Чирмешәндә атлар асраучы фермер җирсез калган

Чирмешәндә атлар асраучы фермер җирсез калган

Чирмешән районының Түбән Чегодайка авылында яшәүче фермер Фәнил Наширванов атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Бу эше өчен хәтта президент гранты да откан. Атлар үрчетүче фермерлар күпме бездә? Чирмешән районында мәсәлән, Наширванов – бердәнбер. Шушы фермерны күтәреп йөртәсе урында, эшенә аяк чалалар. Авыл халкына көтү көтәргә урын юк, дип, җирле түрәләр фермерның җирен даулап алган. Ә бу җир Фәнил Наширвановның үзенә дә кирәк, чөнки анда – атларына ашату өчен дип чәчелгән печән үсә. Хәзер фермер атларын бетерү турында уйлана…

КӨТҮЛЕК УРЫНЫ ҖИТМИ?

Фәнил Наширванов атларны үзе өчен генә дип, 2012нче елда тота башлаган. Ат җене кагылса, моннан «дәвалану» мөмкин түгел диләр бит, дүрт елдан соң, крестьян-фермер хуҗалыгы ачып, дәүләт грантында катнашырга гариза язган. Нияте – атларының санын артыру булган. Грантны откан, аңа республика бюджетыннан бу эш өчен миллион ярым сум акча биргәннәр.

– Актанышка барып, шушы акчага атлар сатып алдым. Болар гади Татарстан аты – токымлылар түгел. Бүгенге көндә 65 башка кадәр җиткердем. Салымнар түләргә, хуҗалыктагы чыгымнарны капларга кирәк булганда аларны суеп сатабыз. Фермер буларак, хуҗалыкны алып барыр өчен моңа кадәр бөтен шартлар да җитәрлек иде минем. Үземнең ферма биналарым бар, кыш көне шунда асрыйм, җәй көне исә болында йөртәм. Хәзер «электрон көтүче» дигән җайланма бар бит – болынлыкка шуны сузып куясың, – дип аңлата ул.

Электрон көтүче авылларга кулланылышка әле соңгы берничә елда гына керә башлады. Бу җайланма шуннан гыйбарәт: билгеле бер территориягә чыбыклар сузып куясың. Әгәр мал-туар шул чыбыклар аша чыгып китәргә теләсә, аны җиңелчә генә ток суга, шул рәвешле бу җайланма белән тотылып алынган территориядән терлек беркая да чыгып китә алмый. Түбән Чегодайкада яшәүчеләр үзләре дә бу җайланманы куллана башлаган. Бу бер яктан авыл кешесенең эшен җиңеләйтә – көтүгә чыгып, азапланып йөрисе юк. Ә икенче яктан, тигез урында проблема да чыгарырга сәләтле икән…

– Атлар үрчетүгә грант отканнан соң, 2017нче елда миңа бер болынлык бирделәр. Башта атларым әз иде, бу болынлыкка ихтыяҗ булмады. Җирлек башлыгыбыз Светлана Ганиева: «Болынлыгыңның яртысын халыкка биреп тор, көтү көтсеннәр», – дигәч, бирдем. Үзем салымын түләдем, халыктан бер тиен акча алмадым, башымда да булмады андый әйбер. Тик атлар саны арта башлагач, җир дә күбрәк кирәк була башлады һәм мин бу җирләрне тулысынча үземә генә кулланылышка алырга ниятләдем. Хакым бар иде – минем җирләр иде бит ул. Шуннан соң халык тавыш чыгарды, имеш бездә көтү көтәргә башка урын юк, мин соңгы җирләрен алам икән. Чынлыкта авылда көтү көтәргә урын җитәрлек. Авылыбыз бәләкәй. Шушы бәләкәй генә авылда ике көтү көтәләр. Берсендә – 17 баш сыер, икенчесендә – егермеләп. Аларны электрон көтүче җайланмасы көтә. «Ике көтүне бергә берләштерергә ярамыймыни соң? » – дигән идем, җирлек башлыгыбыз район главасы Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин исеменә шикаять язып керткән, – дип аңлата фермер.

Анда мондыйрак сүзләр бар: «Түбән Чегодайка авылы халкы һәм фермер Фәнил Наширванов белән аның хатыны арасында килеп чыккан бәхәсне хәл итүегезне сорыйм. Авыл халкы авылның көнбатышындагы болынлыкта өч ел буе эре мөгезле терлекне көтү өчен электрон көтүче җайланмасы урнаштырды. Быел шушы җайланманы авылның көнчыгышына куярга теләделәр. Тик Наширванов аның казыкларын үзбелдеклелеге белән тартып чыгарды. Моны ул «Бу минем җирләр», – дип аңлатты. Казыкларны алган вакытта җирле халыкка янады. Наширвановның хатыны Лена Ильяс кызы да халык белән талашып бетте. «Мин сезне тезләндерәм әле, көтүегезне җиде километр читтә көтәрсез», – диде. Халык фермерның бу кыланмышларыннан канәгать түгел. Аның атлары авыл буенча караучысыз йөри, ә үзенең арендаланган җирләре бар. Бу җирләрдә көтү дә көтелми, алар чәчелми дә. Авыл халкы бу уңайдан сездән ярдәм сорый. Түбән Чегодайка авылының көнчыгыш өлешендә урнашкан җирләрне Наширвановка арендага бирүегез турындагы килешүне өзүегезне сорыйбыз».

«ЭШЛӘГӘН АТНЫҢ БАШЫНА СУГАЛАР»

Фермер үзе исә бу шикаятьтә язылган сүзләрне ялган ди:

– Мин дә, хатыным да беркемне тезләндерергә җыенмадык, андый сүз дә әйтмәдек. Ничек тезләндереп булсын соң ул тулы бер авыл халкын? Ахыр чиктә бәхәс тудырган бу җирләрне түгел, печән чәчеп үстерә торган җирләремне тартып алдылар миннән. 2014нче елда 49 елга арендага бирелгән җир иде ул, анда соңгы өч елда печән үстереп, кышка атларыма азык әзерли идем. Бирегә электрон көтүче корып куя башлагач, җирлек башлыгы Светлана Саримовна авыл халкын котыртып, шуның казыкларын алдырып аттырды. Аннан соң мин дә полиция чакырттым. Полиция кире кактырып куйды. «Җирләр фермерныкы, законсыз казыклар каккансыз бит», – диде. Шуннан шушы шикаятьне яздылар да, ул язылып бер көн узуга районның Җир һәм милек палатасы аренда килешүен өзеп тә куйды. Җирлегебез башлыгына әйттем: «Бирегез миңа бу җирне август аена кадәр, печәннәремне җыеп алыйм, аннары алырсыз», – дидем. «Барысы да безнең кулда, нәрсә эшләсәң дә – юк инде хәзер», – диде. Алар минем бу печән җирләрен алып, атларны бетерттерергә телидер, күрәсең. Җирлек башлыгыбыз үзе үк глава янында җыелышта булган чакта «Атлар нәрсәгә һәм кемгә кирәк соң ул?» – дип утырган иде. Шунысы да «обидно» – кайчандыр бу җирләрне миңа район башлыгыбыз инициативасы белән биргәннәр иде. Бәхәс килеп чыккач, башлык янына ярдәм сорап бардым, «Сиңа җирне мин бирмәдем бит, Җир һәм милек палатасына бар», – диде. Анда баргач: «Монда нәрсәгә килдең соң син, глава янына бар», – дип чыгардылар. Футбол тубы кебек тегендә монда йөртәләр. Бу мәсьәләне хәл итәргә теләүче дә, җыенучы да юк. Мин берүзем басып калдым. Шунысы да бар: чынлыкта авыл халкы көтүен кая чыгарса да риза, алар үзләре үк «Җирлек башлыгыбыз кайда көтәргә була – төртеп күрсәтсен, безгә нинди урын да ярый», – ди. Ә Светлана ханым тота да минем печән җирен күрсәтә. Инде бу мәсьәлә буенча мин Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгына да яздым, файдасы юк, безне барыбер беркем якламый. «Без булыша алмыйбыз, сиңа бу очракта бары тик прокуратура һәм суд кына булыша ала, судка бир» – дип чыгардылар, – ди Фәнил Наширванов.

Хәзер фермер нәрсә эшләргә дә белми: атларны нишләтергә соң? Азыксыз кыш чыга алырлармы? Әгәр печәнне сатып алырга кала икән, димәк аны алу өчен акчаны шушы атларның баш санын киметеп, ягъни суеп саткан акчага аласы булачак. Әллә бөтенләй сатып җибәрергәме барысын – шушындый мәсьәләдә дә ярдәм булмагач, фермер нишләргә тиеш?

– Мин бу печәнлек җиренә күпме көчемне керттем, белсәгез! Беркемгә кирәк түгел иде ул урын. Халык анда иске шиферларын, абзарындагы тиресен илтеп түгә иде. Чүплек иде ул. Яхшылап арчыдым, чистарттым. Печән чәчтем. Эшкә ярый башлаган иде, тартып алдылар. Әле бу хәлләр аркасында Президент грантын үтәмәвем өчен штраф та түләттерүләре бар. Чөнки атларны йә сатарга, йә иткә тапшырырга тиеш булам. Ә безнең бизнес-план, 5 елга төзелгән килешү бар. Атлар саны билгеле бер күләмдә булырга тиеш, 2 эшче алып, аларга хезмәт хакы түләп торырга тиешмен, һәм башкалар. Ә аяк чалалар икән ничек үтәргә бу шартларны – белмим дә. Мин моны эшли торган атның башына сугу буларак кабул итәм. Бу ясалма кабартылган низаг, моны үзебез дә хәл итә ала идек. Җирле түрәләр аркасында нинди проблема килеп чыкты хәзер, – ди ул.

Җирлек башлыгы Светлана ханым Ганиева белән дә элемтәгә чыктык. Фермер сөйләгәннәре буенча, шул аңлашыла – монда җирләрне тартып алу мәсьәләсе буенча халык баш күтәреп чыкмаган, барысы да җирлек башлыгы кулы белән эшләнгән була бит. Тик Светлана Саримовна бу гаепләүләрне кире кагып, киресенчә, Наширвановлар хуҗалыгына зыян килердәй әйбер эшләнмәде, дип аңлатты.

– Без аның печән чәчкән җирләренә тотынмадык. Аның елга буендагы чүп үләннәре, шайтан таяклары үскән җирләре алынды. Халык иртә язда ук анда электрон көтүче куя башлаган иде. Фәнил моны күреп торды, баштарак бер сүз дә әйтмәде. Тик соңыннан нигәдер тавыш чыгара башлады. Югыйсә, үзенең дә атлары шунда йөри. «Әйдә, халык белән бергә тотыш та, синең дә атларың йөрсен, бергә йөрсеннәр», – дип тә караган идем. Урын җитә иде икесенә дә. Риза булмады. Кабатлап әйтәм: печән чәчелгән урыны алынмады, әгәр бу болынлыктан да печән җыярга тели икән, керсен, җыйсын, сүз әйтүче юк. Җир һәм Милек палатасы аша аның 15 гектар гына җире алынды. Җирләре күп Фәнилнең, урыны җитәрлек. Ул атлар үрчетү буенча грант откан иде бит, хәзер шуның өчен борчыла. «Синең грантыңа зыян килерлек бер нәрсә дә эшләмибез», – дип, үзенә дә әйтеп куйдым. 60 баштан да ким булмаска тиеш ахрысы, атлары. Без аны хуплыйбыз гына – йөз башка җиткерсен. Ләкин шул ук вакытта авыл халкына да көтү көтәр урыннар кирәк. Без бит үзебез халыкны мал асрарга агитациялибез. Әмма моның өчен элементар шартлар – шул ук көтү җирләре булмый икән, ул ни дигән сүз? Халыкка да кирәк, – диде ул.

Чирмешән районының Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Гатин Мирзаһит Закир улына да шалтыраттык. Ул җавапны артык кыска тотты.

– Әйе, бу проблеманы ишеттек. Анда бар да хәл ителде. Фермер файдасына хәл иттеләр. Бар да яхшы, – диде.

Тик фермер Фәнил Наширванов җирле җитәкчелекнең шәрехләмәләрен дөрес түгел дип бара. «Ник ялганлыйлар инде? Хәл ителгән әйбер булмады да, хәл итәргә җыенучы да күренми. Печәнне җыйсын диләр алар – ә мин шул басуга техникам белән керәчәкмен икән, бу инде аның җирләре түгел бит, дип, шундук полиция чакыртачаклар. Белеп торам бит. Мин бу мәсьәләне хәзер чиновниклар дәрәҗәсендә генә хәл итеп булмаячагын аңладым инде. Арбитраж судка һәм прокуратурага мөрәҗәгать иттем, моның дәвамы булачак әле», – ди ул.

Бер карасаң, гади генә аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Ә хәл ителү рәвеше – сәер. Шушы район башлыгы үзе үк хуплап бирдергән җирне кабат тартып алулары аңлашылып бетми. Чирмешәндәге бердәнбер атлар үрчетүчегә хөрмәт йөзеннән эшләнгәндер монысы, бәлки. Авыл халкы белән дуслаштырасы, тыныч юл белән генә хәл итәсе урында җирлек башлыгының район главасына язган шикаяте барысын да хәл итеп куйган. Грант отып кына эш бетми икән шул – түрәләрнең аяк чалмавы да кирәк….

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии