә иде әле. Ләкин Мөслимдә ул шундый итеп ясалган иде – халык машина белән капка төбенә килеп туктый алмыйча азапланып торды. Беләсезме ничек итеп эшләгәннәр иде аны? Тротуар машина йөри торган юл белән капка төбенең уртасына салына ич инде? Һәм нормаль районнарда аның биеклеге юл белән бер яссылыкта була. Ә Мөслимдә бу тротуарны биегрәк итеп ясаганнар. Шуның аркасында интекте кайберәүләр капка төбенә килеп туктый алмыйча. Туктар иде, машинаның төбе тия, тротуар биегрәк ич.

Җәяүлеләр юлы белән капка төбен тигезләтү өчен кайберәүләр Камаз-Камаз гравий кайтартып аударды. Анысын да акчасы булганнар гына сатып ала алды, арзан тормый бит ул!

Халыкның шушылай интегеп эшләгән эшен быел тагын юкка чыгарганнар – иске җәяүлеләр юлын яңартып салып яталар монда хәзер.

– Безнең «глава»ның кәефенә карап ясала бугай ул җәяүлеләр юлы… – дип сөйли Мөслимдә яшәүче ханым, исемен газетада күрсәтмәвебезне сорап. – Бүген ясаттыра, иртәгә моңа ошамады, дип, кире сүттерә. Күлмәк алыштырамыни?! Ике ел элек Муллинның тротуарлары биек булуы белән генә шаккаттырган иде, бу юлы аларны бордюрлар белән әйләндерттереп тә алдырды. Тагын кешегә өстәмә баш бәласе инде бу. Кешеләр ничә айлар буе машинасын капка төбенә куя алмый интегә. «Глава»быз гаражлар каршындагы керү юлларын бордюр белән томалаттырды, хәзер бары тик капка төбенә генә килеп туктап булачак, диделәр. Халыкның ачуы нык килә. Бу тротуарлары белән чистый җанга тиделәр. Син тыныч кына яшәп ятасың. Көйләнгән механизм кебек капка төпләреңне төзәтеп, матур итеп ясап куйдың, ә Муллин килде дә аны җимерергә кушты. Бер тапкыр җимерү генә җитмәгән, икенче елны килә дә тагын җимереп китә. Кешене гел төрткәләп тору бит инде бу. Алай итеп яшәтергә ярамый. Без моңа нык үртәләбез, без бу юллардан һәм тротуарлардан тәмам гарык булдык, – дип сөйли ул.

Мөслимдә салынган яңа тротуарлар буенча килеп чыккан проблема бу гына түгел. Менә – Гатифә исемле әбинең өе. Бу карчыкны Мөслимдә гомер буе рәхәт күрмәгән, акчага интегеп яшәүче карчык буларак беләләр. Күрәсезме, тротуар ул яшәгән йорт коймасының яртысына кадәр җитәрлек итеп күтәртелгән? Ярый, карчыкның машинасы юк, капка төбемә ничек килеп туктыйм, дип баш ватып утырмас та. Әмма бер нәрсә бар. Бу әбигә хәзер район җитәкчелеге коймасын күтәртеп салдырырга куша икән. Акчасы юк, ярдәмчесе юк, ничек эшләп чыгар моны – билгесез, әмма коймасын күтәрсә, карчык гомеренең соңгы көненә кадәр көндез дә караңгыда яшәячәк инде. Карагыз – койманы күтәрсәң – тәрәзәсе капланачак. Уңга карасаң да юк, сулга карасаң да юк, үкереп еласаң да юк. Кем әйтмешли, мондый тротуарың булуга караганда, булмавы мең өлеш яхшы! Халыкны җәфалап ятмасыннар иде ичмаса. Кешенең ишек алдына ничә керү юлы булырга тиеш икәнен, кешенең коймасы күтәрелергәме, төшәргәме икәнен нишләп җирле түрәләр хәл итәргә тиештер – монысы аңлашылмый. Авыртмаган башыңа төшкән тимер тарагың инде бу тротуар синең, Гатифә әби! Нәрсә генә эшләп бетәрсең.

БЕЗ ХАЛЫК ӨЧЕН ТЫРЫШАБЫЗ!

Бер ялгансыз әйтәм – Мөслим халкы еш, нык һәм бертуктаусыз зарлана бу бетмәс-төкәнмәс үзгәртеп корулардан. Арганнар инде. «Нәрсә дип әйтсәм, ул түгел монда», – дип, шушы ук районда яшәүче бер туганым да зарланып торган иде әле.

Район башлыгы Рамил Муллинның үзенә дә шалтыратырга булдык. Халык аның сүзенә бик сусаган. Нинди генә эш башласа да, безнең белән киңәшләшми, сөйләшми, дип зарланалар. Башлык, тротуарларны болай яңадан үзгәртеп ясау велосипедчыларга да, халыкка да, бөтен кешегә дә уңайлы булсын өчен эшләнде, дип сөйли. Бордюрлар аркасында машиналарның гаражга керә алмавы турында әйтә башлагач, бу дөрес сүз түгел, халыкның капка төбенә кадәр асфальт җәябез, уңайлы шартлар тудырабыз, дип аңлатты.

– Нәрсә дигән сүз инде бу, нигә гайбәт боткасын болгатасыз инде сез? Бу телефоннан эшләнә торган әйбер түгел. Башта килеп карагыз. Азрак кына ачу да килә – күпме хезмәт куябыз, ике дошман сөйләгән сүзгә ышанып, шуны зурлап газетага язасыз. Бу урам турында язган унынчы гәҗиттер инде сез! – дип башлады ул сүзен

– Эшләгән вакытта барысы да була инде, бөтен кешегә ярап бетеп булмый. Мин Мөслимгә дошман түгел, мин бит шушы район баласы. Әти-әнием гаиләм шушында яши. Әллә ниндидер дошманнар сүзенә генә ышанмагыз… Хәзерге вакытта тротуарлар белән бәйле эш бара, шуңа күрә килешәм, кемнәр өчендер бик уңайлы булып бетмәскә мөмкин. Ләкин без моны егерменче сентябрьләргә тәмамлаячакбыз. Кешегә ишек алдыннан чыгып- кереп йөрү өчен бөтен уңайлы шартларны тудырачакбыз, – дип белдерде ул.

Кооператив урамы буенча бирелгән сораулар бирә башлагач, зыярат мәсьәләсендә дә сорадык. Бу урынны чистартып, җыештырганнан соң мемориаль комплекс итеп эшләтмәкче икән Рамил Муллин. «Ихтирамлы һәм игътибарлы булыгыз, монда Мөслимлеләр җирләнгән дип», халыкны өндәү дә булачак, ди. Менә шундый ике башлы таяк монда. Бер карасаң, «глава»ның да ниятләре изге, районны да чынлап торып матурлый. Ләкин таякның икенче башында – халыкның күз яше. Берәр ничек проблемасыз гына ясап булмый микән ул юлларны?

Әңгәмәбез вакытында Мөслим районы башлыгы мине бераз ачуланып алган иде. «Сорауларыңны зурлап, «халык исеменнән» дип бирмә, халык ул – Мөслимдә яшәүче меңләгән кеше. Сезгә шалтыраткан өч кеше халык була алмый» – диде. Рамил әфәнде, ышаныгыз, мин Мөслимгә кайттым, бик күп кешеләре белән сөйләштем, һәм сез әйткәнчә меңләгән кешесе үк булмаса да, бу тротуарлардан гарык кешеләр байтак сездә.

Мөслим бик матур итеп ясалган. Бу беренче чиратта сезнең хезмәт һәм сез һичшиксез бу уңайдан мактауга лаек. Әмма бер генә теләк. Халыкны елату бәрабәренә матурлатмагыз сез аны…

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Мөслим – Казан

Комментарии