- 10.03.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №10 (7 март)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Зәй районы – шәп район. Монда халык өчен дип эшли торган җитәкчеләр яши. Районда фермерларга хөрмәт зурдан. Мәсәлән, «бурычларың күп», дип, сиксәнне куып барган фермер карчыкның сарыкларын саттырып бетерергә мөмкиннәр. Ялварып карый әби кеше – таратмагыз фермамны, калдырсыннар минем малларымны! Ишетүче юк. Бетмәс монда сиксәнгә җитеп килгән фермер карчыклар! Алар бездә «адым саен» – бөтен Татарстанга барлыгы 1 кеше. Ул бер кешенең бөтенесенә дә булыша башласаң, кайдан акча җитсен? Әбигә булышырга районның рәте юк! Шуңа карчыкка, хуҗалыгын саклап калу өчен, бөтен сарыкларын сатып бетерергә туры килгән. Зәйдә кешелекле түрәләр эшли дигәннәре дөрес икән!
Бу районда тиеш дигән сүзне яратмыйлар. Тиеш әйбер күп инде ул, баканың да койрыгы булырга тиеш, дип фикер йөртәләрдер, бәлки. Бер генә мисал. Чирле кешегә медицина ярдәме вакытында күрсәтелергә тиеш. Ә Зәй больницасында үзлегеңнән ярдәм соравыңны ишетсәләр, табиблар: «Чир уйлап чыгарып йөрмә әле», – дип җавап бирер, бәлки. Бу бит – Зәй больницасы. Монда кирәкле ярдәмне алу өчен комага китү кирәк булуы да бар.
Менә шундый шәп район турында тагын бер язмый булдыра алмадык. Зәй казанышларының дәвамы – бу районда кешеләр суыктан катып үләргә, мунчада йокларга, эт типкесендә яшәргә мөмкин. Ярдәм сорап, мәхкәмәләргә барып җитәргә мөмкин. Әмма дөреслек табачагы икеле. Язмабыз герое Сания апа Садыйкова кебек, әйтик.
КИСӘТЕП ТОРУ БУЛМАГАН
64 яшьлек Сания апа ике улы белән Аксар авылында яши. Өлкәне – 45 яшьлек Марат эпилепсия белән авырый. Кечкенә улы исә берничә ай элек аягына операция ясаткан. Ике авыруга күз- колак булып торуы олы яшьтәге Сания апага җиңел түгел. Әмма аның төп борчуы – бер елга якын газсыз тилмерү.
Узган елның 4нче маенда Садыйковлар йортының газын өзеп китәләр. Бу вакытта хуҗабикә үзе эштә була. Газ оешмасына бу гаиләнең бернинди бурычы булмаган, вакытында түләп барганнар, газ өчен файдаланганыннан 30 мең сумга арттырыбрак та түләгәнлекләре турында квитанцияләре дә бар. Әнә шуңа, тик торганнан кемнәрдер бикле капка өстеннән сикереп керер дә газ торбасын кисәр, дип уйлап та карамыйлар.
Икенче көнне таңнан торып, Сания апа Зәйгә юл тоткан. Зәй шәһәренең газ белән тәэмин итүче оешмасына барып, ни сәбәпле йортын ягулыктан мәхрүм итүләре турында кызыксынган.
– Оешма җитәкчесе Айзат Йосыпов миңа болай аңлатты. Имеш, бу әйбергә аның катнашы юк, ул бу оешмада беркем түгел икән! «Монда беркем дә булмагач, ник җитәкче кәнәфиендә утырасыз соң сез?» – дип чыгып киткән идем. Бераздан миңа аңлатмалы хат килде. Газ счетчигымны килеп, тикшереп караганнар – эшләмәве ачыкланган. Шул сәбәпле, мин газга инде берничә еллар буе аз түләгәнмен һәм минем 30 мең сум бурычым бар икәне ачыкланган, имеш. Миңа пунктлап аңлатып күрсәтүләрен сорадым: ул утыз мең кайсы айлар өчен сорала? Җавап булмады, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Шул ук вакытта, Сания апаны менә нәрсә сагайта – газ оешмасы кешеләре счетчик тикшерергә килгәннәр икән, димәк, өйгә дә кереп чыкканнар. Чөнки аның саннарны дөрес әйләндерәме, юкмы икәнен ачыклау өчен, ким дигәндә, газ плитәсен кушып карарга кирәк бит. Әгәр тикшергән вакытта йорттагы плитә кушылган икән, димәк, моның өчен бер кеше өй эченә кереп йөргән. Кайчаннан бирле газ оешмасы эшчеләре хуҗалар рөхсәтеннән башка кешенең ишек алдында һәм өендә хуҗа булып йөрү хокукына ия булган соң әле ул? Нишләп оешма эшчеләре синең территорияңә койма аша рөхсәтсез сикереп керә ала, ә син аларның оешмаларына проблемаңны сөйләргә барсаң, җитәкчесе янына бер дә рөхсәтсез кертүче юк? Һәм гомумән, үзең югында синең рөхсәтеңнән башка кемдер өеңә керә икән – бу Җинаять кодексының 139нчы маддәсе. Ярый, счетчикны өйгә кереп тормый гына тикшерсеннәр ди. Әйтик, саннарның ни дәрәҗәдә тиз әйләнүенә карап фикер йөртсеннәр, һәм ул газ оешмасы эшчеләре сөйләвенчә, әкрен дә әйләнсен, ди. Әмма бу вакыйганың май аенда булганын онытмыйк. Май аенда кеше өенә җылы җибәреп утырмый. Ул счетчикның әйләнмәвенә яки артык акрын әйләнүенә бәлки аптырыйсы да булмагандыр, шулай бит?!
Аннан соң койма аша сикереп керә белә торган һәркем, үзбелдеклеләнеп, «счетчигың дөрес эшләми» дигән карарлар чыгара башласа, безнең илне вундеркиндлар басып алган булыр иде. Счетчик эшлиме, юкмы икәнен ачыклау өчен метрологик тикшерү уздыру кирәк.
– Белүемчә, аны Зәй газ оешмасы эшчеләре «Газпром трансгаз Казан» оешмасына җибәртеп яки аннан белгеч кайтартып тикшертергә тиеш. Ә бу әйбер эшләнмәде. Мин өйдә юк вакытта килгәннәр дә, телефонга 5 минутка якын счетчик әйләнешен төшереп торганнар һәм шул видеоязма буенча нәтиҗә чыгарганнар. Счетчик эшләми! Син – карак, урлап яндырган газың өчен 30 мең түлисең! Бәлки, түләгән дә булыр идем мин бу акчаны. Әмма мине: «Газыңны өзәм», – дип, кисәтүче булмады бит, – дип сөйли Сания Садыйкова.
Русия Хөкүмәтенең 2008нче елның 21нче июлендә чыгарган 549нчы карарында акка кара белән язылган: газын өзәр алдыннан газ белән тәэмин итүче оешма клиентын ике тапкыр кисәтергә тиеш. Беренче кисәтү – 40 көн алдан җибәрелә, икенчесе – 20 көн алдан. Ә Сания Садыйкова, бу хакта бер генә хат та булмады, дип сөйли. Нишләп кешене алдан кисәтмәгәннәр – монысына җавап юк. Алдан кисәтмәү турында сүз кузгалткач, шунысын да әйтик – Русия Хөкүмәтенең карары нигезендә, газ белән тәэмин итүче оешма кешедән рөхсәт сорап тормый гына да йортка газ килүен туктата ала, анысы. Андый очраклар гаять сирәк, ә сәбәпләре саллы. Мәсәлән, өеңдәге газ җиһазлары ватылып, газ чыгарып утырса. Яки өеңә сузылган торбалар аркасында авария килеп чыгарга мөмкин булса. Менә ул вакытта хуҗаны кисәтми аера алалар!
САЛКЫНГА ТҮЗӘРЛЕК ТҮГЕЛ
Бер карасаң, бу очракта бар да гади кебек. Газ счетчигы төзек түгел икән, тәэмин итүче оешма аны алыштыра, алыштырганнары өчен клиент акча түли һәм бар да хәл ителә. Счетчикның акрын әйләнүенә хуҗаның гаебе булганын дәлилләми торып, аннан 30 мең сум акча таләп итү «домогательство» булып чыкмыймы соң? Син башта дәлиллә – эшчеләрең ул счетчикны дөрес урнаштырган булганмы, берәр җиренә зыян китермәгәнме? Ә бәлки куйганда ук җиһазың ватык булгандыр? Әйбер ватылмый тормый, ярар, ватылсын да, ди. Әмма аны алыштырып, яңаны куеп булгандыр? Ни өчен шунда ук кешене ягулыксыз калдырырга?
Бу мәсьәләне хәл итү буенча мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать итеп караган инде Сания Садыйкова. Файдасыз. Зәй районы суды газ оешмасын хаклы дип тапкан. Ягъни, Садыйковлар гаиләсе утыз мең түләми торып, газны тоташтырмаска. Ә оешманың әллә никадәр закон бозып, ул газны аеруы турында ләм-мим.
– Суд вакытында сөйләгән сүзләремнең бер генә кирәклесен дә протоколга кертмәгәннәр. Арттырып язганнар. Имеш, счетчигымның ватык булуын белгәнмен, квитанциядә күрсәтелгән суммадан кимрәк акча түләп барганмын… Кыскасы, бернинди файда да булмады, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Менә шул файдасыз көрәшләрдән соң, инде бер елга якын газсыз яши бу гаилә. Кыш чагыштырмача җылы килсә дә, сөяк чатнатырлык салкын көннәре дә булды. «Ничек кыш чыктыгыз сез?» – дим аптырап. Сания апа исә уфтанып җавап бирә: «Үзем дә ышанып бетә алмыйм, үскәнем!»
– Газ булмау сәбәпле, хәзерге вакытта өемдә минус алты градус салкын, кайбер көннәрдә минус 10 градуска кадәр җитә иде. Җылыткыч системасы, торбаларым салкыннан шартлап бетте. Өйдә кимендә дүрт кат оекбаш һәм киез итек, берничә кат кофта һәм курткалар киеп кенә йөреп була. Көн саен мунча ягабыз. Уртанчы улым мунчада йоклый, чөнки октябрь аенда аягына операция ясаттык, аңа җылы кирәк. Олы улым белән исә түр якта 3 җылыткыч кабызып йокларга туры килә. Ләкин аннан бернинди файда да юк, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Гөлләре дә шиңеп беткән, бәрәңгеләре өшегән, йорт диварының һәр почмагы саен диярлек кар бәсе. Бу бәс эрегәч, почмакларга күгәрек күчәчәген алдан ук белеп тора Сания апа. Шуңа күрә алга таба нәрсә булачагы турында уйларга да курка:
– Өйдә идән юарлык түгел. Юсам, бер катлам боз каплый. Мунчадагы мич ташына ике зур чүпрәк җәеп куеп, кыздырам, шуны алып кереп, идәнгә җәям, ул бозны «ашый»… Бик азапланам. Хәзерге вакытта теләгем бер генә – җәй кызу булсын. Җәй дә кызу булса, өй эченнән дә кыздырып торсаң, бәлки, дымлылык бетәр дә. Ә яңгырлар яуса, өйне күгәрек сырып алачак, – дип сөйли ул.
Зәйдән берничә чакрым гына ераклыктагы Аксар авылында әнә шундый хәлгә төшкән гаилә яшәп ятуын бу район җирлегендә беркем дә белмәдеме икән әллә, дигән уй килгәндер, бәлки. Нишләп белмәсен? Белгәннәр! Зәйнең газ оешмасы җитәкчесе Айрат Йосыпов белгән, мәсәлән. Ун градус салкында яшәүләре турында Сания Садыйкова район башлыгы Рәзиф Кәримовка да кереп зарланган, ул да белгән бу хәлне. 28нче декабрьдә район башлыгы газ оешмасы җитәкчесен үзенә чакырып алып, бүген үк газын ялга, дип фәрман биргән булган. Әгәр дә бүгенге көнгә кадәр район башлыгының сүзен тыңламаганнар икән, димәк, йә газ оешмасы җитәкчесе район башлыгына буйсынмый, йә районның газы – Айрат Йосыповның шәхси милке: тели икән – ялгый, теләми икән – ялгамый, шулай дип аңларгамы моны?
ҖИТӘКЧЕНЕҢ БУЛА ТӨРЛЕСЕ
Без бу хакта җитәкченең үзеннән шалтыратып сорарга булдык. Әмма Сания Садыйкова дигән исемне ишетү белән, «көймәсенә» «су үтә» башладымы, башка сәбәпме – әңгәмәне оста гына тәмамларга ашыкты ул: «Казанда «Газпром Трансгаз» дигән оешмабыз бар. Сорауларыгызга җавапны шуның аша алырга мөмкин».
– Ә ник үзегез җавап бирмисез?
– Безнең нигезләмә бар, анда язылганча, без матбугат белән аралаша алмыйбыз. Моның белән бары тик өстәге структура гына шөгыльләнә ала.
– Ул нигезләмәгезне җибәрегез әле, безнең аны укып карыйсы килә.
– Мин сезгә кабатлап әйтәм, Казандагы оешмага барыгыз.
– Сезнең хезмәткәрләр кешенең өенә рөхсәтсез кереп, газ өзгән чакта Казандагы идарәдән дә килеп карап торганнар идемени?
– Сез мине шәрехләмә бирергә мәҗбүр итәсез. Мондый сораулар матбугатта хәл ителми, мондый сораулар мәхкәмәдә хәл ителә бит. Нишләп мәхкәмә аның ягына басмаган, ничек уйлыйсыз? Сез гомумән кем – юристмы, журналистмы?
Кыскасы, мин биргән бер сорауга да җавап бирмәде Айрат Йосыпов. Ә инде алар аркасында кешенең кыш буе салкында яшәве турында Республика прокуратурасына хәбәр итәчәгемне ишеткәч, «сезнең белән сөйләшүем яздырылып барыла», дип кисәтте. Без дә сөйләшүләрне яздырып барабыз. Яздырылсын, сездән аермалы буларак, үз эшчәнлегем өчен җавап бирүдән курыкмыйм. Минем аркада әле берәүнең дә кышкы суыкта мунчада яшәргә мәҗбүр булганы юк. Ә сезнең аркада?..
Менә сиңа Зәй! Авыл хуҗалыгы тармагында алга киткән районнарның берсе, диләр дә район башлыгын мактарга керешәләр – эшчән дә, булдыклы да, диләр. Ә төбенә төшеп карасаң, шушы бай районда халык мунчада яшәп ята! Моны нәрсә дип аңларга да белмәссең. Рәзиф Кәримовның сүзеннән курыкмыйлармы, ул биргән йөкләмәләргә төкереп карыйлармы – билгесез.
Зәйдәге бөтен җитәкчеләрне дә бер калыпка саласым килми. Бар алар арасында хәлне аңлаучылары да. Мәсәлән, Аксар җирлеге башлыгы Юрий әфәнде Гыйлманов. Ул авылдашының җылылык торбалары шартлавын да белә, һәм газны ялгар алдыннан, өен җылытып, бу торбаларны җебетү өчен кирәкле җиһазлар белән ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Кызганыч, язманы әзерләгәндә район башлыгы Рәзиф Кәримов белән сөйләшеп булмады. Урынында түгел иде. Әмма бу вакыйга турында, һичшиксез, җитәкчегә хәбәр итәргә уйлыйбыз. Үзе урынында булмаса да аның урынбасары Валерий Григорьевич белән бу мәсьәлә буенча аралаштык. Безнең белән сөйләшергә теләмәгән Айрат Йосыпов, урынбасарга үз җавабын җиткергән анысы: «Килсен Сания ханым, газны ялгарбыз», – дигән.
Дөньяда әле кешелек кануннарын берәү дә юкка чыгармаган. Аңлыйм, кәнәфидә утырганда, беркайчан да туңмам, гел шулай җылыда яшәрмен дип уйлыйлардыр, бәлки. Әмма тормыш ул шундый әйбер, бүген алдын күрсәтсә, иртәгә…
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии