- 07.07.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №27 (5 июль)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
54 яшьлек Рәфкать Шәрифуллинны Балтач районында яхшы стоматолог буларак беләләр. 40 елга якын теш дәвалаган, үз эшен җиренә җиткереп башкарган, анда дәваланучыларның берсе дә табиб өстеннән «жалу» биреп йөрмәгән.
Тик июнь уртасында Балтач полициясенә килеп ирешкән шалтырату, теш табибының яхшы исеменә зур тап булып төшә: үзен Альбина дип таныштырган ханым, Шәрифуллинны, 13 яшьлек кызына карата оятсыз гамәлләр кылуда гаепли.
«ОЯТ ҖИРЕМНЕ ТОТТЫ»
Казанда яшәүче Альбина М. ике баласын: 13 яшьлек кызын һәм 17 яшьлек улын ялгызы тәрбияли. Иренең яңа гаиләсе бар, алар Балтачта яши. Шулай булса да, балалар әтиләре белән аралашып тора, һәм бу вакыйга алдыннан, җәйге каникуллары башлану сәбәпле, аңа кунакка кайткан булалар.
– Кызымның алгы теше кара булып тора иде, ул сызлый башлагач, әтисе аны Рәфкать Шәрифуллин янына алып барган. Бу стоматолог элеккеге иремнең ике катлы кибете бинасында бер бүлмәне арендалап эшли иде. Таныш табиб булгач, алып баргандыр инде. Шәрифуллин баланы кичке сигезгә чакырган. Тешләрен караган, дәвалыйсы тешләрең күп икән, дигән. «Мин ни әйтсәм, шуны эшләрсең: күзләреңне йом, тирән һәм каты итеп сулыш ал, югыйсә тешеңне яхшылап ясый алмаячакмын», – дигән. Янәсе, шушылай эшләгәндә, теш авыртуы сизелмәячәк. Дәвалаган вакытында, кызыма карата төрле сексуаль гамәлләр кылган, җенес әгъзасы тирәсенә, ягъни касык сөягенә (лобок) таянып торган, – дип сөйли ана. Булган хәлләр турында исә, тәфсилләбрәк, 13 яшьлек Алсу (исеме үзгәртелде) үзе сөйләде:
– Күземне йомдым, ул бер кулының терсәге белән менә монда таянды, һәм шунда каты итеп басып торды, – ди бала, җенес әгъзасының өске өлешенә төртеп күрсәтеп. – «Авырта», дидем, ә табиб шулай кирәк, дип аңлатты. Мин бер сүз дә әйтмәдем, табиб кеше әйткәч, димәк, чынлап та кирәк, дип уйладым, чөнки моңа кадәр стоматологларга йөргәнем бик юк иде. Соңрак, мин утырам, ә ул мине аркадан тотып, өскә таба күтәрә башлады. Ул әйткәнчә каты сулый торгач, хәлем бетте, һәм кисәк кенә табиб минем күкрәкне тотып алды. Аңламыйча да калдым, бәлки, кулы ялгыш тиеп киткәндер, дип уйладым. Аннан соң мин кайтып киттем. Бу хәл турында беркемгә дә сөйләмәдем.
Икенче көнне Рәфкать Шәрифуллин кызны кичке сәгать 7гә чакыра. Барасы килмәсә дә, аны-моны әйтеп тормый гына, Алсу тагын табиб янына китә. Бу юлы хәлләр тагын да тирәнгәрәк керә.
– Табиб миңа: «Кичәге шикелле каты сула, күзеңне йом!» – диде. Башта әзрәк тешне дәвалады да, аннан соң туктады. Терсәге белән тагын шул ук урынга басты, аннан ике күкрәгемне дә тотты һәм учында кыскалады, шуннан соң муенымны кытыклап алды. Аннан ике бармагын колак тишекләремә тыкты. Мин курыктым, аңламадым – нигә ул шулай итә? Аннан тагын эшкә тотынды. Ул шулай ял итә-итә, ике сәгать тешне ямады, ләкин ял иткән вакытында мине тоткалады. Күкрәкләремне 4 тапкыр тотты, ә үзе миңа каты-каты суларга кушты, мин сулагач: «Молодец, шулай дәвам ит», – диде. «Тирән йокыга кит», – дип пышылдады, соңыннан иңнәремә массаж ясый башлады, тагын күкрәкне тотты һәм баш бармагы белән минем телгә басты да, телгә массаж ясады. Ахырдан, мине аркамнан өскә таба күтәрде дә, бер кулы белән колакны каплады, ә икенче колакка тиз-тиз әллә нинди сүзләр пышылдады. Мин аның бөтен сүзен дә аңлап җитешмәдем, «мин сине яратам, матурым», дигәнен генә ишетеп калдым. Ахырдан, куркып, бәдрәфкә чыгып керсәм ярыймы, дип, кулларын алып аттым да, чыгып кердем. Соңыннан ул тиз генә тешне дәвалап бетерде дә, мине кайтарып җибәрде.
Кызның әнисе Альбина ханым әйтүенчә, өйгә кайтып җиткәндә Алсу ярсып беткән булган, 17 яшьлек бертуган абыйсы өйдә булу сәбәпле, хәлләрне беренче аңа сөйләгән. Сеңлесеннән: «Рәфкать минем оят җиремне тотты», – дигән сүзләрне ишетүгә, абый кеше башта әтиләренә, соңыннан әниләренә шалтыраткан. Шок хәлендә генә түгел, бик нык ачулы да булуын егет бүгенгедәй хәтерли:
– Сеңлем елап кайтып керде. «Ни булды?» – дим, көчкә-көчкә сөйли, сулар эчертеп кенә тынычландырдым. Әнигә шалтыраткач, ул, такси алып, Казаннан кайтырга чыкты, ә әтигә сөйләгәч, ул Рәфкать Шәрифуллинны өйгә чакыртып алды. «Нигә шулай эшләдең, мин сиңа эшләргә кабинет бирдем, ни өчен шулай оятсыз кыландың?» – диде. «Гафу ит инде мине, Рөстәм, акылым китте минем», – дип кенә әйтә алды, шундук хәле бетә башлады. Аяклары, тавышы калтыранды, кесәсеннән 3-4 мең сум акча чыгарып, өстәлгә куйды. Әти: «Акчаларыңны алып куй», – дип әйтте, соңыннан бөтенләй хәле бетеп, идәнгә утырды, аннан үлем хәленә кереп, дерелди башлавын күрдек тә, өенә кайтарып куйдык, – дип сөйли кызның абыйсы.
ТЕШ ТАБИБЫ – ИРЕКТӘ
Альбина ханым, Балтачка кайткач, кызын күреп аптырап кала. Елап, сөйләшә алмас дәрәҗәгә килгән, бертуктаусыз дерелди, баланың хәтта температурасы күтәрелгән була. Табибның терсәге белән озак таянып торган урынында, ягъни кызның оят җирендә шеш тә барлыкка килгән. Җирле больницада аның килеп чыгу сәбәбен «мускулларына җиңелчә зыян килү сәбәпле кабарган», дип аңлаталар. Ана кеше, полициягә шалтыратып, кызын мәсхәрәләүләре турында гариза калдыра.
– Гариза калдырганнан соң, полиция хезмәткәрләре килеп, барыбыздан да аңлатма алдылар, тик менә Рәфкать Шәрифуллин әле дә сак астына алынмады – иректә йөри, дип сөйли кызның әнисе. Бу хәл аны гаҗәпкә калдыра, исегездә булса, моннан ике ел элек Казанда 7 яшьлек кызның әнисе бал биюенә өйрәтүче тренерны өйрәнүләр вакытында баланың эчке киеменә кулы белән кереп, җенес әгъзасын тотуда гаепләп, полициягә мөрәҗәгать иткән иде. Педагогны шул ук көнне тоткарлап, тикшерү изоляторына яптылар. Уйлап карасаң, Балтачтагы хәлләр дә эчтәлеге белән Казан очрагыннан әллә ни аерылмый, тик шуңа да карамастан, теш табибы – иректә. Алсуның туганнары моны үзенчә аңлата: «Рәфкать Шәрифуллин – Балтач районы прокуроры урынбасары Фәрит Шәрифуллинның бертуган абыйсы. Аның әлегә кадәр иректә булуы да шушыңа бәйле, дип уйлыйбыз».
– Моның белән беррәттән, Балтачта төрле сүзләр дә йөри: имеш, без дөреслекне барыбер таба алмаячакбыз, чөнки теш табибының хокук сагы өлкәсендә терәге бар. Имеш, безнең балабыз үзе гаепле. Баланы «үзе гаепле» дип әйтәләр икән, димәк, ул мәсхәрәләнмәгән, киресенчә, 53 яшьлек ирне үзе мәсхәрәләгән булып чыга. Мескен Шәрифуллин! – дип сөйли Альбинаның апасы да.
Әйе, Балтачта булган бу хәлгә кешеләр ышанмый. Дистә еллар намуслы хезмәт күрсәтсәң, җитмәсә, абыең прокуратурада эшләсә, балигъ булмаган балага кул сузуың ышандырмас та шул. Тик менә әле һаман да курчак белән уйный торган, йөзеннән сабыйлыгы да чыгып бетмәгән оялчан Алсуның әлеге тема буенча шаярырга теләге юк. «Мин хәзер теш табибларыннан да, ир-атлардан да куркам», – ди ул. Балага психолог ярдәме кирәк булмагае…
Мәктәп укучысын мәсхәрәләүдә гаепләнгән табиб иректә, дидек. Әлеге уңайдан ачыклык кертәсебез килде. Безгә Эчке эшләр министрлыгында аңлатуларынча, гаепләнүчене кулга алырга дигән карарны бары тик тикшерүче генә чыгара ала. Җинаять эшен тикшерүне башта Арча районы тикшерү комитетына йөкләгән булганнар, тик ахырдан эшне, артык четерекле мәсьәлә буенча булгач, Казанга күчергәннәр. Казан тикшерүчесе дә әлегә стоматологны ирегеннән мәхрүм итәргә кирәк дип тапмаган. Нилектән? Билгесез. Эшне Казанга күчерүләре сәбәпле, шикләнелүчене кулга алуларын сорап, район прокуратурасы да бу эшкә катнаша алмый. «Җинаять эше бездә булмагач, без монда тыкшына алмыйбыз, вәкаләтебез юк. Республика прокуратурасының гына көченнән килә бу», – дип аңлатты әлеге уңайдан Балтач районның яңа прокуроры Айрат Низамиев. Тик менә «Гаепләнүченең урынбасарыгызның энесе булуы дөрес сүзме?» – дигән сорауны җитәкче шәрехләмәсез калдырды.
«ДӨРЕС ГАЕПЛӘҮ ТҮГЕЛ»
Язма берьяклы булмасын өчен, гаепләнүченең үзен эзләп табарга булдык. Телефоннары «не доступен» булгач, өенә барырга туры килде. Тик Шәрифуллинны «өйдә юк, дәваланып йөри, больницада» дип аңлаттылар. Мәсьәләгә ачыклыкны аның хатыны кертте:
– Гаепләүләр берсе дә дөрес түгел. Беренчедән, Рәфкатьнең күп еллар йөрәге авырта, менә карагыз, күпме дару эчә ул, аның мәктәп яшендәге балада эше юк – газетада исемен күрсәтмәүне үтенеп, теш табибының хатыны бер сумка дару күрсәтте – икенчедән, теш табибларының эшләре гел күкрәк өстендә инде ул: авызга авыз терәлеп эшләргә туры килә шул аларга. Бәлки, терсәге белән ялгыш күкрәгенә тиеп киткәндер дә, бу кыз шуны «тотты», дип, зурлап сөйләгәндер. 13 яшьлек баланың фантазиясе нинди бай булуын яхшы беләм – үзем озак еллар педагог булып эшләгән кешемен. Мин сине яратам дип ничек пышылдасын – оныгы яшендәге кыз бит ул аңа! Кемнең кулы кемнең күкрәгенә тиеп китми, андый вакытта? Ул бала андый хәл булган булса, үзе дә: «Абый, кагылмагыз!» – дияргә тиеш бит. Ник әйтмәгән? Ул бит аның күлмәген чишеп, күкрәкләрен тышка чыгарып, тотып утырмаган, чишендермәгән, көч кулланмаган! 13 яшьлек балага тияргә – ике малае, хатыны бар бит ул Рәфкатьнең! Мин ирем белән бу хакта сөйләштем. «Рәфкать, икәүдән-икәү генә калдык, әйт дөресен – тидеңме ул балага?» – дип сорадым. «Минем намусым чиста, тимәдем», – диде. «Бер генә әйбердә гаеплемен: балигъ булмаган бала белән икәүдән-икәү генә каласым булмаган бүлмәдә, мондый нахак гаепләүләр булмас иде», – диде.
Стоматолог эшләгән бинада сатучы булган ханым да булган хәлләргә шикләнеп каравын белдерә. «Мондый хәл була ала микән, дип аптырыйбыз һәм ышанмыйбыз. Кыз бала дөресен сөйләде микән соң?» – ди ул.
ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ НЫК БУЛСА…
Балтачта «эш йомып калдырылачак», дип, ышаныч белән сөйләп йөрүчеләр, ни өчен шулай уйлауларын болай аңлата: туганлык һәм дуслык җепләре көчле, имеш. Менә ТР прокуратурасында ришвәтчелеккә каршы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге җитәкчесе Ринат Латыйпов бар. 2008нче елга кадәр ул Балтачта прокурор булып эшләгән. Ә бәлки, аның мондагы җитәкчелек белән танышлыгы һаман да дәвам итәдер, дип шикләнәләр. Имеш, аның аркылы эшне йомып калмаслармы?
…Балтачта булган хәлләрнең тикшерелү барышы белән канәгать булмаучылар – мәктәп укучысының туганнары гына түгел. Шикләнелүченең сак астына алынмавы – бер хәл, тикшерү эше дә тиешенчә алып барылмый дип сөйләде «Безнең гәҗит»кә «Халык контроле» төбәк-ара хәрәкәте рәисе Рафаэль Шакиров.
– Мондый авыр маддә буенча гаепләүләр белән, Шәрифуллинны шунда ук сак астына алырга тиешләр иде. Алмадылар, икенчедән, бу гамәлләрне кылганда ул аек акылда булганмы, канында психотропик матдәләр булмаганмы, исерек булмаганмы – моны ачыклау өчен, экспертиза уздырырга тиешләр иде, аны да эшләмәделәр. Хәзер инде шактый вакыт узды, бу вакыт эчендә канны әллә ничә мәртәбә чистартып өлгереп була, хәзер бу экспертизаны уздыруның файдасы да юк. Икенчедән, прокурор ярдәмчесе Фәрит Шәрифуллинны бу хәл билгеле булгач та эш урыныннан читләштерергә тиешләр иде. Бу да эшләнмәде. Ә бит ул, шикләнелүченең якын туганы буларак, аны яклап, нәрсә дә булса эшләргә дә мөмкин. Тикшерү эшенә ничек тә булса йогынты ясарга, әйтик. Мондый гаугалы хәлләрдә, гадәттә, хокук сагындагы якын туганны шунда ук эш урыныннан читләштерәләр. Мин бу эшне йомып калмагайлары, дип шикләнәм. Чөнки Балтач – ул шундый район, монда туганлык җепләре шактый нык, һәм биредәге түрә-җитәкчеләр дә, ызгышның читкә таралганын яратмый. Бу районда ызгыш болай да соңгы вакытта җитәрлек булды бит. Эшне Казанга күчерүләре дә ике төрле генә аңлатыла ала: яки йомып калу өчен, яки, киресенчә, төбенә төшеп тикшерү өчен. Тик, шәхсән минем фикеремчә, икенче вариант турында сүз бармыйдыр кебек. Чөнки Казандагы тикшерүчегә шалтыратып, ни өчен гаепләнүчене кулга алмаулары белән кызыксынгач, «делоны яңа гына алдык, әлегә җитәкчелек бернинди дә карар кабул итмәде», дип белдерде. Әгәр эшне тиешенчә тикшермәсәләр, без депутат запросы юллаячакбыз, төрле структураларга мөрәҗәгать итәчәкбез, – дип сөйләде Шакиров.
Эшне җиренә җиткереп тикшерерләр, дип ышанасы килә. Ә без бу теманы күзәтеп барырбыз.
Айгөл ЗАКИРОВА,
Казан – Балтач – Казан

Комментарии