Мөслимдә укытучыларга… агач юдырганнар

Мөслимдә укытучыларга… агач юдырганнар

Бюджет оешмаларында эшләүчеләрне яз-көз төрле эшләргә җигүләренә күнеккәнбез инде. Аеруча мәктәп укытучыларына төшә бу таякның авыр башы. Үлән дә чаптыралар аларга, суган да кистерәләр, Балтачта әле, гомумән, зәмһәрир суык торганда бер кеше дә юньләп йөрми торган урынга кар сыннары ясаттырганнар иде. Инде менә тагын бер сәер хәл турында ишеттек: Мөслимдә мәктәп укытучыларын урамга… агач юарга чыгарып җибәргәннәр. Агач юу нәрсә була икән ул, дип, бик озак баш ватып торган булыр идем әле мөгаен: бик күп нәрсәләрне ничек итеп юганнарын күргән булса да, агач юганнарын бер дә күргәнем юк иде чөнки. Ярый ла хәзер интернет бар: Мөслим укытучылары үзләренең бу осталыкларын видеога төшереп, социаль челтәргә керткәннән соң, монысын да күрдек менә. Ә бу видео исә халык арасында зур шау-шу уятты.

Видеоязмада нәрсә турында сүз барганы аңлашылсын өчен, аның эчтәлеге белән таныштырабыз: ханымнар, чүпрәкләрен сулы чиләккә тыгып алып, агач кәүсәсен юалар, ә кадр артында берәү үзләренең нәрсә белән шөгыльләнүен аңлатып тора:

– Сәлам халык! Без бүген тагын эштә. Тик нәрсә белән шөгыльләнүебезне гомердә дә «не угадаете»! Хәзер күрсәтәм. Без агачларны юабыз! Күз алдыгызга китерәсезме! Беренче мәртәбә күрәм. Тузаннарын сөртсәк, соңыннан, Аллаһ боерса, бетә. Һәм яфракларның һәрберсен аерым-аерым… (Юасы була дигәнне күз уңында тота, күрәмсең – А. З) Тегендә Ч. Алмазовна берүзенә бер агач юа!

Видеоязма астына үз фикерен язып калдыручылар да бар: «Совет заманында укытучы бөек кеше булган. Аны ихтирам иткәннәр. Миңа оят бүгенге укытучылардан шулай көлгәннәре өчен. Түрәләр бит укытучының дәрәҗәсен шулай төшерә: эш хакы түбән, бөтен эшне бушлай эшләргә укытучы: кайда мунча себеркесе җыя, кайда амбарда эшли», – дип язган үзен Арск Татарстан дип атаучы берәү.

Шушы ук видео астына комментарий калдыручылар арасында, укытучылар чыршыларның да энәләренә чаклы юган, дип язучы бар. Кайбер мәгълүматларга караганда, районның мәгариф өлкәсе җитәкчелегендә бу гадәттән тыш чисталык сөючәнлек юктан гына барлыкка килмәгән.

Август аенда Мөслимдә, беренчедән, Мәгариф министры Энгель Фәттәхов катнашында җыелыш уздырыла, икенчедән, Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында язылганча, 15нче августта, бу җыелышка Президент Рөстәм Миңнеханов үзе дә киләчәк! Дәрәҗәле кунаклар янында тузанлы агач күрсәтү ярамас, район матурлыгы агач кәүсәсенең чисталыгыннан башлана, дип фикер йөрткәннәрдер, бәлки, район җитәкчеләре.

Хәер, нәрсәдер фаразлап утырганчы, хакимияттәгеләрнең үзләренә шалтыратып сораштырырга булдым. Нинди яңа эш төре барлыкка килгән биредә? Укытучылар үзләре теләп эшлиме аны?

Беренче чиратта Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хамматовка шалтыраттык. Тик район укытучыларының агач юулары турында берни дә ишетмәгән булып чыкты ул. Бераз вакыт бирүебезне сорап, хәлгә ачыклык кертергә вәгъдә итте җитәкче. Тик килешенгән бер сәгать вакыт узганнан соң, элемтәгә чыгып, «Сез районның Совет аппараты җитәкчесе белән сөйләшегез, ул бу хакта сезгә күбрәк мәгълүмат бирер», – дип әйтте.

Ярый, дип, Совет аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов белән элемтәгә кергән идек тә, ул исә, җаваптан җәтрәк качу юлларын эзли башлады шикелле:

– Мин шәрехләмә бирмим, ярармы!

– Башкарма комитет җитәкчесе сездән сорарга кушты бит, – дим.

– Ул болай гына әйткәндер аны. Мин агач юдыртучы кеше түгел бит инде! Җавап бирүен нигә миңа кушкан соң ул? Башкарма комитет җитәкчесе – ул бит, үзе җавап бирсен! Мин юдыртканмыни агач? Мин бит кеше белән эшли торган кеше. Агач юдыртып йөрмим бит мин. Нигә юдырткан соң ул аны алайса! Юган булсалар да, юдырткан булсалар да бу халыкның үзе өчен бит. Нигә болай тавышланалар икән соң алар?

– Ә сезнең районда ул агачларны нәрсә уңаеннан юдырттылар соң укытучыларга? Казан җитәкчелеге катнашындагы семинар уңаеннанмы?

– Чисталык өчен. Семинар өчен дип… Чисталык өчен юдыралар.

– Ә ул сездә ел саен юдыртыламы?

– Юк.

– Ничә елга бер?

– Белмим бит. Минем үземнең агач юганнарын күргәнем юк.

– Чыршыларның энәләренә чаклы юдырганнар диләр…

– И-и-и, кеше шаярып сөйләшкәнне газетага шулай зурлап язарга җыенасызмыни?

– Зурлап язмыйча, сәер хәл бит инде. Видеода сулы чиләкләр белән агач юып утырган укытучылар гадәти күренешмени сездә? Минем өчен бу – сәер күренеш.

– Ярар, сау булыгыз, ярармы!

Әнә шулай итеп, Аппарат җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов әңгәмәбезне төгәлләде дә куйды. Шуннан соң, Мөслим районы мәгариф идарәсе җитәкчесенә шалтыраттым. Рафаэль Демидов сүзләренчә, без юкка борчылабыз – «шутка»ны аңламаганбыз икән!

– Райондагы мәктәптә капиталь ремонт бара. Капремонт вакытында тузан, цемент, катнашма оча, агачларга зыяны тимәсен, агачлар үлмәсен өчен, без кәүсәләрен сөртеп кенә алдык. Анда бер проблема да юк инде, укытучылар түгел, күбрәк техперсонал белән әнә шундый эш бара. Бу мәҗбүри куелган эш түгел, ничек без кешегә мәҗбүри куя алабыз инде? Агачларның яфракларын сөртүне алар шаярып кына әйтәләр. Кешедән яфрак сөрттермибез инде.

– Бу видеоны киң җәмәгатьчелеккә чыгарган өчен, укытучыларга «эләкмәдеме» соң?

– Нишләп эләксен инде, бу бит «шутка»! Бер сүз дә әйтмәдек.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе әйткәнчә, шаярып төшерелгән видео булгандырмы, юкмы, төгәл әйтүе авыр, ләкин язмада укытучыларның тавышлары бер дә агач юганнан ләззәт алган кешеләрнеке кебек түгел сыман. Ләкин, ошамаса да, җитәкчелек кушкан эшне эшләми хәл юк. Президент килә дип, үләнне яшелгә буятмаганнарына рәхмәт инде. Мөслим укытучыларына бу хезмәтләрендә Алла ярдәм бирсен дип телисе генә кала!

P.S. Тү­рә­ләр­не кар­шы ал­ган­да ар­ты­гын кы­ла­нып таш­лау га­дә­те элег­рәк тә ише­тел­гә­ли иде ин­де без­дә. Әй­тик, 2012нче ел­ның мар­тын­да Кук­ма­ра­га Та­тарс­тан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов кил­гән­дә, 30 гра­дус сал­кын­га ка­ра­мас­тан, ха­тын-кыз­лар пыч­рак ти­мер кой­ма­лар­ны юды. Шу­лай ук ба­су­дан чис­та кар та­шып, Миң­не­ха­нов үтә­се юл бу­ен­да­гы пыч­рак кар өс­те­нә си­беп йөр­де­ләр. Пре­зи­дент вер­то­ле­ты тө­шә­чәк мәй­дан­да­гы кар­ны эт­те­реп, ан­да ап-ак кар си­беп йө­рү­че­ләр дә бул­ган иде.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии