Дәлилләр булмаса да – төрмәгә: Балтач егетен дус кызын көчләүдә гаеплиләр

Дәлилләр булмаса да – төрмәгә: Балтач егетен дус кызын көчләүдә гаеплиләр

Яхшы билгеләргә имтихан тапшырырга, берьюлы ике уку йортын тәмамлап, дипломлы белгеч буларак, эшкә урнашырга. Балтачта яшәүче Илмир Төхвәтуллинның быелгы җәйгә планнары әнә шундый булган. Ләкин бу якты хыялларга алмашка кысан төрмә камерасы һәм җитди гаепләү – «Син районыгыз авылларының берсендә яшәүче кызны көчләгәнсең!» Гаепләү буенча тикшерү эше башланган, ә менә дәлилләр бармы соң?

ДУСЛАР БУЛГАННАР

Илмир – гаиләдә икенче бала. Бик кө­теп алынган, әти-әнисенең, киләчәктә терәгебез булыр, дип үстергәне. Танышлары һәм дуслары сөйләвенчә, егет тыйнак һәм ярдәмчел. Мондый җинаятьтә шикләнерлек гамәл кыла алуы турында фикер йөрткәндә, аны белгән кешеләрнең һәммәсе «булмас», дигәндәй, баш чайкый.

Вакыйгалар 23нче апрельдә башлана. Егетнең әнисе Лилия ханымга тикшерү комитетыннан шалтыраталар. «Илмирга повестка калдырасы иде, өегездә кеше бармы?» Соңрак, тикшерүче килеп, Төхвәтуллиннарның 10нчы модель «Лада» машиналарындагы утыргычларның тышлыкла­р­ын салдыра. «Экспертизага», – дип аңлатып, протокол төзи, тышлыкларны үзе белән алып китә. Кичке якта улы белән күрешкәч, ана кеше сорауны турыдан бирә: «Нәрсә эшләдең? Нинди җинаять кылдың?» Аның бу соравына җавап итеп, Илмир түбәндәгеләрне сөйли.

Балтачтан ерак урнашмаган авыл­ларның берсендә Илмирның дус кызы яши. Якыннан аралашканнар, еш очрашканнар, кичләрен машина­да йөр­гән­нәр. Казандагы сәүдә үзәкләренең берсендә кибетче булган Аня (исеме үзгәртелде – А.З.) эшеннән кичке 9лар тулгач кына чыгу сәбәпле, кыш айларында егет аны Казаннан Балтачка, өенә кайтара торган була. Үзара җылы мөнәсәбәттә булсалар да, егет белән кыз кебек түгел, дуслар буларак кына очраша алар.

18нче апрель көнне егет тә, кыз да Балтачта була. Очрашырга килешәләр. Шампан шәрабе эчеп, Балтач буйлап машинада йөрергә уйлый яшьләр. Әмма Илмир руль артына үзе утырмый – танышын чакыртып, үзләрен бистә буйлап йөртүен үтенә. Урамнар буенча йөреп арыгач, үзәктәге атынгычлар янына туктап, таганда атынып алалар. Ахырдан, эчелеп бетмәгән «шампан»нарын тотып, Төхвәтуллиннарның гаражларына кайтырга булалар.

Бу гаражда Илмир дуслары белән еш җыелган. Гадәттә, кичке якта берничә егет очрашып, шушында көнбагыш чиерткән, хәзер яшьләр арасында бик популяр булган шөгыль – кальян тартуны да яраткан, үзара сөйләшеп утырган. Илмир Аня белән дә шушы схема буенча вакыт уздырырга исәпли.

– Гаражга килеп туктаганнар, руль артында булган егетне кайтарып җибәргәннәр дә, икәү генә калганнар, – дип сөйли егетнең әнисе Лилия ханым Төхвәтуллина. «Шампан»нарын эчеп тормаганнар, безнең өйдә энекәшем бар иде, ул гел тәмәке тартырга урамга чыгып йөри, төнге берләрсез йокларга ятмый, эчелеп бетмәгән шәрабны улым энекәшкә биргән. Шуннан минем малай белән теге кыз кочаклаша, үбешә башлаганнар. Кочаклашып утырган вакытта, Илмир, ялгышып, Аняга элек йөргән кызының исеме белән эндәшкән. Аня башта ачуланган, аннан соң тынычланган. Матур гына утырганнар. Соңрак, улымнан: «Мин кире авылыма ничек кайтам? Син мине илтеп куясыңмы?» – дип сораган. Шампан эчкән булгач, Илмир руль артына утыра алмый бит – такси чакырткан, акчасын түләгән, матур гына саубуллашканнар да, Аня таксист белән авылына кайтып киткән, минем малай басып калган. Араларында булган хәлләрне улым шулай дип сөйләде.

«САМОСУД» ҺӘМ «МОНДЫЙ» СУД

18нче апрельдәге дусларча очрашудан соң, берничә көн узгач, хәлләр башлана монда. Аня үзенең бертуган абыйсы Сашага (исеме үзгәртелде – А.З.) Илмир тарафыннан «көчләнүе» турында сөйли. Сеңлесе өчен җанын ярып бирергә әзер абый буларак, Саша «самосуд» үткәрергә уйлагандыр, мөгаен – Илмирны кыйнарга башта ике авылдаш егетен җибәрә. Егетне җиргә тезләндереп, пычракта ауната-ауната кыйныйлар. Тик бу кыерсыту нәрсә – кызга ялгыш исем белән эндәшүеме, әллә аны өенә кадәр илтеп куймыйча, таксида гына кайтарып җибәрүеме – кайсысы аркасында үзен тукмауларын аңламый Илмир. Дустын кыерсытырлык башка әйбер эшләмәдем, дип сөйли. Әле ул бу вакытта Аняның үзе өстеннән гариза язачагын да, нинди җинаятьтә шикләнеләчәген дә белми. Мөнәсәбәтләр ачыклау, яшьләр телендә «разборка» икенче көнне дә дәвам итә. Бу юлы инде Илмирны кызның абыйсы Саша үзе дөмбәсли.

Лилия ханым Төхвәтуллина улы­ның гаепсез булуына 100 процент ышанып сөйли. Илмирның кызны мәсхәрәләве мөмкин хәл түгел дип саный ул, һәм ни өчен икәнен дә аңлата. Беренчедән, бу хәлләр басу уртасында да, урман эчендә дә булмаган, Төхвәтуллиннарның шәхси ишек алдындагы гаражында майтарылган. Ә ана кеше йоклый торган бүлмә тәрәзәсе белән гаражның һәрвакыт ачык торган ишеге арасы берничә метр гына. Андый-мондый хәл булып, кыз тарткалаша, ярдәм сорап кычкыра башласа, ишетми калмас идем, ди ул. Икенчедән, атлаган саен тәмәке тартырга урамга чыккан энекәше дә Аняның ачыргаланып кычкырган, елаган тавышларын ишетмәгән. Өченчедән, көчләргә теләге булса, егет аны әллә кайчан мәсхәрәләр иде инде, ди ана кеше. Чөнки егетнең Казанда кызның яллап торган фатирына да берничә мәртәбә кунакка барганы була.

23нче апрельдә кыз егет өстеннән, «көчләде», дип гариза яза. Гариза буенча тикшерү эше башлыйлар. 27нче апрель иртәсендә Илмир Арча районы тикшерү комитеты тикшерүчесе Ислам Әхмәдшин белән очраша. Егет комитетка әнисе Лилия ханым белән бергә бара. Әхмәдшин исә сүзне озак куертмый. Егетне 48 сәгатькә кулга алу өчен протокол тутыра башлый.

– «Арест» сүзен ишеткәч, улымны яклап, эндәшә башладым: «Нигә протоколны арестка дип тутырасыз?» – дим. «Кирәк булганга! Ишекне теге яктан ябыгыз, хәзер тикшерүгә комачаулаган өчен үзегезне дә ябып куям», – диде.

Ананың чыгып китми чарасы калмый. «Ярар, улым, япсалар-ябарлар инде, гаебем юк, дисең, гаепсез кешеләрне тотмыйлар ул төрмәдә – чыгарырлар», – ди ул, малаен тынычландырып. Русиядә һәр унынчы кеше гаепсезгә утыра, дип сөйлиләр – монысын яхшы белә Лилия ханым, тик улына әйтеп тормый.

…Коридорга чыгып, читкәрәк китеп баса. Озак басып торырга туры килми – артыннан тикшерүче Әхмәдшин чыгып җитә. Ике арада нинди сөйләшү булганын ана кешенең сүзләренә таянып, үзгәрешсез бирәбез:

– «Улыгыз гаебен танысын, әгәр таныса, без аны өй арестына гына утыртырбыз, тикшерү эшләреннән соң да ирегеннән шартлыча гына мәхрүм итәрләр», – ди. «Ислам, кеше эшләмәгән җинаятен ничек танырга тиеш, ул аны танымаячак, чөнки гаепсез! Тоткарлагыз, исбатланачак гаепле булмавы, чыгарырсыз», – дидем. Шул көнне минем малайга Балтачта суд булды, СИЗОга җибәрергә дигән карар чыгардылар. 27нче апрельдән алып, улым төрмәдә утыра, – ди ана.

Тикшерү эшләренең барышы һәм, гомумән, тикшерүче Әхмәдшинның үз-үзен тотышы Төхвәтуллиннар ягы адвокаты Руслан Нәгыймовта да күп сораулар тудыра. Әйтик, ни өчен егетне өй арестында гына калдырмыйча, изоляторга ук җибәргәннәр?

Моны адвокат үзенчә аңлата:

– Тикшерүче Илмирга үз гаебен танырга тәкъдим иткән. «Әйе, Аняны көчләдем», – дип әйтсә, аңа башка төрле чара күрелер иде. Әйтик, районнан читкә чыгып йөрүне тыю турындагы карар. Егет риза булмаган – үзе эшләмәгән җинаятьне кеше нишләп танырга тиеш? Һәм шуннан соң аңа карата Балтач район суды изоляторга җибәрү карары чыгарды. Без моны психологик басым ясау чарасы дип саныйбыз. Бу – шантаж. Ни өчен икәнен аңлатам: тикшерүчеләрнең Илмир гаепле булу турындагы бер дәлиле дә юк, кызның гаризасы гына аны җинаятьче итә алмый. Бәлки, ул кыз иртәгә, «аларның адвокаты мине көчләде», дип сөйләр. Нәрсә, ул вакытта адвокат та төрмәгә китәме? Алай булмый. Дәлилләр кирәк. Шуңа күрә егеттән «әйе, көчләдем» дигән сүзләр тартып алырга тырышканнар. Әгәр Илмир шулай дип әйткән булса, тикшерү төгәлләнер иде, чөнки булды – менә төп дәлил, Илмир үзенең гаебен таныды. Дзержинский әйтмешли, «Гаепне тану – дәлилләрнең патшабикәсе». Ә егет, «мин гаепсез», дип тора, димәк, бернинди исбатлар әйбер юк. Гаебен танымаганы өченме, башка сәбәп беләнме, тикшерү аны СИЗОга ябу отышлырак дип тапты, – дип сөйли адвокат.

Руслан Нәгыймов әйтүенчә, бу эштә дәлилләр ягы да сайрак. Чөнки кыз үзенең көчләнүе турында 5 көннән соң гына хәбәр иткән полициягә. Шул сәбәпле егет белән кыз арасында якынлык кылу булганмы, юкмы икәнен ачыкларга ярдәм итүче генетик экспертиза өчен анализларны бер атнага якын вакыт узгач кына алганнар. Бу – артык күп вакыт узган, шуңа күрә экспертиза нәтиҗәләре берни күрсәтмәячәк дигәнне аңлата. Моннан тыш, егетнең кызны көчләве турында раслаучы шаһитләр юк. Гомумән, Аняның көчләнгән булуында шик уятучы моментлар җитәрлек монда.

Шулай да, Арча тикшерү комитеты тикшерүчесе Ислам Әхмәдшинның егеткә алыш-биреш ясарга тәкъдим итүе, ягъни «гаеп тануына алмашка «условка» гына бирергә җыенуы журналист буларак, миңа аңлашылып бетмәде. Бу нинди хәл? Бер кило шикәрнең бәясе – 30 сумнан, бер ай эшләвеңнең бәясе – рәсми чыганакларда язылганча әйтсәк, уртача 35 мең сумнан, ә Төрмәгә эләкмәүнең бәясе – гаебеңне тану булып чыгамы? Димәк, безнең илдә бөтен нәрсә сатыла һәм һәр нәрсәнең үз бәясе?

Әхмәдшин бу сорауларга җавап биреп тормады. Төгәлрәк әйтсәк, «Безнең гәҗит»тән дигән сүз ишетүгә, телефонын ыргытты. Нигә икән?

БЕЗНЕҢ ТИКШЕРҮ

Аняның көчләнгән булуында шик уятучы фактлар җитәрлек, дип язган идем. Инде ни өчен шундый фикергә килүемне дә аңлатыйм.

Кызның гараждан таксига утырып кайтып китүен исебезгә төшерик. Аны өенә кайтарган Ришат исемле таксист­ны эзләп таптык без. Аннан 18нче апрель төнендә ниләр күрүен сораштырдык. Бәлки, ул елап шешенгән кызны күреп, сагайган булгандыр? Ә бәлки, көчләнгәннән соң, Аня, куркудан дер калтыранып, бу хакта таксистның үзенә берәр нәрсә сөйләгәндер? Бәлки, полициягә алып барыгыз мине, дип сорагандыр? Юк, бу әйберләрнең берсе дә булмаган. Ришат әфәнде сөйләвенчә, кыз берни булмагандай машинаның арткы утыргычына кереп утырган, авылына кайтып җиткәнче, юл буе телефонында уйнаган. Авылга кергәч кенә эндәшкән такси йөртүчегә: «Мине өйгә кадәр кайтармагыз, менә бу юл чатында калдырыгыз. Юл өчен сезгә акча бирделәрме?» Шуның белән бетте. «Көчләнгән» кызның телефонда уйнап кайтырлык кәефе булу да, тизрәк өйдәгеләргә сөйлим дип ашыкмыйча, авыл башында төшеп калуы да, сәеррәк кебек.

Нинди дә булса фаразлар корып торганчы, дип, Аняның үзе белән сөйләшергә булдым. Казандагы ул эшләгән аяк киемнәре кибетенә кердем. Кем булуымны һәм нинди мәсьәлә буенча килүемне ишеткәч, кыз миңа киң итеп елмайды да, «Мин сезнең бер соравыгызга да җавап бирмим», – диде. Һәм нинди генә сорау бирсәм дә, шушы җавапны «аттырды». Көчләнгән кызның болай елмаюы, шәхсән миндә зур сәерсенү тудырды, Чөнки мин кыз янына июнь түгел, май ае башында бардым. Һәм аның яралары бу вакытта, уйлап карасаң, бик тирән булырга тиештер? Хәер, яшьләрнекен белмәссең…

Аня минем белән генә түгел, Төх­вәтуллиннар белән дә аралашудан баш тарта икән. Хәтта дусты саналган Илмир белән дә очрашудан качкан ул. Ә бит егет дустының күзләренә карап, нибары бер сорау бирергә теләгән: «Мин сине кайчан көчләдем?» Кыз әле дә бу гаиләдән качып йөри. Нигә икәнлеге аңлашылмый. Сәбәпләрен кыз атамый.

Тиздән Илмир эше буенча башланган экспертизаларның нәтиҗәсе бил­геле булырга тиеш. Бу нәтиҗәләрне газетабызда да хәбәр итәрбез әле. Алар ярдәмендә дөреслек ачыкланыр да, улымны өйгә кайтарырлар дип көтә ана кеше. Көтә, өмет итә, ләкин йөз процент ышаныч белән: «Чыгарачаклар!» – дип сөйләшми. Улының гаепсез икәнен ана күңеле белән тойса да, алай дип әйтергә теле бармый. Илнең мәхкәмә системасы ничек эшләвен чамалыйбыз бит. Бүген генә дөньяга тумаган…

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан-Балтач-Казан

Комментарии