«Авылыбызда козгынга һәйкәл куйдылар!»

«Авылыбызда козгынга һәйкәл куйдылар!»

Бер ел тирәсе элек, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев хөрмәтенә аның туган авылында парк ачылачак, дигәннәр иде. Актаныш районының Әнәк белән Пучы авыллары болай да иң матур һәм төзекләре санала, инде бу паркны да эшләп бетерсәләр, ямь өстенә ямь булачак бит, дип куандык. Мәсәлән, Актаныш кешесе буларак, мин шулай дип уйладым, башкалар ничектер… Дөрес, бу яңалыкны бөтен кеше дә минем кебек сөенеп кабул итмәде.

КАРГАНЫҢ БОТКАСЫ КАЙДА?

«Ни өчен Шәймиев дәүләт акчасына үз исемен мәңгеләштерергә тели икән?! Ул бит – Ленин да, Тукай да түгел», – дип, интернет сайтларда язып тутырганнар да булды. Күпсенделәр. Ник, лаек түгелме әллә беренче Президент моңа? Язучы Вахит Имамов әйтмешли, татарның горурланыр кешеләре, тарихы булмаска тиешме әллә? Парк – кирәкле әйбер. Матур, ял итә торган урын. Анда керү – ирекле… Дәүләт акчасын күпсенмик, Парижда һәм башкаларда үткәрелгән фәлән миллионлык Сабантуйларга гына кызганыч ул акча, үзебездә калачак паркларга түгел.

…Йөзләп хуҗалыгы булган Әнәк авылында Шәймиевне болай да мәңгеләштергәннәр инде анысы. Шәймиев исемендәге урам да бар монда, музей да. Ә менә парк юк иде әле. Һәм аны төзү идеясе белән Актаныш җитәкчелеге чыккан, диделәр.

Паркның төрле мәйданчыкларга бүленгән булачагын да хәбәр иткәннәр иде. Алар беренче Президентның тормыш этапларын чагылдырачак, диделәр. Узган елның маенда мәсәлән, матбугат чараларында мондыйрак сер чишелде: «Керү зонасында «Карга боткасы» арт-объекты куелачак. Ул агачтан эшләнәчәк һәм ботка салынган тәлинкәгә таба иелгән кош рәвешендә булачак».

Узган ел көз уртасында җирләрне тигезләп ясый башлаганнар иде бу сынны. Озак та тормаганнар, куйганнар. Ул Шәймиев үскән нигезнең нәкъ бакча артында, парк башланып китә торган урында. Тик менә планлаштырган кебек ясамаганнар икән: карганың тәлинкәсе дә, боткасы да юк. Әллә койрыгы белән җир себереп барганын тасвирлаганнар шунда, әллә ике канатын җәеп, һөҗүм итәргә әзер торган рәвештә сурәтләгәннәр… Аңлашылып та бетми. Әле гөнаһ шомлыгына каршы, авыл кешеләре дә яратмаган үзен, редакциябезгә шалтыратып зарланды бер ханым:

– Ай, күрсәгез сез ул карганы! Карга түгел, козгын бит ул! Ыжгырып торган козгын. Тырнаклары белән эләктереп алыйм, дип тора. Әле җитмәсә, авызын да ачкан! Кычкырып торган кебек. Козгын кычкырса, үлем була диләр, ул бәла китерә торган кош санала, диләр. Хәзер авылга афәт килсен дип теләп торган шикелле бу, – дип эчен бушатты ул.

ҺӘЙКӘЛ КУЕП КЫНА ЭШ БЕТМИ…

Менә шушындый шалтырату да булгач, халыкның канәгатьсезлеген район җитәкчелеге беләме икән, дип, алынган идем мин бу темага. Тик Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховка мондый канәгатьсезлекне миннән алда җиткергән булып чыктылар. Бактың исә, июль айларында Әнәккә Минтимер Шәймиев үзе дә кайткан булган икән. Һәм билгеле, музее янына куелган карга сынын да күргән. Тик мәмнүн генә калмаган, ди.

– Бу карга сынын нишләп ясаганнар икән соң монда, дигән сорау туадыр. Бу бит Шәймиевнең бакча арты булып чыга. Имеш, кечкенә вакытында ул бакча артында туганнары белән карга боткасы пешергән, мондый сынны ясаулары да шуңа бәйле, – дип сөйли бер чыганагыбыз. – Минтимер Шәрипович үзе кайткач, район җитәкчелегенә шелтә белдергән: «Ник моны монда куйдыгыз, без карга боткасын үткәрә идек, ләкин ул йола козгыннар белән берничек тә бәйләнмәгән. Ә безнең балачак менә шушы карга-козгыннардан бәпкә-чебиләрне саклап узды. Татар халкында козгын гомер-гомергә афәт символы, моны моннан алыгыз да, үзегезгә ошаган башка бер җиргә куегыз», – дигән…

…Икенче чыганагыбыз исә, интервью биргәндә бу карга сынының 2 миллион 700 мең сумга төшүен телгә алды:

– Ул сынның гәүдә өлешләре һәм канатлары эшкәртелмәгән нарат агачыннан ясалган. Аның бит башы белән аяклары гына каты материалдан. Бу агач ике-өч ел эчендә чериячәк инде, эшкәртелмәгән наратка черү өчен күп кирәкми. Тик шушы сынга миллионнар тотылуы аптыратты, – диде ул.

Чыганагыбыз дип кенә язасың да, ник исемен күрсәтмисең, диючеләргә сәбәбен аңлатыйм. Бер Актанышта гына түгел, теләсә – кайсы районда мондый четерекле темаларга әңгәмә корганда кеше исемен әйтеп сөйләшми. Әйтсә дә, язмавыбызны сорый. «Районда яшисе бар, безгә проблема кирәкми», – диләр. Шуңа күрә бу язмада мәгълүмат биргәннәрнең исемен ММЧ турындагы закон нигезендә, күрсәтмибез. Исемен әйтсә дә, фамилиясен әйтергә теләмәгәннәр дә булды. Мәсәлән, шул ук Әнәктә, Минтимер Шәймиев музеена иң якын торган беренче йортта яшәүче Гүзәлия ападан бу «Карга боткасы» сынына карата фикерен сорашкан идем. Ул «фамилиям белән язмагыз» дип кисәтеп куйды.

Авылыгызга якынча 4 метр биеклектәге, яңа төрле эшләнештәге, заманча сын куйганнар икән. Яраттыгызмы карганы, Гүзәлия апа? – дим.

– Кем яратсын инде карга шулай итеп торгач! Минемчә, ул карга анда кирәкми. Тирә-ягы шау чәчәккә күмелсә, һәм шул чәчәкләр янында фәлән метрлы карга ыжгырып торса матур буламы соң инде үскәнем?! Безгә кирәкми ул карга. Бик зур суммага төшкән дип ишеттек шул тактадан әвеш-төвеш китерелгән сынны. Авыл кешесенә бу бер дә ошамый, карга – карга инде. Әле анысы ярый, тагын бер борчыган әйбер бар. Хәзерге вакытта кичләрен шул карга янында яшьләр сыра эчеп, тәмәке тартып утыра – бөтен дөньясы тәмәке төпчегенә, буш калай шешәләргә тула, – ди ул.

Изображение удалено.Әйе, безнең илдә сәнгать әсәре ясап куйдың да, эш бетте түгел шул. Халыкның тәрбиясе булмагач. Димәк, бу паркны ачалар икән, аны карап, чистартып, карын көрәп, берәрсе җимергән урынын төзәтеп торырга да кирәк булачак. Моның өчен зур бюджет белән берәр аерым оешма ачарлар микән Актанышта? Кем җыештырып карап торыр икән моны, анысы да кызык. Монда эшкәртелмәгән нарат агачыннан ясалган сынны каргамы бу козгынмы дип тикшеренеп кенә эш бетәсе түгел икән әле. Яшьләрне әйт син – нәкъ менә шул карга канатлары астында утырып эчкәч тәмлерәк була микәнни соң ул сыра? Газетаны Актаныш җитәкчеләре укыр һәм бу мәсьәләне хәл итүдә берәр нәрсә эшләр, дип уйлыйбыз. Ясалмас борын матур паркыгызны чүпкә батырып, җимермәсеннәр тагын.

«КАРГА ТҮГЕЛ, АТ КИРӘК!»

Әнәккә кайткач, беренче президентның туганнары бу сынга нинди мөнәсәбәттә икән, дип беләсем килгән иде. Минтимер Шәймиевнең бертуган апасы Дөргалиянең кызы Зөлфирә ханым Муллагалиева белән сөйләштем. Кыскача әйтсәк, Минтимер Шәймиевнең «племянницасы» була.

– Күрдем инде үзем дә ул сынны – гел үтеп йөрим бит шуннан. Күңелемә хуш килмәде, матур түгел ул. Алып куйсыннар. Белмим хәтта, кем уйлап тапкандыр ул сынны. Карга боткасының символы түгел ул, карга боткасы икән, аның казаны да булырга тиеш, козгын ясап кую белән генә булмый бит әле ул… Безнең – туганнарның фикере шундый – ат куйсыннар иң яхшысы. Ә козгынны алып атарга кирәк. Минтимер абый ат ярата ул. Безнең нәселнең дә кушаматы «Чапкын». Чабышкы ат дигән сүз ул. Минем бабакай, ягъни Минтимер Шәймиевнең атасы да ат яраткан. Бабакай хәтта без йомырка күрмәгән вакытларда да, Сабантуй алдыннан атларына чи йомырка эчертә торган иде, – диде ул.

Билгеле, бу мәсьәләне күтәреп чыкканбыз икән инде, монда районның төп җитәкчесе – Энгель Нәвап улы Фәттаховның да фикерен сораштыру урынлы булыр иде. Әмма Энгель Нәвап улы сүзне кыска тотты:

– Бу карга сынын алдылар бит инде урыныннан… – диде ул.

Кайчанрак алганнар иде соң? Әле өченче көн генә Әнәктә булдым да, һаман тора бит, – дим.

– Алган булырга тиешләр, алмасалар, хәзер күчерерләр аны. Аны без Актанышка, урман янына, гадәттә карга боткасын кайда пешерәләр, шунда күчерәчәкбез…

Әлеге сыннан халыкның канәгать булмавын ишеткәнсездер, моның дизайнын кем эшләде соң?

– Дизайнын кем эшләде дип… Эшләделәр инде, анысы кирәк түгел аның!

Сынның 2 миллион 700 мең сумга төшүе дөресме? Ул бит агачтан эшләнгән…

– Кем әйтте сезгә аның бәясе шулай булган дип? Бу дөрес түгел, урам әкияте сөйләмәгез…

Урам әкияте дип, кешедән ишеткәннең чын булу-булмавын гына тикшерүем иде. Утсыз төтен булмый; җиде кат үлчә, бер кат кис дигән халык мәкальләре искә төште дә…

Изображение удалено.КАБАТ ЯЛГЫШМАГЫЗ

Әнәктәге карга һәйкәле янындагы мәгълүмат тактасыннан мондый сүзләр укыган идем мин: «Әлеге композиция халык йолаларын һәм риваятьләрен гәүдәләндерә. Ул кошлар кайту бәйрәменә багышланган. Элегрәк язны каргалар үзләренең канат очларында алып киләләр дип саналган. Каргалар очып килгән көндә төрле уеннар уздырганнар. Өйдән-өйгә йөреп, ярма җыйганнар, һәм шул ярмадан авыл хатыннары кошлар өчен карга боткасы пешергәннәр», – дип язылган. Шул ук тактада ботка салынган тәлинкә өстенә кунган карга да сурәтләнгән. Һәм менә шунда сорау туды да инде. Димәк, чынлап та бу сынны башта тәлинкәле карга рәвешендә ясарга ниятләгәннәр, әмма соңыннан козгын кебеген генә ясарга булганнар микәнни? Ни сәбәпле арт-объектны пландагыча ясамаганнар икән? Бу сорауга җавап сорарга җитешмәдем, Актаныш район башлыгының да, башка җитәкчеләрнең дә карга һәйкәле турында артык гәп куертасы килми иде кебек. Ләкин шуны әйтим әле – монда кыенсынырлык яки оялырлык бер әйбер дә юк. Ник, карга ул начар кош түгел бит. Ул күпме корткычларны юк итә! Җитмәсә, бик чыдамлы кош. Атом бомбасы төшкән очракта, күсе исән кала ала да, карга гына исән кала ала дигән әйбер укыганым бар иде, мәсәлән. Аннан соң, каргага һәйкәл Русиянең бик аз шәһәрләрендә генә бар. Новосибирскида, әйтик, сыр өстендә утырып торган күзлекле карга һәйкәле ясаганнар. Башка җирләрдә дә гел карганы шул сыр белән генә бәйләгәннәр. Ә татарның каргага хөрмәте башка! Ул шушы шыксыз гына күренгән кошны яз алып килүче буларак күрә. Хәтта аңа багышланган йоласы да бар безнең милләтнең.

… Шунысы ямансу – Минтимер Шәймиев та ошатмагач, авыл халкы да каршы булгач, чүп өстенә чүмәлә дигән кебек, бу язма да басылып чыккач, карга-козгын сынын бик тиз арада башка җиргә күчерерләр. Урман янына. Ә аның урынына ат сыны ясалачак, дигән иде Энгель Нәвапович.

Эшкәртелмәгән нарат агачыннан карга сыны ясап өйрәнгәннәргә шундый ук материаллардан ат ясавы җиңел булачак, дип уйлыйм. Тик барыбер, борынгы греклар мифологиясендәге Троя аты сыны ясый күрмәгез дип, борчылып торачакмын. Аның мифын ишеткәнегез бардыр инде – Троя белән сугыш вакытында греклар гел җиңелеп килгән. Шуннан хәйлә корганнар: зур агач ат ясаганнар һәм аны Троя шәһәре диварлары янында калдырганнар. Янәсе, дошманнарына бүләк итәләр. Ләкин чынлыкта бу ат эчендә иң яхшы, иң көчле 50 сугышчы утырган һәм алар төн җитүгә беркемгә сиздерми генә агач атлары эченнән чыкканнар. Соңыннан, шәһәр капкаларын ачып, башка сугышчыларны да керткәннәр һәм ниһаять, Трояны яулап алганнар, ди. Шуңа күрә, Троя аты – мәкерле бүләк символы. Аны ясый күрмәгез.

…Яңа ат һәйкәле куелуга, Актанышка тагын бер кайтып, аны матур фотоларга төшереп, укучыларыбыз белән кабат бүлешербез. Хәзер көтик: яңа сынны беренче Президентыбыз да, Әнәк халкы да яратырмы икән?

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Актаныш – Казан

Комментарии