- 05.02.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №5 (3 февраль)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Барысы да гадел, югыйсә: гаилә таркалса да, бала тәрбияләүдә ата да, ана да катнашырга тиеш, берсе, балалар белән булмаса да, ай саен билгеле бер күләмдә акчалата ярдәм күрсәтеп барырга бурычлы. Монысын бөтен кеше дә аңлый – алимент түли башлаганчы. Ләкин эш алимент мәсьәләсенә барып җиткәч, никтер төртелеп кала, уртак балаларны үстерүдә икең дә катнашырга кирәклеге онытыла, китә тавыш, чыга ызгыш…
Безгә мөрәҗәгать итү өчен Мамадыштан ук килгән Лилия Нәҗмиеваның чиксез проблемалары исемлегендә берсе аеруча әһәмиятле иде. Ул да булса – алимент мәсьәләсе. Тик хәлне өйрәнә башлагач, аның Лилия ханым тасвирлаганча гына булмавы ачыкланды.
«АЛИМЕНТ АЛА АЛМЫЙМ»
…Лилия белән Данис Нәҗмиевлар моннан ике дистә ел элек гаилә корганда, киләчәктә аерылышасы булыр, дигән уйны башларына да кертмәгәннәрдер. Матур гына яшәгән алар, өч балалары туган. Тик көннәрдән бер көнне тормышлары кителгән. Данис башка хатын янына чыгып киткән, Лилия өч бала белән утырып калган. Аерылышканнан соң никтер элеккеге иреннән алимент алу турында уйламаган ул. Яшәргә фатирлары булган, Лилиянең әнисе ярдәм итеп торган – шул сәбәп беләнме, әллә Данис белән бәйләнешәсе килмичәме, алимент даулап йөрмәгән Лилия ханым. Ә менә хәзер, Нәҗмиевлар гаиләсе таркалганга ун елдан артык вакыт үткәч, балаларына тиешле акча артыннан йөри башлаган.
Бүген Лилия Нәҗмиева Мамадыш районы, Түбән Сөн авылында 12 яшьлек кечкенә кызы белән гомер кичерә. Улы Дамир армиядән соң Чаллыда төпләнгән. Уртанчы кызы Миләүшә Казанда укый, фатир арендалап тора. Ә авылда Лилия яшәгән йорт – сеңлесе исемендә. Ә анысы өйне сатарга җыенып йөри. Менә шундый хәлдә калган Лилиянең иреннән алимент дауламый чарасы юк.
Лилия ханым редакциягә килгәч, кечкенә кызына алимент алу артыннан йөрүе турында сөйләде. Узган ел гына башлаган әле ул бу эшне. «Мировой хөкемдар гаризамны кабул итәргә теләмәде, бер өтер төшеп калган өчен дә кире борды. Элеккеге ирем төрлечә аяк чалып торды», – дип сөйләде ул. Лилиягә бер журналист (үзенең теләге буенча исемен күрсәтмибез) ярдәм итәргә алынган, бергәләп кечкенә кызга алимент түләтү турында суд карары алуга ирешкән алар. Тик Л. Нәҗмиева аннан гына канәгать түгел: «Карар булса да, ул алимент күчмәде. Күчмәячәк тә, дип әйттеләр миңа», – ди ул. Ачыклап китик: «алар» дигәне – элеккеге ире Данис Нәҗмиев, аның энесе һәм Түбән Сөн авылы җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин. Әлеге авылда нинди «банда»ларга бүленештер дә, нинди сугыш барадыр, анысын әйтә алмыйбыз, без килгәндә барысы да тәртиптә кебек күренде, ләкин шунысы билгеле: алимент түләнмәгән очракта суд приставларын селкетергә кирәк. Алар үз чиратында алимент түләргә кирәклеге турында элеккеге ирегезнең исенә төшерсен. Приставлар үз эшен тиешенчә башкармаса, аларны судка бирергә кирәк. Бездә шулай бит: тиешле законы булса да, аның үтәлеше артыннан күпчелек очракта үзеңә йөрергә кала.
Ә «ирем безне үтерергә тели, авыл башлыгы пычрак эшләр башкара, судья сатылган» дигән сүзләрегезне дәлилләрдән башка сөйләп йөрмәгез, Лилия ханым. Югыйсә, үзегезне үк, нахак гаеп тагу, дип судка бирергә мөмкиннәр…
«БАЛАЛАРЫМА ЯРДӘМ ИТЕП ТОРАМ»
Авыл башлыгы Равил Гафиятуллиннан Лилия ханым белән аралары ни өчен бозылуын сораштык. «Алимент алганда каршылык күрсәтте, дип бара ул мине. Лилиянең элекке иренең энекәше минем белән эшләде, мине шул котырта янәсе, дип йөрде. Алиментны бит аны каерып алалар, мин каршы төшеп кенә бернәрсә дә эшләтә алмыйм. Лилиягә сораган бөтен документын бирәбез. Хәзер исәнләшми дә ул минем белән. Ә кечкенә кызы бик акыллы, әллә кайдан күреп исәнләшә, авылдагы концертларда катнаша», – дип сөйләде башлык.
Җитәкче кешедән Данис Нәҗмиев турында да сораштык. Лилия ханымның элекке ире дә шул ук Түбән Сөн авылында яши бит. «Данис фермада эшли. Мин аның белән бик якыннан аралашкан кеше түгел. Эшеннән шелтә юк. Дуамалланып, сугышып-талашып, балаларына зыян китерәм дип йөри торган кеше түгел – анысын ышандырып әйтә алам», – ди Равил Гафиятуллин.
Лилия ханым сурәтләгән «начар әти» – Данис Нәҗмиев белән сөйләшүне: «Бик күптәннән сугышасыз, ахры, инде сез?» – дип башладым. «Юу-ук, сугышмыйбыз, ник алай дисез?» – дип гаҗәпләнде әңгәмәдәшем. Алимент түләмәү мәсьәләсен кузгаттым. «Кечкенә кызга алиментны эштән күчереп баралар, мин кәгазенә кул куеп барам. Хезмәт хакымның дүрттән бер өлеше. Акчам төрле айныкы төрлечә чыга. Башта оператор булып кергән идем, анда 7 мең хезмәт хакы иде. Хәзер мине бүтән эшкә куйдылар, малларда артым булса, акча да арта, булмаса – юк», – дип сөйләп китте ул.
Лилия Нәҗмиева кечкенә кызына алимент алу буенча гаризаны судка узган елның сентябрендә генә тапшырган. Ә ник ата кеше аңарчы да балаларына матди ярдәм күрсәтмәгән соң? Соравым ата кешене аптыратты: «Ничек булышмаска инде, сеңлем, ничек булышмаска?! Алабугада торганда мин хатынга һәм балаларга фатирны калдырып чыгып киткән идем инде (ә Лилия ханым безгә әлеге фатирны үзенеке дигән иде. – Ф.М.). Малай Түбән Новгородта армиядә булды, ничә тапкыр янына бардым, барып алып кайттым. Лилия ник элегрәк йөрмәгән соң алимент артыннан, хәзер генә биргән? Чөнки мин моңарчы аларга гел булышып килдем. Әти, менә шул кирәк, бу кирәк, дип киләләр иде. Миләүшә «юлдан чыгып ал әле» дип шалтырата, чыгып алам, чыгарып куям. Укыганда минем Казандагы сеңелдә торды анысы. Хәзер алар үз-үзләрен тәэмин итә ала инде, бәләкәй бәбиләр түгел. Ә кечкенәсенә алимент түләмим дигәнем юк. Октябрь-ноябрьнең хезмәт хакы Яңа ел алдыннан гына килде, шунда ук алиментын да күчерделәр. Кызыма Яңа ел бүләге илтеп бирдем. Әле беркөнне генә шалтыратып, өегез салкын түгелме, дип сораштым. Әле декабрь өчен хезмәт хакын алмаган».
ГАРИЗАНЫ НИК АЛМЫЙЛАР?
Хуш, кечкенә кызына алимент түләү карары чыксын да ди. Лилия Нәҗмиева олы балаларына да алырга тели әле аны. Хәзер Дамирга – 21, Миләүшәгә 19 яшь. Закон буенча, алимент 18 яшькә кадәр генә түләнә, тик искәрмәләр бар. Әйтик, Лилия ханым очрагындагы кебек, балалар бер тапкыр да алимент алмаган икән, аларга бу матди ярдәмне балигъ булгач та алу хокукы бирелә.
«Биш тапкыр җәмәгать хөкемдарга гариза яздым, бишесендә дә кире кайтардылар. Имеш, ниндидер кәгазь җитми. Ә мин бит гаризаны тапшырган вакытта, судтагы кызлардан: «Карагыз, бөтен документлар да җитәме?» – дип сорыйм. Җитә барысы да, диләр. Хәзер балалардан «доверенность» кирәк, диләр. Нотариуска барырга кирәк, анысы тагын акча. Болар, моның тизрәк акчасы бетсен, аннары йөрүдән туктый ул, дип уйлыйлар инде», – ди Лилия Нәҗмиева.
Мамадыш җәмәгать суды белән элемтәгә кердек. Өтер төшеп калган өчен дә (Лилия ханым сүзләре) гаризаны кире боралармыни сездә, дип сорадык. Канцеляриядә утыручы хезмәткәр: «Безгә кергән гариза тиешенчә язылмаган яисә анда хата калган икән, аны шунда ук төзәтергә, яңадан язып бирергә була, нишләп аның өчен өйгә кайтарып җибәрик инде?!» – дип аңлатма бирде. Кире бора торган очраклары башка. «Гаризаның кушымтасында күрсәтелгән документлар җитеп бетмәгән очракта, аның булмавы турында акт чыгарыла, аннары җәмәгать хөкемдар билгеләмәсе буенча гариза кире кайтарыла. Анда ни өчен кире кайтарылуы аңлатыла. Бу ханымның да берничә тапкыр документлары җитеп бетмәве ачыкланды. Аны заказлы хат итеп почта аша җибәрдек. Лилия Нәҗмиева миңа килеп, нәрсәне аңлата бу, дип сорады. Мин аңа аңлаттым, ярар, аңладым, хатамны төзәтермен, дип китә иде. Гаризаны кабул итми калуыбыз мөмкин хәл түгел», – дип сөйләде әлеге хезмәткәр. «Безгә эш урынында халыкка консультация бирү рөхсәт ителми, судка кеше инде әзер документлар белән килә. Тиешле кәгазьләрне үзе генә әзерли алмаса, кеше юристка мөрәҗәгать итә ала, алар бик күп бит хәзер», – дип тә өстәде.
Лилия ханым, әгәр сез судта ни өчендер нәкъ менә сезнең гаризаны махсус рәвештә кабул итмиләр һәм хөкемдар дөрес карар чыгармый, дип барасыз икән (һәм моны дәлилли аласыз икән, билгеле!), хөкемдарны суд рәисенә шикаять итә аласыз. Әлеге хөкемдарның сезнең «Эш»не каравыннан баш тартырга, башка судья сорарга да мөмкин, тик моны янә саллы дәлил белән аңлатып бирергә туры киләчәк.
Данис Нәҗмиевтан, Лилия ханым олы балаларына алимент алу буенча судка бирсә нишлисез, дип тә сорадык. «Бирсә бирә инде, мин качып йөрмим бит. Миндә Алабугадагы фатирымны балаларга калдыруым турында нотариус раслаган кәгазь бар, ул әз әйбер түгел бит. Лилия ул булган өйне юкка чыгарды, балаларны өлешсез калдырды», – дип сөйләде ул.
Сез Дамир белән Миләүшә өчен дә алимент даулый аласыз, Лилия ханым, закон сезнең яклы. Тик моның өчен бөтен кирәкле документларны җыеп бетерергә, судка юридик яктан төзек гариза язарга кирәк. Сез судны гаепләсәгез, судтагылар сезне, документларын җыеп бетерми, диде. Сезгә булышырга алынган журналист та шул ук сүзне әйтте, ачыклык кертеп бетерми, авылына кайта да китә, шуңа кат-кат йөри, диде. Кызганыч, тик «Безнең гәҗит»нең һәр кешегә шәхсән булышып, документлар җыешып, гариза язышып йөрергә мөмкинлеге юк. Бу эшләр безнең вәкаләтебезгә дә керми. Шуңа күрә сезгә кулдан килгәнчә ярдәм иттек, хәзер инде бу эшне ахырына кадәр алып барып чыгасыгыз гына калды. Ә исбатланмаган гаепләүләрне, кемгәдер яла ягуны калдырыгыз. Таякның башы үз башыгызга ук төшәргә мөмкин икәнен аңлаттым инде…
ЮРИСТ ҖАВАП БИРӘ
Редакциябезгә алиментка кагылышлы сораулар бик күп килә. Без аларны юрист Руслан Сабирҗановка юлладык. Белгечнең җавапларын укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
1. Югары уку йортының көндезге бүлегендә укучы балага (яше 18дән узган булса) алимент түләнергә тиешме? (Лилия Нәҗмиева очрагы).
Р. С.: РФ Гаилә кодексының 107нче маддәсе нигезендә, алимент алырга хокуклы кеше, алиментка хокуклы вакыты үтсә дә (ягъни баланың яше 18дән арткан булса), элек түләнмәгән алиментны сорап, судка гариза язарга хокуклы. Үткән вакыт өчен алимент судка мөрәҗәгать иткән көннән алып, өч ел эчендә алынырга мөмкин.
2. Элекке иремнең рәсми хезмәт хакы бик аз күрсәтелгән, чынлыкта ул кәгазьдәге суммадан күбрәк ала. Алиментны менә шул фактик хезмәт хакыннан алып буламы?
Р. С.: Кызганыч, тик алиментны ирегезнең рәсми хезмәт хакыннан гына түләтергә мөмкин. Закон буенча «ак» хезмәт хакыннан гына процентлар исәпләнелә ала.
3. Әти кешене алимент түләмәгән өчен аталык хокукларыннан мәхрүм итәргә буламы?
Р. С.: РФ Гаилә кодексының 69нчы маддәсендә әйтелгәнчә, алимент түләүдән качып йөрүчеләр (димәк, ата-ана буларак бурычларын үтәүдән баш тартучылар) ата-ана хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.
4. Әгәр ата кешенең акчасы юк икән, алиментны аның милке (машинасы, фатиры, дачасы) рәвешендә алып буламы?
Р. С.: Федераль законның 101нче һәм РФ Гражданлык процессуаль кодексының 446нчы маддәсендә телгә алынган милектән тыш, калганы алимент хисабына алынырга мөмкин. Әлеге маддәләрдән аңлашылганча, җәза салына алмый торган милеккә торак (әгәр ул кешенең һәм аның гаилә әгъзаларының бердәнбер яшәү урыны булса), ул урнашкан җир участогы, шәхси кулланылыштагы әйберләр, мәсәлән, кием-салым (кыйммәтле әйберләр моңа керми), эш өчен кирәкле милек (федераль законда күрсәтелгән минималь хезмәт хакыннан йөз тапкырга кыйммәтрәк булмаган очракта), үз кирәк-ярагы өчен тота торган мал-туар, чәчүлек орлык, азык-төлек, ягулык, инвалидлык өчен бирелгән транспорт чарасы, дәүләт бүләкләре керә.
5. Узган елның октябрендә алимент түләмәүчеләргә басым ясый торган яңа закон кабул итү турында сөйләгәннәр иде. Проектта алимент түләмәүчене транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү мөмкинлеге дә каралды. Бу закон гамәлгә кердеме?
Р. С.: Закон 2016нчы елның 15нче гыйнварыннан гамәлгә керде. Тик аның практикада кулланылышы турында әлегә төгәл генә әйтеп булмый.
6. Алимент буенча бурыч бик зур сумма җыелса, кешегә җинаять эше ачарга мөмкиннәр дип ишеткәнем бар. Бу дөресме?
Р. С.: РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсенең 1нче өлешеннән аңлашылганча, алимент түләү турында суд карарын үтәмәүче ата-ана бер елга кадәр төзәтү эшләренә яки шул ук вакытка кадәр мәҗбүри эшкә тартыла, йә 3 айдан 1 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә ала.
Әлеге сораулар – гомуми типта. Һәр очракның үзенчәлекле булуын онытмагыз. Әгәр дә сез дә алимент проблемасы алдында калгансыз икән, сорауларыгызны тәҗрибәле юристка юллый аласыз. Белешмәләр өчен телефоннар: 8-90-53-11-44-96, 8-96-00-50-88-35, 8-96-00-560-997.
Фәнзилә МОСТАФИНА.
Казан – Мамадыш – Казан.

Комментарии