«Ялгыш диагноз балабызны харап итте»

«Ялгыш диагноз балабызны харап итте»

Соңгы ярты ел эчендә Балтач турында шактый күп яздык. «Сез – Балтачны каралтучылар», – дип ачуланып шалтыратучылар да, киресенчә, рәхмәт әйтүчеләр дә шактый булды. Инде беразга булса да, бу районга юлны «онытып торырга» кирәк булыр дип уйлап кына бетергән идек – менә тагын бер зарлы хат алдык. Бу юлы, Балтачта табиблар дөрес диагноз куймау сәбәпле, 6 айлык сабый үлгән. «Острый аппендицит» дип Казанга озатылган бала, чынлыкта, менингит аркасында вафат булган.

«КӨТЕЛГӘН БАЛА ИДЕ»

Балтач районының Карадуган авылында яшәүче Гөлшат Биктемирова белән йорт эченә узгач та, күзем стенадагы фотосурәтләргә төште. Ул фотолардан чем–кара күзле йомры битле бала карап тора.

– Бу – Азамат, – дип таныштыра Гөлшат, күзеннән аккан яшьләргә игътибар да итмичә. – Исемен әтисе эзләп тапкан иде. Азамат – батыр дигән сүз, улыбыз батыр булыр, дигән иде. Узган елның 11нче июнендә генә туган иде, шуның кадәр көтеп алган идек без аны. Йөклелек чорында да барысы яхшы булды, бала сәламәт туды, йортта барыбыз чирләгәндә дә, ул төчкереп тә карамады, – дип башлады сүзен ана.

Балага алты ай тулганнан соң, Балтач район больницасына барганнар. Неврология бүлегендә тикшеренгәч, балага, профилактика өчен дип, дару язып биргәннәр.

– 4нче гыйнварда бала йокысыннан укшып уянып китте. Моны шушы дару тәэсиредер дип кенә уйладым. Чөнки инструкциядә, ашаганнан соң 20 минут узгач кына, бу даруны эчертергә ярый диелгән. Бер ай диярлек кушылганча эчердем, әмма бу юлы дарудан соң бик ашыйсы килеп елаган иде, имезми булдыра алмадым. «Шул ярамагандыр инде, димәк, даруны инструкциясендә кушылганча эчәргә кирәктер, дип нәтиҗә ясадым, – ди әңгәмәдәшем.

Укшыса да, бала үзен яхшы хис иткән. Көлеп, шаяра-шаяра уйнаган. Икенче көнне дә көннең беренче яртысында хафага салырлык күренеш күзәтелмәгән.

– Кичке бишләр тирәсендә ашатып йоклаткан идем, бала чын-чынлап косып җибәрде. Ашказанында булган бөтен сөтләре кире чыкты. Үзебезнең шәфкать туташына шалтыраттым да, ашказанын чистарта торган дару эчерергә булдык. Ләкин бала косудан туктамады, бу даруны да кире чыгарды. Соңгы косканында сары булып үт сулары чыкты. Шәфкать туташыбыз килеп карады да: «Хәле юк икән, Балтачка больницага алып барыгыз», – диде.

Больницага Гөлшат энесе белән барган. Кичке тугызлар тирәсендә килеп җиткәннәр.

– Дежур педиатрны чакырдылар. Галиуллина Фәридә баланың авызын ачтырып карады, температурасын үлчәде – 37,2 иде. Үпкәләрен тикшергәч: «Бар да әйбәт, балагызның үпкәләре чиста», – диде. Аннары, больницага ятасызмы, ятмасагыз, «отказной языгыз», диде. Бу вакытта бала хәлсезләнеп утырып тора иде, «Сезне бәлки Казанга җибәрербез әле», – дип, педиатр чыгып китте. Шуннан соң, баланың анализларын бирдерү өчен, лаборантны көтә башладык. Ул анализларны 22.07 сәгатьтә генә кабул итеп алды, аны өеннән чакыртып китергәннәр иде. Бер сәгатькә якын көттек без аны, кыскасы. «Гел чакырталар да чакырталар, сезнең белән өйдәге эшләрне эшләргә дә вакыт калмый, косып-тычып китерелгән баланың анализы начар булганлыгы билгеле бит инде!» – дип сөйләнә-сөйләнә генә анализ алды. Әйтерсең без аңа комачаулыйбыз, әйтерсең рәхәттән килгәнбез! – ди Гөлшат, «медицина хезмәткәре бу сүзне әйтергә тиешме соң?» дигән мәгънә белән.

«ҮЗЕҢ БЕРӘР НӘРСӘ ЭШЛӘТКӘНСЕҢДЕР»

Бераздан педиатр кереп, баланың анализлары начар булуын, хәзер инде хирургны көтәргә туры килүе турында җиткергән.

– Дежур хирург шунда утырырга тиештер бит инде ул. Табибның әллә кайдан килгәнен көтеп утырырга тиешме авыру кеше! Әле аларны «Ашыгыч ярдәм» машиналары белән барып алалар, үзләре үз машиналары белән йөрмиләр дә. Хирург Алишер Ахмотходжаев бер сәгатьтән соң гына килде! Бу вакытта бала начарайганнан-начарайды. Йоклаган шикелле ята, имезмәкче булам – ашамый. Шул килеш кулларыма тотып утырдым үзен. Хирург баланың эченә басып-басып карады да чыгып китте. Без утырып калдык, Азаматны башка ныклап тикшерүче булмады, педиатр гына ике мәртәбә кереп, ничек хәлләр дип сорады, шуның белән шул. Берзаман без утырган бүлмәгә энем килеп керде. «Апа, бар да тәртиптәме?» – ди. Шулчак Азамат, күзләрен ачты да, ямьсез итеп башта әллә кая таба карады. Аннары минем, энемнең битләреннән сыйпап алды. Саубуллашуы булгандыр инде, аннан соң күзләрен йомды да башка уянмады, – дип, сабыр гына сөйләвен дәвам итте әңгәмәдәшем.

Балтач табиблары баланы, сукыр эчәгенең кискен ялкынсынуы (острый аппендицит) дигән диагноз белән, Казанга ДРКБга җибәргән. Тик башта алар Сасна авылына кереп, шәфкать туташын алып чыкканнар, соңрак Балтач читендәге АЗСка кергәннәр, «Ашыгыч ярдәм» машинасының ягулыгы булмаган, күрәсең. Табибларның килүен, педиатр белән хирург «консилиум»ы тәмамланганны көтеп торулар, заправкаларда йөрүләр белән Биктемировлар 3 сәгать вакытларын югалткан.

– Кичке 9да килгән идек, төнге 12 тулып 10 минутта гына энемә шалтыратып, «Без Балтачны чыктык», – дип әйттем.

Бу урында башымда төрле уйлар бөтерелде. Ул шәфкать туташын Биктимеровлар машинага утыргач кына барып алырга кирәк булдымы икән, баланың Казанга җибәрелергә мөмкин икәнлеген табиблар күпкә иртәрәк белгән һәм кереп әйткән бит! Ә машинага ягулыкны алданрак тутырып булмадымы икән? Ни өчен аңсыз диярлек яткан күкрәк баласы белән ананы Балтач буенча тегендә-монда йөртәләр? Хәер, болай аптырап утыруыма Гөлшат кул гына селтәде

– Балтач больницасында гел шул хәл. Яшь бала белән киләсеңме-юкмы, сәгатьләр буе көтәргә кирәк. Әле анысы бер хәл, безгә әллә нинди иске «буханка» бирделәр, юньле машина да түгел. Хәтта кислород белән тәэмин итә торган җайланмасы да юк иде. Саснадан кереп алган шәфкать туташы шофер янына кереп утырды, ә без артта улым белән икебез генә бардык. ДРКБга барып җиткәндә, бала калтырана башлады. Үзе аңында түгел, ә үзе күзләрен шар итеп ача да дерелди. Аннары тынычлана, күзләре йомыла. Мин, медсестраны чакыру өчен, тәрәзәгә шакылдата башладым. Ишетмәделәр. Бераздан балам тагын калтыранырга тотынды. Кабат шакылдаттым, машинаны туктаттылар һәм шәфкать туташы безнең янга керде. «Нәрсә булды?» – ди. «Белмим, минәйтәм, үзеннән-үзе әллә нәрсә эшли башлады». «Нишләттегез балагызны? Берәр нәрсә эшләткәнсездер әле! – Әйдә һавага алып чыгыйк, бәлки аңа кислород җитмидер», – диде. Аннары, Азаматка укол кадамакчы булып, дарулар чыгара башлады. «Күзем күрми, укы әле, бу тюбикларга нәрсә дип язылган?» – ди. «Кетонал», – минәйтәм. Яңадан икенчесен тартып чыгара – тагын кетонал. Авыртуны баса торган башка дарулары да юк! Монда антибиотик кирәк булган. Шуны кадасалар, файдасы булыр иде – бернинди дә ярдәм күрсәтмәделәр бит, хәле әйбәт диеп. Шуннан шофер сүзгә кушылды, әйдә туктап тормыйбыз, килеп җитәбез ич инде, диде. Төнге икенче яртыда ДРКБга килеп җиттек, – дип сөйли кайгылы ана.

БУЛДЫРА АЛГАНЧА ТЫРЫШКАННАР, ЛӘКИН…

Бу вакытта бала инде бертуктамый калтырана башлаган. Аны шунда ук реанимациягә алып китәләр. Сабыйның гомере өчен шактый көрәшсәләр дә, файдасыз, төнге сәгать өчтә ул үлә. Гөлшат Биктемировага кайгылы хәбәрне иртәнге дүрттә җиткергәннәр.

– Барысы да әйбәт, дигәннәр иде бит миңа, баланы алып кереп киткәндә. Бала чыкканчы тынычланырга кирәк, йә сөтем бетәр, дип, әзрәк тынычланмакчы булып ятып кына тора башлаган идем, медсестра: «Сезне чакыралар», – дип килеп әйтте. Күземә дә күтәрелеп карый алмады ул минем. Табиблар янына барган идем, «Гафу итегез, коткарып кала алмадык, бер сәгать көрәштек: йөрәгенә адреналин да кададык, тик эшләтеп булмады. Нәрсәдән үлгәнен үзебез дә аңламыйбыз – йөрәкне эшләтәбез – эшләп китә дә яңадан туктый», – диделәр. Шунда, иремә ничек итеп шалтыратыйм, нәрсә дип әйтим инде, дип уйладым. Аннары бөтен көчемне учка җыйдым да: «Безнең Азамат китте, үлде ул», – дидем. Искә төшә дә, уф-ф… – әңгәмәдәшемнең күзләреннән бертуктаусыз яшь акты, шулай да ул булган хәлләр турында сөйләп бетерерлек көч тапты.

Ярып караганнан соң, патологоанатом, сабыйның баш миенә сыеклык җыелган (отек мозга), дигән диагноз куйган. «Балагызны өч сәгатькә генә булса да иртәрәк алып килсәгез, аны коткара алган булыр идек», – дигән табиблар.

– Бу – Балтачта узган теге өч сәгать инде. Шунда ук җибәрмәделәр бит. Утырттылар һаман. ДРКБ реаниматологы да шул кадәр борчылган иде – нигә алып кала алмадык соң, шуның кадәр матур бала иде, дип өзгәләнде. Патологоанатом тынычландырды аны: «Сездә гаеп түгел, алып кала алмас идегез, «отек» булгач диде. Нәрсәдән үлгәнлеген, баш миенә нәрсә аркасында сыекча җыелганын белү өчен, анализлар бирдек. Өч атнадан соң алар билгеле булды – бала менингит белән авырган…

Улының гомерен алып киткән әлеге авыру турында шактый укыган ана һәм шуны белгән – бу авыру булганда, баланың йокысы килә, хәлсезләнә икән.

– Ә сукыр эчәге ялкынсынса, эче авыртуга түзә алмыйча елаган булыр иде. Менингит ук димәсәләр дә, аппендицит дип түгел, башка нәрсә булмаганмы, дип уйлап карарга тиеш булгандыр бит инде Балтач табиблары? Симптомнары буенча менингит гриппка охшаган, грипп түгелме дип шикләнеп, антибиотик булса да кадасалар, ни булган?

Хәзер Биктемировлар олы улларына Азаматның үлемен ничек аңлатырга белмиләр. Ул көн саен: «Кайчан энемне алып кайтасыз, нигә аны больницадан җибәрмиләр», – дип елый икән.

– Әзрәк аңлый белә башлагач, дөресен әйтербез инде, бүтәнчә аны тынычландырып булмас. Сагына инде, энесен бик сагына. Балалар бакчасында курчак күтәреп, «бәбәй, бәбәй» дип йөргән. Шул курчакны тоткан килеш, тәрбиячесе янына килеп: «Минем Азаматымны һаман өйгә алып кайтмыйлар», – дип сөйли ди…

Мәрхүм Азаматның бабасы, Гөлшатның әтисе Фаил Рамазанов та безнең әңгәмәгә кушылып, оныгын үтергән төп сәбәп – табиблар белемсезлеге генә түгел, аларның җәзасыз калачакларын белгәнгә күрә, шулай битараф эш итүе дип саный.

– Нинди хирург ул, нинди педиатр ул, аппендицит белән менингитны аера алмагач?! Сукыр эчәге шешү белән баш мие шешү берме соң? Нәрсәгә укыганнар алар? Самарада нәкъ безнең шикелле үк җиде яшьлек малай үлде Анда баш табибны эш урыныннан алдылар, ә безнекеләрнең һаман да баш югары, рәхәтләнеп эшләп йөриләр. Чөнки беләләр – аларга бер нәрсә дә булмый. Баш табиб Газинур Дәүләтев безгә: «Гаеплене табарбыз», – ди, ә журналистларга: «Бездә гаеп юк, ул ДРКБда үлде бит», – дип аңлата… «Ул була торган хәл инде, нәрсәгә шаккатарга» дигән кебек җавап биргән хәтта. Ә хирург Алишер янына баргач, «Без барысын да дөрес эшләдек, инструкция буенча », – дип утырды, оялмый да, – ди Фаил әфәнде.

Хәзерге заманда табиблар рәсми стандартларга таянып эш итә. Әйтик, диагноз кую өчен нәрсә эшләргә кирәклеге пунктлап язылган (нинди анализ алырга, нинди рентген ясарга һ.б). Диагноз куелганнан соң исә (бу диагнозның дөрес булмавы да бар), яңа протокол төзелә: нәрсә белән, ничек һәм күпме дәваларга. Ахыр чиктә син зәгыйфь каласыңмы, әллә инде авыруыңнан котыласыңмы – монысы мөһим түгел. Иң мөһиме, инструкция үтәлсен. Бөтен табибларны да бер рәткә куеп әйтмим, ләкин район үзәкләрендә әнә шундый битараф һәм эшенә бармак аша карап эшләүче белгечләр җитәрлек. Балтач больницасы хирургы Алишер Ахмотходжаев та, инструкция үтәп, баланың эченә баскалап алганмын икән, димәк, без хаклы, дип уйлыйдыр. Һәм ахыр чиктә сабыйның үлүе табибны бик борчымаган, күрәсең.

«ҮЗЕМНЕ ГАЕПЛЕ САНАМЫЙМ»

Балтач районы больницасының баш табибы Газинур Дәүләтовка сораулар күп иде. Тик җитәкче мине: «Комментарий бирмим, Сәламәтлек саклау министрлыгыннан сорагыз», – дип каршы алды.

Әгәр кача башлый икән, үгезне мөгезеннән тотып алырга кушалар. Мин дә шулай иттем. Сукыр эчәге ялкынсынуның аерылгысыз билгесе – эч авырту. Ә Азаматның эче авыртмаган, йокысы килгән. Ничек ике диагнозны шулай бутый алдылар икән биредә?

– Алай булгач, табиб буларак, сезгә бер генә сорау бирергә рөхсәт итегез, сезнең больницада куелган кискен аппендицит белән ДРКБ табиблары куйган менингит диагнозлары арасында нинди охшашлык бар?

Шушыннан соң җитәкче булган хәлләргә тәфсилле аңлатмасын бирде. Газинур әфәнде әйтүенчә, хирургны «Нишләп өендә утырган?» дип гаепләү дөрес түгел. 99 койкалы кечкенә больница буларак, биредә дежурда көн саен бер генә кеше калдырыла, Ул йә хирург, йә терапевт, йә педиатр һ.б. булырга мөмкин.

– Бар күрсәтмә, бар регламент – калган белгечләр бу вакытта өйдә утырган килеш кенә дежур тора. Ягъни ул телефон төбендә утырырга тиеш була һәм аны кирәк булганда «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән алып киләләр. Бу көнне дежурда педиатр булган, чакырып ятасы да юк. Үзе кабул иткән, караган. Лаборантлар да өйдә килеш дежур тора. Ул килеп анализлар алган, нәтиҗәләре исә бер сәгать эчендә генә әзер булган. Анализларын караганнан соң, фельдшер-лаборант бала канында тискәре үзгәрешләр күргән. Караган вакытта бала елаган, мин сезгә бу сүзләрне педиатрның аңлатмаларыннан чыгып әйтәм. Шуннан соң ул хирургны чакыртырга уйлый – патологияләр җитди сыман күренгән. Икесе бергә карап, икесе шушы карарны кабул итәләр – баланы Казанга җибәрергә. Казанга икесе бергә шалтыратканнар, «Әйдәгез китерегез» дигән җавап алмый торып, авыруларны юлга чыгарып җибәрү тыелган безгә.

Ни өчен авыру бала була торып, Казанга киткәнче, Сасна авылыннан шәфкать туташын алып йөргәннәр?

– Балаларны озатканда, бары тик балалар табибы гына озатырга тиеш. Безнең балалар бүлегендә авыр хәлдәге балалар ята, шуңа күрә мин дежур калган шәфкать туташын җибәрә алмыйм бит – аның урынына кемне куйыйм. Шуңа күрә Сасна авылында яшәүче шәфкать туташын кереп алганнар да инде. Тәртип буенча, ул медсестраны башта больницага алып килергә тиеш булганнар анысы, тик ашыкканнар, алай итеп йөрергә вакытлары булмаган.

– Тәртип буенча, медсестра кайда утырып барырга тиеш: шофер янындамы, әллә авыру янындамы?

– Авыру белән булырга тиеш. Бу очракта нишләп шофер янында баргандыр ул, анысын аңлата алмыйм. Ләкин Гөлшат Биктемирова белән медсестра гел сөйләшеп барганнар. Баланың үлеменә китергән төп сәбәп медсестраның алда утырып баруыдыр дип әйтә алмыйм. Мин 34 ел буе табиб булган кеше, күз алдымда мондый хәлләр күп булды. Үзегезне табиб урынына куеп карагыз – алты айлык бала бит ул, кай җире авыртканын әйтә алмый. Диагноз бик җайлы гына куелмый шул! Машинаның да запчастен ачып карамый тикшереп төзәтеп булмый. Анализлар алмый гына ничек җибәрик аларны без Казанга. Читтән карап торган кешеләргә генә җиңел кебек – имеш, монда идиотлар, аңгыралар утыра икән! Ничего подобного!

Баш табиб сүзләренчә, «Ашыгыч ярдәм» машинасының заправкага туктавы очраклы хәл булган. «Шофер, ягулык җитмәс, дип борчылган, ә чынлыкта, анда ягулык җитәрлек булган», – дип аңлатты ул. Сүз уңаеннан, җитәкче «буханка»ның җиһазландырылмаган булуы турындагы сүзләрне кире какты. «Хәтта ГЛОНАСС+» системасы белән тәэмин ителгән, дип белдерде.

– Бу вакыйгадан соң сезне эш урыныгыздан азат итәрләр дип курыкмыйсызмы?

– Мин дәүләт оешмасында эшлим, мине куйган кешеләр бар. Кирәк дип тапсалар – алырлар, кирәк дисәләр – калдырырлар. Монда криминал күрмим мин, тигез урында күпертелгән әйберләр бу. Шуңа минем бу хакта комментарий бирәсе килми дә инде. Мин үземне гаепле кеше дип уйламыйм.

Менә шундыйрак сөйләшү булды безнең арада. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Аның нәтиҗәләре билгеле булгач, темага кабат әйләнеп кайтырбыз.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Балтач – Казан

Комментарии