- 06.05.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №18 (5 май)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
(Әлмәттә пенсионерларны базар каршыннан куалар)
Һәр заманның үзенең чире була, һәрбер чирнең була докторы дигән кебек, һәр районның була үз базары, ул базарның үз керү юлы, ә шул керү юлында сөт, көнбагыш, җиләк сатып утыручы пенсионерлары. «Кызым, покупай – менә бит эсвежи бәрәңге!» – дип, үз бакчаларында үскән яшелчәне тәкъдим иткән авыл халкына да урын табыла бу керү юлында.
Әлмәт шәһәренең 2нче базары каршында да халык әнә шулай матур гына сату иткән. Тик бер ай элек базар җитәкчелеге: «Сез законсыз урында сәүдә итәсез», – дигән сәбәп белән, аларны куа башлаган. «Без – пенсионерларга нишләргә?» – дип борчылып шалтыраткан укучыларыбызның проблемасын тикшерү өчен, Әлмәткә юл алдык.
«ТЫРНАГЫМДА МАНИКЮР ЮК»
Базар кайда да базар инде. Эш көне булуга карамастан, килгән-киткән кешеләрнең саны бетеп тормый. Тик шулай да, сәүдә рәтләренә юнәлгәнче, башта бер рәт булып тезелеп торган «үзешчән сәүдәгәрләр» янында туктала алар.
Менә бер әби сөенчек (сенчек) суган сатучылар янына килеп басты. Кәгазь тартмада яткан суган «балаларына» ике кулын тыгып, болгатып-болгатып алды, һәрберсен тоткалап чыкты – тешләп кенә карамады инде! «Алыйм әле бераз», – дип кеткелдәп куйды үзе, миңа елмаеп карап. Ә сөенчекнең хуҗасы, товарын тотып тикшерсәләр дә, болгатсалар да, шат кына. Иң мөһиме: сатып алсыннар! Мәмәт дигән авылдан ук килеп сату итүче Фәридә Сәфәргалиева өчен бу акчалар – төп яшәү чыганагы.
– Үзебез генә түгел, балалар да кайнаша! Җәй буе бакчадан чыкмыйбыз да! Ел әйләнәсе сәүдә итәбез – бәрәңгебез дә бар безнең, каз-үрдәк тә үстерәбез! Җәй җиттеме җиләк, карлыган, чия – чиләкләп ташыйбыз шушында. Иптәшем янгын сүндерүче иде, бер янды да, шуннан эшкә дә алмыйлар, инвалидлык та бирмиләр – акча кирәк булгач, менә сатабыз инде үзебез җитештергәнне, – дип сөйли ул.
Фәридә ханымга терәлеп диярлек бер карт кыяр сатып тора, аның янында гына икенче карчык орлыклар тәкъдим итә. Ачык һавага кошлар сайравын тыңлап ләззәтләнер өчен чыгып басмаган алар, билгеле. Кайсының пенсиясе җитми, икенчесенең кредит каплыйсы бар. Моннан бер ай элек кенә базар каршысында сату иткән «аерым хуҗалык»ның эше гөрләп барган. Базарга килгән кеше бер стакан көнбагыш алып булса да китә торган булган.
– Ну безне хәзер кудылар бит аннан! – дип сөйли Колшәрип авылыннан килгән фермер Альберт Әхмәдиев. – Апрель башында базар хуҗасы Уразайкин Василий Васильевич чыкты да, «Монда саттырмыйм, китегез моннан!» – дип, безне керү юлыннан куа башлады. Сөйләшми дә кешечә – акыра гына! Менә минем өч балам бар, бөтенебез бергә кишер, бәрәңге, чөгендер утыртабыз да шуны сатабыз. Хәзер нишләргә – ачтан үлеп булмый, киттек җыелышып базар янында гына урнашкан «Эссен» кибете каршына. Шуннан сакчылар чыгып, бу урыннан да куды. Юл читенә барып баскан идек, аннан ЮХИДИ хезмәткәрләре куа, базар чатына бассак, бу хакимият җире дип, тагын чыбыркылыйлар. Нишләргә дә белгән юк… Кая барып бассак та, безгә көн юк. Әле без – фермерлар бер хәл. Карчыкларны шулай йөртәләр бит!
– Полиция белән «как последнего щенка» кудылар моннан безне, – дип сүзгә Фәридә Сәфәргалиева да кушылды. – Чакырталар полиция, тотыналар безне видеога төшерергә, минсиңайтим! Клоуннар килгәнмени! И хурланды инде әбиләр! И хурландык инде барыбыз да. Без гомер буе җир эшендә эшләгән, сеңлем – бармаклар кәкрәеп, тырнак аслары юкка гына каралып бетмәгән! Тырнагымда маникюр да юк – тормыш алып бару өчен яшибез! Ник куалар безне моннан? Кемгә зыяныбыз тигән? Элек сату итәргә килгәч, халык белән ничек матуррак итеп сөйләшергә икән дип уйлый идек, хәзер бер генә уй башта – кайда сату итәргә?..
«АКЫРЫП ЕЛЫЙСЫ КИЛӘ»
Керү юлыннан куса да, җитәкчелек пенсионерларны кыерсытмаган анысы – базар территориясенең арткы ягында сәүдә итү өчен урын бүлеп биргән. Тик сатучыларга бу вариант бер дә ошамый, «Анда кеше түгел, җил дә йөрми», – дип зарлана алар.
– Керү юлыннан алып базарның ул өлешенә кадәр араның озынлыгы – 500 метр. Бездән биш суган яки ярты кило кыяр алу өчен шуның кадәр юлны җәяү үтәме кеше? Якындагы кибеткә керә дә алып чыга. Аннары күз алдыгызга китерегез – бу араны узу пенсионерларга ничек кыенга төшәчәк! Бер чиләк бәрәңге күтәреп кенә кайтсалар да, хәлдән таеп егылачак бит алар. Ерак булганга күрә, базарның ул башына кадәр беркемнең дә йөргәне булмады. Ул урында сәүдә бармый, ләкин шул – җил дә исми торган урында сату иткән өчен аена 10 мең сум түләргә тиеш булачакбыз. Аның кадәр акчаны эшли аласыңмы әле, юкмы кишер сатып. Үзебезгә бер тиен дә калмаячак инде, димәк!
Әнә шулай дип уфтанган кешеләр үзләрен ни өчен базарның алдыннан арткы ягына таба күчерүләрен дә «белеп тора»! Базардагы сәүдә контейнерларын арендалау бәясе соңгы вакытта бик нык арткан. Шуңа хәзер базарның да яртысы диярлек бушап калган, дип аңлата «аерым хуҗалык вәкилләре».
– Базарның хәлләре хөрти. Сатып алучылар кимеде, илдә кризис! – дип сөйли Вәрис Гафаров. – Базар җитәкчелеге безне арткы якка, беләсезме, нигә күчерә? Чөнки, имеш, халык, безне эзләп бер баштан икенче башка йөргән чагында, күзенә чалынган чүпрәк-чапракны да сатып алачак! Алган ди менә – көтеп тор… кешегә чүпрәк кирәкми икән, ул аны гомердә дә алмый! Ә менә безнең арзанлы яшелчәне килеп алып китәргә мужыт әле!
Моңа кадәр 25ләп сәүдәгәрдән торган «аерым хуҗалык»ның сафы сирәгәя башлаган – без килгәндә, нибары алты-җиде кеше генә калган иде. Әбиләрнең үзе бәйләгән оекбашын сату өчен дә мәсхәрәләнеп тегендә-монда куыласы килмәгән, күрәсең.
– Әле монда бүген Валя юк! – дип сүз башлады төркемнән аерылып чыгып бер ханым. – Менә ул фермер – кредитлар алып, эш башлаган кеше. Моңа кадәр шушында килеп сөт сата иде дә ай саен 120 мең сум бурычын түли иде. Үткән айда, куылып йөри торгач, сөт тә сата алмады, бурычын да түләмәде инде! «Нервный срыв» булып, аяктан егылып кайтып китте соңгы килүендә. Аңлыйсызмы шуны! Менә фермер булам дип ссуда ал син! Монда кычкыру гына түгел, акырып елыйсы килә! – диде ул, базар ягына таба нәфрәтле караш ташлап.
ҖҮЛӘРЛӘР ЙОРТЫ БУЛГАН
Бер урыннан икенче урынга куылган сәүдәгәрләрнең: «Без барыбер базарның арткы ягына бармыйбыз», – дигән сүзләрен тыңлап торып, башымда «шул кадәр начар җир микәнни соң ул» дигән фикер туды.
Барып карагач, эчкә җылы керде – зур гына урын, чүп оясында да урнашмаган. Тик менә кеше чынлап та азрак йөри, ахры, бирегә. Алмагач үсентеләре, куаклар сатып утырган сәүдәгәрдән эшләренең ничек баруы белән кызыксынуыма, «Беркем йөрми монда, халык юк. Дүртенче көн биредә сәүдә итәм, хәлләр бер дә мактанырлык түгел», – дип зарланып сөйләде ул. Керемсез шушы урын өчен ай ахырында 10 меңен чыгарып салырга тиеш булуын да әйтергә онытмады, билгеле. Үзем дә ун минут басып тору дәверендә бер генә сатып алучыны да күрмәдем.
Моңа кадәр Әлмәт базарына күрше Зәй районы пенсионерлары да сөт, яшелчә сатарга йөри торган булган. Болай булса, юл чыгымнарын капларлык та акча эшли алмаслармы икән?
Бу сорауларны базар җитәкчесе Василий Уразайкинның үзенә бирергә булдым. Ачык йөз белән каршы алса да, миннән гел шикләнеп утырды кебек җитәкче. Халык зарын җиткерә башлагач, «Сез бу сүзләрне үзегез уйлап чыгарасыз бугай!» – дип тә әйтте хәтта.
Җитәкче башта үзешчән сәүдәгәрләрнең ни өчен базар каршысыннан куылуын аңлатты.
– Беренчедән, ул сата торган урын түгел, ә парковка! Без аны сатып алучыларны җәлеп итү өчен махсус төзеттек һәм бу эш өчен бик күп акчалар тоттык. Бу парковкада элек нәрсәләр майтарылганны күрсәгез сез! Җүләрләр йорты белән бер иде ул, – дип, ачу белән башын кагып куйды Василий Васильевич. – Ызгыш, чинаш, кычкырыш, акырыш – гел шул булды анда. Базар алды законсыз чүплек белән бер иде, кыскасы. Базарга кереп әйбер алу өчен кешегә машина куяр урын кирәк, ә андый урын юк, чөнки анда әбиләрең басып тора. Әбиең нәрсәдер сатып тора икән – аның янында сатып алучысы да була. Шул ук вакытта боларга терәлеп диярлек машина үтеп китә. Әгәр менә шул урында берәр баланы бәрдереп үтерсәләр, кем гаепле булачак? Мин, әлбәттә! Богауларны минем кулга кидерәчәкләр, ә өйдә минем биш балам бар – аларны ашатырга кирәк!
Монысы беренче сәбәп кенә икән әле. «Тагын бер сәбәбе – монда җирле җитештерүчеләр түгел, читтән килгәннәр күп, имеш: Самарадан килеп алтын белән сәүдә итүчеләр дә, Африкадан кайткан кешеләр дә бар», – дип аңлатты җитәкче.
Мин Әлмәткә килгән көнне кайда булгандыр инде ул Африка кешесе… Сәүдәгәрләрнең һәрберсе белән диярлек сөйләшеп чыктым югыйсә, андыйны тапмадым.
– Без базарның арткы ягында урын тәкъдим иттек. Анда пенсионерларга, Әлмәт фермерларына сәүдә итү бушлай булачак. Без алардан моның өчен бер тиен дә алмыйбыз. Чынлап әйтәм!
– Ә ник алайса мин сөйләшкән сатучыларның, пенсионерларның бөтенесе дә: «Бездән 10 мең сораячаклар, нишләргә инде?» – дип баш вата?
– Бу тавышны, пенсионерлар аркасына ышыкланган булып, алыпсатарлар чыгара! Менә бер бабай килде миңа. «Мин – Зәй районыннан килгән пенсионер, ике чиләк кенә алма сатып китим әле», – ди. Сат, минәйтәм, синнән урын өчен акча сораучы юк. Икенче юлы килгәч, алмасын тартмалап-тартмалап сата башлаган теге. Минәйтәм, кадерлем минем! Зәй районында шушының кадәр алма бирә торган нинди алма бакчасы бар ул, миңа да күрсәт әле. Син саткан кадәр алманы бөтен Зәй алмагачларыннан җыйсаң да җыеп бетереп булмый бит, дидем. Үзе бернәрсә дә җитештермичә, кешенекен 3 сумга алып 5 сумга саткан алыпсатарга нишләп нинди дә булса ярдәм күрсәтергә тиеш ди әле мин? Мин кабатлап әйтәм сезгә – базар каршысыннан кусак та, кешеләргә башка урын бирдек, анда кеше йөрми дип зарланмасыннар – йөри. Базарга кеше умырып акча эшләү өчен килә. Акчаны кеше күп йөргән урында эшлиселәре килсә, контейнерлар алсыннар, базар эчендә 160 буш контейнер бар. Әйткәнемчә, пенсионерлар һәм Әлмәт фермерлары продукцияләрен саткан өчен базарга акча түләмәячәк, ә калганнар 3-5 мең сум биреп барачак. Бөтенләй бушка урын бирикмени хәзер! Социаль ярдәм артыннан минем янга киләсе түгел, аның белән социаль яклау үзәкләре шөгыльләнә. Мин хәйрия фонды түгел – базар җитәкчесе!
«МЭР БЕЛСӘ, РУЛИТЬ ИТӘРЛӘР ИДЕ»
Базар тирәсендә шау-шу чыккач та, Әлмәт сәүдәгәрләре шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. Җибәргәннәр бу кешеләрне Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Андрей Подовалов янына. Тик җитәкче сәүдәгәрләр белән бер генә очрашкан да – вәссәлам! Шалтыратуларга да җавап бирми ди, кабул итү көннәрендә дә әле Чаллыга «китә», әле Казанга «юл ала» икән. Һәрхәлдә, Андрей Николаевичның сәркатибе очрашу эзләп килгән базар халкына әнә шундый җавап биреп чыгарган.
Халык белән очрашып, нәрсәнең ничек икәнен аңлатырга вакыты булмаса да, җитәкче «Безнең гәҗит» журналисты белән әңгәмә корырга риза булды. Андрей Подовалов әйтүенчә, бу кешеләр тиешсез урында сәүдә иткән.
– Сәүдә дигән сүзне әйткәч тә, күз алдына өч сүз килә – кибет, базар, ярминкә. Сату эшләрен бары тик шушы урыннарда гына алып барырга мөмкин, теләсә кайда сәүдә итмиләр. Базар җитәкчелеге аларга махсус урын әзерләде. 60 метрга 30 метр мәйданы булган зур гына урын ул. Ни өчен кешеләр тавыш чыгара, беләсезме? Чөнки алар элек базарга керү юлында сату итәләр иде. Билгеле, анда халык агымы да күбрәк, акчаны да күбрәк эшләп буладыр. Ләкин халык күп йөри дип, беркем дә «Татнефть» каршысында кишер сатып утырмый бит!
Анысы да хак, килешәм. Тик монда бит эш менә нәрсәдә. Бер мисал китереп, күзаллап карыйк. Элек, колхозлар чорында, авыл халкында сенаж урлау дигән матур гадәт яшәп килә иде. Колхоз малы – уртак мал, силосы да уртак, дип фикер йөртте сала халкы. Бу силос ташу вакыйгасын «хуҗа» белеп торса да, күз йомган була инде. Ә менә инвесторлар килгәннән соң, мондый гадәтнең тамырына балта чабарга тырышып карадылар. «Ярамый! Сезнеке түгел!» Тик бу тыюга авыл халкы тиз генә ияләшеп китте, дисезме? Элек яраган да хәзер нишләп ярамый дип, барыбер силос ташуын дәвам итте. Бу очракта да Әлмәт базары белән хәл шулайрак тора. «Элек базар каршында да сатарга ярады, хәзер ник ярамый?» – дип аптырый пенсионерлар һәм шуңа күрә тиешсез урында сатуын дәвам итә. Андрей Подоваловка әлеге уңайдан үземне борчыган төп сорауны бирдем. Ни өчен халыкны тиешсез урыннан иртәрәк кумаганнар соң? Элек ул урында сатарга яраганмыни?
– Минем фикеремчә, базар каршысында элек тә сатарга ярамагандыр инде ул. Тик билгеле бер структуралар бу җитешсезлекне карап бетермәгән, күрәсең. Менә хәзер анда тәртип урнаштырырга уйладык, – диде ул.
Ә халыктан качып йөрүе турындагы имеш-мимешләрне җитәкче кире какты.
«Бу сүзләр дөрес түгел, һәр сишәмбедә халык белән очрашам», – диде ул.
Ә кайчандыр базар каршында тыйнак кына үз сәүдәсен алып барган әби-бабайларга, гади авыл халкына тиздән, телиләрме-теләмиләрме – башка урынга күченәсе булачак, «Безнең бу хәлне шәһәр мэры беләме икән, белсә «рулить итәр иде инде», – дип сөйләгән иде бер пенсионер карт.
– Безне полиция белән куркытмакчы булалар да, барыбер китмибез. 85 яшьтәге бер карчык банкада үзе тозлаган, кайнаткан әйберләр белән сәүдә итә. Шуның янына килеп бастылар, китмиләр генә. Улым, мин 85 яшемдә, инфаркттан үтерәсең бит, аннары нишләтәләр сине, дип әйткәч кенә таралды тегеләр, – дип, исе китеп сөйли Тәлгать исемле пенсионер сәүдәгәр.
Инде Әлмәттәге бу вакыйга Баулыдагы кебек шау-шулы булмасын. Хәтерләсәгез, анда бәрәңге сатарга рөхсәт итми куылгач, бер карт йөрәге тотып үлгән иде бит…
Айгөл ЗАКИРОВА
Казан – Әлмәт – Казан
«Без – хәйрия фонды түгел, без – базар!» – ,

Комментарии