Казанда фәрештәләр яңа район төзегән?!

Казанда фәрештәләр яңа район төзегән?!

Кулыма Казандагы бер оешманың Фәлән абый Фәләновка җибәргән рәсми хаты эләкте. Карап торышка җитди бер документ, ләкин беренче карашка гына шулай. Хатны укый башлагач, бер мизгелдә үзеңне хәтта акылга җиңеләйгән кебек хис итәсең. «Әллә ялгыш күрдем инде?» – дип, күзләрне ышкып карыйсы килә башлый. Үзебезнең Казанда мондый атамалы җирләр дә бар микәнни, дисең. Рәсми хат Казан шәһәренең ниндидер без белмәгән «Очып төзелеш» районыннан килгән. Һәрхәлдә, рәсми хатны җибәрүчеләр безне моңа инандырмакчы – оешма турында мәгълүмат язылган җирдә «Авиастроительный район» дигән сүзне татарчага «Очып төзелеш районы» дип тәрҗемә иткәннәр. Бу гына түгел, татарча рәсми исемен бөтенләй аңларлык түгел, янәшәдәге урысча исемен укымасаң…

ЯРАМАГАН ТАГЫН ТАТАРГА…

«АВИАСТРОИТЕЛЬНЫЙ» сүзенең татарчасы хәзерге вакытта «ОЧЫП ТӨЗЕЛЕШ» икәнен белмичә тагын күпме яшәр идек. Ярый әле республика матди ярдәм үзәге булды. Аның Авиатөзелеш районындагы бүлекчәсе әнә шулай кай җиреннәндер иҗат итеп, өр-яңа район исеме уйлап чыгарган. «Очып төзелеш!». Исеме җисеменә туры килсә, фәрештәләр төзегәндер инде моны…

Хат бланкындагы шушы мәгълүматка карагач, көләсе дә килми, шул ук вакытта елап та булмый.

Ни өчен көләсе килми? Чөнки озын бер хатта татарча ике җөмлә бар, анысы да чыктым аркылы күпер рәвешендә тәрҗемә ителгән. Ана телемне бу кадәр «зурлауларына» ничек көлә алыйм? Елар идең – икенче ягын уйлыйсың: хатны тәрҗемә иткәндә, бәлки, киресенчә, артык тырышып җибәргәннәрдер? Авиа сүзенең татарчасын эзләп табу өчен әллә никадәр вакытын сарыф иткәндер бәлки тәрҗемәчесе? Ләкин дәүләт оешмасыннан җибәрелгән (искәртеп үтәбез – рәсми!) хатта Татарстанда рус теле белән бер үк статус-дәрәҗәдә булган татар телендә мондый тупас хаталар ясауларын моның белән дә аклап булмый. Тәрҗемәсен дөрес ясамасаң, хет сүзләрен дөрес итеп яз: «дәүләт» сүзен «дәуләт» дип кенә сырлаганнар.

Нишләп моның рус телендә язылган өлешендә бер хата да юк (һәм иманым камил, хата калмасын дип, ул өлешен кабат-кабат укыганнардыр), ә татарча язылган өлеше ничек булса да ярый? Күз алдына гына китерегез – әгәр дә күзгә күренеп торган хаталар һәм мондый юләр тәрҗемәләр рус телендә булса, нәрсә эшләрләр иде? Мондый тупас хата өчен кемнеңдер наданлыгына хәйран калып, тел шартлатырлар иде, әле «грамотаң юк», дип, тәрҗемәчесен эшеннән дә очырырга мөмкиннәр. Ә татар теле нәрсә – «и так сойдет»мы?! Юк инде!

БЕРСЕ БЕЛМИ, ИКЕНЧЕСЕНЕҢ ВӘКАЛӘТЕ ЮК

Һәм без, бу хатаны төзәттерү нияте белән, тикшерү башладык – кайсы оешма моңа җавап бирә, кем шушындый тупас хата ясаган?

Беренче чиратта хатны язган оешмага – «Матди ярдәм һәм компенсацион түләүләр дәүләт үзәгенең Авиатөзелеш районындагы бүлеге»нә шалтыраттык. Бүлек мөдире Евдокимова Наталья Сергей кызы безнең белән ачылып китеп сөйләшеп тормады: «Очып төзелеш» сүзенең русча тәрҗемәсе бөтенләй башка булуын аңлатып күрсәткәч, «Ә аны кем тәрҗемә иткән соң?» – дип сорап куйды.

– Бу сорауны без сезгә бирергә шалтыраткан идек болай үзе…

– Моны безнең бүлек тәрҗемә итмәде. Без татарча бөтенләй язмыйбыз. Президент Аппаратына шалтыратыгыз.

Наталья Евдокимова сүзләренчә, бу тәрҗемә эшләре белән нәкъ менә Президент Аппараты шөгыльләнә ди. Алай икән! Тагын ниләр???

Белмәгәннең беләге авыртмый, дигәндәй, әнә шулай үз җилкәсеннән җаваплылыкны сыпырып кына төшерде дә, әңгәмәбезне йомгакларга ашыкты ул.

Кем тәрҗемә иткән булуы мөһим түгел, сез хәзер монда тупас хата җибәрелгәнен аңладыгыз, бу төзәтеләчәкме?

– Без тәрҗемә итмәдек, дидем. Карарбыз. Әйтермен. Төзәтерләр.

«Карарбыз»га калгач – булмый инде ул. Җитәкче белән артык сөйләшеп торуның мәгънәсе юк иде. Ләкин тәрҗемә белән чынлап та Президент Аппараты шөгыльләнәме – монысына җавап табасы килде.

Аппаратның матбугат үзәгендәге Венера исемле белгеч (ул үзе белән таныштырып тормады – Венера дип эндәшсәгез, җитәр, диде – А. З.) белән сөйләштек. Кемгә мөрәҗәгать итәргә була мондый очракларда, кем аша төзәттереп була бу хатаны, әнә шул сорауга җавап кирәк иде. Моннан тыш, чынлап та оешмаларның исемнәрен татарчага Аппарат белгечләре тәрҗемә итәме? Ләкин моны ачыклап булмады.

– Моны болай гына белеп булмый. Документлар күтәрергә, кем тәрҗемә иткәнен сорашып йөрергә кирәк. Сез миннән нәрсә телисез? Президент Аппаратында да, Министрлар Кабинетында да тәрҗемәчеләр бар. Кайсысыныкы тәрҗемә иткән – аны да белмим бит, – дип, җиңел генә әңгәмәбезне йомгаклап куйды.

Алга таба Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятенең оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе Диләрә Радик кызы Солтанова белән аралаштык. «Матди ярдәм үзәге Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына карый. Шуңа күрә алар ни өчен мондый хаталы тәрҗемә ясаган – моны сезгә бары тик министрлыкта гына хәбәр итә алачаклар», – диде ул.

– Димәк сезнең район хакимияте бу оешмага бернинди дә йогынты ясый алмый?

– Без аларга, билгеле, бу бланкны төзәтергә киңәш итәрбез, ләкин дөресен әйткәндә, аларга мондый күрсәтмәләр бирергә бары тик министрлыкның гына вәкаләте бар, – диде җитәкче.

Билгеле, министрлык белән дә элемтәгә чыктык һәм бу «шедевр»ның фотосын аларга да җибәрдек. Тикшерербез, диделәр.

УТ КҮРШЕЛӘРЕБЕЗ БАШКОРТЛАРДА НИЧЕК?

Бездә элмәтакталарга татарча язарга тырышалар, әлбәттә, чөнки язмасалар, штраф салынырга мөмкин. Ләкин ул тәрҗемәләрне укыгач, вакыт-вакыт күзгә зәм-зәм суы тамызасы килә башлый, чөнки андагы хатаны күреп, сукыраюың да бар. Һәм шунысы кызганыч – хакимияттә утырганнар үзләре үк татар булса да, моңа әллә ни пошынмый. Исләре дә китми дисәм – дөресрәк булыр.

Ә менә безнең ут-күршеләребез – башкортларда вәзгыять башка. Үзем тумышым белән Актаныш районыннан булгач, Башкорстанның Бакалы, Яркәй, Уфа, Янаул кебек шәһәрләрендә еш булырга туры килә. Якын бит. Татарстаннан ерак булган районнарын да күп гиздем – Кыргыз-Миякә районы, Октябрьск шәһәрләре, саный китсәң күп инде. Шунда бер кызыклы хәлгә игътибар иткән идем: элмәтакталарның һәм юл күрсәткечләренең язуларына. Беләсезме, башкортлар хәтта Самара сүзен дә үз телләренә тәрҗемә иткән. «Һамар» дип язылган юл күрсәткечендә. Хәерле юл теләгән язулар да адым саен – алары да башкортча. Ә бездә – Башкортстан белән терәлеп кенә торган Актаныш районында, ике республика чигенә зур хәрефләр белән «Актанышский район» дип кенә куйганнар. «Актаныш районы» дип тә өстәсәләр, республика бюджеты гаять нык бөлер иде мөгаен.

Элмәтакталардагы язуларның башкортча гына булуы аркасында бер кызыклы хәлгә дә юлыктык. Берсендә, гафу итегез, Нефтекама шәһәрендә бәдрәф эзләп йөрибез. «Бөзрәханә» дип язылган бер урын күреп алдым. Әһә, минәйтәм, таптым! Ул «бөзрәханә» дигәннәре бәдрәф түгел – чәчтарашханә икән. Русчасын язмаганнар да, каян белеп бетерәсең. Ә бездә татарчасы булмаса булмасын, әмма русча язмый калудан Аллаһ сакласын!

Шунысы да бар: мәгълүматлар беренче булып башкорт телендә языла, соңыннан гына урыс телендә. Бу Уфа шәһәрендәге тукталышларның исемнәреннән үк күренеп тора. «Йәшел сауклык» тукталышы дигәннәр, мәсәлән. Янына «Зеленая роща» дип өстәгәннәр. Үзем башкорт булмасам да, бу телне яхшы беләм дип саныйм, шуңа күрә, Башкортстанга чыгып-кергән арада андагы элмәтакталардан гел хата эзләргә тырыштым. Бездәге кебек «ү» хәрефләре «у»га әйләндерелеп язылган, яки лөгатькә бөтенләй туры килмәгән тәрҗемәләр монда да юкмы, янәсе. Һәрхәлдә, күземә чалынмады. Сәбәбен эзли башладым. Нидән болай?

Бактың исә, башкорт телендә язылган элмәтакталардагы хаталар өстендә эш дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла икән. Өфе каласы хакимиятендә терминология комиссиясе оештырылган. Бу комиссиянең эшчәнлеге турында Уфа шәһәренең тел сәясәте бүлеге баш белгече Рәсим Солтангәрәев белән сөйләштек.

– Бу комиссиягә төрле атаклы филологлар, тарихчылар, тел белгечләре кергән. Елга ике мәртәбә утырышлары үтә. Утырыш вакытында төрле тармактагы оешмаларның тел турындагы законнарны ничек тормышка ашыруы буенча башкарылган эше тыңланыла. Моннан тыш безнең терминологик төркем атнасына ике тапкыр утырыш үткәрә. Бу утырыш вакытында каланың дизайн үзәге, якын арада эленәчәк төрле элмәтакталарның фотоларын алып килә. Эскиз рәссам һәм тел белгечләре тарафыннан җентекләп карала. Тел белгечләре Башкортстан халыклары телләре законын тормышка ашыру, аның кануннары бозылмауны карый. Әгәр дә элмәтактадагы башкортча язуларда хаталар булса, алар шунда ук төзәттерелә. Оешма бары тик шушы расланган эскиз буенча гына язылган мәгълүмат элеп куя ала. Әлбәттә, кайбер оешмалар бу язуларны үзбелдеклеләнеп элә. Анда хаталар була икән яки тактада язылган мәгълүмат телләр буенча законга туры килми икән, җитәкчеләре белән элемтәгә чыгабыз, районнарга бу хакта кисәтү җибәрәбез. Төзәтмәгәннәре юк әле. Төзәтмәсәләр, штраф салына.

Мәгълүмат башкортчага дөрес тәрҗемә ителмәгән очраклар еш буламы?

– Булгалый. Ләкин Өфедә берничә ышанычлы оешма бар. Мәсәлән, шул ук Тарих, тел һәм әдәбият институты, газета редакцияләре. Әгәр дә бер оешманың тәрҗемә белән шөгыльләнердәй белгече юк икән – аларга мөрәҗәгать итә ала. Үзебез дә төзәтеп җибәрәбез. Аннан соң бездә яшьләр белән дә эш алып барыла. Эшне кала хакимияте бинасында гына утырып алып бармыйбыз без. Вакыт-вакыт төркемнәр белән кала эчендә йөреп, «Хатаһыз кала» акциясен үткәреп, наданлыкка, аңсызлыкка юл куймаска тырышабыз. Без монда рус, башкорт телен яхшы белгән белгечләрне, югары уку йортларыннан профессорларны, тел галимнәрен туплап, төрле төркемнәргә бүленеп, хаталарны тикшерәбез, әмма бу элмәтакталар белән генә бәйле түгел. Оешмалардагы бланкларны да, мөһерләрне дә, ишек-диварларга эленгән табличкаларны да тикшерәбез. Хата табыла икән, төзәттерелә. Бездә башкортча дөрес язылышка бик зур игътибар бирелә, чөнки хаталы элмәтакталар шәһәрне берничек тә бизәми. Мөгаен, Казанда да шулайдыр инде?

Рәсим Солтангәрәевнең бу соравына нәрсә дип тә җавап бирергә белмәдем. Үзебезнең республиканы хурлыйсы да килми, ләкин мактап та булмый. Фәрештәләр төзегән «очып төзелеш» районы булган данлыклы Татарстанны ничек хурлыкка калдырасың ди…

Башкортстанда телне яклау-саклау әнә шундый эшләр белән дә алып барыла. Ә бездә ничек соң? Бездә мондый комиссия бармы? Моның турында белешү өчен Казан шәһәре мэриясенең матбугат хезмәте белгече Ләйлә Нигъмәтҗанова белән сөйләштек.

– Бөтен шәһәр буенча язган-сызган-куйган әйберне карый торган аерым бер комиссия юк бездә. Чөнки, русча әйткәндә, «нереально это сделать». Бер генә комиссия бөтен Казан буенча булган элмәтакталарны карап бетерә алмый, – дип җавап бирде ул.

«Нереально это сделать» дигән сүз – ул бер әкият. Башкортлардан үрнәк алсак, һәм аларның ничек эшләвен карасак, моның тормышка ашырмастай әйбер түгеллегенә инанырлык. Мондый комиссия булса, безгә дә җайлы булыр иде. Бер хаталы элмәтакта күрдең – комиссиягә җибәрдең. Гадәти кешенең ясаган кисәтүенә оешма җитәкчесе колак салмаска һәм элмәтактасын алыштырмаска да мөмкин, ә менә мондый кисәтү мэриядән килә икән инде – ул очракта яшь киленнәр җәһәтлеге белән төзәтеләчәк ул хаталар.

Язма ахырын күңелле әйбер белән тәмамлыйм инде. Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгатебездән соң, министрлык «очып төзелеш»ле бу сәер тәрҗемәне кем ясавын ачыклый башлаган. Тикшерү бара, ачыклану белән сезгә хәбәр итәрбез, диделәр. Һәм иң мөһиме – аны төзәтәчәкләр!

Кара әй, без дә зур эш башкара алдык бит: бер кәттә генә оешмага рәсми исемендәге хаталарны аңлатып ышандыра алдык…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии