ЮХИДИ инспекторына ышансаң…

ЮХИДИ инспекторына ышансаң…

Быел июнь аенда Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты узачак. Мондый чаралар узуы – халык өчен яңалык түгел: узган ел да футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы матчлары үткән иде, аннан элек су төрләре буенча дөнья Чемпионаты, аңа кадәр җәйге универсиада… Кыскасы, күңелле һәм мавыктыргыч яшибез. Шушы ярышлар узар алдыннан халыкны кисәтәләр: авылга китәсеңме, диңгез буенамы – үзең сайла, шәһәрдән кит кенә! Әгәр бу киңәшкә колак салган булса, бүгенге язма герое, бәлки, хәзерге вакытта җәяү түгел, машинасына утырып йөрер иде. Хәер, барысын да башыннан сөйлик.

Казанда яшәүче 23 яшьлек Ленар Гыйниятуллин өчен узган елның 4нче июне – ниндидер бер төш кебек кенә. 1 көн элек төне буе эшләгән, ике тәүлек диярлек йокламаган егет кичке сәгать сигезләрдә сөйгән яры белән машинасына утыра да, үзәккә барырга була. Бармас иде – йөргән кызы икенче көнне авылга каникулга кайтып китәсе, әле тагын кайчан күрешәләр бит. Очрашып калыйк, дип, төне буе шәһәр буйлап йөриләр, җәйге матур кичкә хозурланалар. Таң атар вакыт җиткәч, яшьләр өйләренә таралышырга уйлый. Ленарның машинасында кайтып барган чагында, аларны юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата.

– Башта бер вакыйга турында сөйлим әле. Бәләкәй чагымда, 3нче класста укыган вакытымда миңа ат типкән иде. Күземә, борынга зыян килде, операцияләр булды… Шушы хәлдән соң, бер көннән артык йокламасам, яки йокым килсә, минем күз кызара башлый. Ә бу вакыйгалар башланганда мин ике тәүлек йокламаган идем – күзләремнең тоташ кызарган булуы аңлашыладыр. Күңелле генә кайтып барабыз: тукталышта 4-5 экипаж тора. Болар мине туктатты, тыныч кына чыктым, документларымны бирдем, күңелемдә бернинди борчу да булмады. «Хәзер тиз генә тикшерерләр дә, җибәрерләр», – минәйтәм. Документлар белән бар да тәртиптә иде, ләкин мине җибәрәселәре килмәде. Берсе карап-карап торды да: «Син эчкәнсең», – дип куйды. «Юк, эчмәдем, – дим, – монда Казан буенча футбол ярышы бара! Нишләп эчеп, руль артында йөрим инде?!». «Әйдә, өреп кара әле», – диделәр. Җиһазларының көпшәләрен алыштыртып, яңаны куйдырттым, өрдем. Бар да тәртиптә, бар да чиста. «Нишләптер айнык булуыңа ышанмыйм», – дип сөйләнде инспектор. Машинамның багажникларын ачып тикшерделәр, аны-моны тапмадылар бит инде, җибәрергә тиешләр. Юк, җибәрмиләр. «Әйдә, тагын бер өреп кара әле?» – ди миңа «бәйләнүче». Тагын бер өрдем, анысында да чиста булды. «Синең күзең кызыл, наркотик тарткансың шикелле?» – ди бу. «Андый әйберләр белән шөгыльләнмим. Сменадан соң озак йокламасам, күзем кызара», – дип аңлатырга тырыштым. Ә инспектор ишетергә дә теләми. Янындагы хезмәттәшенә төртеп күрсәтте дә: «Менә, ул да өч тәүлек йокламаган бит, әмма күзе дә кызыл түгел, нормаль!» – ди. Мин моннан болай гына китә алуыма шикләнә башладым, – дип сөйли Ленар Гыйниятуллин.

Егеткә медосмотр узып, үзенең айнык хәлдә булуын расларга тәкъдим итәләр. Шунда ук ризалашып, машинасын юл читенә чыгарып куя Ленар. Әмма инспектор кая да булса барырга ашыкмый: 10-15 хезмәттәше белән җыелышып, сөйләшеп ала. Кеше сөйләшкәнне тыңлап та, көтеп тә торасы килмичә, егет инспекторларның янына үзе бара: «Кайчан китәбез?» – дигән соравыннан көләләр генә аның.

– «Дускай! Син бу кызыл күзләрең белән кая җыендың? Хәзер футбол вакыты, бөтен кешенең машина йөртү таныклыгын алып калалар. Тикшеренергә барачаксың икән, синең наркотик тартканыңны бусагадан ук беләчәкләр бит!» – ди. Мин үз сүземдә нык торам: «Ничек инде алай, алар бит андый диагнозлар куйганчы, башта анализ алырга тиеш». Кешенең исерекме, айныкмы икәнен күтәрелеп карап кына ачыкларга тиеш түгелләр бит инде! Бу сүземә дә инспекторның җавабы тиз табылды: «Син анда беркемгә дә кирәкми, бару белән «наркотик кулланган» дип язалар да куялар, шуның белән бетте. Аннан соң биш елга исәпкә бастырачаклар. Биш ел эшкә дә керә алмаячаксың, машина йөртү таныклыгыңны да алып калачакбыз», – диде.

Ленарның мондый хәлдә калганы булмаган. Юлдагы иминлекне саклаучы кеше сине түгел, беренче чиратта үзенең план үтәлешен кайгыртадыр дигән уй башына да килми аның. Беркатлылыгы белән сорап куя: «Хәзер миңа нишләргә соң инде?!». Дөрестән дә, мондый очракларда нишләргә кирәклеген белеп бетермәгән була ул. Инспектор аталарча «кайгыртучанлык күрсәтә»: егеткә кайтып йокларга, күзләре нормаль хәлгә килгәч кенә тикшеренү узарга барырга куша. Әмма бер шарт белән. Башта ике пүнәтәй табып, аларга инспектор әйткән сүзләрне кабатларга кирәк.

– «Пүнәтәйләр каршында без ни әйтсәк тә, «юк» дип кенә тор. Без шундый итеп сораячакбыз, имеш син тикшеренергә бүген бармыйсың, иртәгә генә киләчәксең», – ди. Ризалаштым, протоколны да алар кушканча тутырдым. Эшләрне бетереп, үз машинама кереп утырган идем генә, эвакуатор килеп, минем юл читендә торган автомобильне алып китә башлады. Безне куып төшерделәр. Инспектор янына чабып бардым. «Ә машинамны кайчан алам?» – дим. «Анализларыңны бирерсең дә, барып алырсың, анализларың чиста булачак бит инде, наркотик кулланмадым дисең бит», – диде. Иртәнге сигезгә анализ бирергә барырга кушты. Ул әйткәннәргә ышанып кайтып китсәм дә, күңелдә ниндидер шик туды. Әллә минем күзгә төтен җибәрделәр инде, дим. Әмма үземне шунда ук тынычландырган булам, янәсе, футбол вакыты да булгач, көчәйтелгән контроль астында эшлиләрдер, машинаны шуңа алып киткәннәрдер…

Икенче көнне иртүк торып анализлар тапшырырга бара егет. Әмма җаны тынычлык тапмый. Ленарның кулына бернинди протокол да бирмәгән булалар: бары тик машинасын алып китүләре турындагысы гына бар. Шуңа күрә үзенең төп протоколларын ул ЮХИДИдә эшләүче танышы аша карый. Үзе турында «Аягында да басып тора алмаслык исерек хәлдә иде», – дип язылганнарны укыгач, гаҗәпләнүенең чиге булмый. Ничек инде алай? Аңа бит бөтенләй башка төрле сүзләр сөйләгәннәр иде, ә хәзер, димәк, машина йөртү таныклыгыннан колак кагачакмы?

– Өч көннән анализларны барып алдым да, шунда эшләүчеләргә нәрсә булганын сөйләп бирдем. «Син тилеме әллә, нигә килергә курыктың?» – диделәр. Минәйтәм, мин курыкмадым, миңа сез анализларны тикшереп тә тормый ясыйсыз икән, дип әйттеләр бит… «Андый хәлнең булуы мөмкин түгел, без нинди очрак булса да, беренче чиратта анализ алабыз!» – дип аңлаттылар, хәлемә керделәр.

Организмында тыелган матдәләр табылмаса да, егет үзенең айнык булуын мәхкәмәдә дәлилли алмый: протоколларга имзасы куелган, эшлисе эшләнгән, тикшеренергә дә икенче көнне генә барган бит ичмасам… Кыскасы, ахыр чиктә Ленар Гыйниятуллинны ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр.

Бездә халык шуңа ышана – хокукларыбызны яклаучылар, иминлегебезне кайгыртучылар начарлык теләмидер кебек. Аларның әйткән сүзләренә ышанабыз, ә ахыр чиктә нәрсә белән тәмамлана? Бу вакыйга кемгәдер гыйбрәт булсын иде. Әйткәнемчә, быел җәй тагын бер зур чара уздырасыбыз бар бит әле. Башкала урамнары бу чорда инспекторлар белән мыжгып торачак. «Иминлегебезне кайгыртачаклар». Ләкин бер сорау тынгы бирми. Ленар белән булган хәл кем беләндер кабатланмас дип, ышанып әйтә алабызмы соң? Һәм гомумән, мондый «иминлек» халыкка кирәкме?

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии