Авыл халкын ничек куркыталар?

Авыл халкын ничек куркыталар?

Редакциябезгә хатлар күп килә. Арада зарлылары да җитәрлек. Шундый хатларның берсе игътибарымны җәлеп итте. «Авыл халкын кем яклар?» дигән бу кыска гына язмада Кукмара районы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафыйк Заһидуллинның тетмәсен теткәннәр. Хат авторының редакциягә юлламасы да бар: «Хөрмәтле «Безнең гәҗит»! Сезгә хат язуымның сәбәбе: авыл халкының чарасызлыгы. Аны бастырсагыз, бәлки, авыл халкының хокукларын кайтарырлар иде…» Укучыбызның гозерен үтәп, язмасын бастырырга булдык.

«Үз авылыңның «караңгы яклары» турында язуы бик авыр булса да, язмый чара калмады. Сүзем Кукмара районы Нырты авылы, дөресрәге, Нырты авыл җирлеге башлыгы – Заһидуллин Рафыйк Рафис улының үз халкына булган мөнәсәбәте турында. Быел җәй авыл халкы суга тилмереп яшәде, дисәм дә ялган булмас: су җәй башыннан көнгә ике мәртәбә килсә, соңрак бер тапкырга калды. Анысы да ярты сәгать чамасы килде, килгән йортка килде, килмәгәненә – юк. Бакчага, яшелчәләргә су сибү турында күпләр хыялланып кына калды быел. Җирлек башлыгы әйтүенчә, скважинада су юк, чөнки су башка юл тапкан. Ә чынлыкта исә, бу проблема бер көндә хәл итәрлек булган бит! Районнан «глава» киләсе дигән көннән (дөресрәге төннән) йортларга су килә башлады.

Халыкны кешегә санамауларына тагын бер дәлил – хуҗалыклардан чүп җыюга рөхсәт биреп кул куймаган кешеләрнең гозерләрен кире кагу. Кемнәр үз чүпләрен түләп районга озатырга ризалыгын бирмәгән, шул кешеләрнең бернинди дә хаклары юк булып чыкты. Кеше үзе авылда яшәмәсә дә, килешү нигезендә һәр йорттан кеше саны буенча акча җыелырга тиеш (пропискада икәнсең – димәк, түлә, авылда чүбең булмаса да!). Болай да тиеннәр алып яшәгән халык нәрсәгә генә җиткерсен соң инде ул акчаларын? Ә ризалыгыңны биреп кул куймадыңмы, димәк, авыл советыннан белешмә алам дип хыялланма да. Ә бит нинди генә хәл булмас?! Ул гына да түгел, килешүләргә кул куймаган хуҗалыкларга елга бер маллар өчен бирелә торган субсидияне дә бирми җирлек башлыгы. Йә җәй буе юньләп булмаган су өчен тотып калалар. Ни өчен? Кайда соң монда дөреслек? Җирлек башлыгының халыкны куркытып эш йөртүе урынлымы?

Авыл халкы кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш? Район башлыгына барудан да мәгънә юк булып чыкты. Бер җыенда бирелгән һәр сорау буенча җирлек башлыгын яклап чыктылар. Шулай инде – «карга күзен карга чукымый», диләр бит. Хак сүзләр! Тик Рафыйк Заһидуллинның белешмә сорап килгән халыкны, бирмичә, кире борып чыгарырга хакы бармы?! Яисә шул ук мал акчасын бирмичә, суга яисә башка нәрсәгә тотып калуы законлымы? Кеше белән кешечә сөйләшә белмәве турында әйтеп торасы да юк инде: кечесен кече дими, олысын олы дип тормый – өстеңә кычкырудан да тартынмый. Башлык кеше үзен шулай тотарга тиешмени соң?

Тагын бер борчыган мәсьәлә: авыл советы тарафыннан ел саен кеше башыннан 200әр сум үзара салым җыела (кеше авылда яшәмичә, пропискада гына булса да). Бу акчалар авыл өчен тотылырга тиеш түгелмени? Ә безнең авылда халык мәнфәгатьләрен кайгыртып ниләр эшләнгән соң?! Уенын-чынын бергә кушып әйтсәң, Нырты авылында иң гөрләп торган җир – алма бакчасы: суы да бар, юлы да. Тик аның анысы да җирлек башлыгының үз милке. Авыл халкын яклап кем дә булса дәшәр микән?! Халык үзе сүз әйтергә куркып яши, чөнки тормыш булгач, төрле хәлләр була – бәлки, авыл советыннан белешмә-мазар кирәк булыр. Менә шундый эшләр, тора бара нишләр?»

ЭНҖЕ

Хат язучы исемен әнә шулай дип күрсәтергә кушкан. «Аңларсыз дип өметләнәм, безгә шушы авылда яшисе дә бар бит әле»,– дип сораган ул. Бу хат белән Рафыйк әфәнде Заһидуллинның үзен дә таныштырасыбыз килде. Ныртыда халыкка мөнәсәбәт дорфамы? Җирлек башлыклары арасында популярлык казанган «белешмә бирмим» дигән куркыту алымы, чынлап та, еш кулланыламы? Бу һәм башка сорауларга җавап табу өчен, җирлек башлыгы белән элемтәгә чыктык. «Илфат абыегызга сәлам әйтегез. Без аның белән таныш. Менә гәҗитенә язылырга өндәдем-өндәдем дә халыкны, хәзер файдасын күрәм инде», – дип, зарлангандай итеп куйды ул. Рафыйк әфәндегә аны гаепләп түгел, ә кайбер сорауларга ачыклык кертү өчен генә шалтыратуымны аңлаткач, бераз тынычланып калгандай булды.

Хатның беренче кызыл юлы авыл кешеләренең суга тилмерүе турында. Кызык та булып китте – район башлыгы килгәндә су бирәләр, ә гадәти көннәрдә – юк микәнни? Бу күз буяуның ни өчен эшләнүен ачыкларга тырыштым.

Рафыйк әфәнде әйтүенчә, моңа кадәр Нырты гел су эчендә утырган. Хәтта көрәкне җиргә тыгуга ук су чәчрәп чыга торган булган. Тик мондый муллык 2010нчы елдагы корылыкка кадәр генә барган. Берничә ел элек авыл территориясенә урнаштырылган нефть вышкалары аркасындамы, әллә су башняларының әллә ни тирән казылмавы нәтиҗәсеме – монысын төгәл генә әйтеп бирә алмады җитәкче, әмма тик торганнан авылда су бетүгә ул үзе дә гаҗәпләнгән икән.

– Суга кытлык бөтен Татарстанда булды бит инде ул, бездә генә түгел. Гәҗитләрне күп укыйм мин – өч гәҗитнең берсендә шул сусызлык турында яздылар! Әйе, быел Ныртыда суга интектек. Баштарак, халыкны тилмертмәс өчен, метр ярым тирәнлектәге су скважиналарына сикереп төшеп, үз кулларым белән кранын ача идем. Шул рәвешле көнгә 4 мәртәбә авылга су бирдем. Тик халык үзе дә гаепле. Берәүләр 3 чиләк су ала, икенчеләре төн буе агызып чыкты. Соңыннан су бөтенләй бетте. Скважиналарда да юкка чыкты. Насос көн буе эшләп торса да, бер башнялык су да җыйдыра алмады. Нишләтәсең аны? Шуннан июльнең егермеләрендә мин бу проблема буенча район башлыгына йөри башладым. «Су төпкә төште, халыкка су җитми», – дип аңлаттым. Без бу очракта нишләргә була, дип, озак уйлаштык. Яңа скважина казытыр идең – тора салып кына эшли торган эш түгел. Башта хакимият белән килештерергә, акчасын табарга, шуны эшләүче оешма белән сөйләшергә кирәк… Шулай да чыгу юлын таптык – ләмгә батып беткән бер скважинага су җибәреп, суын суырта башлагач, чистарып китте, су килә башлады. Өстәмә бер чыганак булды бу безнең өчен. Аннары халыкка шикле су да эчереп булмый бит – башта дезинфекция уздырдык, су анализларын тапшырдык. Бу эшләргә өч көн вакыт китте. Дүртенче көнне суны бирдек һәм ул бөтенләй очраклы рәвештә авылга «глава» килгән көнгә туры килде. Әйе, бездә су проблемасы ныклап хәл ителмәгән. Тик мин бит моны хәл итәргә тырышам. 2017нче елда район хакимияте ярдәме белән яңа скважина борауларга, искеләрен тирәнәйтергә уйлыйбыз. Бераз сабыр итәргә дә кирәк!

Су мәсьәләсе буенча халыкка бар да аңлашылгандыр дип ышанам. Тик хаттагы төп мәсьәлә җирлек башлыгының чүбен чыгарттырырга ризалык бирмәгән кешеләрне мал-туар өчен бирелүче субсидияләрен «тотып калып» һәм, белешмә бирмим, дип җәзага тартуы. Билгеле булганча, авылда яшәүчеләрнең мал асравы дәүләт тарафыннан хуплана һәм терлекне бетермәү өчен бездә шактый акчалар түгелә. Менә маллар өчен бирелә торган субсидияләрне генә алыйк. Хәзер бер сыерны ел әйләнәсе асрасаң, дәүләт – 3 мең сум, ә кәҗә «тәрбияләсәң» 1 мең сум акча бирә. Билгеле, сыерга ел әйләнәсе ашаткан икмәк һәм печән бәясе белән чагыштырганда бу 3 мең чүп кенә. Тик барыбер ярдәме тия бит әле. Дөресрәге, тияр иде, әгәр кулга эләксә… Ә менә Нырты җирлек башлыгын бу акчаларны бирмәүдә гаепләгәннәр. Әлеге уңайдан Рафыйк Заһидуллин мәсьәләне болайрак аңлатты:

– Мал субсидияләрен бирмәвем – ялган. Ул акчаны биргән көнне халыктан су өчен дә акча җыела. Кемнәрдер су өчен дигән акчаны мал субсидиясеннән түли, бу – шул гына. Су өчен мал акчасын мәҗбүри тотып калмыйм, ул һәркемнең үз ихтыярында. Инде хәзер белешмә турында сөйли башлаганбыз икән, башта чүп мәсьәләсенә ачыклык кертим. Район тарафыннан, кеше башыннан 29 сум акча түләтеп, чүпне бер полигонга гына җыярга дигән йөкләмә бирелде. Чөнки заман таләбе шундый. Анысы да тиз генә эшләнә торган эш түгел, һәр гаиләгә барып, чүбегезне җыеп алып китүләре өчен ризалык бирегез инде, дип ялынып, килешү төзергә кирәк. Кемгә генә керсәң дә: «Без чүп ташламыйбыз!» – диләр. Ә чүплеккә барсаң – эче тулы чүп. Авылда пропискада булып та, үзе шәһәрдә яшәгән кешеләрдән бу акчалар алынмый, тик алар да үзләренең «данныйларын» тапшырырга тиеш. Бу документларны җибәргәч, читтә яшәүчеләрне акча түләүдән азат итәләр. Тик барыбер риза түгелләр! Минем кул астындагы башка авылларда яше дә, карты да күптән кул куеп бетерде инде. Ә Ныртыда әле һаман да 48 хуҗалык кул куймаган. Аннары җыелышка баргач, мине сүгәләр – «халык белән эшләмисең», диләр. Ә ничек эшләргә, аңлатып та, ялынып та карыйм. 1нче октябрьгә кадәр үк бу килешүләр районга тапшырылып бетәргә тиеш иде югыйсә! Аннары мине халык белән дорфа сөйләшә дигәннәр. Дорфа дип, сеңлем, нәрсә әйтим инде. Халык белән ничек идарә итәргә соң? Кайберсенә кычкырам да инде, кемгәдер катырак дәшкәнмендер, бәлки. Аңлатып-аңлатып карыйсың да, аңламагач, кычкырасың инде Әшәке итеп сүгенмим бит мин аларга! Белешмә бирмим дип куркытканым юк, алдашмасыннар. «Белешмә бирмим», – дип әйтәм дә барыбер бирәм. Берсенең дә буш кул белән киткәне юк. Сүздә генә бит ул, юкса икенче көнне үк прокуратурага алып китүләре бар!

Үз язмасында хат авторы авылның иң гүзәл почмагы – алма бакчасы турында телгә алган. Ул майлы калҗаның җирлек башлыгы кулында булуына ишарәләгән. Тик Рафыйк Заһидуллин бу мәгълүматны кире какты. Алма бакчасы аның улы исемендә икән. Бу җирләргә дәгъва иткән кеше булмагач, улы анда кура җиләге үстерү белән шөгыльләнергә булган. Һәрхәлдә, җирлек башлыгы моны миңа әнә шулай аңлатты.

Бу язма чыкканнан соң, безгә шалтыратучылар да, хат язучылар да булыр әле дип уйлыйм. Рафыйк абый үзе дә: «Соңгы сөйләшүебез булмас, «наверно», сеңлем», – дип хушлашты. Авыл халкының җирле җитәкчелектән разый булмавы әйбәт нәрсә түгел инде анысы. Тик икенче юлы хат язучылар исемнәрен, телефон номерларын да күрсәтсә, яхшырак булыр иде. Аноним хатларны тикшерергә алынмыйбыз, чөнки еш кына урынга кайткач, бу хатта язылганнарның ялган булуы ачыклана. Ә менә исемегезне яшермичә, кабаттан газетага мөрәҗәгать итсәгез, сезнең якларга бер кайтып та килербез әле. Без бит, әгәр сез теләсәгез, исемегезне беркайчан да «сатмыйыз». Ә менә кешенең үзе белән сөйләшү кирәк. Алайса, яла ягу очраклары да булгалый.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии