«Торак шартларым яхшырды, ә гарип балам әнисез калды»

«Торак шартларым яхшырды, ә гарип балам әнисез калды»

Сабада яшәүче Дания ханым Галиева өч бүлмәле фатирда көн күрә. Фатир яңа йорттан бирелгән, уңайлыклары бар, монда кунак чакырсаң да оят түгел. Бер карасаң – тагын ни кирәк, бәхет бит инде шундый зур мәйдандагы торыр урының булу? Әмма бу фатир Дания апаның үзе һәм өлкән улы өчен генә яшәргә яраклы. Ә төпчеге – тумыштан гарип булган 13 яшьлек Ислам өчен – тәмугның үзе. Биредә бер көннән артык тора алмый малай, авыруы көчәя. Шуңа күрә, ул әтисе белән әллә ни уңайлыклары булмаган, салкын, иске йортларында яшәргә мәҗбүр. Шуңа күрәме, кайчандыр бербөтен булып яшәгән гаиләнең хәзерге вакытта икегә аерылуына гаилә хуҗалары өч бүлмәле фатирны гаепли. Ә бит заманында бу торак, киресенчә, Галиевларның тормышын яхшыртырга тиеш булган. Бик зур киртәләр аша үтеп, мең төрле мәшәкать белән генә алган алар моны.

«ТАБИБЛАР КҮЗӘТҮЕ АСТЫНДА АВЫРУ БАЛА ТАПТЫМ»

Дания Галиева моңа кадәр яңа булмаса да, кирпеч белән тышланган гадәти бер өйдә ире һәм 7 яшьлек улы белән яшәгән. Көтмәгәндә генә авырлы булуын белеп ала. Бу вакытта 44 яшь була аңа. Бер караганда, яше дә унсигездә түгел, әмма шулай да баланы калдырырга уйлыйлар.

Йөклелек чоры бик авырдан уза. Беренче айларда ук корсагына таш тутырган кебек авырлык сизә, гел кан басымы күтәрелү, көчле баш һәм эч авыртуларыннан интегә. Шушы зарлары белән районнарындагы хатын-кыз табибына мөрәҗәгать итә. Ханымны «көмәне төшү куркынычы бар» дигән диагноз белән больницага яткыралар. Хәер, әңгәмәдәшем әйтүенчә, бу диагноз белән палатада берүзе генә ятмаган ул. Андыйлар белән шыплап тулган булган больница бүлекчәсе. «Тикшереп-нитеп тору юк, табиб яшен-картын, барыбызны да «балаң төшәргә мөмкин» дип, палатага урнаштыру ягын карады. Анда ятудан берәр файда булса иде. Юньләп карамадылар да. Палатадагы күп кызлар хәтта аңламый иде нигә ята алар монда – борчыган җирләре юк, бар да тәртиптә бит. Ипләп кенә Казанда тикшеренеп кайталар. «Сезнең бернинди куркыныч та юк, сез сау-сәламәт», – дип кайтаралар тегеләрне. Табиб-гинеколог хезмәт хакын палатада яткан кеше башына карап алган икән. Кеше күбрәк ятса – аның да акчасы күбрәк була. Шуңа кирәкме-кирәкмиме яткырды барысын да», – дип искә ала ул бу чорларны. 5 ай буе «күзәтү астында» яткан Дания апа җитлегеп бетмәгән, тәне караңгы көрән төскә кереп беткән зәгыйфь бала таба. Аңа баланың зәгыйфь яки авыру туачагы турында бер мәртәбә дә әйткән кеше булмый. Хәер, андый вердикт чыгару өчен, башта ниндидер тикшеренүләр үткәрергә кирәк бит әле ул. Ә биш ай эчендә хәтта УЗИ үткәрмиләр аңа. Ә югыйсә, Дания апаның корсагы да юньләп үсми, бала яралган чагында ук инвалид була, күрәсең. Көн саен борчып торган төп зарлары – эч авыртуларын бетерү өчен дә бер нәрсә дә эшләнми, кыскасы, биш ай буе больницада ятуын бушка вакыт сарыф итү дип кенә атый әңгәмәдәшем. Бу хәлләрне болай гына калдырмаган, табибка җинаять эше ачуларын сорап тиешле органнарга да мөрәҗәгать иткән Дания апа. Ләкин монысы – башка мәсьәлә.

…Улының бөтенләй җитлекмәвен, исән калган очракта да инвалид булачагын һәм моңа кадәр җай гына барган тормышларының асты өскә киләчәген аңласа да, сабыен җаны-тәне белән ярата ана кеше. Аңа Ислам дип исем бирәләр. Өйгә кайтканнан соң, Ислам тәүлеккә 24 сәгать буе елый, табиблар ни өчен елавын аңлата алмыйлар. Соңыннан елауларның сәбәбе – малайда ДЦП булуы ачыклана. 9 ел буе Казан больницаларыннан кайтып та керми Дания апа. Улын аякка бастыру өчен көрәшә. «Табибларга бер миллионнан артык акча түктек инде, файдасы гына булмады, тора-бара баланың эпилепсиясе барлыгы һәм психик яктан да чирле булуы гына ачыкланды», – дип сөйли үзе.

Психик авыруына аерым тукталу мөһим. Монысы теге өч бүлмәле фатир вакыйгасына да барып тоташа торган хәл чөнки. Исламның холкында тайпылышлар барлыгын ана кеше табиблар янына йөри башлагач чамалый. Мәсәлән, чират көткәндә акырып елый башлый, тибенә, һич тынычландырып булмый. Тибеп ишекләрне ача, чират көтеп утырган башка балаларга барып ябыша… Больницага яткырганда да – палатада әнисеннән башка кеше булса, югарыда язылганнар кабатлана. Психиатрия бүлегеннән 2012нче елда, балага 7 яшь булганда бирелгән табиб күзәтүен карыйк: «Бер урында утырып, басып тормый, холыксыз, әнисенең кулларыннан ычкынырга гына тора, һәрбер хәрәкәтен билгеле бер авазлар чыгарып башкара. Иң элементар үтенечләрне яки командаларны да үтәми. Баланың аң дәрәҗәсе формалашмаган. Диагноз – акылга зәгыйфьлек».

Шушындый холыкка ия булган бала белән бер йортта әти һәм әни кеше үзләре генә яшәми бит әле. Өлкән малай да бар. Ул бала инде болай да кечкенәдән энекәше белән бәйле үзәк өзгеч күренешләрне еш күреп үскән. Кечкенәрәк кенә иске йортта шушындый гиперактив инвалид бала белән тагын 3 кешегә яшәве авыр була билгеле. Шуннан соң Дания апа торак шартларын яхшыртуларын сорап, район хакимиятенә, төгәлрәк әйтсәк, Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановка мөрәҗәгать итә.

ЯНКОРМА УРЫНЫНА ФАТИР

Ярдәм сорап баргач, үзләренең авылча төзелгән йортларына терәтеп үк янкорма салырга булышуларын үтенгән. Нинди җавап биргәннәре гаҗәпләндерми, бар да гадәттәгечә – акча юк дигәннәр. «Мә!» – дип торучы булмагач, Дания ханым Миңнехановларның Сабадагысына түгел, өлкәненә – Президент Рөстәм Нургали улына мөрәҗәгать иткән.

– Мин Президентка башларымны иям. 2010нчы елда электрон почта аркылы ярдәм сорап хат җибәрдем. 14 көннән соң җавап килде: квотага эләктегез, «Дәүләт торак фонды» программасы буенча сезгә яңа йорттан фатир була, дигәннәр. Дөрес, бу фатир найм буенча гына бирелә, ләкин мин аңа да бик рәхмәтле идем. Сөенеп бетә алмадык без ул вакытта. Ләкин үзебезне ни көткәнен белмәгәнбез шул әле, – дип Сөйли Дания Галиева.

Яңа фатирга күченгәндәге күренешләрне яхшы хәтерли Галиевлар. Диварда ярыклар, түшәмдә күгәрек, тәрәзә һәм балкон ишекләреннән суык өреп тора, бу кимчелекләр берсе дә уйлап чыгарылмаган – моны дәлилләүче документ та бар. Чөнки Саба районының ул вакыттагы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасимов бу турыда гаилә әгъзалары зарланганнан соң, урынга килеп үзе тикшереп киткән булган. Әле шуңа өстәп, идәндәге линолеумнар да кабарып торган булган – дөрес җәймәгәннәр, күрәсең. ДЦПлы Ислам өчен чын тозак булган бу. Көчкә диярлек атлап йөрүче малай шул линолеум кабарып торган урыннарга сөрлегеп көненә әллә ничәшәр мәртәбә башы белән барып төшә торган булган.

– Хакимият йортына барып, фатирыбызга ремонт ясауларын сорап мөрәҗәгать иттем. Кем генә булмады бу өйдә, киләләр дә линолеумны тарттырып китәләр. Баштан ук дөрес җәймәгәннәр икән аны тарттырып кына проблеманы хәл итеп булмый. Кабат кабара. Ахыр чиктә бурычка акчалар алып, ремонт эшләттем. Шуннан уйлыйм: бу йорт бит минеке түгел, хөкүмәтнеке, мин моны яллап кына торам. Нишләп ремонт өчен үз кесәмнән акча түгәм? Рәхәттән түгел күгәрекләр-ярыклардан арыну өчен ясаттым бит мин аны. Хакимияттәгеләр: «Өй безнеке түгел, акчагызны без кайтара алмыйбыз, йортны салган оешмага мөрәҗәгать итегез, диделәр. Авыру баламны өйдә калдырып 4 ай йөрдем ул оешмага. Миннән көлеп утырдылар, нинди акча сорыйсың бездән, дип. Һаман саен килә башлагач, куркытмакчы булганнардыр, хат җибәрделәр: «Өй хөкүмәтнеке, бездән рөхсәт сорамый гына ремонтны үзегез ясагансыз, без сезгә җинаять эше ачтырабыз», – дигәннәр, – дип сөйли Дания апа.

Менә сиңа бушлай килгән фатир! Хөкүмәттән бер файда күрсәң, ахырдан мең зыян күрерсең икән. Алай да, Дания апа аптырап калмый, янау хатын Президент Рөстәм Миңнехановка җибәрә. 3 көннән соң оешма ремонтка тотылган акчаларын хуҗабикәгә кире кайтара.

Менә шушы мәшәкатьләр белән йөри башлаганда бер гайрәтләре чигеп алган була инде йорт хуҗаларының бу фатирдан. Әмма алай да, ремонтлардан соң бераз җиңел сулыш алалар әле. Әмма бәла икенче яктан килеп чыга.

«БАЛА АВЫРУГА САБЫШТЫ»

Шәһәр фатирында (бигрәк тә яңа йортларда) яшәгән кеше чамалый инде – дивар аша күршең белән рәхәтләнеп сөйләшеп ятып булырлык, тавыш-тын әйбәт ишетелә. Менә бу йортта да шулай: аскы катта нишләгәннәрен дә, өске каттагыларның ничек көн күргәннәрен дә әйбәт белеп торышлы. Әле кеше сөйләшкәннәр ишетелү бер хәл – яңа фатирлар булгач, ремонт ясаучылар да күп: монда көн саен перфоратор, чүкеч тавышлары яңгырый башлаган.

– Төнге уникедә дә, бердә дә, төне буе шакы-шокы. Нормаль кеше җүләрләнер, ә авыру балага бөтенләй зур стресс булды бу. Ул тынгысызлана, елый, әллә ниләр кылана! Әзрәк тынычлык булмасмы дип урамга чыгабыз – анда да урам тулы кеше. Безнең бала өчен бу бөтенләй ярамый торган урын булып чыкты. Чөнки бала ят кеше күргәндә, ишеткәндә алмашына. Китте приступлары – ашыгыч ярдәм машинасының безнең фатир төбеннән китеп торганы да булмады диярлек. Безгә бу хәл туйдырды. Әтисе: «Бу бала монда үлә икән», – диде дә, 33 ел эшләгән эшеннән китеп, бала белән бергә иске өебезгә күченде. Шулай итеп, безнең гаилә икегә аерылды. Мин олы улым белән фатирда калдым, чөнки өлкән малайга инвалид энесе янында яшәү нык читен. Ә алар икәүләп салкын йортка чыгып китте. Болай эшләү балалар өчен әйбәт булды – икесенә дә тыныч. Иске өебез янында гына урман бар, Ислам әтисе белән шунда көн саен йөри, аңа тынычлык кирәк чөнки. Акрынлап приступлары бетте, бала әйбәт яши башлады. Әмма без аерым яшәгәч, мине сагына, көйсезләнә, елый, үзем дә ансыз газапланып яшим, инде алты ел буе шуның аркасында ни ирем ни үзем эшли алмыйбыз, чөнки авыру баланы чиратлап карарга кирәк. Бала алты ел миннән аерым яши. Холкы үзгәрде. Мине күрүгә идәннәрдә тәгәрәп елый. Кычкыра. Миңа килеп ябыша. Кичкә таба гына әкренләп ияләнә, килеп кочаклый. Фатирга алып кайтыр идем – монда тавыш, янәдән приступлары башланачак. Кыскасы бу фатирның безгә кирәк булмавын аңлап, мин кабаттан иске өебез янына янкорма салырга ярдәм итүләрен үтенә башладым.

Дания апа бу гозере белән нинди генә министрлыкларга, оешмаларга чыкмаган инде. Бөтен хатлары кабат районга кайтарыла һәм хакимият йортыннан бер үк эчтәлектәге хат килә: «Сезгә, инвалид бала тәрбияләнгән гаилә буларак, бөтен шартлары булган фатир бирелде. Фатирны кабат «Дәүләт торак фонды»на кайтарсагыз, бу махсус рәвештә торак шартларыгызны начарайту булып саналачак. Мондый очракта сез торакка мохтаҗлыгы булганнар исемлегенә биш елдан да иртәрәк баса алмаячаксыз». Кыскасы, фатир бирелде, торак шартларыгыз яхшыртылды, без башкача ярдәм итә алмыйбыз. Әйе, закон тарафыннан мохтаҗ гаилә торак белән тәэмин ителгән. Әмма четерекле хәл килеп туган: ул торакта инвалид бала үзе яши алмый, ул һаман да иске салкын өйдә җан асрарга мәҗбүр. Мондый очракта нишләп була? Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Дания апа редакциягә әнә шул сорауларны юллап шалтыраткан иде.

– Баштан ук бу фатирны биреп дөрес эшләмәделәр. Өйгә терәтеп бер кечкенәрәк янкорма төзетсәләр, мондый хәл килеп чыкмый иде. Алдалап наймга фатир бирделәр дә, кердек тә утырдык. Ике өйдә торабыз, ике өйгә ризык ташыйм, мин инде тәмам ардым, – дип елый ана.

РАЙОН ЯРДӘМ ИТӘ АЛМЫЙ

Беренче чиратта бу мәсьәлә буенча Саба районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин белән сөйләштек. Ул әлеге вакыйга белән таныш булып чыкты.

– Торакларын яхшырту буенча карар кабул ителде – яңа фатир бирелде. Бу очракта нинди киңәш бирә алам: бу гаилә «Дәүләт торак фонды»ннан фатир алган икән, ул аны бары тик шушы фонд җитәкчесе Тәлгать Абдуллин аша гына алыштырта ала. Чөнки аңа беркем дә яңа фатир юллап бирә алмаячак – шартлары яхшыртылган бит. Бары тик Абдуллин белән бергә утырып сөйләшеп, бер фикергә килмәсәләр, башка чыгу юлын күрмим. Фатирны алыштырыргамы анда, өйләрен үзгәртергәме, хәл итәрләр. Дания Галиева үзен генә дөрес дип саный торган позициядә. Яши торган урыныңдагы кешеләр белән дә килешеп яшәргә кирәк. Йөз процент үзең теләгәнчә булып бетә алмый инде ул. Яраклашырга кирәк, – дип сөйләде җитәкче.

Саба район башлыгы Рәис Миңнеханов үзе командировкада булу сәбәпле, аның урынбасары Расих Закирҗанов белән аралаштык. Аның төп фикере: дәүләт торак биргән, квадрат метрлары законга туры килә, монда берни эшләп тә булмый.

– Без: «Аларның иске йортын башка яңа бер йортка алмаштырып булмыймы», – дип, Президентка да яздык. Перфоратор эшләсә дә колагын тота башлый, тынычлык кирәк, ди ул балага. Бала белән чынлап та авыр. Аңа аны калдырырга да кушкан булганнар, ул аны калдырмаган. Монда берни эшләп тә булмый. Ул ханым инде Путинга да язып карады, хаты кабат безгә әйләнеп кайта. Без нишлик инде – акча булса, яңа йорт та салып бирер идек. Моңа акча бирми беркем дә. Чөнки фатиры бар, торакка мохтаҗлыгы юк. Ул теләгәнчә генә эшләп булмый монда, – ди җитәкче.

Ахыр чиктә, Дания апа чыгу юлын үз кесәләре аша тапкан – ипотека алып, үз проектлары буенча, бөтен гаилә әгъзасына да уңайлы булырлык итеп, йорт салырга җыена Галиевлар. Ә наймга алынган фатирны кире дәүләткә кайтарачаклар. Шартлары 6 елга «яхшырып торган» – җиткән. Ул фатирда яшим дип, болай да гарип булган баланы әнисез дә итеп үстерсеннәрмени инде?

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Саба – Казан

Комментарии