«Кышын карны ташыйлар, язын чүплек ясыйлар»

«Кышын карны ташыйлар, язын чүплек ясыйлар»

Быелгы кыш карга юмарт булды. Тик «күктән төшкән әйбер» бар очракта да сөендерми – яуган кар шәһәр халкына ишек алларында хәрәкәт итүне шактый авырлаштыра. Ишеткәнсездер: Уфада әлеге уңайдан зур тавыш та чыккан иде. Меңнән артык ачулы шәһәр халкы мэрлары Ирек Ялаловны чистартылмаган ишек аллары һәм урамнар өчен эш урыныннан җибәрүләрен таләп итте. Шәһәр хакимияте исә, моңа җавап итеп, ишек алларындагы карны кулларына көрәк тотып, уфалыларның үзләренә чистартырга кушты. Көрәкләрне «ЖЭУ» аша алып булачагын да ассызыкларга онытмады. Башка төбәкләрдә дә моңа охшаш гаугалар еш булып тора. Ә менә Татарстанда, аерым алганда Казанда, урамнар бөтенләй үк көрткә баткан дип әйтеп булмый: шәһәр хакимияте дә, «эшлекле дүшәмбеләр» вакытында урындагы җитәкчелекне карга каршы барган көрәштә кыюрак булырга чакыра.

Башкалада кар күп, аны даими рәвештә чистартып торалар, тик аннан соң ул кая озатыла? Казанда 6 кар эретү цехы һәм 14 рәсми кар чүплеге бар. Шуның белән беррәттән, рәсми булмаган чүплекләр дә очрап тора – монысы – юарга иренеп, итәгенә кулын сөртүчеләр. Ә төгәлрәк әйтсәк – билгеле бер участокның чисталыгы өчен җавап бирергә тиешле подрядчы оешмалар, кайвакыт, үз эшләрен ахырына кадәр җиткермәве аркасында, тиешсез урыннарда берничә метр биеклектәге көртлекләр ясап куя.

Редакциябезгә Казан шәһәренең Төньяк (Северный) бистәсеннән шалтыраттылар. Биредә яшәүчеләр бистәнең ике урамы кисешкән урындагы чокырда зур тау биеклегендәге кар чүплеге пәйда булуын сөйләде. «Яз җитүдән куркып яшибез. Монда хәлләр булачак әле!» – ди алар.

КАРЫ ЭРИ, ЧҮБЕ КАЛА

Төньяк бистәсендә яшәүчеләр белән очрашкач, алар әйтмешли, Альп таулары биеклегендәге кар өемнәрен барып күрергә булдык. Ярты сәгать эчендә безнең яннан арбасына кар тутырып берничә КамАЗ машинасы үтте. Үзен Мәдинә апа дип таныштыручы ханым йөк машиналарын бармак төртә-төртә озатты:

– Әнә, күрәсезме күпме кар китте! Төсен карагыз сез аның! Бу – басуда яткан ак кар түгел инде, каралып, пычранып беткән. Ничәмә-ничә урамнан кырып-себереп дигәндәй тутыралар да, безнең бистәгә китереп өяләр. – Әңгәмәдәшемнең сүзенә исемен күрсәтмәүне сораган икенче бер кеше дә кушыла:

– Карала инде – күпме химикат анда! Тозлар, реагентлар кушылып беткән. Шул агулы нәрсәне без яшәгән җиргә китереп ташлыйлар. – Ул арада, безгә терәлеп диярлек, кар тутырган тагын бер йөк машинасы узып китә. – Туйсак туярбыз икән шушыларның тавышларыннан! – әңгәмәдәшләрем башлыкларын батырыбрак кия. – Көненә ничә КамАЗ үтә микән шушыннан! Тыз-быз йөриләр, кар ташыйлар… Аеруча төн җиткәч. Быел кары да күп булды шул…

Кар өемнәре бистәлеләрне химикатларга бай булганы өчен генә борчымый, әлбәттә. «Яз җиткәч хәлләр булачак!» – дип, сүз башында ук зарланып куйган кешеләр, өелгән көртләр эреп беткәннән соң, ул урында чүплек пәйда булачагы турында сөйләде. Юлны чистартканда, кар белән бергә целлофан пакетлар да, кәгазь чүпләр дә ияреп килә. Язгы кояш кыздыра башлагач, өелгән кар эреп юк булса, боларның андый үзлеге юк. Шунысы гаҗәп – соңыннан бу чүпне чистарту буенча да бернинди эш алып барылмый диләр.

– Шуңа күрә дә без аптырыйбыз – Казанда кар эретү цехлары бар, ник анда ташымыйлар икән? Цехка тапшырсаң, кар белән килгән чүпне кабат чүплекләргә илтергә кирәк булачак шул. Яз көне монда «кошмар»! Шунда өелеп ята – беркем җыештырмый. Кар ташый торган урын тора-бара чүплеккә әверелә. Бу бит Самосырово түгел! (Самосырово – Казандагы зур чүплек – авт. иск).

Менә шулай сөйләшеп, кар бушатыла торган урынга килеп җиттек. Карын бушатып, китү юлына борылган КамАЗның юлына чыгып туктаттык:

– Карны бирегә ташу сезгә рәсми рәвештә рөхсәт ителгәнме? – дип, сорыйбыз.

– Сорауларыгызны хакимияткә бирегез! – машина йөртүче тәрәзәсен күтәреп, тизрәк кузгалып китү ягын карады.

«Безгә берни аңлатучы юк – бистәбезнең Мариупольский һәм Черкасов урамнары киселешендә урнашкан кишәрлеккә кар чыгарырга ярыймы-юкмы, белмибез дә», – дип зарланып алды әңгәмәдәшләрем. Шәһәр карыннан пәйда булган «тау» янында туктап торган К-700 тракторы янына килеп бастык. Аңа да КамАЗ йөртүчесенә бирелгән сорау яңгырады.

– Сез нәрсә телисез соң, – дип ачуланып дәште анда утырган Шилякин фамилияле йөртүче. – Мин үзем 1995нче елдан бирле монда яшим. Шул вакыттан бирле карны бу урынга чыгаруларына каршы килеп йөреп карадылар, берни эшли алмадылар, ә сез нишли алабыз дип беләсез? Район җитәкчелеге тарафыннан (Төньяк бистәсе – Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы кул астында – авт. иск) карны монда ташырга рөхсәт бирелгән икән, аның белән сөзешмәкче буласызмы? Аннары кысалар бит сезне! Бер йөреп карадылар инде мондагылар. Экологларны чакыртып, штраф суктырдылар тегеләргә. Шәхси йорт белән торучыдан гаеп табу авыр түгел – канализацияләрен тикшерделәр дә, кайсысына 80, кайсына 50 мең сумга кадәр штраф суктылар да,тынычландырдылар.

– Район җитәкчелеге тарафыннан бирелгән рөхсәт бармыни? – дип кабатлап соравыма, машина йөртүче бер документ сузды. Татарстанның Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсеннән (Роспотребнадзор) бирелгән рөхсәт кәгазе булып чыкты ул. Карны без басып торган урынга ташырга ярый, диелгән. Тик шунысы шикләндерде – документта имза да, мөһер дә юк. Ә мөһерсез документны чыгартып алуның бернинди авырлыгы юк икәне һәркемгә мәгълүм.

– Без бу хатның дөреслегенә ышанмыйбыз, дип, дәррәү купты бистәдә яшәүчеләр дә. – Ничә еллар кыш буе шушында кар ташыйлар, ә бит телевизордан кар эретү цехлары ачылу турында сөйлиләр – нигә безгә ташыйлар икән соң шәһәр пычрагын, ул цехлар булгач? Менә безгә бу трактор йөртүче мөһерсез бер хат күрсәтте – ул хатка ышаныргамы, юкмы?

Шуңа күрә, беренче чиратта, Роспотребнадзор белән элемтәгә кереп, мондый документның чынлап та бирелү-бирелмәве белән кызыксындык.

«ЧҮП КАЛМЫЙ»

Безгә килгән рәсми җаваптан күренгәнчә, карны Төньяк бистәсендәге ике урам киселешендәге чокырга ташыттырыр алдыннан, район хакимияте бу адымын иң беренче чиратта Роспотребнадзор идарәсе белән килештергән. Идарә җитәкчелеге каршы килмәгән, тик берничә шарт үтәлергә тиеш: кар эрегәннән соң, якын урнашкан биналарның һәм торак йортларның подвалларын су басмаса, якын тирәдә агачлыклар һәм куаклыклар булмаса (зеленые насаждения) гына. Шул ук вакытта, кар составындагы химик матдәләргә дә игътибар итәләр: вакытлыча кар полигоны торган кишәрлек туфрагыннан соңрак анализлар алыначак. Аның составын өйрәнеп, туфракта химик матдәләр рөхсәт ителгән күрсәткечләрдән артып китмәгәнме икәнен тикшерәчәкләр. ТРның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы өчен дә Төньяк бистәсендәге кар чүплеге яңалык түгел – бирелгән җавап хатына караганда, бирегә кар ташулары турында министрлыктагылар яхшы беләләр, димәк бу – законсыз өелгән таулар түгел. Ләкин бит таякның икенче башы бар: җирле халыкны яз көне бу урында пәйда булачак чүп өеме күбрәк борчый. Шуңа күрә әлеге мәсьәлә буенча Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятенә шалтыраттык. Сорауларыбызга җавапны хакимиятнең төзекләндерү бүлеге җитәкчесе Юлия Князева бирде:

– Бу чүплек санкцияләнгән, карны ташый торган урын Роспотребнадзор белән килештерелгән. Кар эреп беткәннән соң, урынга махсус техника җибәрелә, бөтен чүпләр дә җыеп алына. Соңрак бирегә Экология министрлыгыннан вәкилләр килеп, территориянең тиешле хәлгә китерелү-китерелмәвен тикшерә. Безнең анда бернинди дә чүплек калмый, чөнки чокыр чүп-чардан чистартылгач, аның туфрагында зарарлы матдәләр күләмен тикшерү өчен анализга алалар.

Ә моңа кадәр сезгә «чүп кала» дип, зарланып шалтыратучылар булдымы?

– Мин бу вазыйфада биш ел эшлим. Шул вакыт эчендә нибары бер мәртәбә генә шалтыраттылар. Анда да, шалтырату кабул ителгән вакытта чүп инде җыештырылган иде. Сез безне дөрес аңлагыз – без бит һәрдаим экология министрлыгының күз алдында.

– Бистә халкын шундый сорау борчый: шәһәрдә алты кар эретү станциясе бар. Ни өчен карны шунда җибәрмиләр дип кызыксыналар.

– Кар күп яуган көннәрдә алар артык тулган була, шул кадәр күп карны эретергә өлгермиләр. Аларга бөтен шәһәрдән кар китерелә бит. Ә Төньяк бистәсенә Авиатөзелеш районыннан гына. Әле анда да – якын урнашкан урамнардан гына.

Менә шул рәвешле Төньяк бистәсенә чыгарылган карның «законлы» булуын ачыкладык. Ә инде чүп мәсьәләсенә килгәндә – халык бер, хакимияттәгеләр икенче төрле сөйли. Яз җитәргә озак вакыт калмады. Чүпләр чистартылырмы – монысын күз күрер. Бистә халкына киңәш шул: әгәр дә сез әйткәнчә, быел да кар салынган территориядә целлофан пакетлар очып йөри икән, бу хакта Экология министрлыгына хәбәр итә аласыз.

Ә Казанның башка урамнарында яшәүче укучыларыбызга киңәш буларак бер мәгълүмат җиткерәбез: әгәр сез подрядчы оешмаларның тиешсез урында рөхсәтсез кар чүплеге ясавына шаһит икәнсез, бу хакта (843) 267-68-67 телефоны буенча кайнар элемтәгә шалтыратып хәбәр итә аласыз. Моның өчен вазифаи урында эшләүчеләргә 15-30 мең сум, юридик оешмага 200-500мең сум күләмендә штраф салыначак.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии