- 09.12.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №49 (7 декабрь)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Яңа елга күп калмады. Балалар да Кыш бабайдан күчтәнәч аласы көннәрен дүрт күз белән көтәдер. Сабыр иткән морадына җиткән, диләр дә бит, морадка җитү өчен район җитәкчелегенең бәхиллеге дә кирәк шул! Менә, мәсәлән, Балтач халкы быел җирле түрәләрнең бәхиллеген ала алмый калган – «балаларга мәктәптән дә, бакчадан да яңа ел бүләге бирелмәячәк», дип кисәтеп куйганнар. Ә сәбәбе һаман да шул бер инде: «район бюджетында акча юк».
КАМЕРА ТОРА «ЗАВРАНО» КАПКА ТӨБЕНДӘ…
Балтач әти-әниләре балаларына «Ну погоди» мультфильмындагы бүре җырын өйрәтергә җыена икән. Бюджетта акча «булмагач», Кыш бабай янында: «Бүләкләрең дә кирәкми, лучший наш подарочек – это ты», – дип җырлап йөрергә генә кала бит, ди алар. Һәм шул ук вакытта район түрәләренә булган шелтәләрен дә әйтеп калырга ашыгалар. Тик беркем дә үзенең исемен газетада күрсәтергә ризалашмый: районда эш юк, күпчелек кеше бюджет оешмаларында эшли. Ә «ызбадагы чүпне читкә чыгарган»нарга Балтач түрәләре бик кырыс: эштән үк азат итәргә мөмкиннәр, дип сөйли алар.
– Мин ике бала анасы, – дип аңлата шундый бер «аноним». – Балам Балтач мәктәбендә укый. Ата-аналар комитетындагыларны чакыртып алып, җыелыш уздырдылар: безнең балаларга быел яңа ел бүләкләре булмый диделәр. Шәхсән үзем моны сабыйларны мыскыл итү буларак кабул иттем. Инде ике ел рәттән шушындый хәл: узган ел да «бүләк булмый» дигәннәр иде, ул вакытта әти-әниләр кара тавыш чыгарды, шуңа күрә генә мәктәп балаларына – 100 сумлык, ә бакчага йөрүчеләрнең ашказаннары кечкенәрәк була дип, аларга 60 сумлык пакетлар тутырып бирделәр. Ә быел инде шушысына да акча юк диләр. Билгеле, моңа борчылдык: ничек аңлатырга аларга: «Кыш бабайның капчыгы тишек булган, бүләкләре коелган, шуңа буш капчык тотып килгән», – диикме?
Кыскасы, хәзер ата-аналар үзләре 200шәр сум акча җыешып, балаларга пакет тутырып бирергә ниятли.
– Әле безне тагын шунысы кызыксындыра, – дип, сүзгә икенче ана кушылды, – районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юнысованың капка төбендә видеокамералар тора. Аларны урнаштыру ким дигәндә 120 мең сум тора диләр. Ул аны үз акчасына сатып алды микән соң? Нишләп бюджетта мәгариф идарәсе җитәкчесенең капка төбенә видеокамера куярлык акча бар, ә безнең балаларга дигән 100 сумлык пакетка юк? Балтач районында видеокамераны моңарчы зур җитәкчеләрнең дә капка төбендә күргән юк иде әле. Ә монда мәгариф идарәсе җитәкчесе куйган! Ник куйган? Кемнән куркып куйган? Димәк, куркырлыгы бар. Намусы чиста, юлы туры, сүзе дөрес булган кайсы мөдиргә хаҗәт икән камера?
Бу сөйләшүдән соң, балаларга Яңа ел бүләге юлларга дип килгән юлымнан бераз «тайпылырга» туры килде. Алия Зәкиеваның капка төбендә чынлап та камералар торамы, әллә бу гайбәт кенәме? Үзем барып карарга булдым. Халык сүзе хак икән – мәгариф идарәсе җитәкчесенең йорты каршысындагы ут баганасында күзәтү камерасы тора иде. Аны фотога да төшереп алдым. Югыйсә Алия Зәкиеваның газетабыз журналистлары өстеннән, «яла якканнары өчен җинаять эше ачуларын сорап», полициягә гариза яза торган гадәте бар.
Башлагач, ярты юлда ташлыйсы килмичә, ачыклап бетерергә булдым – бу камералар ник куелган, бюджет акчасынамы, шәхси акчаларгамы? Әлеге уңайдан, Алия Зәкиева үзе эш урынында булмау сәбәпле, Балтач җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов белән элемтәгә кердем. Сорауны ерактан башладым:
– Сезнең җирлектәге фәлән урамның фәләненче йорты каршысына камера урнаштырылган икән. Нинди максат белән куелды ул анда һәм нинди акчаларга?
Җирлек башлыгы аптырап китте:
– Күптән түгел сельсовет бинасына, автовокзал янына һәм тагын берничә урынга, чынлап та, камералар урнаштырылды, бу бюджет акчасына эшләнде, ә менә сез әйткән урамда камера торганын белми идем әле. Хәзер адрес буенча барып тикшерәм дә, әйтермен.
Озак көттермәде Илдар Дамирович – кирәкле мәгълүматны тиз бирде:
– Әйткән адресыгыз буенча барып карадым. Бу өйдә… Сез ул кеше турында күп яздыгыз инде, монда безнең «заврано» Алия Зәкиева яши. Әйе, чынлап та, ут баганасында камера бар. Баганалар безнең баланста тормый, подстанция карарга тиеш инде моны. Шалтыраттым Алия Юнысовнага, халыктан «нинди камера икән ул» дигән сорау килде, нәрсә ул, дидем. «Камераны үз акчама алып куйдырдым, минем тормышта әллә нәрсәләр булды бит инде, өйгә дә керделәр, анысын үзең дә беләсең, шуңа куйдырдым», – ди. Ну ул матур кыланмаган инде, беренчедән. Мәктәпләргә куела торганын куйды микән ул анда, эштәгесен куйдырганмы, анысын белмим, үземнең шәхси акчаларыма куйдырдым, ди инде. «Мине анысы кызыксындырмый. Камераңны баганадан алып, өең эченә куй, – дидем. – Ул йортның эчендә булырга тиеш», – дим. «Өй эченә куйсам, кергән-чыккан кеше күренмәячәк бит», – ди. «Куйган егетләреңә әйттер, – минәйтәм, – икенче ракурста төшерә торган итеп куйсыннар, берәр нәрсә уйлап тапсыннар, баганадан ал».
Алия Зәкиева камераларын ут баганасыннан алыр дип өметләнәсе килә. Югыйсә, тиешсез урында, рөхсәтсез килеш күзәтү җайланмасы урнаштырган мәгариф идарәсе җитәкчесе турында Балтач халкы, чынлап та, «ни яшерә икән», дип, начар уй уйларга мөмкин бит… Аннан соң, тиешсез урынга үзбелдеклеләнеп камера куйган өчен штраф та түләргә мөмкин әле ул. Чөнки ут баганасы үзе подстанция балансында булса да, аны утыртып куйган җирләре – муниципалитетныкы. Ә муниципаль җирдән рөхсәтсез куллану – закон тарафыннан тыелган. Шулай булгач, Алия Юнысовна, аңлашыладыр – сезнең бу камераларыгыз тиз арада аннан алынырга тиеш.
БҮЛӘГЕГЕЗ – ӨЙДӘ!
Киредән Яңа ел бүләкләренә әйләнеп кайтыйк. Бу проблема ата-аналарны гына түгел, бакча хезмәткәрләрен дә борчый. Газетабызга Балтачтагы бакчаларның берсендә эшләүче мөрәҗәгать итеп, исемен күрсәтмәгән очракта, барысын да сөйләп бирәчәген әйтте.
– Октябрь аенда бакчабызда җыелыш булды, әти-әниләргә җиткерергә куштылар: «Көтмәсеннәр, быел бүләкләр булмый», – диделәр. Бу хакта әйткәч, ата-аналар ризасызлык белдерде: «Ничек инде?!» – дип аптыраштылар. «Алай булгач, үзебез алырбыз, Кыш бабай таратыр», – диештеләр. Тик ата-аналар акчасына нәрсә дә булса алу – коррупция булып санала, шуңа моңа рөхсәт бирә алмыйбыз. Хәер баш ватабыз инде – нишләргә? Кыш бабай ничек бүләксез килә инде? Балаларга бит җыр, шигырьләрне өйрәткәндә дә: «Әйбәт итеп сөйләсәң, Кыш бабай бүләк бирер!» – дип өйрәтә идек. Балаларның кәефе төшәр дип уйлыйм. Бу аларга психик травма да. Инде узган ел да 60 сумлык кына бүләк биргәннәр иде бит. Анда бернинди юньле әйбер дә юк иде: яртылаш черегән мандарин, берничә каткан кәнфит, кәгазе купкан чупа-чупс та, срогы чыгарга өч-дүрт көн калган печенье… Әле шулай булса да, нәрсә дә булса бар иде. Ата-аналар килеп зарлана инде: «Бу район җитәкчеләренә беркайчан да җитми, әллә ничәшәр өй салып чыктылар, бюджет акчасы менә кая китә», – диләр. Шушында килеп зарланалар да, шушында бетерәбез, югарыга зарлана алмыйлар. Чөнки баласы мин эшләгән бакчага йөргән ата-анадан зарлы хат алына икән, күсәк миңа төшәчәк – бөтен шелтәсе безгә була. Аннары эшли алмыйсың. Башыңа суга башлыйлар. Шуңа да, төрле сәбәпләр табып, әти әниләрне майлап кына торырга тырышам…
Бакчадагыларның бер ише әнә шулай ата-ананы «майлау» белән шөгыльләнсә, икенче берләре шымытыр тотып калган балаларга бәйрәмнән соң ни дип җавап бирәсен уйлап баш вата. «Бүләк бирелмәсә, нишлисез?» – дигән сорау белән Сасна авылындагы бакча мөдире янына кергән идем. Ул чыгу юлын тапкан. «Балалар, Кыш бабай быел бүләкләрен һәрберегезнең өенә килеп, чыршы төбендә калдырды, кайткач күрерсез», – дип әйтергә уйлап торабыз», – дип җавап бирде ул.
– Безнең бюджетта яңа ел бүләгенә бер тиен дә акча салынмаган. Элегрәк була иде, быел юк. Гафу итегез, мин дә үз хезмәт хакымнан бүләк алып өләшә алмыйм. Болай да, тикшерү килгән вакытта үз кесәбездән лампочкасын сатып алып та борабыз, кер юу порошогын да үз акчабызга алабыз. дип аңлатты Саснадагы мөдир Алсу Хәсәнова. – Шуңа, һичьюгы, «бүләгегез өйдә», дип әйтербез инде.
Шулай да Алсу ханым балаларга бүләкләрне бирерләр дип ышана, ник дигәндә, декабрь башында район мәгариф идарәсе икътисадчылары бакчага йөрүче балалар санын соратып алган икән.
БҮЛӘК БИРЕЛӘЧӘК
Бирәләрме, юкмы дигән сорауга төгәлрәк җавап табу өчен, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиеваның урынбасары Ләйсән Гатауллина белән аралаштык. «Кыш бабай бүләк алып килергә тиеш инде. Тик күп әйбер бездән генә торып бетми бит. Бу – һәр районның үзе хәл итә торган әйберсе. Бүтән елларда моңа ничектер бюджеттан акча табып, биреп барылды инде ул. Хәзерге вакытта хакимияттә әлеге мәсьәлә хәл ителә, акча эзлиләр», – дип аңлатты ул.
Хакимияттә хәл ителгән мәсьәләне хакимият йортына барып белешергә булдым. Узган килүемдә полиция белән куып чыгарырга фәрман биргәннәр иде, бу юлы нишләтергә фәрман бирерләр, дип кызыксынып кердем хакимият йортына. Тик кызганыч, бу фәрман инициаторларының берсе – район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов бу юлы минем белән сөйләшергә теләмәде.
– Кеше әйткән һәрбер гайбәт сүзгә мин бернинди шәрехләмә дә бирмим. Узган елны ике ай алдан башлаганнар иде – бүләкне бирдек. Сорауларыгызны язмача җибәрегез, ун көннән җавап бирербез.
– Безнең газета чәршәмбе көнне чыга, ун көн көтә алмыйбыз, ун көннән Яңа ел җитә инде…
– Сез әти-әниләр мөрәҗәгате белән, ниндидер сенсация эшлибез, дип йөрмәгез. Фактта кеше әйткән бөтен әйбер дә дөрес түгел. Мин телдән җавап бирмим сезгә.
– Нигә?
– Телдән җавап бирмим, мин сезгә инде ике мәртәбә телдән җавап биреп карадым. Ике мәртәбә авызым пеште сезнең белән, авыз пешкәч, өреп кабасың.
Авыз пеште, дип кенә аш ашамый тормыйлар. Аннан соң җирле халыкның проблемасын сөйләргә килгән кешегә үткәндә калган үпкәләрне әйтеп утыру да бик дөрес түгелдер. Киләсе юлы сезнең белән мәгънәлерәк әңгәмә корсак иде дигән теләктә калам.
Эзли торгач, җавап табылды анысы. Балтач районы башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илшат Солтанович бу мәсьәләләр буенча сөйләшүләр барганлыгы хакында сөйләде.
– Бу уңай хәл ителер дип уйлыйм. Бөтенесенә дә булмаячак инде ул бүләк, әлегә бакча балаларына «предварительно, добро бирәбез» диде «глава». 200әр сумлык бүләкләр булачак ул. Ә менә мәктәп балаларына бирелерме-юкмы – анысы әлегә хәл ителмәде. Якын арада билгеле булыр дип уйлыйм.
Балаларга бүләк бирелмәү мәсьәләсе буенча йөрүчеләр арасында аеруча активлык күрсәткән ЛДПР партиясенең Балтач районындагы координаторы Рафаэль Шакиров белән дә сөйләштек. Бу әйберне тикшерә башлагач, районга республикадан бирелгән акчаларның бер өлеше «юылган» булуын ачыклаган ул. Ачыклаган, тик менә дәлилли генә алмаган. Әлегә…
– «Районның бюджетында акча шуның өчен юк – быел Кариле авылында 9 миллион сумнан артык акча балалар бакчасын төзекләндерүгә тотылды», – дип хисап тоткан халыкка район җитәкчелеге. Акчалар бит республика бюджетыннан бирелгән иде, Балтачныкы түгел ул. Икенчедән, 9 миллион сумга өр-яңа бакча төзергә мөмкин. Ә монда зур булмаган ремонт кына ясадылар да, шуның белән бетте бу акчалар. Мин бу хакта район хакимиятенә хат язгач, «тегене эшләдек, моны эшләдек», – дип хисап тотканнар. Ә фактта бу эшләрнең берсе дә эшләнмәде. Район прокуратурасы яхшылап тикшермәде дә: «Хакимияттәгеләр сезгә ялгыш җавап биргән», – генә диде. Ничек ялгышып җавап бирә алалар инде? – ди ул.
***
Бүләкне бирербез диделәр. Бирә генә күрсеннәр инде. Югыйсә балаларга Кыш бабайның саранлыгын ничек аңлатырсың? «И Кыш бабай! Синең капчыгың гына түгел, безнең районның бюджеты да гел тулы булсын иде!» – дип теләгез, дип аңлатып булмас бит аларга.
Айгөл ЗАКИРОВА
Казан – Балтач – Казан
Балтач балаларына Кыш бабай «шымытыр» алып киләчәк?,

Комментарии