- 05.03.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №9 (4 март)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
ХОКУКЫМ БАР, ХАКЫМ ЮК, ХАК СӨЙЛӘРГӘ ЗАКОН ЮК
Әлмәтнең Клара Цеткин урамы, 59нчы йорты янәшәсенә җыелган халыкны күргәч, үземне көтүчеләр икәнлегенә ышанмадым: «Бердәм Русия»нең «Бәхеткә чыдап кара» дигән шигарь астында үткәрелүче чираттагы җыелышы дип торам, әмма «Рәнҗетелгән һәм кимсетелгәннәр» клубының Әлмәт филиалы чыгышы булып чыкты. Муеннарына җеп белән плакатлар асканнар, үзләре бик ачулы. Күпләп җыелырга аларны соң чиктәге чарасызлык мәҗбүр иткән. Алар – авария хәлендә дип табылган йортларда яшәүчеләр.
2013нче елда барлыгы 26 йортта яшәүчеләргә район башкарма комитеты яңалык җиткерә – сезнең йортларыгыз аварияле, китәргә туры киләчәк… Районга килгән Премьер-министр Илдар Халиковка җирле түрәләр Радищев һәм Чернышевский урамнарында төзелеп килгән ике йортны күрсәтәләр һәм аварияле йортта яшәүчеләр шунда күчереләчәк, кирәкле сумма – 135 миллион сум акча матур гына үзләштерелә, дип хисап тоталар. Әмма бераздан план үзгәрә – бушлай фатир булмаячак, аварияле йортта яшәүчеләрнең квадрат метрын 20700 мең сумга сатып алачаклар икән. Бераздан республика хөкүмәте бу сумманы ике тапкырга киметә – аварияле йортта яшәүченең квадрат метрына 11022 сум акча биреләчәк дигән карар кабул ителә. Дәүләт куйган хак фатир бәяләре түбән Тәтештә дә, аннан бик күпкә кыйммәт Әлмәттә дә бер сумма. Кеше шушы сумманы беренче взнос итеп түләп, социаль ипотека буенча Әлмәтнең Көнбатыш микрорайонында төзелүче яңа йортларда фатир сатып алырга тиеш булып чыга. Биредә яшәүчеләрнең аһ-ваһлары исәпкә алынмый, былтырның азагыннан башкарма комитет, халыкны судка биреп, йортларыннан куарга керешә.
– Без җинаятьчеләрме әллә? Без кемнедер үтергәнме? Кемнедер талаганмы? – дип ярсып китте Илсөяр Андрова. – Мин, укытучы кеше, гомеремдә беренче тапкыр суд каршына басарга мәҗбүр булдым. Без кая гына бармадык, кая гына язмадык! Бөтен федераль газеталарга язып бетердек, беркем безне ишетми. Чын аварияле йортларны күчермиләр, безнең йортка каныгалар. Безнең йорт урнашкан җир кирәк. Монда минем әнинең фатиры, 50 квадрат метр, аңа ярты миллион сум бирәчәкләр, ул акчага нинди фатир сатып алам мин? Ипотекага алсаң, аны ничек түләп барасың? Мин укытучы, улымны укытасым бар.
ХАН АХМАК БУЛСА, ХАЛЫК КАҢГЫРЫР;
БИК АХМАК БУЛСА, ГАДЕЛЛЕК ЮГАЛЫР
Халыкка таратылган хатларда бик сәер сүзләр язылган – аварияле йортта яшәүчеләр 1 майга кадәр йортларын үз көчләре белән сүтәргә тиеш.
– Без, бу фатирда яшәгән әбиләр-бабайлар, үзебез яшәгән ике катлы таш йортны сүтәргә һәм башкарма комитетка барып, без йортыбызны сүттек, социаль ипотекага фатир бирегез, дип килергә тиеш икән. Моны язган кеше аек булдымы икән? – ди бер бабай, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов имза куйган хатны төртеп күрсәтеп. – Шушы хатны алгач, безнең йортта яшәүче өч ветеран китеп тә барды. Олы кешегә күп кирәкмени? Менә сиңа ветераннарга юбилей бүләге!
Фатирлары хосусыйлаштырылмаганнар (андыйлар азчылык) бу программага каршы килми, чөнки алар яңа йортлардан үзләренеке кебек үк метраждагы фатирларны бушлай алачак. Әмма хосусыйлаштырылган фатирларда яшәүчеләргә бары тик социаль ипотека гына тәкъдим итәләр. Моңа риза булсалар, К.Цеткин урамында яшәүчеләргә үзәктән шәһәр читенә китәргә туры киләчәк. Аннары – ипотека.
– Мин 1995нче елда 11 миллион сум кредит алып, бу йорттан фатир алдым, – ди бер апа. – Ирем батрак кебек 42 ел буе эшерелде, мин – 40 ел. Ашауны кысып түләдек. Хәзер мин тагын яңа фатир сатып алырга тиеш булып чыгам. Безнең фатирга 461 мең сум бирәләр, шәһәрдә бер бүлмәле фатир 3 миллион тора. Пенсиям 8 мең, мин ничек ипотека түләргә тиеш?
– Минем кызым бала тапты, үзем диабетик, әни урын өстендә ятучы инвалид, – дип сүзгә кушылды икенче апа. – Безнең пенсия дарулар белән памперсларга китеп бетә. Ипотека түләргә уйласак, баланы – детдомга, әнине картлар йортына илтеп куеп, эшкә керергә тиеш булып чыгам. Богданчиков (Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков. – Р.Л.) янына бардым, мине өйдән кусагыз, сезнең өч катлы йортыгызга күченеп киләм, дидем. Богданчиков юристы белән утыра иде, безгә каршы килеп йөрсәң, соципотеканы да бирмим, «получишь свои пятьсот тысяч и уе… куда хочешь» дип тутырып әйтте.
Ике кешенең берсе Богданчиковны телгә алуы юкка түгел. Бу әфәнденең Цеткин урамындагы ике катлы йортларның берсендә фатиры булган. Бу йорт авария хәлендә дип табыла һәм андагы кешеләргә бушлай фатирлар өләшәләр. «Очраклы рәвештә» генә Богданчиковның фатирында бик күп кеше теркәлгән булып чыга, шул сәбәпле Богданчиковның якыннары һәммәсе бушлай фатирлы булып куя. Түрәләргә дигәндә – фатир бушлай, халыкка дигәндә – социаль ипотека. Шуңа да халыкның бердәнбер өмете – «аварияле йорт» статусын алып, шунда яшәп калу.
ХАН ВАТСА – КАЗА, ХАЛЫК ВАТСА – ҖӘЗА
Очрашуга килгән кешеләр фикеренчә, йортлар чынлыкта авария хәлендә түгел. Дөрес, 50нче елларда төзелгән, 1971нче елдан бирле капиталь ремонт күрмәгән йортларның тышкы кыяфәтләре матур дип әйтеп булмый, шәһәрне бизәп торалар, димәс идем. Әмма йортны аварияле хәлендә дип тану өчен аның ишелеп төшү куркынычы булуы кирәк. Һәркем үз фатирына чакыра, әллә ничә фатирда булдым, йортларның стеналарында үтәли ярыклар да юк, нигезе дә бик ныкка охшаган, түшәме дә чермәгән, подваллары коры. Аның саен бер алга, бер артка төшеп, үз фатирына йолыккалыйлар, борын төбенә кәгазьләрен сузып, берсен-берсе бүлдереп сөйлиләр:
– Район җитәкчеләре сезнең тормышыгызны кайгыртабыз, йорт ишелергә мөмкин, диләр. Әгәр шулай икән, нигә алар чынлап та авария хәлендәге йортларны күчерми? Менә безнең йорт янындагы 109нчы йорт халкы инде ун ел буе, аварияле статусын биреп, күчерүне сорыйлар. Аларны күчермиләр, чөнки анда бер генә йорт, аларны сүтсәләр, җир урынына әллә ни салып булмый, урын тар. Ә мондагы бер дигән дүрт йортны сүтмәкче булалар, чөнки шәһәр үзәгендә зур җир кишәрлеге бушый. Берничә ел элек Маяковский урамындагы бер дигән йортны сүттеләр дә үзләренә элиталы йорт салдылар. Аннары анда яшәүче байларга машиналарын куярга урын кирәк булды да, кырыендагы бер дигән балалар бакчасын сүтеп аттылар, хәзер анда машиналарын куялар. Безне дә шул язмыш көтә.
61нче йортта сугыш ветераны Екатерина Исламова яши икән. Заманында Гитлерның өненә барып тукмап кайткан әбинең бүген сугышырга хәле юк, алай да булдыра алганча каршылык күрсәтә:
– Юбилей ордены алырга чакыралар, бармыйм, дидем. Белмим, нигә бәйләнә ул хакимият безгә картаймыш көнебездә. Әбүбәкеров (Әлмәтнең элекке башлыгы Ришат Әбүбәкеров– хәзер РФ Дәүләт Думасы депутаты. – Р.Л.) башлап җибәргән иде, ул, хәйләкәр, ботканы пешерде дә качты. Җир кирәк, берәрсенең күзе төшкәндер…
К.Цеткин урамындагы 59, 61, 58, 60нчы йортлар бигрәк «тәмле» урында урнашкан – ике адым атласаң, мэрия янына килеп чыгасың. Әлмәт түрәләрен дә аңлап була инде, мондый яхшы урынны «кара халык»ка калдырырга намуслары кушмый торгандыр. Түрәләрнең дә эшләп торган чакларында балаларын, оныкларын шәһәр үзәгендәге матур урындагы затлы йортларда яшәтеп калдырасы киләдер. 50нче елларда Әлмәтне төзегән, әмма инде хәзер картайган халыкны шәһәр читенә олактырсаң да була. Бөтен кешенең фикерен бер абзыйның сүзләре белән әйтеп булыр иде: «Район газетасын ачасың – халык шат, кеше белән сөйләшәсең – барысы зар елый. Кайчан туктыйбыз ялган сөйләүдән?» Бер караганда, бер дә зарланырлыклары юк инде. Бер татар халык әкиятендәге явыз патша 70 яшькә җиткән кешеләрне, эшкә яраксыз дип санап, үтертеп бара торган булган. Әлмәт җитәкчеләре андый ук явыз түгел, алар эшкә ярамаган халыкны шәһәр читенә сөрү белән генә чикләнәләр. Шуңа күрә аларны бик нык тәнкыйтьләү бик үк дөрес булмас иде – явыз патша белән чагыштырганда, алар – мәрхәмәт символы булырлык кешеләр.
ТИРӘКНЕҢ ЧАЙКАЛУЫ – ҖИЛДӘН, ТҮРӘНЕҢ КӨН КҮРҮЕ – ИЛДӘН
Бу йортларга «аварияле» статусын бирү тарихы бик сәер. Инде әйткәнемчә, халык үзләренең йортларының аварияле икәнен 2013нче елда гына белә. Башкарма комитет хатларыннан күренгәнчә, йортлар инде 2008нче елда ук аварияле итеп танылган булган. Үзләрен халыкның сәламәтлеге сагында торучы итеп күрсәткән җитәкчеләргә бу сорау – ни өчен алар кеше тормышын куркыныч астында тотып, бу мәгълүматны биш ел буена яшереп саклаганнар? Тагын бер сорау – аварияле йортларга ремонт ясалырга тиеш түгел, чөнки ул барыбер сүтелергә тиешле йорт. Ә Цеткин урамындагы 58, 60нчы йортларга 2010нчы елларда ремонт ясалган, түбәләре ябылган. Димәк, икенең берсе – яки йортларның ул чагында аварияле статусы булмаган, яки инде, ремонтка дип бирелгән акчаларны үзләштерү өчен, йортларның аварияле булуын тикшерүче органнардан яшереп калдырганнар. Ә халык 2008нче елдан 2013нче елга кадәр ремонт өчен акча түләп барган. Билгеле булганча, аварияле йорт халкы ремонт өчен түләмәскә тиеш. «Новация» торак-коммуналь хуҗалыгына сорау – бу акчалар кая киткән? Йортларга ремонт ясамыйча, аларны таушалган кыяфәткә китергәннәр дә хәзер шушы әйберне үз файдаларына кулланалар. Республика прокурорының беренче урынбасары А.Николаев халыкка биргән җавабында «йортларны шунда яшәүчеләр үзләре ремонтларга тиеш» дип язган. Бу җавапны укыгач, иптәш прокурор шәһәр йортында яшәмидер, дигән фикер генә килә башка. Ни өчен йортларга 40 ел буена капиталь ремонт ясалмаганын бер дә тикшерми.
Йортларны аварияле дип табу турындагы документларны да законлы түгел дип саный биредә яшәүчеләр. РФ Хөкүмәтенең 2006нчы елда кабул ителгән карары буенча акт төзүче комиссия составында йортларда яшәүчеләрнең вәкилләре булырга тиеш. Актлардан күренгәнчә, комиссия составында бары тик түрәләр генә.
– Монда яшәүчеләрнең күпчелеге – олы яшьтәге кешеләр, – ди Юлия Иванова. – Кем килә, кем китә – алар бөтенесен күреп тора. Йортларга килеп, карап йөргән комиссияне күргән кеше юк. Бәлки, төнлә килеп йөргәннәрдер? Алар, фатирларның стеналарында ярыклар бар, дип язганнар, димәк, фатирларга кергәннәр булып чыга, кемгә һәм кайчан кергәннәр соң алар?
Актларны карап чыккач, аларны төнлә түгел, көндез тутырганнар, башкарма комитетның иксез-чиксез бүлмәләрендә утырган «гырамытасы» бераз аксаграк бер үк кеше шапылдаткандыр дигән нәтиҗәгә килдем. Берничә акттагы бер үк грамматик хаталар кабатлана. Ярар, грамматик хаталары бер хәл. Түрә халкы шулкадәр ялкау инде – йортларны барып карарга да иренгәннәр, шуңа күрә бик тупас хаталар җибәргәннәр. Мәсәлән, К.Цеткин урамы, 59нчы йорт таштан. Актта ул йорт кирпечтән дип язылган. Подъезд ишегенең түбәсе юк, әмма акт буенча – булмаган подъезд ишегенең «түбәсе таушалган». Стеналар 51 сантиметр дип язылган, чынлыкта – 70 сантиметр. Кыскасы, бер йортка барып караганнар да, башка йортларның актларын төзегәндә, шул бер йортның җитешсезлекләрен башкаларныкына да язып чыкканнар. Актны дөрес түгел дип тануны сорап, халык судка мөрәҗәгать итә.
– Актның дөрес төзелмәгәнен хәтта судья да таныды, – ди Владимир Горохов. – Ярар, шуннан нәрсә булган, акт дөрес төзелмәгән булса да, аны бит хөрмәтле кешеләр кабул иткән, димәк, ул дөрес дигән карар чыгарды.
Халык тавыш чыгара башлагач, 2014нче елда тагын бер тикшерү уздырыла, монысын инде «белгеч»кә тапшыралар. «Эксперт технологии» ширкәте йортларга техник экспертиза ясый. Техник экспертиза ясаучы дип аталган оешма биргән экспертизада техник параметрлар күрсәтелергә тиеш. «Йортның нигезен тикшерү мөмкин түгел, әмма бетонның сыйфаты начар, йорт авария хәлендә» дип язган эксперт Вәлиханов. Халык күпне күрә шул – Вәлихановның ни өчен шундый экспертиза ясавының сәбәбен тиз аңлатып бирделәр – бу әфәнде үзе озак еллар хакимияттә эшләгән кеше икән. Оешмасының адресы булса да, адресы буенча оешмасы юк кына бит. Күрәсең, оешмасы да үзе белән күченеп йөри.
59нчы һәм 61нче йортларда яшәүчеләр, акча түләп, бәйсез экспертиза ясаталар. «Астра инжиниринг» ширкәте үткәргән тикшерүләр буенча, йортлар авария хәлендә түгел. Әмма хакимият бу экспертизаның нәтиҗәләрен танырга теләми. Халык шушы экспертизаны байрак итеп күтәреп, яңа судларга әзерләнә. Җиңүгә өмет бар – 2014нче елда, зур тавышлар чыгарганнан соң, тугыз йорттан аварияле статусы алынган булган.
ХАН ЯРЛЫГЫ ИКЕ БУЛМАС
Әлмәт район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, бу йортлар сүтелгән урында нәрсә төзеләчәге әлегә билгеле түгел, дип белдерде. Аның фикеренчә, йортларны аварияле дип танымаска бернинди нигез дә юк. 17 йортны мәртәбәле комиссия авария хәлендә дип таныган, чигенергә урын юк.
– Бәлки, ул йортлар бер ел, бәлки, ике ел торыр, бәлки, иртәгә җимерелеп төшәр. Иртәгә җимерелергә мөмкин булган йортта без кешеләрне тота алмыйбыз. Мин аларны аңлыйм – алар үзәктә яши, гомерләрендә дә җәмәгать транспортыннан файдаланганнары юк, барысы да янәшәдә генә… Әмма без бер генә әйбердән чыгып фикер йөртәбез – тормыш иминлеге.
– Ике экспертиза оешмасы бер үк йорт турында ике төрле карар кабул иткән – берсе – йортны авария хәлендә дип, икенчесе яшәргә яраклы дип саный. Ничек шулай була ала?
– Ул минем өчен дә гаҗәп… Әдәби әсәр турында фикер төрле булырга, хәтта карашлар үзгә булырга мөмкин. Әмма техник корылма турында белгечләрнең фикере ничек үзгә була ала? Мәсәлән, фундамент балкасы сынганмы, сынмаганмы – монда бит җавап бер генә була ала. Карарга кирәк. Бу – экспертлар эше, мин җавап бирә алмыйм.
– Экспертларның нәтиҗәләре бар бит инде, ул йортларда яшәүчеләрнең кулларында экспертиза документлары бар.
– Карарга кирәк, ул экспертизаны күргән кеше юк бит әле, ике экспертның фикерләре туры килми икән, башка экспертлар чакырырга туры килер, алайса. (Бу ялганга охшап тора, чөнки халык инде бәйсез экспертиза карарын ярты ай байрак итеп күтәреп йөри. – Р.Л.) Әмма инде бер эксперт – аварияле, икенчесе аварияле түгел дип әйтә икән, без, мөгаен, аварияле дип әйтүче эксперт ягын алырбыз, халыкның тормышына куркыныч тудыруда аз гына да шик калмаска тиеш. Халык йортларны аварияле хәлдә дип табылуга каршы килми, (монысы инде чын ялган. – Р.Л.), бары тик түләнәчәк компенсация күләме белән генә риза түгелләр.
– Кеше социаль ипотеканы түли алмый икән, аңа нәрсә тәкъдим итә аласыз?
– Судта 40 очрак карала… Әлегә законлы көченә кергән бер генә карар да юк. Әгәр гаилә түли алмый, моны документлар белән исбат итә икән, ул кеше яки аның варислары түли ала башлаганчы, ипотека буенча түләү туктатылып торачак. Әгәр йорт аварияле дип табылган икән, телиме, юкмы – алар яңа йортка күченергә тиеш.
ХАЛЫКНЫ ХАН ДА ҖИҢМӘС
Бу проблема хакында «С Вами» газетасы редакторы Марат Корбанов та күп язган:
– Сәер вәзгыять – 2000нче елдан бирле авария хәлендә дип табылган йортларда яшәүчеләр үзләрен күчерүне сорый, әмма хакимият аларны күрми дә, үзләрен тынычлыкта калдыруны сораучыларны судка биреп, фатирларыннан куа. Түрәләр кабул иткән карар кеше хокукларын кысуга китергән очракта да, түрәләр, күзләрен дә йоммыйча, халык сәламәтлеге, куркынычсызлыгы, дигән сүзләр белән аклана. Халыкның бүтән мөмкинлеге юк, алар бары тик суд аша гына йортларыннан аварияле статусын төшерә ала. Әлмәт суды бу дәлилләргә ничек карар, бер якта – хөрмәтле кешеләрнең сүзләре, икенче яктан – документлар белән нигезләнгән гади халык сүзе. Әмма өмет бар – былтыр хакимият үзенең алданрак кабул иткән карарларыннан баш тартып, тугыз йортның аварияле статусын юкка чыгарды. Билгеле, бу бушлай түгел, экспертиза да, судлар да акча сорый.
Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм архитектура министрлыгы Цеткин урамында яшәүчеләргә «отписка»лар гына юллый. Әмма министрлыкта эшләүче белгечләр шәхси әңгәмә вакытында бу каршылыкта Цеткин урамында яшәүчеләрнең хаклы булуларын әйтте. Министрлык вәкиле әйтүенчә, министрлыкка да, Президент хакимиятенә дә Әлмәт урамындагы җир кирәк түгел, «Ул – башкарма комитет идеясе, аларның ул җиргә карата планнары бар». Билгеле, министрлык вәкиле бу хакта ачыктан-ачык әйтүдән баш тартты.
Хәзерге вакытта Цеткин урамы халкы, башкарма комитетка каршы көрәшү өчен, юрист яллаган. Юрист Сергей Зотов, башкарма комитетның бер генә дәгъвасы да дөрес түгел, һәм ул берничә юнәлештә мәхкәмә көрәше башлап җибәрүне планлаштыра, һәм йортлардан авария статусын да алырга, аварияле йортлардагы фатирларны сатып алу хакын да арттырырга була, дип саный.
– Башта йортларга 1971нче елдан бирле капиталь ремонт ясамыйлар, аннары халыкка фатирларын хосусыйлаштырырга кушалар. Аннары йортларын авария хәлендә дип таныйлар, әмма бу хакта җирле матбугатта хәбәр ителми. Авария хәлендәге йортлардагы фатирларның квадрат метрын 11022 сум дип бәяләү дөрес түгел, чөнки Торак кодексы буенча фатирлар базар бәясе буенча бәяләнергә тиеш. Шулай ук йортның бәясе генә түгел, ул урнашкан җир дә анда яшәүчеләрнеке санала, бу хакка җир бәясе дә кертеп исәпләнергә тиеш. Конституция буенча, халык хокукларын кысучы карарлар кабул ителергә тиеш түгел, мин җиңүгә ышанам.
P.S. Язма әзерләнгән арада бер зур үзгәреш булды районда. Район башлыгы Мәҗит Сәлихов һәм башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов эшләреннән азат ителде, башкарма комитет җитәкчесе итеп ТР Президентының икътисад буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин билгеләнде. Аварияле йортларга аның мөнәсәбәте ничек булыр, килгән көненнән үк халык белән сугыша башлармы икән дип көтә әлмәтлеләр.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ.
Казан-Әлмәт-Казан.

Комментарии