Райпосы таратылган Апаста халык ризыкка тилмерә

Райпосы таратылган Апаста халык ризыкка тилмерә

Мул өстәлләр белән каршы алына торган Яңа елны халыкның күпчелеге күтәренке кәеф белән көтәдер. Тик Апас районының Кормаш авылында яшәүчеләр генә түгел. Чөнки бәйрәм табынына куярга ни яшелчәләре, ни җиләк-җимешләре, хәтта… ипиләре дә юк аларның: авылда кибет булмаганга күрә шулай. Дөрес, гел болай интегеп яшәмәгәннәр: Кормашта элек райпо кибете булган. Тик ул 4 еллар элек ябылган. Чөнки Апаста халык акчасына булдырылган, халык байлыгы саналган райпо системасы район җитәкчелеге тарафыннан пыран-заран китерелеп, шәхси кулларга күчкән. Менә шуңа күрә бүген биредәге халык бер телем ипигә дә мохтаҗлык кичереп яши.

«КАТКАН ИПИ АШАП ЯШИБЕЗ»

Берничә атна элек безгә Кормашта яшәүче сугыш ветераны, 90 яшьлек Мәрьям апа Сабирова мөрәҗәгать итте. «Сугыш вакытында бер телем икмәккә тилмереп яшәдек. Инде дөньялар тыныч чакта да шундый көнгә калырмын дип уйламаган идем. Авылдагы кибет ябылганнан бирле карчыклар ипи ашарга да тилмерә. Халыкны дәшмәс итте район җитәкчелеге – сүз әйтергә куркалар. Ә мин курыкмыйм. Теләсә нәрсә эшләтсеннәр инде!» – диде ул. Нәрсә булганын телефон аша гына аңлап бетерү мөмкин түгел иде – юлга кузгалдык.

Урынга килгәч менә нәрсә ачыкланды: 60тан артык хуҗалыгы булган, 160 кеше яшәгән Кормаш авылындагылар кибетсез көн күрә. Алар район җитәкчелегенең битарафлыгыннан инде тәмам гарык булган. Ничек инде халыкны болай яшәтергә мөмкин, дип тел шартлаталар. Аннары шундук сөйләп тә күрсәтәләр: ашарга –ипи, чәйгә салырга – сөт, аякка кияргә – оек, ә ул тишелсә, ямарга энә белән җеп кирәк. Тик болар берсе дә юк. Халыкны бөтенләй үк кеше яшәми торган утрауда кебек калдырмас өчен, атнага ике мәртәбә автолавка җибәреп торалар икән үзе. Тик ул лавкадагы товардан канәгать булучылар гына аз: «Әллә нәрсә юк анда», – дип зарланды журналист килүне клубка җыелып көткән Кормаш халкы. Безгә мөрәҗәгать иткән Мәрьям апа үзе исә иң беренчеләрдән булып сүз башлады:

– Җыен калдык-постык алып киләләр. Икмәкләре тиз күгәрә, сөтләре ике көн дә тормый – ачый. Безгә кирәк товарлар берсе дә юк диярлек, менә минем көн дә алма ашыйсым килә, ә аны алып килүче юк. Бер мәртәбә үзем сорагач, китерделәр, рәхмәт, ләкин гел-гел әйтеп торып булмый бит инде! Лавкадагы әйберләрнең бәяләре кыйммәт. (Кормашлылар Мәрьям апаның сүзен хуплап, мисал да китерде: кибеттә 70 сум торган майонезларга бәяне лавкада 100 сум итеп куялар икән! – А.З.) – Кыйммәт бәядән алып килгәнгә ачуланмыйм, чөнки аларга да бензин бәясен чыгарырга кирәк.

Мәрьям апаның сүзенә авылдашы, сугыш чоры баласы Земфира апа Хуҗина да кушылды:

– Җиләк-җимешне бер ел күргән юк инде! Ипие булса, рәхмәт әйтерсең! Теге килүендә безнең очка төшеп җиткәнче ипиләре дә калмаган иде. Алсак, бер атналык ипи алып кубыз да, каткан ипи ашап яшибез. Безнең бит хәзер тешләребез юк каткан ипи кимерергә!

Халык кыза башлады. Берсен-берсе бүлдереп, һәркем эчендә кайнаганны әйтеп калырга ашыкты.

– Кәнфит белән печенье алып киләләр. Аларга да «дүртаяклылар» ияләшкән. Кимергәләгәннәр! – дип кычкырды залда утыручылар арасыннан берәү, тычкан-күселәрне күз уңында тотып. Бу сүзгә Фәрит Сәлимов исемле абый да кушылды:

– Мин дә печенье алган идем, ашап булмады! Сасы ис килә…

Кормашта кибет юклыгын да, халыкның ризыкка тилмерүен дә районда яхшы беләләр икән. Сугыш ветераны бу гозерен район башлыгы Рәшид Заһидуллинга үзе дә әллә ничә мәртәбәләр әйткән инде. Тик һаман колак читеннән генә уздырып җибәрә, ди.

РАЙПО КЕМ КУЛЫНДА?

Бер кат зарлангач, халык үткәннәргә кайтып, райпо кибетен искә алды. Системасы таралгач, кибете дә бетте инде, шәхси куллар сатып алган ди бугай аны, дип сөйләнделәр. Ә 16 ел райпо кибетендә эшләгән Фаил абый: «Райпоның бетүе кемгәдер кирәк булды. Бетерер өчен тырыштылар һәм үзара бүлеп бетерделәр соңыннан», – дип уфтанды. Кормашлыларның сүзендә хаклык бар. Бервакыт бу уңайдан ТНВ телеканалында шактый гаугалы сюжет чыгарганнар иде. Апас райпосының тормыш юлы һәм «үлеме» хакында кыскача гына менә нәрсә әйтергә мөмкин: 2005нче елда салымнарны вакытында түләмәгәнлектән җыелган 2 миллион сум бурычы өчен ул банкрот дип игълан ителде. Районның элеккеге җитәкчелеге бу вакытта кулланучылар кооперациясен коткарырга кирәк дип санап, «Апас» дигән башка бер кулланучылар җәмгыяте оештырган иде. «Апас» конкурс идарәчесеннән бөтен милекне арендага алып эшли башлады. Җитмәсә, менә дигән итеп! Һәрхәлдә, бу чорда бер генә кибет тә ябылмаган. Тик бервакыт район райпосының бөтен милке сатуга куелды дигән хәбәр чыккан. Бөтен милек – авыллардагы һәм район үзәгендәге 46 кибет, зур территориясе һәм өч бинасы булган ипи пешерү комплексы, «общепит» бинасы һәм ике катлы офис бинасы. Аны сатып алырга апас эшкуарлары да теләк белдергән. Әмма алар хәтта аукционда да катнаша алмаган – бөтен байлыкны устав капиталы 10 мең сум булган һәм бу аукцион оештырылыр алдыннан берничә ай элек кенә теркәлгән оешмага сатканнар. Апас эшкуарлары аукционны, гадел булмады, дип, судка да биреп караганнар, әмма ота алмаганнар.

Менә шулай итеп, бөтен кибетләр, район үзәгендәге пекарня һәм ресторанны моңа кадәр беркем берни ишетмәгән 25 яшьлек Мари Иле егетенә сатканнар. Райпо малын кулына төшергән егет үзе Апаста сирәк күренә диләр, шуңа күрә аның кемнеңдер кемедер булуы турында имеш-мимешләр дә юк түгел. Бу имеш-мимешләр район башлыгына «төрттерә». Судлар вакытында шунысы да ачыкланган: эшләп торган 49 объектны нибары 5 миллион сумга сатканнар. 5 миллион сумга нәрсә алып була ул хәзер, уйлап карагыз әле? 5 миллионны 49га бүлсәк тә, эшләп торган, бөтен җиһазы булган бер объектны барлы-юклы 100 мең сумга сатып җибәргәннәр дигән сүз. 100 мең сумга кибет сатып буламы? Әле анда пекарня бар, офислар, складлар!

Менә шулай итеп, халыкның унар тиенлек пайлар сатып алып төзегән райпосы хәзер ышанычлы, «җонлы» кулларда. Тик ул куллар халыкны товар белән тәэмин итәргә генә бик атлыгып тормый. Ә халык атнага ике мәртәбә килә торган автолавкадан канәгать түгел, алар «кибетне ачсыннар!» дип таләп итә. Райпо беткәннән бирле бер тамчы сөт белән бер валчык икмәккә тилмереп арыган инде халык. Халык белән әңгәмә вакытында атнасына ике тапкыр килә торган лавканың «Кайнар икмәк» оешмасыннан җибәрелүе ачыкланды. Ни өчен кешеләрнең бу лавка эшчәнлегенә карата да зары күп? Мәсьәләне ачыклау өчен район үзәгенә юл тоттык.

АНОНИМ ТҮРӘ

Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллин турында сөйләгәндә җирле халык куырылып килә. Тик аңа каршы дәшәргә җирле халык кына түгел, кул астындагы хезмәткәрләре дә курка икән. Хакимият йортына барып, шунда эшләүче бер түрәгә халык зарын ишеттерергә кергәч төшендем мин моңа. «Сорауларыгыз белән мине тәмугка кертәсез бит!» – дип каршы алды да, Алла хакы өчен дип, газетада исемен күрсәтмәүне сорады ул. Хакимияттәге җитәкчеләргә журналистларга интервью бирү тыелган икән. Югыйсә «глава» сүгә, ди… Ни өчен глава турында сөйләгәндә халыкның пышылдауга күчүен аңладым: Апаста сүз иреге дигән әйбер бөтенләй юк күрәсең.

Ә аноним булып калырга теләгән түрә, «кибет 2017нче елда ачылачак», дип белдерде.

– Кибетне аны, җаным, бер көндә ачмыйлар! Мәрьям апага гына бар нәрсә дә шалт та шолт кирәк. Көн саен шалтырата инде ул кибет дип. Минем нервыда уйный, йөрәккә тия. Алар бит товарга тилмерми: атнасына 3-4 мәртәбә автолавка керә ул авылга.

Дөрес әйтмисез. Лавканы атнага ике генә килә, диделәр. Продукцияләре бик сыйфатсыз икән, зарлана халык…

Свежийдан свежийга йөри бит! Ничек инде? Ипиен үзе пешерә, сөтнең хөкүмәт тутырганын алып килә, печеньега килгәндә, хәзер печенье сасый торган заман түгел!

Лавкада әйберне бик кыйммәттән саталар, диләр…

– Менә кибет ачылгач, рәхәтләнә барыбыз да! Ачыла дим кибет, ачыла!

Шушы сүзләрен сөйләгән арада түрә «Кайнар икмәк» җитәкчесенең телефонына шалтыратты:

– Зинһар, икенче юлы баргач, Мәрьям апаның капка төбенә килеп тукта әле, ә? Журналист кыз килгән бит – менә минем янда басып тора. Журналистларның эше беткән – килеп басканнар менә минем янга!

Килеп басса ни соң? Безнең эшебез шул! дим, мине трай тибеп йөрүче итеп калдырган аноним җитәкчегә ачуланып.

Әнә, «минем эшем шул», дип, каршымда басып тора ул. Мәрьям апаның сүзен тыңлап, Казаннан монда кадәр килгәннәр. Капка төбенә барып тукта, яме шуның, «ради бога»! Минем хак өчен түгел, Алла хакы өчен! Хәзер синең яныңа киләм, ди, сорауларына үзең җавап бирерсең…

Кыскасы, аноним җитәкченең кибет турындагы җаваплары «булачак, белмим кайчан, туачак, белмим кем» дигән формадарак килеп чыкты. Автолавка буенча туган канәгатьсезлекне җиткерү өчен «Кайнар икмәк» җитәкчесе Азат Вахитов белән очрашырга булдым.

Азат Гарифович автолавкага булган бөтен тәнкыйть сүзләрен дә кире какты. Товар җитешле – спиртлы эчемлекләрдән кала бөтен нәрсә бар, ипие дә, сөте дә «свежий» була, дип ышандырды ул. Бернинди сасыган «пичинҗәләр» һәм күгәргән ипиләр турында сүз дә булырга мөмкин түгел икән.

– Анда атналык товар юк. Без һәр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә товар кайтартабыз, ул берничек тә бозылырга җитешми, – диде җитәкче.

Ә хәзер санап карагыз – кайтартылган көненнән алып, халыкка барып җиткәнчегә кадәр товарлар 4 көн киштәдә ята дигән сүз. Шимбә кайтартылган товарларны – сишәмбе, ә чәршәмбе кайтартылганнарын шимбә генә өләшүләрен исәпкә алсак, халыкның ни өчен «сөт ике көннән әчеп чыга» дип зарлануы аңлашыла… Кормашлылар автолавканың килү көннәрен арттырып булмасмы дигән иде, анысына да җавап табылды: булмас. Чөнки райпосы таратылган Апаста болай да кибетсез калган 12 авыл бар! Һәркайсына ике мәртәбә килергә кирәк. Ә атнада көннәр саны 7әү генә. Өлгерү мөмкин түгел! Азат әфәнде белән сөйләшеп утыра торгач, райпо темасына кереп киттек. Ул «Кайнар икмәк» оешмасы белән берлектә райондагы райпо системасын кабат торгызырга җыенулары турында сөйләде. «Шундыйрак планнарыбыз бар», – дип бүлеште. Ә әлегә «Кайнар икмәк» үзе, кайчандыр райпоныкы булган, тик хәзер бушлай диярлек 25 яшьлек Садыйков кулына тоттырылган биналарны арендалап эшли икән. Райпоны кайтарырга теләүләре бик хуп анысы. Тик…

– Бу планнарыгыз килеп чыгардаймы соң сезнең? Үз сүзләрегез үзегезгә фантастика кебек тоелмыймы? – дип сорамый булдыра алмадым…

– Фантастика дип кенә әйтеп булмый, планнарда бар бит…

Бер тараткан әйберне кире җыюы бик авыр шул. Кире торгыза алыр микән Апас райпосын? Аһ-һай…

Апаска кайткач, иң беренче булып очрашырга теләсәм дә, Кормаш авылы караган Болын-Балыкчы җирлеге башлыгы Римма Халимовна белән, ул эш урынында булмау сәбәпле, икенче көнне телефоннан гына аралаша алдык. Халык белән очрашу вакытында күпләр Римма ханымның җыелышка килмәвен тәнкыйтьләп чыккан иде. Кибет мәсьәләсен иң беренче ул күтәреп чыгарга тиеш бит, диделәр. Ә җитәкче үзенең районда булуы сәбәпле, бик теләсә дә килә алмавын аңлатты һәм шатлыклы җавап әйтте – якын арада кибет булачак. Бу эшне башкарып чыгуны кормаш авылындагы мегаферманы алган Акбарс холдингына тапшырганнар. Җирлек башлыгы кыска гына әңгәмәбез барышында кинәт сүзне икенчегә борып җибәрде:

– Җыелышта главага карата күп сүз әйтелгән икән. Рәшит Заһидуллин тырышлыгы белән генә районга «Чиста су» программасы нигезендә ун миллионлык су керде, беләсезме!

– Бу хәлләр күп районнарда эшләнә, ул бит аның турыдан туры бурычы – эшләсен! – дип кенә әйтә алдым.

Күрәсең, җирлек башлыгы үзе дә Заһидуллин тукмагыннан куркып булса кирәк, аны мактап сөйләүгә күчкән иде.

…Кибет булыр дип ышандырдыгыз. Буш вәгъдәләр түгелдер дип ышанасы килә. Ачылышына безне дә чакырырга онытмагыз инде!

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан–Апас–Казан

Райпосы таратылган Апаста халык ризыкка тилмерә, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии